Бүген Әдипләр: Фатыйх Вәлиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фатыйх Вәлиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Габдулла Вафин
Хәй Вахит
Ярулла Вәли
Галимҗан Вәлиев
Диас Вәлиев
Фатыйх Вәлиев
Зөһрә ВӘЛИЕВА
Майя Вәлиева
Наилә Вәлитова
Азат Вергазов
Сәрия Вилданова
Фатыйх Вәлиев
Фатыйх Вәлиев 1922 елда Буа районы Иске Тинчәле авылында туа. Әлки районы Яңа Салман авылында укыткан чакта сугышка китә. 1942 елдан 1945 елның февраленә кадәр фронтта була. Сугыштан соң туган авылында мәктәп директоры, 1947 елдан Әлки районы Чуваш Кичүе авылы мәктәбендә завуч, мәктәп директоры, укытучы булып эшли.

Киң Рәсәйнең күпчелек калаларында - салаларында күптәнге гадәти хәлдер инде бу. Милләтенең кем булуына карамастан, безнең илдәшләрнең ир-атлары эштән соң яки яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларында бик тырышып, тир түгеп кайткач, берәр кулай урынга җыелышып, шунда дөнья хәлләре турында гәп корырга яраталар. Шундый "кич утыру"ларның берсендә саф татарча гади, матур телле бер агай белән таныштым. Фатыйх Вәлиев атлы бу агай чыгышы белән Буа районының Иске Тинчәле авылыннан икән.
Бу вакытта мин татарларның күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, 1930 елдан башлап 1937 елның августына кадәр Татарстанның Совнарком (Халык Комиссарлары Советы) рәисе булып эшләгән Кыям Абрамов турында реаль документлар, аны якыннанрак белгән кешеләрне эзләп йөри идем. Күр әле син Ходаемның игелеген: андый кеше, хәтта Кыям ага Абрамовның туганы булган шәхес безгә якын гына йортта яшәп ята икән! Атна-ун көн үтмәгәндер, бик тә итагатьле-инсафлы, эзләнүчән җанлы бу өлкән мөгаллим миңа легендар Кыям Абрамовның балачагы, яшүсмер еллары, көрәш юллары һәм фаҗигасе турындагы истәлекләрен язып бирде.
Әңгәмәләр, барышында төшенәм: никадәр тыйнак, тарсынучан булмасын, Фатыйх агай үзе дә тормышның утларын-суларын күп кичкән көрәшче икән бит! Күңелемдә аның үзе турында язу теләге туган иде. Ә ул...
Фатыйх ага язучы түгел, әлбәттә. Әдәбиятка гашыйк бер кеше генә. Әмма язмалардагы эчкерсезлек, ихласлык, вакыйга-детальләрне җентекле белеп язу, мөгаен, бер мине генә түгел, күп укучыларны үзенә җәлеп итәр. Фатыйх Вәлиевның тормыш-көрәш юллары хәзерге яшь буыннарга да матур өлге, сабак-гыйбрәт булыр, дип ышанам мин.
Фаяз ДУНАЙ

Яшьлек ул бер генә

Бизнә елгасының түбән агымында, элекке Спас шәһәрендә, ике катлы, кызыл кирпечтән төзелгән педучилищеда Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән кызлар һәм егетләр укытучы һөнәрен үзләштерәләр. Без дә күршем Нурулла белән, Будённый районының Иске Тинчәле авылыннан килеп, шунда укыдык. Мәктәп директоры Гата Насыйров һәм егерме бишләп укытучы безгә белем генә биреп калмадылар, кешелек сыйфатларына да өйрәттеләр.

Икенче курста укыганда солдатка каралу кәгазе алдым. Миңа унҗиде яшь. Хәрби хезмәткә бару модада. Шуңа күрә сәламәтлектәге кимчелекләрне (ерактан начар күрәм) сиздермәскә уйладым. Сул колакта да гөнаһ бар иде. Чакырылган көнне хәрби комиссариатка юнәлдек. Комиссиягә дүртәр-дүртәр итеп, чиратлаштырып, шәрә килеш кертәләр икән. Тикшерү бүлмәсендә, табиблардан тыш, практика үтүче бер төркем яшь кызлар да бар. Яшермим, анадан тума килеш хатын-кыз алдында басып тору сәер тоелды. Башкаларны белмим, әмма мин җир тишегенә кереп китәргә әзер идем. Баллы Күлдәнме, Сәлманнанмы, бер таза гына гәүдәле егет, җилкәләрен уйнатты да, куллары, чүпрәк шикелле, асылынып калдылар. Табиблар "фокусчыга" карап аптырап тордылар. Теге егет тагын төрле хәрәкәтләр ясап, кулларын үз урынына утыртты. Аның анкетасына нәрсә язганнардыр, белмим. Чират миңа җитте. Сәламәтлегемдәге кимчелекләрне кәгазьгә теркәп куйдылар...

Педучилищены тәмамлагач, чыгарылыш кичәсеннән кайтып барышлый, стадиондагы волейбол ярышын карап чыгарга уйладым, Ватан сугышы башлануын шунда хәбәр иттеләр. Кичә генә дуслар белән саубуллашу мәҗлесенә җыелган идек. Бер гаилә кебек яшәдек, инде аерылышырга, бәлки гомерлеккә хушлашыргадыр да. Сөйгәнем Гөлсемне дә калдырып китәргә туры килә. Ул уйны башка кертәсем килми. Әле кичә генә танышкан кебек идек, вакыт сиздерми үтә икән. Мәҗлестә бик яхшы сыйландык. Күңел ачып арыгач, мәктәп бакчасына чыгып, аерылышу хисләрен уртаклаштык. Сөйләшеп сүзләр бетмәде...

Стадиондагы халык гөж килеп таралыша башлады. Уен тәмамлангандырмы, белмим. Торакка кайтып әйберләремне аннан-моннан җыештырып куйдым. Иртәгесен өч көннән дә артык юлга чыкмаска әмер барлыгын әйттеләр. Миңа нишләргә? Укыган җирдә озатуларын көтеп торып булмый. Туган җирдә учетта тормыйм.

Эшкә Әлки районына юллама бар, мин анда яңа кеше булачакмын. Военкоматтагы яшь офицер:

— Военком Казанда, әмерне сиңа әйттем, — дип, үз юлына ашыкты. Туган якка берничә көнгә кайтып, Әлки РайОНОсына хат язып карарга дигән фикергә килдем. Җавап озак көттермәде. Яңа Салман мәктәбендә тарих, биология укытырга мөмкин, дигәннәр.

...Туган авылым, яшел бишегем, хыялый сукмакларым мине үги итеп кабул иттеләр шикелле. Сәбәбе дүрт ел чит җирләрдә, Тулада, Спаста яшәвем булгандыр. Өстәвенә, сугышның халкыма зур афәт китерүедер. Авылда һәрберсе уфтана, якты дөнья күренми, диләр. Бары да үз кайгысы белән мәшгуль. Янымда сөйгән кызым Гөлсемнең булмавы да үзен сиздерә. Ил хәрби хәлдә, минем карамакта өч кенә көн бар. Вакыт тиз үтә. Белгечлегем буенча эшләвемне туганнар бик теләгәннәр иде. Үзем дә күп планнар корган идем. Бөтен ниятләремнең асты-өскә килде. Иң аянычы шул. Кем белән генә очрашма: "Сугыш кайчан бетәр?" — дигән сорау кабатлана. Аңа төгәл җавапны кем әйтә ала иде соң? Миндә дә авылдашларымны тынычландырырдай җылы сүз юк. Урамда моңлы гармун тавышы ишетелде. Әни: "Соңгы вакытта яшьләр урамга гармун белән еш чыга башладылар", — диде. Мин дә урамга ашыктым. Исәнлек-саулыкны белештек тә, җырга кушылып, юлны дәвам иттек. Яшьләр төркеме ишәя барды. Нигәдер, туктап тәмәке тартуны да оныттылар. Саф һава, төн караңгы, берсенең йөзен икенчесе күрми, һәрберсе көчле тавыш белән җырга кушыла. Төн уртасы җитте. Әнинең кайгылы йөзе искә төште дә, аны рәнҗетүдән шикләнеп, дуслар белән саубуллашып, кайтып киттем. Соң булуга карамастан, әни йокламаган, юлга нәрсәдер пешереп маташа. Китү минутлары да якынлашты. Сызылып таң атып килә. Мине Вахит бабай Тәтешкә кадәр озатырга ризалашкан иде. Кереп белешсәм: "Ярты сәгатьтән юлга чыгабыз", — ди. Аерылышу уңайрак булсын өчен, өйдә генә саубуллашып, озата бармауларын үтендем. Туган җирне калдырып, 1941 елның августында Тәтешкә юл тоттык. Энем Нәгыйм, сөйләшүне бозып, алдан ук авыл башына чыгып баскан икән. Аның моңаеп, берүзе кул изәп басып калулары әле дә хәтеремдә.

Ниһаять, кырык биш чакрым ара артта калды. Пристаньда Чертикка билетны кыенлык белән генә алдык.

