Бүген Әдипләр: Фоат Мортазин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фоат Мортазин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Рәмзия Мусина
Фоат Мортазин

УЛ ЯЛТАДА, ЛӘКИН ЯЛ ИТМИ

Вакыт җиңел канатлы кош булып оча гына. Еллар, нәкъ ракеталар шикелле, очалар һәм кире әйләнеп кайтмыйлар.
Әле кайчан гына Хәдичә ханым һәм Фоат аганын алтын туйлары бөтен Ялтаны гөр китергән иде. Аккан су кебек сиздермичә генә айлар, еллар үттеләр, ун ел гомер үтте дә китте. Ниһаять, 2008 елның 5 октябре җитте. Бу көн аларның бергә—никахта һәм рәсми ЗАГСта яшәүләренә нәкъ 60 ел тулды. Аларнын «Гомергә—бергә!», «Мәңге бергә!» дигән тормыш девизларының чынга әверелүе турында сөйләүче дәлил бу.
Ирле-хатынлы Мортазиннар Ялтага даими яшәү өчен пенсиягә чыкканнан соң, 1984 елда Татарстан Республикасының Буа районыннан күчеп килделәр. Килүләренең беренче көненнән үк үз алларына шундый олы бурыч куйдылар алар: Якташларын—Идел буе, Урал һәм Себер татарларын эзләп табарга! Хәтта алай гына да түгел: аларны бердәм, тату һәм яхшы оешкан җәмгыятькә берләштерергә, дуслаштырырга һәм туганлаштырырга. Безнең бабаларыбыз:
Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә»,
—дип тикмәгә генә җырламаганнардыр ласа!
Алар Ялта шәһәренең телефоннар кенәгәсеннән татар фамилияле кешеләргә шалтыраталар, эчке шәһәр транспортында, урамнарда, мәйданнарда, кинотеатрларда, Чехов театрында, җәмәгать урыннарында, шәһәр буйлап йөргәндә—һәркайда һәм һәрвакыт милләттәшләрен һәм якташларын эзлиләр. Эзли торгач, Ялтада дүрт райондаш табылды. Симферопольдә эшләүче Кишер Аксуы (күрше авыл) егете Хәйбуллин Рифкать белән дуслык җепләрен ялгап җибәрәләр.
СССР Мәгарифе отличниклары Мортазиннар яңа танышларын үзләренең өйләренә чәй эчәргә, татар музыкасы тыңларга, гәпләшеп утырырга чакырдылар. Элекке традициягә тугры булып, әледән-әле кунак җыйдылар.
Ике ел да үтмәгәндер, якташларны теркәү кенәгәсендә ике йөзләп кеше тупланды.
Фоат ага каләм тибрәтә торган шәхес буларак Кырымда чыга торган газеталарга мәкаләләр, тасвирламалар, Ялтада һәм Кырымда яшәүче күренекле милләттәшләребез турында очерклар язарга кереште.
Газета материаллары эзеннән Мортазиннар белән танышу өчен хәтта күрше Алуштадан да килә башладылар. Шулай бер көнне аларга баһадир гәүдәле скульптор Данис Сөләйманов рәхим итте. Бер кулында—үзе ясаган Сталин барельефы, икенче кулында—гипска язылган Әлхәм догасы. Бу дуслык менә егерме ел инде дәвам итә.
Аларнын бусагасын 25 ел эчендә кем генә үтеп кермәде дә, кем генә дуслык тәкъдим итмәде! Әкренләп, ләкин тайпылышсыз Мортазиннарның тыйнак кына өе Ялта татар диаспорасы Милли-мәдәни үзәгенә әверелде.
«Акчура» исемен алган җәмәгать оешмабыз тиздән Ялта шәһәр Советында да теркәлде.
Мәкальләрдә халыкларның тормыш тәҗрибәсе тупланган. Мондый үзбәк мәкале бар: карт агачны күчереп утыртмыйлар. Фоат ага белән Хәдичә ханым исә яңа туфракта яңа тамырлар җибәрә һәм бик яхшы җимешләр бирә алдылар. Аларның океан шикелле киң күңелләренә еракта калган туган як та, бүген яши торган шәһәрләре дә сыя.
