Бүген Әдипләр: Фәнил Мансуров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәнил Мансуров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Гөлшат Мөхәммәдия
Газиз Мөхәммәтшин
Айгөл Мөхәммәтшина
Рустем Муедин
Рәмзия Мусина
Әхәт Мушинский
Фәнил Мансуров
(1931-1995)
Язучы-прозаик Фәнил Хәбибулла улы Мансуров 1931 елның 3 декабрендә хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы үзәгендә крәстиян гаиләсендә туа. Чакмагышта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Уфада татарча чыга торган «Кызыл таң» газетасы редакциясендә ике ел әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннан соң Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, яңадан Башкортстанга кайтып, Бүздәк район газетасында бүлек мөдире, Чакмагыш районының Калмашбаш сигезьеллык мәктәбендә укытучы хезмәтендә була. 1963-1967 елларда Ф.Мансуров Башкортстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Агыйдел» һәм башкортча балалар журналы «Пионер» редакцияләрендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.
1968 елда Ф.Мансуров Казанга күчеп килә һәм 1968-1976 елларда әүвәл Татарстан китап нәшриятында — редактор, аннары «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында редакция хәбәрчесе хезмәтендә була. Ә 1983 елдан ул яңадан Уфада. 1991-1994 елларда Башкортстан татар яшьләренең «Өмет» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара.
Фәнил Мансуров — иҗат юлын поэзия жанрыннан башлаган язучы. Узган гасырның илленче еллары башында Башкортстан көндәлек матбугатында һәм Татарстан комсомол яшьләр басмасы «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында аның бер шәлкем лирик шигырьләре дөнья күрә. 1957 елдан бирле ул проза жанрында гына яза. Башта — хикәяләре, ә 1962 елда «Агыйдел» журналында «Юл башы» исемле беренче повесте басыла. Аның бу чор хикәяләре һәм повестьлары («Бар иде бер егет», «Болытлар тарала») Казанда һәм Уфада аерым китаплар булып басылып чыга.
Ф.Мансуров әсәрләренең төп темасы — сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы авыл тормышы. Җитмешенче-сиксәненче елларда «Якты тауда бүз тургайлар», «Ак буран», «Юл чатында көмеш әрем», «Агый-делкәй алкын» исемле повестьларында һәм хикәяләрендә дә автор төп сурәтләү материалы итеп авыл хәлләрен ала һәм шул вакыйга-хәлләр фонында авырлыкларны җиңәргә сәләтле хезмәт кешеләрен, аларның үзара катлаулы да, гади-самими дә булган мөнәсәбәтләрен ачарга, реаль тормыш күренешләрен гәүдәләндерергә омтыла. Гомеренең соңгы елларында Ф.Мансуров катлаулырак сюжетлы әсәрләр язу юлында да көчен сынап карый. 1993 елда Казанда «Мирас» журналының 3-9 саннарында аның «Солтан Кирәмәт» дигән романы басылып чыга.
Ул 1995 елның 30 маенда вафат була.
Ф.Мансуров — 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 1

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хәерле юл: повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. —143 б. — 8000 д.
Якты тауда бүз тургайлар: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. — 148 б. — 11000 д.
Ак буран: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. — 102 б. — 10000 д.
Юл чатында көмеш әрем: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 1126.—11000 д.
Агыйделкәй алкын: повестьлар, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 2556. —15000 д.
* * *
Бар иде бар егет: повесть. — Өфө: Китап, 1964. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәкимов Ә. Үкенүдән башка ни әйтәсең // Сов. Башкортстаны. — 1965. — 26 июнь.
Ханнанов Р. Серле дөнья кочагында // Кызыл таң (Өфө). — 1969. — 22 дек.
Кәрам и Р. Тормышчан образлар // Соц. Татарстан. — 1972. — 27 сент.
Мәхмүдов Ә. Бүз тургайлар илендә // Соц. Татарстан. — 1974. — 7 июль.
Әгъзамов Ф. Яшьлек романтигы // Кызыл таң (Өфө). — 1992. — 14 гыйнв.
Сафуанов С. Яшьлек романтикасы // Өмет. — 1992. — 13 февр.
Фәтхетдинов Ф. Рухи кыйммәтлелек — халык күңелендә // Өмет. — 1994. — 22 гыйнв.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013