Чертикка бик иртә килеп төшкән идек, юлаучылар көтүче бабай Куйбышевка кадәр чемоданнарны куеп кайтырга ризалашты. Өч чакрым ара сизелмәде дә, шәһәргә килеп җңткәч, райсоюз тирәсенә ашыктым. Янбахтага кайтучы машина бар икән. Юлаучыларны товарлар янына утыртырга ярамаса да, машина хуҗасы йомшак күңелле икән, алып кайтырга ризалашты. Авыл кибете төбенә кайтып туктадык. Шофер белән исәп-хисап ясап кибеткә керсәм, Гөлсемнең абыйсының элекке хатыны Әминә апа сатучы икән. Шуны белдем: энесе Нургата югары вольтлы электр чыбыгы белән эш иткәндә, саксызлык күрсәтеп, фаҗигале үлемгә очраган. Әнисе дә шушы кайгыдан үлгән. Әминә апаның кайгысын уртаклашып, үз юлыма ашыктым. Ягулык ташучы ике атлы очрап (алар Түбән Әлкидән икән), Салманга юл тоттым. Юлда кайтканда бераз шаяртып алырга уйладым...

— Син Вафина Галиянең әтисе, әйеме. Гөлсемнәр каршысында яшисең бугай, — дигәч, "Син мине кайдан беләсең?" — дип гаҗәпләнде юлдашым. Әңгәмә корып җибәрдек. Әлбәттә, мине күбрәк Гөлсем кызыксындырды. Сөйләшеп юл кыскарды. Салманга килеп тә җиткәнбез. Рус Салманын күзәтәм: иңкүлеккә тәртипсез сибелгән өйләр. Материалга кытлык күренеп тора — каралты-куралар начар. Үрне менгәч Яңа Салман пәйда булды. Монысының урамнары тигезрәк, йорт-җирләре дә җыйнаграк күренә. Әмма колхозның ярлылыгы, халыкның җитешсезлек белән яшәве күзгә бәрелеп тора.

Авыл халкы бик гади, ярдәмчел икән, мине көтеп алган кунактай каршылады. Төн кунарга бер әби белән бабайда урын таптылар. Алар гаҗәеп шәфкатьле җаннар иде. Иртәгесен мәктәп белән таныштым. ТБУМның бинасы искергән, нигезләренә черекләр коелган. Алты почмаклы өйгә янкорма кушылган. Башлангыч сыйныфлар мәчет бинасында укыйлар икән. Коллектив унөч-унбиш кешедән тора. Директор — кырык биш яшенә кадәр өйләнмичә йөргән "айгыр" кушаматлы Садыйков Камил. Мәктәпкә күрше генә йортка урнаштырдылар. Өйдә дүрт балалы, пенсия яшендәге ханым һәм җитмеш яшьләрдәге бер әби. Хуҗаны шушы арада гына сугышка озатканнар. Мәктәп утын бирер дип, мине өйдәш итәргә булганнар икән. Өйнең аскы өлешендә хуҗалар яши, ә мин югарыда. Озак та үтмәде, хуҗаның "кара" кәгазе килде. Гаиләдә елаш. Әби кечкенә оныгына төртеп күрсәтеп:

— Күзе югалган, — диде.

Соңыннан ачыкланганча, күзе пыяла икән, төшеп ватылган. Бала укырга йөрми башлады, соңыннан гына күзен яулык белән бәйләп йөрергә килеште.

Колхоз ике авылдан тора. Эшкә яраклы ирләр китеп беткән диярлек. Хуҗалык эшен хатын-кызлар һәм мәктәп балалары алып бара. Кичен яшьләрнең ял итү урыны — 4x5 метрлы бина кисәге, ул да ягылмый. Чирек ахырында һәр сыйныфта өч-дүрт бала гына кала. Мин Түбән Салман балаларының мәктәпкә йөреше өчен җаваплы. Атнага ике тапкыр авылны урап чыгам, укучылар җыям. Үткән елны дүртенче сыйныфны тәмамлаган унике яшьлек Ислам Минһаҗев — колхоз бригадиры. Ул ияргә менеп утыргач, туп кебек кенә күренә. Шулай да, аның нарядларын сүзсез үтиләр. Ачулары чыкса, кушаматы белән: "Әнә, бүре баласы килә", — диләр. Малай тырыш. Минем янга гармунда уйнарга өйрәнергә йөри. (Сугышка киткәндә тальянканы аңа биреп калдырдым.) Бер көнне авыл яшьләрен МТС бинасына җыйдылар. Башлангыч хәрби белем бирү планлаштырылган икән. Аларны өйрәтү өчен хәрби комиссариаттан бер кеше мине һәм МТСтан берәүне билгеләгәч, без һәр көнне күнегүләр үткәрдек...

...Авылга эвакуацияләнгән кешеләр кайта башлады. Аларны авыл халкы туганнарча җылы каршылады. Барысы да диярлек күп акчалы, шуңа товарларның бәяләре сикереп күтәрелде. Аякка киез итек алмакчы идем, 700 сум тора икән. Ул акчаны җыю өчен, өч ай ашамыйча торырга кирәк. Мин инде үзем теләп фронтка китү турында уйлый башладым. Гөлсемнең язган хатларын карап утырам. Менә ул вакытта миңа язган бер хатыннан өзек...

"Исәнме, Фатыйх!
Мин сиңа йөрәгемнән кайнап чыккан сагынычлы сәламнәремне җибәреп калам. Зәйнәптән күп сәлам. Фатыйх, мин синең 20 сентябрьдә язган хатыңны ун көннән соң алдым. Эчтәлеге белән таныштым. Өйдән утыз чакрым арадан хат ун көн килгән! Гомумән, хатлар озак йөри. Шуңа күрә язасы да килми. Мин беренче хатымны алырсың дип уйламаган идем. Матакка Озеровага хат язган идем, конференциядә очрашсагыз, әйткәндер. Үземнең хәлләргә килгәндә, укытам. Квартирга бер әби белән бабайга урнаштым. Алар бик ачыклар, яхшы кешеләр. Балалар монда тәртипле. Ашау ягы сездәгечә, сельподан унике килограмм продукт бирәләр. Авыл кечкенә, колхоз чагыштырмача бай. Игеннәр җыелып бетте, тары, көнбагыш, мәк җыясы бар әле. Колхозчыларга эш көненә биш йөз грамм ашлык бирәләр. Яшелчә монда мул. Менә сугыш бөтен нәрсәне чуалтты. Халыкны көн дә алып торалар. Инде минем дә ике җизнине, абыйны алдылар. Фәһимне дә алдылармы? Сиңа кайчан Куйбышевка барырга? Китмәсәң ярар иде, дип теләп торам. Адресыңны белмичә тордым, бу арада биш хат язган булыр идем инде. Нигә соң август киңәшмәсендә Маруся белән сөйләшмәдегез? Әллә вакыт табылмадымы? Конференциядә башкалар да күп була шул. Алексеевскида без Зәйнәп белән өч көн буена бергә утырдык, сөйләшеп рәхәтләндек. Ну, Фатыйх, бергә укыган еллар онытылмый. Мин Әлки районына кайтканчы үлмәсәм ярар иде... бик тә сагынам. Их, өзелә үзәк, яна йөрәк. Әллә кемне сагына, һәм юксына. Дөресен әйткәндә, таныш булмаган районда үзең генә тор, имеш. Куйбышевта укыганда күңелле генә булган икән. Монда кызлар кич утыралар, бер-ике яры кергән идем, һаман йөрәк кенә әрнеп утырасың. Гармун уйнасалар инде, тагын да бетте... Практика вакытында "Хафизәләм" пьесасын өйрәнү вакытлары, су буйлары — берсе артыннан икенчесе күз алдыннан томан булып кына үтәләр. Их, бергә булган вакытлар төштә күргән кебек кенә алар. Белмим инде, тагын ул вакытлар булырмы, юкмы? Син китмәсәң, мин каникулга кайтсам гына очраша алабыз. Мин үзем турында яздым. Синең хәлне беләсе килә. Сездә укулар башланмаган икән. Бездә өченче сыйныфларның укуын 15 октябрьдән башларга диләр. Аңа кадәр алар кырда булышып йөриләр. Сез һаман эштә икән. Мин дә өч көн көлтә бәйләргә чыктым. Ике көн балалар белән борчак алырга бардык. Гармун алдым дигәнсең, аны уйнаганны кайчан күрермен икән? Минем доплатной хат язганым юк. Кайсыдыр "түләп алсын әле", дип шаярткан. Их, Вәлиев, уйлыйсыңмы, әллә юкмы? Бергә булганнарны?.. Минем исемнән чыкмый. Бергә җыеласы иде, туйганчы сөйләшәсе иде. Юк инде, булмас ахры, еллары шомлы. Карточкаларга карыйм да, башларым әйләнеп китә. Их, сагынам мин, сагынам... Хатымны тәмам итәм. Бар уем шул: синнән хатлар көтеп каламын. Кулларыңны кысып, Гөлсем. Өзелеп хатлар көтәм".