Бүген дә хәтеремдә, Мортазиннарнын алтын туеңда (1998 ел) Алушта татар җәмәгате рәисе Марс ага Шафиков әйткән сүзләр, үз вакытында авыздан-авызга күчеп, газетадан-газетага күчеп, көчле кайтаваз булып яңгырадылар. «Әгәр Фоат ага һәм Хәдичә ханым 1984 елда Ялтага күчеп килмәгән булсалар, биредә, Кырымда безнең тормышыбыз күңелсез һәм бертөрле генә агар иде. Алар безне бер-беребез белән таньшггырдылар, дуслаштырдылар һәм берләштерделәр. Безнең ул чакта үз эчебезгә бикләнгән тормышыбызга саф кислород агымы керттеләр, йоклаган җаннарыбызны уяттылар. Безнең инде шактый онытылган милли рухыбызны, традицияләр—гореф-гадәтләребезне, милли бәйрәмнәребезне, милли телебезне һәм, ниһаять, хак динебезне көндәлек тормышыбызга керттеләр. Алар безгә Тукай һәм Җәлилебезне, Галимҗан ага Ибраһимовны, Гаяз Исхакыйны, кәләпүшләр һәм изге китабыбыз Коръән Кәримне алып килделәр.»
Марс аганың бу фикеренә Севастополь татар җәмгыяте рәисе Җәмил Хисаметдинов та, Ялта татар җәмгыяте рәисе Рәисә Алексеева да бик теләп кул куя алалар.
Аларны бүген Ялтада татар җәмәгатенә нигез салучылар, читтә яшәүче якташларыбызны берләштерүчеләр дип саныйлар. Хәдичә ханымны—общинабызның әнисе, Фоат аганы общинабызның әтисе дип таныйлар. Хәдичә ханым «Коръән укучы карчык» буларак та дан казанды, ә Фоат ага—безнең коеп куйган журналистыбыз һәм шагыйребез.
Гадәттә безнең барлык Шатлыкларыбыз кешеләрдән килә. Мөгаен, шуны истә тотыптыр, Фоат ага үзенен бер китабына «Мин сезне яратам, кешеләр!» дип исем биргән.
Кырымга күчеп килгәч тә, бу ике сәйах күп көтелмәгән шатлыклар кочтылар.
...2001 елның марты. Без Урман поселогында яшәүче инженерларда—Наҗия һәм Мәгъмүр Кәримовларда кунакта. Мәҗлесне алып баручы мәрхүм-галим Рәүф Акчурин болай ди:
—Безнең арада шигырьләр язып, аны Казан, Уфа газеталарында бастырып, шигърият белән рухланып яшәүче шәхес бар. Ул—Фоат ага Мортазин. Сез беләсез, газета бер генә көн яши. Әйдәгез, иптәш Мортазинга беренче шигырь китабын чыгарырга булышыйк. Менә мин аның китабын бастырып чыгаруга 300 гривна (Россия акчасы белән 1500 сум) акча кертәм. Сезне минем үрнәгемә иярергә чакырам.
Башка иптәшләр дә читтә калмады. Бер мәҗлестә үк 10.000 сум Россия акчасы җыйналды.
2001 елның июнь аенда Фоат ага үзенең беренче шигырь китабы—«Ялта бүләге»н алып кайтты (тиражы 350 данә).
Әлбәттә, беренче чиратта бу китаплар автографлар белән Ялта җәмәгате әгъзаларына бүләк итеп бирелделәр.
Икенче шигырь китабы—«Диңгез сәламе» дә күп санлы химаячеләр ярдәмендә дөнья күрде.
Безгә Киевта «Туган тел» Бөтенукраина Татар культура үзәге чыгара торган «Дуслык» журналының 2008 елгы октябрь саны да килеп иреште. Тышлыкның 1нче битендә—шул елның 5 октябрендә үзләренең бриллиант туйларын үткәргән Фоат ага һәм Хәдичә ханым.
Кырымда Фоат аганың фамилиясе һәм мәгърифәтчелек эшләре «История в лицах» (Симферополь. «АНООНК, 1997) һәм «Кто есть кто в Крыму» (Симферополь. Реноме, 2001) исемле китапларда тасвирланган.
Хәдичә ханым да, 85 яшьтә булуына карамастан, кул кушырып утырмый: мөселман кардәшләрне Коръән укырга, дин-исламча яшәргә өйрәтә. Вафат булган милләттәшләрен шәригать кушканча соңгы юлга озатырга булыша. Кеше булмаганда, хәтта мәет юудан да баш тартмый.
Шулай итеп, Мортазиннар яңа җирдә яна тамырлар җибәрделәр һәм гөрләтеп яшәп яталар. Милләттәшләрен сөендереп.

Хәсән ТИМЕРБУЛАТОВ.
"Казан утлары" № 2, 2011.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013