Салман мәктәбендә үзара аралашу өчен ир-ат укытучылар бар. Мансур Шакиров, директорыбыз Калашников та әле фронтка китмәгән. Мәктәпнең утыны беткәч, бер иске өйне сүтеп, мәктәп янына өеп куйдык.

Май бәйрәмен каршыларга да күп калмады. Ләкин күңелләр бәйрәмчә түгел. Ниһаять, 1942 елның май башында миңа повестка китерделәр. Тагын җиде егет чакырылган. Дөресен әйткәндә, башта "әтәчләнеп" йөрсәм дә, китәргә булгач, туганнарым янымда булмаганга, моңсулык тоя башладым. Киткәннәрдән еш кына "кара" кәгазьләр килеп торуы да җанда .шик тудыра. Колхоздан сигез килограмм он бирделәр. Аны бер куллы Хәбибулла абзый үзенең карчыгына алып китте. Кичен берничә ипи, чәкчәкләрне китереп тә җиткерде.

Урамга чыгып, авылның җәйге кичен күзәтәм. Тирә-якта тынлык, урамның икенче башыннан җыр белән гармун тавышы ишетелде. Иртәгә китүчеләр моңланадыр, дим. Гармунчы Казанда хәрби заводта эшләүче егет икән, авылга ялга кайткан. Дуслар белән урамда йөри торгач, әтәчләр кычкыруын сизми дә калганбыз. Йокларга вакыт та калмады. Өйгә кайтып кына җиттем, бер иптәш чакырырга килгән. Капка төбендә җиккән ат тора, бер төркем китүчеләр, озатучылар. Мәктәпкә җәяү генә барып, директор Камил абый һәм дәрескә килгән укытучылар белән хушлаштым. — Сау бул, укытучылык эшен башлап, канатланып һәм шатланып аяк баскан, беренче дәрес биргән мәктәбем! Сау булыгыз, дусларым! — дип, арбага менеп утырдым. Ат кузгалды, безнең арттан озатучылар атлый. Иптәшләрнең якыннары, туганнары, сөйгән ярлары озата бара, ә минем бөтенләй башкача. Еларга керештеләр, кысып-кысып кочаклаштылар...

Иптәшләр арбага тезелешеп утырганнар. Кайсы сөйләшә, кайсы җырлап бара. Мин сузылып яттым да зәңгәр күккә төбәлдем. Аннан карашымны кырларга күчердем. Уҗымнар яшәрә, күгәрчен түшен хәтерләтә башлаган. Шушындый гүзәл табигатьне калдыр да "тәмуг"ка барып кер инде! Безне озатып баручы тургайлар күңелне бигрәк тә нечкәртте. Сузып-сузып гармун уйнарга керештем. Шуны гына көтеп торганнар диярсең, арбадагылар көйне дәррәү күтәреп алдылар. Карга авылына килеп җиткәч, сабакташым Әдип Садриевка сугылдым. Аны фронтка җибәрәселәре билгесез икән. Исәнлек теләп аерылыштык. Ромадан авылына җиткәндә, барыбызның да карыннары ачыккан иде инде. Капчыкларны капшарга керештек. Мин дә чәкчәкләрне чыгардым. Коры Көрнәле авылына кергәндә, көтү кайткан, халык өйләрдә иде. Авыл Советы безне, ике төркемгә бүлеп, квартирларга урнаштырды. Мин Гөлсем укыткан Октябрь поселогына чылтыратып карадым. Кызганычка каршы, ул май бәйрәменә Әлкигә кайтып киткән икән. "Җәяүлегә җил каршы" диюләре шул буладыр инде. Бер көн пароход көттерделәр: йөз илле кеше җыеласы икән. "Джанбул" исемле пароходка утырып, Ижевск шәһәренә юл тоттык. Барыбыз да су өстен күзәтергә керештек, һәрберсе уйга чумган. Белсәң иде ни уйлаганнарын. Кинәт пароход гудогы яңгырады, ул төшәргә әзерләнү сигналы икән. Капчыкларны алып, Вятка елгасының биек яр буена чыгып тезелдек. Исемлек белән барлагач: "Ижевск моннан илле километр. Җәяү барабыз, артык әйберләрне биредә калдырырга!" — диделәр. Ашамлыкка кытлык чак, запасны артыграк алучылар иптәшләре белән бүлештеләр. Караңгы төшкәч, бер удмурт авылына туктадык. Биредә квартирга кертү гадәте юк икән. Авыл Советын да тыңламыйлар, ишекләрен дә ачмыйлар. Кем кая мунча таба, шунда юнәлделәр.

Иртән тагын юлга. Ниһаять, кичкә таба Ижевск шәһәренә килеп егылдык. Татарлар яшәгән тарафка юнәлдек. Квартирларга үзләре теләп урнаштырдылар. Ашаттылар, эчерттеләр. Иртән Ижевск хәрби лагерена урнаштык. Ашау бик начар иде. Гел борчак ашы, шулпасында бәрәңге кабыклары күренсә дә риза булыр идең. Халык хәлсезләнеп, стенага тотынып санчастька бара. Тизрәк фронтка озатуны сорыйлар. Тәмәке тартмагач, миңа җиңелрәк: көнлек тәмәкемне ашханәдә кизү торучыларга бирәм. Алар мине ашата. Бала чакта башмак башы ясауның да файдасы тиде. Чабата үрә белүчеләргә кушылдым. Кайтарылган юкәдән бал исе килә. Саф һавада наратлык төбендә мәш киләбез, һөнәрнең артыгы юк шул.

Суслонгерда яманрак булган икән. һәр ике лагерьның зары югарыга барып җиткән. Мәскәүдән Ворошилов килеп тикшергән, солдатлар паегын ашап симерүче күселәрнең барын да фронтка, штрафнойга озатканнар, диделәр. Мине кыскартылган программа белән укытыла торган икенче Ленинград хәрби училищесына озаттылар. Ул Глазов шәһәренә күченгән иде.

ХӘРБИ УЧИЛИЩЕДА

Менә инде өч айга якын станковый пулеметны өйрәнәбез, офицерлыкка укыйбыз. Взвод командиры Лобанов, беренче карашка, артык кырыс күренми. Ләкин бик таләпчән. Училище Мәскәү хәрби округы белән ярышканда солдатларга аеруча авыр булды. Төнге сәгать икедә тревога белән уяттылар да аркага уналтышар килограмм йөк астылар. Егерме километр араны бик тиз үтәргә кирәк. Билгеләнгән араны узгач, Глазово елгасын йөзеп чыгарга тиешсең. Ярга чыккач, тагын җиде чакрым ара үтеп, СВТ винтовкасыннан атарга кирәк. Начар йөзүче өч кешебез суга батты. Суга батучылар өч—дүрт көн үткәч елганың түбән агымында табылган, диделәр. Походта ул кадәр кыен булмаса да, күзнең начар күрүеннән шикләндем. Шулай килеп чыкты да, әз очко җыючылар исемлегенә кердем. Юкса, окоп казып, дошманнан яшеренүдә мин алдынгылар сафында идем. Дошманның ориентирларын азимут буенча табуда шулай ук сынатмадым. Араны күз күреме белән ачыклау күнегүләре башланды. Лобанов миңа бер телеграмм баганасын күрсәтеп, ераклыкны ачыкларга кушты. Бер кулны алга суздым да, баш бармак аша, күзне аралаштырып кысып, бармак араларын билгеләдем. Шушы араны формулага салып исәпләгәч, ераклык килеп чыга. Минем исәпләү буенча ара 400 метр иде. Адым белән тикшерергә кушылгач, хаталанганымны аңладым. Чөнки ул араны командир күптән белә икән инде. Мин нәтиҗәне килеп әйткәч: "Сиңа чираттан тыш бер наряд", — диде. Хәрби эштә акланып торыш юк. Кичке тикшерү бетте. Төнге унбер. Йокларга әмер бирелде. Арыган солдатлар йокыга чумды. Кизү миңа чүпрәк белән таз бирде. Тазның тишеген бирәләр дип ишеткән идем, дөрес икән. Бу алган нарядның нәрсә икәнен яхшырак аңлату өчен эшләнә. Безнең торак ике катлы, югарыдагы-сының идәнен юып маташам. Коедан суны кул белән тартып аласың, тишек тазда китерәсең. Юасы мәйдан шактый күренә. Кизүнең йомшаграк күңелле-се туры килде. Бәдрәф чистартудан бушаган бер курсантны миңа ярдәмгә кушты. Мин су ташу Вазыйфасын алдым. Саф һавада педучилищеда укыганнар искә төшә. Күңел белән туган якларны әйләнеп кайтам. Бәлки, йокысызлыктан интегеп, Гөлсем урамга чыккандыр да, минем кебек, йолдызларны күзәтәдер. Зөһрә йолдыз белән серләшәдер. Миннән хат алмаганга хафалана торгандыр. Хат язарга бер дә вакыт табылмады, өйрәтәбез дип, эт урынына куалар...

Ниһаять, казарма идәнен юып бетердек. Ләкин йокларга вакыт аз калды. Укуларны тәмамлагач, пехотада хезмәт итәргә тиеш булам. Сугыштан исән калсаң, 25 ел тагын хәрби бурычыңны үтәү фарыз. Бу фикерләр миңа тынгылык бирмәде. Башкомандующийның 227 нче номерлы приказы чыккач, училищедагыларны тоткарламыйлар дигән хәбәр таралды. Без бишәү фронтка җибәрүләрен сорап рапорт бирдек.

ФРОНТ

1942 елның август башы. Берничә көн баргач, куе нарат урманында тукталдык. Төнлә җәйге киемнән йокларга салкын. Бераз ятабыз да, өшегәч, торып сикерәбез.

Безне шәпләп киендереп, плащпалаткалар, пыяла флягалар, берничә көнлек коры азык биреп, Әстерханга таба озаттылар. Тимер юл белән Махачкалага килеп җиттек. Анда частьларны тулыландыру булды. Минем белән бер вагонда килгән тугыз класс белемле Дынин үзен ветеринар дип яздырды. Мин дә бераз ветеринарлар техникумында укып алгач, шушы төркемгә языла ала идем. Дустан: "Белгечлегең юк, нигә ул төркемгә язылдың!" — дип сорагач: "Шаулама инде, атларга нәрсә сөртсәң дә зарлана белмиләр бит", — диде. Безне артдивизионга яздылар, мине наводчик итеп билгеләделәр. Ерактан начар күргән кеше ничек наводчик була алсын инде дип уйласам да, әйтмичә калдырдым әле. Оптик прибор аша ерактан күрергә мөмкин икән. Махачкаланың зур мунчасына алып барып юындырдылар, сугышка чиста керсеннәр, диделәр бугай. Мунчадан чыккач, хәрби частька килгән артистлар "Лезгинка"ны биеделәр, безнең күңелләрне күтәрергә тырыштылар. Уйламаганда-көтмәгәндә чиләкләп яңгыр коя башлады. Беренче мәртәбә Кавказ климаты белән очрашу иде бу.

Яңгыр әзрәк басылгач, берничә сәгать буш вакыт барлыгын белеп, өчәүләшеп колхоз бакчасына виноград ашарга юл тоттык. Базар аша үткәндә сабынымны пешкән өч кукуруз чәкәненә алыштырдым. Беренче мәртәбә чәкән авыз иттек. Бакча сакчысы белән сөйләшеп, икешәр вещмешок җимеш җыеп, иптәшләр янына ашыктык. Чак кына кайтып өлгердек, китәргә җыенырга куштылар. Пушкаларны машиналарга тагып киттек. Грозный шәһәренә керү юлын сакларга куштылар. Окоплар казырга керештек. Таш та таш...

Солдатлар тәмам хәлдән тайдылар. Томан таралып та өлгермәде, немец самолетлары безнең нокталарны картага төшерергә керештеләр. Зур калибрлы пулеметтан да сиптереп алалар. Безгә атарга рөхсәт юк, тегеләр бөтенләй дилбегәсезләнделәр, җиргә ышкылып-ышкылып очтылар.

1942 елның икенче августы. Бу вакытта немецлар Кавказның нефть төбәкләрен кулга төшерергә теләп "әтәчләнделәр". 57 нче укчы дивизия карамагындагы безнең махсус 57 нче артдивизион юлларны күз карасы кебек сакларга тиеш иде. Шәхси коралыбыз — карабин. Танкларга каршы тору өчен махсус снарядлар һәм гранаталар әле бездә юк иде. Азык-төлек тә начар, һава бик кызу. Утыз биш — кырык градус. Ашауга чыдыйбыз, сусызлык интектерә. Өч көн үтте, безне тәэмин итүче күренми. Ингуш авылына суга барырга ниятләдек. Җирле халык белән уртак тел табар дип, тугыз кешенең өлкәне итеп мине билгеләделәр. Билләргә флягалар тактык, ике кулга да каскалар тотып, Сагопша авылына юл тоттык. Иске чишмәдән су җыя алмагач, сулы чишмәгә юлны белештек, савытларны су белән тутырдык. Тамак та ялгыйсы килә. Алыштырырга яраклы ЗИМ сәгатем бар. Сәгатьне алырдай хуҗа табылмагач, авылны чыгып киткәндә, бер ингуш ике эремчек кабартмасы, ике литр самогон бирергә булды. Сатулашып торырга вакыт юк, биргәнне бүлешеп ашап, юлга ашыктык. Иптәшләр интегеп су көтәләр. Көн дә караңгыланып килә. Безне юлда ук каршыладылар, суны бүлештек. Юлда снаряд җимергән машина тора иде. Машина кабинасыннан берничә буханка икмәк табып килделәр. Ипиләр бездәгедән җыйнаграк, өсләренә батырып 1937 саны куелган. Беребез шикләнеп кенә кабып караган иде:

—Тәме пычкы чүбен хәтерләтә, — диде.

Башкалар да шушы фикерне әйттеләр. Ипиләрне яңарту мөмкинлеге юк, ашый алмадык.

Иртән томан күтәрелә башлауга кукуруз эченнән кара тәреле танк килеп чыкты. Элемтә урнашмаган әле. Безнең пушка дошманга күренми диярлек, ике снарядны танкка төбәп аттык. Дошман тукталып калды. Тагын дүрт танк пәйда булды. Дошман самолетлары безне бомбага тота башлады. Танклар зур калибрлы пулеметтан, аннары пушкадан атарга тотындылар. Күрше расчеттагы тугыз кешенең берсе дә исән калмады. Немец атуны безгә юнәлтте. Юкка чыккан расчет окопларына яшерендек. Безнең окоп янына ленинградлы (батареяда баянчы иде) Авдеев килеп егылды. Ияге яраланган икән, окопның бер башында аңа ярдәм күрсәтергә керештеләр. Без окопның икенче башына күчтек. Көтмәгәндә ике снаряд ярылды да безне окоптан очыртып чыгарды. Аңга килгәч, пушканы корып торучы Булнев белән карашып алдык, нәрсә булганын төшенеп булмый. Пушка янына шуыша башладык. Күрше расчетның снарядлары белән атып, бер танкның чылбырын өздердек. Ул туктап калды, әмма атуын дәвам итте. Пушканың алгы бронясын пычкы белән кисеп алган шикелле итте.

Безне беткәнгә санапмы, өч танк алга юнәлде. Артиллерия телгә килгәч, дошман танклары чигенергә мәҗбүр булдылар. Караңгылык төшә башлагач, политрук Карпов шуышып килде. Ике километрлап артка чигендек. Шуыша торгач, зур куак янына килеп чыктык. Ул күзәтү пункты булган икән. Бер авыр яралы ята. Янәшәсендәге солдат: "Бу майор Ильтубаев, санчастька озатырга булышыгыз әле", — диде.

Күпмедер киткән идек, яралы хатын-кыз очрады, анысы дивизия врачы икән. Икесен дә плащпалаткалар белән тартып бардык. Танктан атып, майорның ике аягын да бот төбеннән яралаганнар. Врач санчастька җиткәнче үлде. Безнең пушкалар нейтраль арада калды. Кичен миңа уналты кеше бирделәр дә, элекке урынга барып, үлекләрне күмәргә, техника калдыкларын җыеп алырга куштылар. Полуторка шоферы Гофман янына җыелып, бурычны тагын бер кат ачыкладык. Мине ни өчен өлкән итеп җибәрүләрен аңламадым, югыйсә техникага бәйле башка кешеләр дә бар иде.

Без шуышып барып, элекке урыныбызны таптык. Ике яктан да атыш дәвам итә. Ракеталар яктырткан арада үлеләрне бер окопка җыябыз. Старшина мәетләрнең шинельләрен җыеп кайтырга кушкан иде. Бу хәл мөмкин түгел. Унсигез мәет булырга тиеш. Берсе юк. Николай белән шуны эзләргә киттек. Бер гәүдәне шәйләп алдык та, мин башыннан тотарга әзерләндем, иптәш — аягыннан. Үлек аркасына яткан. Башыннан тоткан идем, бармаклар йомшакка кереп китте (башның арткы өлеше юк икән). Авдеевның мәете озак күз алдымда торды, ашаган саен кулдан ми исе килеп йөдәтте.

Техника калдыкларын җыярга керештек. Ике пушка, унлап снаряд, бер пушка калдыгын баулар белән тарта-тарта, машина янына өстерәп китердек. Арабызда машина йөртә белүче кеше юк икән. Тракторчы Николай машинада казына башлады, машина кабынгач, шатланып бетә алмадык. Иртәгесен артмастер Данилов барлык пушкалардан берне җыярга кереште. Сугышта хәрби чыныгуның башлангычы иде бу. Ике автомашинаны, ике танкны стройдан чыгарган өчен мине "Батырлык өчен" медале белән бүләкләү турында игълан иттеләр. Яңа җыелган пушканы кабул иттем. Яныма комбат килде:

— Сине бүген парадка җибәрергә була, — дип шаяртты. — Сугышта солдатның көр күңелле булуы бик кирәк! — дип тә өстәде.

Бераздан якташым Черняевны очраттым. Солдат капчыгында НЗ бар иде, шуны утырып ашадык та сөйләшеп киттек. Күңеле бик төшенке, үзе кырынмаган. Тере мәеткә охшап калган. Күп тә үтмәде, Черняевның һәлак булуын ишеттем. Әллә кешенең язмышы күңеленә киләме икән?

Бездә күтәренке күңелле шаян солдат Агейчев бар иде. Бурычларын да төгәл үтәүчән үзе. Күзәтү ноктабыз янгын каланчасы башында иде. Дошман, сизенепме, әллә чамалапмы, элемтәне өзгән. Эләмтәне ялгарга Агейчевны чакырдылар. Башка кешене җибәрергә ризалык юк. Ул эшне җайлаган гына иде, ике мина шартлады. Каланча ишелеп төште. Агейчевны эзләп киттем. Авызын ерып хәрабәләр арасыннан чыгып маташа. Тапкыр, эш яратучан һәм тиз аралашучан Агейчевны батареяга старшина итеп билгеләделәр...

ОРДЖОНИКИДЗЕ ШӘҺӘРЕ ЯНЫНДАГЫ БӘРЕЛЕШ

...Буш вакыттан файдаланып ике хат язып алдым: "Исәнме, сөйгәнем, бергенәм, гөлкәем, Гөлсемем! Мин бу хатны палаткада язам. Тирә-якта камышлар тирбәлә. Сазлык, окоп казып булмый. Көннәр кызу тора, эчәсең килсә дә, суын эчәргә ярамый, күкташ суы кебек. Миннән хатны алуыңа ышанып бетмәсәм дә, язарга булдым. Монда яңгырлар, бездәгедән аермалы буларак, бик көчле ява, чиләкләп койган шикелле.

Гөлсем, минем дә бергә укыган вакытларны бер дә исемнән чыгарганым юк. Кулларыңны җылы учларыма алып, чишмә суларын сусап эчкәндәге шикелле, эч серләрен сөйлисе дә сөйлисе килә. Юк шул, язмаган. Алай кистереп әйтү дә дөрес булмас. Дошманны тиз генә дөмектереп, очрашуны телик... Болытлар агыла да агыла. Шушы болытлар белән олы сәламемне тапшырам. Без Ватан өчен сугышабыз, көт мине дип, ихлас күңел хисләрен тапшырасы килә. Болытлар минем хаттан тизрәк барыр иде дә, зарларымны аңлатыр иде шикелле... Син инде авылдан яшьләр китеп бетте, дип язгансың. Монысы мине тынычландыру өчендер. Ышан: без җиңәргә тиеш. Мин ике мәртәбә "Батырлык өчен" медале белән бүләкләндем. Элекке хат барып җитмәс дип кабатлавым. Син мактана дип уйлый күрмә. Яшьтән авырлыклар күргәнгә, биредәге тормышка да җайлаштым инде, зарланмыйм. Безнең булачак туйларны һәрьяклап уйлап куй. Моны шаяртып язмыйм, чын, ихлас күңелдән язам. Буага әниләргә, Нәгыймгә хат язып тор, хатларымның эчтәлеген аларга җиткер. Миннән хатлар алгач, алар да сиңа тапшырырлар.

чӨ йа азару кыттот реб ребйә аг-раша эретик ралыдамла.

(Цензура укымасын өчен, электән сөйләшеп, кире укырга тиешле "өч ай ураза тоттык, бер әйбер ашарга китерә алмадылар" дигән җөмлә иде бу.) Сиңа теләгем шул: исән яшә, авырлыкка бирешмә... Кабыклы бәрәңге ашап, берничә көн ял итәсе килә. Сине өзелеп сагынучы Фатыйхың. Полевая почта 34060 "б".
Көт мине. 19 апрель, 1943 ел."

Хатны тәмамлап урамга чыксам, яңгыр сибәли. Взвод командиры:

— Комбат чакыра, — диде.

Комбат, картадан су буен, таулыкны, күперне һәм башка ориентирларны күрсәткәч, төп бурычны аңлатты. Күперне чыккач ике ак йорт, шул йортларда пулемет нокталары бар икән. Җәяүлеләргә һөҗүм итәргә комачаулыйлар. Шул нокталарны юк итәргә кирәк. Озакламый юлга чыктык. Күперне эзләп таптык. Билгеләнгән урынга җитеп, казу эшләренә керештек. Өстән сибәләп торган яңгыр эшкә комачаулый, туфрактан чыккан ташларны алга тезәбез. Коры җеп бөртегебез калмады. Шул арада бер капитан пәйда булды: "Сезгә бирегә урнашырга кем рөхсәт итте? — ди. — Яр буенча күзәтү нокталары тезелгән, бер атуыгыз булыр, безгә снарядлар яудырачаклар. Хәзер үк җыеныгыз да башка урынга күчегез", — ди. Комбат белән телефоннан сөйләштем. Ул берничә йөз метр сулгарак күчәргә кушты. Таң атып килә, солдатлар арыган. Тешләрне кысып эшкә керештек. Казылган җирдән суны котелоклар белән түгеп торабыз. Яктыра да башлады. "Күпергә бер төркем балалар якынлаша", — дип хәбәр иттеләр. Бер солдатны күпергә йөгерттем. Балаларны машинага утыртып озаттык. Приказны үтәргә вакыт җитте. Наводчик Будневка күзәтеп торырга кушып, ак өйне атып иштердем. Безнең пехота дәррәү атакага күтәрелде. Дошман яңа җирдән ут ачкач, анысын да залп белән тончыктырдык. Атака нәтиҗәле үтте. Ләкин бу юнәлештәге һөҗүм немецны алдау өчен генә булган, ә төп һөҗүм юнәлеше Гизель икән. "Катюшалар" залп биргәннән соң, безнең танклар алга ыргылдылар, аннан җәяүлеләр һөҗүмгә күчте. Дошман складларындагы снарядлар, ракеталар өзлексез шартлап һавага очып тордылар. Немец, көчле һөҗүмгә чыдый алмыйча, 200 дән артык атомашинасын, күп техникасын калдырып чигенде.

Санитар Гыйльфанов белән немец позициясен күзәтеп йөрибез. Ашыгыч ярдәм машинасының кабинасында үле немец ята. Машинаның арткы ишеген ачсак, бер дуңгыз немец мәетенә ябышкан. Дуңгызны атып, солдат капчыкларына тартмалардан дарулар тутырдык. Безнекеләр Рассвет авылын алырга тиеш иде. Немец авылдан чигенде. Авылга кергәч, старшина азык эзләргә юнәлде. Ишек алдында бауга бәйләнгән сарык кычкырып тора икән. Агейчев, уйлап-нитеп тормастан, сарыкны ычкындырып алып китмәкче була. Әмма сарык минага тоташтырылган икән... Агейчев һәлак булды. Немец һәр йортны миналаган. Бер өйнең эченә тәрәзәдән күз салдым: идәндә ха- тын-кыз гәүдәсе ята, янында бер бала шуышып йөри. Саперларга хәбәр иттем, сабыйны үлемнән йолып калдылар...

ТУРОВЕЦ МАҖАРАЛАРЫ

Безнең расчетта фронтка киткәнче иске-москы җыйган, кырык ике яшьлек, ике класс белемле Туровец дигән солдат бар иде. Артиллеристларны, һәр җирдә казынып яшеренгәнгә, "сукыр тычкан" диләр. Туровец казу эшләрен өнәп бетерми. Бер көнне Туровец: "Комбаттан элемтә эшенә күчерүне сорыйм әле", — ди. Барыбер Вазыйфасын үтәми, котылу хәерлерәк. Күчте элемтәгә. Бераздан командаларны үзгәртеп бирә башлады. "Колак начар ишетә", — ди. Ә эш башкачарак икән: өзелгән кабельны, алгы сызыкка шуышып, тирләп-пешеп ялгарга кирәк. Ул землянкада утырып кына хезмәт итәрмен, дип уйлаган. Батарея командиры әйтә: "Сугышчыны чыгарып ташлап булмый, үзегездә эш табыгыз", — ди. Ездовой итеп билгеләдек. Көннәрдән бер көнне дивизионга алтмыш километр читкәрәк күчәргә әмер килде. Ярты юлны үткәч, берничә сәгать ял игълан иттеләр. Комбат атларны күзәтеп йөри. "Бөтен атлар да ашый, төпкә җиккән ике "Боцман" басып тик тора, сәбәбен ачыклыйк әле", — ди. Күрәбез, атларның авызлыклары да салдырыл-маган, ә бит берәр сәгатьтән юлга чыгарга кирәк. Комбат Туровецны табарга унбиш минут вакыт бирде. Солдатлар сарык фермасы биналарында урнашкан иде. Ике бинаны тикшереп үттем — күренми. Тәмәке тартып утыручы солдат булышты: "Әнә ул, йоклый", — ди. Якасыннан селкеп уяттым да җилтерәтеп комбат янына алып киттем. Бик ачуы килгән комбат тәрбия эшен нормадан да арттырып җибәрде... Икенче көнне билгеләнгән урынга да барып җитмәгән идек әле, бер тукталышта Туровец ат өстеннән туп кебек тәгәрәп төште. Эченнән зарлана. Тиз генә санбатка озаттык. Шактый вакыт үтте — Туровецтан хәбәр юк. Ике айдан соң тазарып кайтып керде. Эше дә табылып тора үзенә — повар ярдәмчесе иттеләр. Берәр ай эшләдеме икән, повар Туровецтан зарланырга кереште. Туровец төнлә кизү торганда, бәрәңге әрчергә, суны кайнатып куярга тиеш икән. Повар уянгач пешерү эшләренә тотына. Саналган Вазыйфалар Туро-вецка күп булып күренгән. Ул: "Өлгерә алмыйм", — дип аңлата. Хәләл мал яңадан безгә кайтты. Землянкада кунабыз. Туровец янында йоклаган солдат: "Түшәмнән яңгыр үткән, плащпалатка юеш", — дип зарлана. Икенчесе: "Син нәрсә? Яңгырның әсәре дә юк", — ди. Күрәм, ике күршесе Туровецның бугазына ябышканнар. "Туктагыз әле, егетләр, дөресен белергә кирәк, үзеннән белешик", — дигәч, Туровец гаебен танып: "Минем җиңелчәсе тотмый", — ди. Аны тагын санчастька җибәрәбез. Анда тикшергәч: "Күрсәтелгән авыру табылмады", — дип, язу язып җибәргәннәр. Тагын бер-ике ай үткәч, кычкырып елап йөри бу: "Өйдә хатыным үлгән, менә хаты, биш балам урамда, ярдәмчесез калганнар", — ди.

Дивизион командиры: "Үзебез райисполкомга язарбыз, хәлне ачыклагач, киңәшербез!", — дигәч, Туровец тынды.

Туровец безнең расчетта саналды. Ул тегендә-монда йөргәндә, безгә башка кеше бирмәделәр. Аның вазыйфасын иптәшләре рәнҗеп, зарланып башкардылар. Казыдылар, кизүдә тордылар, күп кенә башка эшләрне үтәделәр. Туровец соңыннан җәяүле элемтәче итеп билгеләнде. Авыллардан көмешкә генә юнәтү түгел, командирларга хатын-кызлар табуда да шактый осталык күрсәтте ул.

Туровец атка атланып куе камыш эченнән барганда дошман снаряды астында калды, һәр хәйләнең чиге бар шул, кылган гөнаһлар өчен җавап тотарга туры килә барыбер.

ТҮБӘН ЧҮРИК СУГЫШЫ

1942 елның ахырында, "Отличник артиллерист" дигән бүләк биргәндә, миңа партиягә керергә тәкъдим ясадылар. Устав бар. Булдыра алганча хәзерләндем, ел башында кандидатлыкка кабул иттеләр. Бу вакытта гомум агым шулай иде.

Үзәк фронттагы уңышлыклар, Сталинград янындагы вакыйгалар барлык юнәлештәге хәрәкәтләргә уңай йогынты ясады. Аерым урыннарда немец көч туплап каршылык оештыргаласа да, алар элекке "фриц"лар түгел иде инде. Безнең гаскәр актив оборонадан һөҗүмгә күчте. Хәзер инде немецлар союзниклары көченнән күбрәк файдаланырга тырыштылар. Разведка: "Безгә каршы румын, венгер, чехлардан торган тугыз дивизия тупланган", — дигән хәбәр таратты. Дошманга тупланырга ирек бирмичә, үкчәсенә баса-баса, хәрәкәт итү кирәк иде. Мондый вакытта күршеләр белән элемтә сакланмый. Безнең дивизион, 25 машинага пушкалар тагып, әкрен генә хәрәкәт итә. Алгы машинада — артполк командиры. Егерме кешелек разведка җиберелде. Ышыграк урында туктап, күзәтчеләрдән хәбәр көтәләр. Хәбәр юк, юлны капшагандай, фараларны сүндереп, әкрен генә барабыз. Тирә-як дөм караңгы, төнге унберләр булгандыр, куаклар арасыннан көтмәгәндә зур калибрлы пулеметтан көчле ут ачтылар, аңа пушкалар да кушылды.

"К бою!" әмере бирелгәч, тиз арада җавап уты ачтык. Баш яшерердәй ике окоп та әзер. Берсенә полк командиры урнашып, атарга әмер биреп торды. Алдагы штаб машинасына ут капты, һәр расчеттан берәр кеше утны сүндерергә керештеләр. Машинада фляга белән спирт барлыгы беленгәч, шартлаудан куркып, югалып калдылар. Шоферы кыю икән, фляганы ут эченнән алып чыга алды. Киеменә кабынган утны сүндерү өчен, җирдә тәгәри башлады. Немец янгынны күреп активлыкны көчәйтте. Ике арадагы дуэль озак дәвам итте. Миңа, наводчикны үз урыныма калдырып, разведка үткәрергә куштылар. Өчәү шуышып китеп бардык. Траншеяга килеп чыктык, сакчылар күренми. Бер солдат алга шуышып китте. Икенчесен дә аның артыннан җибәрдем. Үзем дә алар янына килдем. Автоматтан землянка ишегенә кыска очередь биргән идем, кулларын күтәреп әзмәвердәй өч солдат килеп чыкты. Берсе үзен чех ди, "Гитлер капут!" ди. Әсирләрне бер солдат белән тылга җибәрдем, ә икебез авылга кердек. "Немецлар чигенделәр", — диделәр. Ышану өчен тагын берничә өйгә сугылдык. Күп трофейлар калдырганнар. Безнең һөҗүм көтмәгәндә, дәррәү килеп чыккан икән. Җибәрелгән разведкабыз башка юлдан киткән булган. Дошман безнең колоннаны тыныч кына авылга кертеп, арттан берничә автоматтан атып, паника тудырса, һәммәбезне әсирлеккә алган булыр иде. Полк командиры үз исеменнән рәхмәтләр әйтеп, кыюлык күрсәткән солдатларның исемнәрен атады. Дәүләт бүләгенә тәкъдим итәсен әйтте, минем исемне дә онытмады.

Чүрик авылында берничә сәгать ял иткәч, янә кузгалдык. Чөнки немецка ныгып урнашырга вакыт бирмәскә кирәк иде. Икенче көнне таң белән шикәр заводы юнәлешендә ныклы бәрелеш булып алды. Менә Железно-водск шәһәре өчен сугыш кабынып китте. Шәһәрне безнең "Кызыл байраклы" 57 нче дивизия азат итте. Шуннан бер атналык ял игълан ителде, дивизияне тулыландыру кирәк иде. Минем кабат "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнүемне әйттеләр.

Таудан кайнар су килә торган санаторий мунчасына киттек, каешланып беткән тәннәрне изрәтергә җай чыкты. Мин аерым квартирга урнаштым. Хуҗаның кызы немецлардан куркып, сәләмәләр киеп, әбиләр кыяфәтендә йөргән икән. "Дошман шәһәргә кергәч, радиодан: "Еврейлар, активистлар исәпкә алынырга тиешләр. Ике сәгать эчендә документларыгыз, кыйммәтле әйберләрегезне үзегез белән алып, комендатурага җы- елыгыз!" — дип әмер бирделәр. Квартирларга кереп йөреп, ике йөзгә якын кешене җыйдылар да, үзләреннән баз казытып, бишәр-бишәр тезеп аттылар", — дип сөйләде хуҗабикә.

Без тыныч тормышны онытып бетергән идек инде. Бер атна сизелмәде дә, җыенырга хәбәр алдык. Желез-новодскидан Пятигорскига борылганда машиналар агымы зур иде, борылышта шактый көттек. Юлның ике ягында да бик тирән чокыр. Аз гына барган идек, кабина түбәсенә шакыйлар. Ишекне ачсам, безнең пушка егерме метрлы чокырда ята. Пушканы такканда шплинт белән беркетергә онытканнар икән. Чәчләр үрә торды, нишләргә белмим. Лебедка да алга киткән. Өстәвенә юлда хәрәкәт бик тыгыз. Ярый әле, безнең артта калганны күргәч, алдагы машина кире борылды. Машинаны юлга аркылы куеп, пушканы тарттырырга керештек. Юлда "пробка" барлыкка килде. Зур чинлылар, колак төбендә наганнарын болгап, өркетә, җикеренә башладылар. Аларны да аңларга була. Шулай пробка ясатып, дошманның безнең техниканы кырганы да булгалады, бик авырлык белән пушканы тартып чыгара алдык. Инде нинди җәза бирерләр? Икенче көнне махсус отделдан өлкән лейтенант килеп тә җиткән. Язма аңлатма алды, җавапсызлыкта гаепли. Таныш артмастерның ватылуларны киметеп әйтүе ярап куйды — мине трибуналдан коткарды. Чөнки ул вакытта шәхси коралны югалткан өчен дә трибунал иде.

Армавир юнәлешендә хәрәкәт итәбез. Шәһәр берничә тапкыр кулдан-кулга күчкәнгә, төзек биналар калмаган. Шуннан безне Курчанск лиманына күчерделәр.

ҖӘЗА

Ватан сугышы елларында асып җәзалау төре Совет законнары буенча тыелды, дип сөйләргә яратабыз. Үз күзем белән күргәнне сөйләмәкче булам. 1943 елның урталарында төрле җирләрдән комсоргларны җыйдылар. Ни өчен җыюларын белүче юк. Тылга алып киттеләр. Свестильниково дигән авыл күренеп тора. Барлыгыбыз егерме бишләп солдат. Машина кыр ышыклаучы куаклар янына килеп туктады. Безне алып килгән капитан сәгатенә еш күз төшергәләде. Менә безне сафка тезделәр дә урман полосасы буеннан алып киттеләр. Бер аланлыкта Т" хәрефенә охшатып тезделәр. Алда техярдәм машинасына охшаган машина күренде, аңа җиңел машина да ияргән иде. Ябык машина килеп туктады, арткы ишеген ачып, ике солдат сикереп төште. Алар артыннан озын буйлы, сары чәчле, ябык чырайлы, шадралары кояшта ялтырап торган кеше күренде. Ул эчке күлмәктән, эчке ак ыштаннан, яланаяклы. Кеше әкрен генә җиргә төшеп басты. Аның артыннан милиционер җиргә сикерде. Качкын немецны тотканнар икән, дигән фикер туды. Ике кулы артка бәйләнгән кешене дар агачы янына алып килделәр. Аның карашы җиргә төбәлгән, бер генә мәртәбә дә күтәрелеп карамады. Җиңел машинадан төшкәннәрнең берсе, папкасын ачып, хөкем карарын укырга кереште. Кереш сүз итеп: "Сезнең алда сатлык җан —- фашистларның эте, Кураедов Иван басып тора. Махсус суд-трибунал, аның кылган җинаятьләрен җентекләп, озак тикшерде. Йөзләгән шаһитлар катнашты, фактлар тулысынча расланды. Трибуналның карарын игълан итәм! — диде дә дәвам итте: Кураедов Иван, 1905 елгы, Куропаткино станицасыннан, сугышка кадәр өлкән лейтенант, Ватан сугышы башлангач, немецларга үзе теләп әсирлеккә төшә. Үз төбәгендә полицай хезмәтен башкара. Әсирлеккә эләккән совет солдатларын фашистлардан да уздырып җәзалый. Чатнама салкында бер пункттан икенчесенә озатканда, әсирләрнең өстенә су сибә, янәсе, барып җиткәнче өшесен. Авыр итеге белән әсирнең эченә тибә. Фашистларга хезмәт итәргә өнди. Безнең гаскәр бу станицаны азат иткәч, халык Кураедовның кылган гамәлләреннән зарлана, аны тотып җәзалауны сорый. Сатлыкҗанны эзләп табулары дәвамлы булды. Станица азат ителгәч, ул башка фамилия белән рядовой ветеринар булып ялланган икән. Трибунал аны асарга дигән хөкем чыгарды. Шул карар бүген гамәлгә ашырыла".

Кураедов соңгы сүздән баш тартты. Урындыкка менеп басарга куштылар, элмәкне кидергәч, урындыкны тибеп төшерделәр. Сатлык җанны берәү дә кызганмады.

КУРЧАНСК ЛИМАНЫ

Лиман — әче сулы камышлык. Суын парга әйләндереп суытсаң да эчеп булмады. Камышның биеклеге ике ярым метрдан уза. Окоп казып булмый. Дошманнан башны яшерергә кирәк бит. Немец алгы биеклектә. Егерме километрдан безне яхшы күзәтәләр. Ул чакта вертолетлар бездә юк иде әле. Кирәк коралларны, ашамлыкны капчыклар белән генә китереп була иде. 1943 елның язында, өч айга якын шушы лиманда ятып, дошман белән чәкәләшергә туры килде. Нәрсә тапсаң — шуны ашыйсың. Яралы атлар очраса — зур бәхет. Кызуда берничә көн яткан үле атларны да ашыйбыз. Тозны бөтенләй оныттык. Солдатлар арасында дизентерия башлангач, үле хайваннарның итен ашауны тыйдылар. Азык юк, үләсе килми. Ягарга да камыш кына, төтенен немец күрә дә ут ача, снарядлар яудыра. Учакка плащпалаткалар ябып төтенне яшергәндәй итәбез. Еш кына пешереп тә бетереп булмый. Яртылаш чи көе ашарга мәҗбүр булабыз. Казакъ Ералиевны ит табучы итеп билгеләдем. Бер вакыт бу сарык белән ат аяклары табып кайткан. Гадәттәгечә пешерергә керештек. Күченергә хәбәр алгач, ашык-пошык ашаган идек, барыбыз да авырый башладык. Солдатлар шешенеп хәлсезләнделәр, эчләре китүдән интектеләр, командование нишләргә белми...

Бәхеткә, кояш туры карый, көннәр җылыта, сукмаклар күренә башлады. Интегүләр әкренләп онытыла башлады, паеклар биргәч, хәл кереп, тернәкләнеп тә киттек. Курчанск лиманында алган муен, күкрәк һәм бил радикулитлары миңа гомергә ябышып каласын белми идем әле. Еллар үткән саен лиман чире үзен искә төшереп интектерә, өстәвенә фронтта алган яралар да тынгы бирми. Сугыш ветераннарын утта янмаган, суда батмаган дип тикмәгә генә әйтмиләр. Чыннан да, сугышның дәһшәтле көннәрендә бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә кичерүчеләр алар. Ләкин көн саен кими баралар, бик аз калдылар шул инде.

ТИМРЮК ШӘҺӘРЕ ӨЧЕН

Тимрюк каласы фашистларның чигенү юлында иң соңгы таяныч ноктасы иде. Гаскәрләр алты ай күзгә-күз карашып, Кубань елгасы буендагы биеклектән бер-берсен яхшы күзәтеп тордылар, бәрелешләр еш кабатланды. 1943 елның октябрьләре иде. Төн. Комбат берничә кешене үзенә чакырып: "Безгә елганың аргы ягына чыгарга, дошманны кысрыклап, позиция яулап алырга кирәк. Ике пушка яуланган позициягә дошман танкларын кертмәскә тиешләр", — диде. Кызу аккан суны кичү өчен көймәләрнең берсен икенчесенә тоташтырып, вакытлы күперчек ясалды. Атлар күперчектән чабышып чыктылар, атышлар кызды. Елганың икенче ягына урнаштык. Күршенең ни әйткәнен ишетеп булмый. Көчле томан булганга, атышлар, күбесенчә, максатчан түгел. Дошман төнлә сугышырга да яратмый. Таң атып, томан таралып җитмәгән иде әле, дошман безнең позициягә барлык сугыш коралларыннан ут ачты. Без дә атабыз. Шушы канонада вакытында расчеттан биш кешебезне югалттык. Наводчик Буднев бик каты яраланды. Ике сәгатьтән үлде. Көн ачыла башлагач, тылдан безнең артиллерия ярдәмгә кереште. Безнең самолетлар да һавага күтәрелделәр, дуэль башланды. Дошман үз позициясен калдырып чигенде. Шушы арада без немецның бер танкын яндырдык. Ниһаять, дошман Тамань ярымутравына кысрыкланды. Утрауның киңлеге ике, озынлыгы унбер чакрым диделәр. Чигенергә өлгергән немецларның бөтен көче шунда тупланган. Утрау комлы, окоплар казу кыен. Кечкенә генә бер окопка икәү яшеренгән идек, дошман снаряды төшеп безне күмеп куйды. Окопның тирән булмавы безнең бәхеткә булды. Бу сугышта күрсәткән кыюлыклар өчен мине "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнүчеләр исемлегенә керттеләр...

...1943 елның октябрендә безне, 857 нче артполк ясап, I Украина фронтына күчерделәр. Днепрның аръягында Киевны азат итү өчен кызу хәзерлек бара иде. Безнең батареяны Днепрны кичүчеләргә ярдәм итәргә беркеттеләр. Безгә пединститут юнәлешендә атарга әмер бирелде. Кояшлы көн. Тау башындагы мәһабәт ак бина, безгә яхшы күренә. Күрсәтелгән юнәлештә атуны дәвам итәбез. Озакламый дошман чигенә башлады. Безнекеләр елганың икенче ярына чыгып алгач, понтон күпере ясарга керештеләр. Без дә шәһәргә кердек. Немец Киевны калдырып чигенде. Бәрелеш Бердичево юнәлешендә кабынып китте. Ниһаять, шәһәр безнекеләр кулына күчте.

СОЛДАТ ХАТЫ

Безнең расчетны интернационалистлар дип йөрттеләр. Руслардан Думнин, Сазонов, украинлы Н.Кишка, Сегало, казакъ Ералиев, азәрбайҗан Әкбәров, еврей Флейро, татарлардан — мин. Тагын Туровец бар иде. Атны йөк тарттырып сыныйлар, диләр. Сугыш шулай ук сынау бизмәне иде. Днепропетровскидан сугышчы Николай Кишка фронт буена иң ышанычлы дустым булды. Иптәшләренең күңелен калдырырдай сүз һич әйтмәс. Үзенең ВДНХның "Зур алтын" медаленә лаек булуын, әтисенең колхоз оештырып, ярыйсы гына тормыш итүләрен еш искә алды. Ул ике елдан артык туганнарыннан хат алмагач якыннары өчен бик борчылды. Туган төбәгенең немецлардан азат ителүен көтте. Бигрәк тә якыннарын Германиягә куып китмәгәйләре дип борчылды. Көннәр үтә торды, менә Украина тулысынча азат ителде. Без Польшада сугыша башладык. Добромиль юнәлешендә көчле бәрелеш бара. Польша авылларының кайберләре бик ярлы. Тәбәнәк кечкенә өйләр, урманнар сирәк күренә. Халкы гади киенгән. Паннарында рус солдатына караш тискәре, кунарга да кертмиләр. Бер баерак панның бакчасына пушкаларны урнаштырдык. 122 миллиметрлы Таубица"ларны болай гына куйдык та, өйгә керергә рөхсәт булмагач, җир чыкканчы карны чистартып, салам җәеп, җылылыкны саклау өчен плащпалаткалар тарттык та тезелешеп яттык. Гадәттәгечә, мин Николай белән янәшә яттым, зур гәүдәнең җылысына сырышасың инде. Бер вакытны дустым Николай сөйләшми йөри башлады. Уйлары белән элеккечә ачылмый. Моны башкалар да сизгән икән. Икәү генә калгач: "Николай, авырыйсыңмы әллә?" — дип сорадым. Бер хат сузды. Үзенең ике күзе яшь белән тулды. Мин аптырап калдым. "Эчеңнән генә укы, ишетәсем килми", — ди Николай. Хат украинча язылган, һәр сүзен кабатлый-кабатлый укыйм: "...Николай, гафу ит, җавап белән тоткарландык. Хатны сиңа күршең тетя Дуся яза. Бер язмаска да уйлаган идек, аннан, барыбер кайчан да булса беленә дип, язарга булдык. Дөресрәге, язарга кулым бармады. Солдатка мин язасы хәбәрне белми торуы яхшырак булыр, дигән идем. Чыдамадым менә, язарга керештем.

Син, Николай, фронтта күпне күрәсең инде, синең чыдам холыклы булуыңны дә хәтерлим. Немецлар безнең авылны алгач, коммунистларны, активистларны җыеп алдылар. Беләсең инде, әтиең колхозны оештыручылардан иде. Халыкка авыл башына җыелырга куштылар. Җыелганнарны немец солдатлары каравыллап торды. Активистлардан типкәләп баз казыттылар да, шуның бер кырыена төркем-төркем бастырып, автоматлардан аттылар. Җыелган халыкны куып тараттылар. Төнлә белән Арсентий Иванович аңга килгән дә, баздан чыгып, өйгә шуышкан. Тәрәзә төбендә ыңгырашкан тавыш ишетелгәч, өйдәгеләр игътибар иткәннәр. Тәрәзәне ачып карасалар — хуҗа ыңгыраша. Алып кереп, яшереп дәвалыйлар. Арсентий терелә. Качып яши башлый. Хатының Маша, кичләрен чыгып, соңарып кайта башлагач, картлар шикләнеп берничә мәртәбә әңгәмә уздыралар. "Улың, кызың бар, Николай исән-сау, кайтыр", — диләр. Картлар киленнең ялгыш юлга китүеннән куркалар. Сүзләр катлаулана, бәхәскә әйләнә. Тиз генә киенеп чыгып киткәндә, Машаның: "Барам да әйтәм", — сүзе генә ишетелеп кала. Арсентий, шаяртадыр дип, качарга да өлгерми, полицай белән немец килеп керә. Әтиеңне икенче мәртәбә алып чыгып аталар. Мескенемнең авыр туфрагы җиңел булсын. Моны күреп, ишетеп торучылар еламый чыдый алмадылар. Мондый хәсрәтле хат язуым өчен кичер мине, Николай. Мин сине хәзер улым дип атыйм. Дошманны җиңгәч, турыдан-туры үзебезгә кайт. Балам кебек кабул итәргә ихлас күңелдән әзер мин. Түземсезлек белән көтәбез үзеңне. Балаларың турында кайгырма, немецларны кугач, детдомга урнаштырдылар.

Николай, кабат язам, ихтыяр көчеңне җыеп, түзәргә тырыш. Кайгың белән уртаклашабыз. Бөтен авылдашларың сиңа сәлам язуны сорадылар. 25 июнь, 1944 ел, тетя Дуся".

Николай, мин укыганны көтеп тормыйча, чыгып киткән иде. "Нигә соң безнең белән кайгыңны уртаклашасың килмәде?" — дип сорагач:

— Кем ярдәм итә ала соң? Аны әйтергә дә оят бит, — диде. — Хәзер миңа якты дөнья да караңгы булып күренә. Рапорт язсам, балаларны күреп килергә рөхсәт итмәсләрме икән? — диде. "Бергәләп командир янына барабыз", — дигәч, бераз тынычлана төште. Рапортны бирдек, чакырырга вәгъдә иттеләр. Сугыштагы батырлыклары өчен "За боевые заслуги" медале тапшырдылар. Әңгәмә вакытында: "Әгәр дә кайтырга рөхсәт итсәк, кабат син безнең частька эләгә алмыйсың. Бер-берегезне яхшы беләсез, үзеңне отделение командиры итәбез, эшеңне дәвам итәсеңме?" — дип сорагач, Николай тәкъдимгә күнде.

ПОЛЬШАДА

1944 елның урталары иде. Мине штабка чакырып алдылар да дивизион комсоргы итеп билгеләделәр. Бергә йөргән дуслардан аерылып яңа эшкә күчү мине шатландырмады. Әмма хәрби эштә әмерне үтәми хәлең юк. Дивизионның политик эш буенча командир ярдәмчесе капитан Селиванов миңа эш йөкләде:

— Башта батареяларны йөреп чыгарсың, членлык взносларын җыярсың. Берәр ай үткәч, хәрби званиең күтәрелер, — диде.

Минем хәрби звание теләмәгәнне белми ул. Мин аны өнәмәгәнгә хәрби училищедан, үзем теләп, фронтка җибәрүләрен сорадым лабаса. Добромиль юнәлешендә бәрелешләр дәвам итә. Немец туктап-туктап тешен күрсәтеп ала. Миңа эш кәгазьләрен сакларга, әгәр эш катлаулыга китсә, күмәргә кушылды. Селиванов хатын-кызны бик яратканга, штабны авылга урнаштырырга тырышты. Кисәтүләр алгаласа да, үзенчә эшләвен дәвам итте. Менә бер авылга урнашып та өлгермәдек, телефон чылтырады. Селиванов бик борчылып тыңлады да бер капитан белән мине чакырып:

— Немец танклары атака башлаган, урында булышу, хәлне җиткереп тору өчен, сезгә батареялар янында буяыр-га кирәк. Элемтә урнаштырыгыз! —дип әмер бирде.

Билгеләнгән районга барып, пушкалардан атучыларга кирәк ярдәмне күрсәттек, берничә минуттан безнең янда дошман миналары ярыла башлады. Капитанның кулы өзелгәнлеге күз алдында калды. Миналарның сызгырышуын әз генә шәйләдем шәйләвен, аннан калганнарын хәтерләмим. 1944 елның 8 августында санчастьта аңга килдем. Җыелган взносларны белешергә дип ике лейтенант килгән иде. Шулар әйтте: позиция алыштыручы артиллеристлар мине пушканың лафетына салып сугыш кырыннан алып чыкканнар да санчастька озатканнар икән. Горький шәһәренең 2817 нче госпиталендә ярты елга якын нибары җәймә җәйгән тактада ятасымны ул вакытта күз алдына да китермәдем. Башымдагы ярчыкны, егерме биш ел мине җәфалагач, сөйләшә алмый торган хәлгә килгәч, 1969 елда Казан нейрохирургия бүлегендә атаклы табиб Киерик алты сәгать операция ясап алды, ниһаять. "Умырткадагысын алдырырга аяк сузгач кына килерсең", — диде.

Комиссия мине I группа инвалид ясап 1945 елның башында туган якка — Буа районы Иске Тинчәлегә озатты.

Авыл халкы бик ярлы, хәерче, яшәү шартлары тел белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Урман юк, ягулыкка кытлык, кышкы салкыннарда халык бик интегә. 1945 елның 18 сентябрендә сөешеп хатлар алышкан Гөлсем белән гаилә корып, бергә яши башладык. Хәзер инде өч балабыз, дүрт оныгыбыз һәм оныгыбызның улы Тимур фамилияне һәм шәҗәрәне дәвам итәләр. Шушы давыллы елларда сигез дистәне тутырганчы яшәгәнмен икән, мин үземне бәхетле санарга хакым бар. Иң зур куанычым — без пар канатлар булып яшибез.

"Мәйдан" № 10, 2002.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013