Бүген Әдипләр: Фирдәвес Гарипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фирдәвес Гарипова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Фирдәвес Гарипова
(1941-2014)

ГАРИПОВА Фирдәвес Гариф кызы
Туган көне: 07.12.1941
Гари́пова Фирдәвес Гариф кызы (7.12.1941, Биектау районы Кодаш авылы), тел галиме, филология фәннәр докторы (1992), профессор (1993).
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1965), Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбендә укыта. 1966-70 елларда Республика фәнни китапханәсе китапханәчесе. 1974 тән СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1996 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) эшли, бер үк вакытта (1976 дан) Казан педагогия университетында укыта.
Фәнни эшчәнлеге
Хезмәтләре татар ономастикасына, этнолингвистика, тарихи лексикология, терминологиягә һәм татар теле һәм халкы тарихына карый. Татар тел белемендә яңа фәнни юнәлешкә - гидронимикага нигез сала. «Татарстан гидронимнары сүзлеге»н (1-2 кит., 1984-90) төзүче. Югары уку йортлары өчен дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр авторы.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
Татарстан Республикасы, РФнең атказанган фән эшлеклесе (1995, 2003).
Фәнни хезмәтләре
Борынгы Болгар шәһәрләре. Казан, 1990; Татарстан микротопонимнар сүзлеге: 2 китапта. Казан, 1992-93; Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 томда. Казан, 2001-03; Рухи башкалабыз. Мәшһүр татар авыллары. Казан, 2006; Эчәр сулар йөртә безне. Казан, 2006.
Әдәбият
Әмирхан Р. Чишмәләрдән чылтыраган иҗат // Казан утлары. 2000. № 9; Гарифуллин В.З. По дороге знаний и добра // Татарстан. 2001. № 12.
Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
Чыганак:

Танылган тел галимәсе - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Фирдәвес Гарипованың тагын бер саллы фәнни хезмәте дөнья күрде.
Тәмамланган соңгы елда “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексында басылган “Татар топонимнары сүзлеге”нең I томы (ул 700 битле), районның 300 еллыгына багышлап “Аккошлар иле – Актанышка сәяхәт” (анысы 170 битле) дигән исемдәгеләренә өстәп, күптән түгел “Татар топонимиясе: халкыбызның тарихи һәм рухи мирасы” (хезмәт 487 биттән гыйбарәт) китабының I томы дөньга чыкты.
Әлеге яңа гына “табадан төшкән” басма 7 бүлектән тора.
Беренче бүлектә татар ономастикасын өйрәнергә мөмкин булган чыганаклар мулдан бирелгән: грек-византия, кытай-монгол, әрмән, гарәп-фарсы, Көнбатыш Европа галимнәре һәм сәяхәтчеләре калдырган чыганаклар, рус чыганаклары – генераль ызанлау, акт материаллары, теркәү кенәгәләре, тарихи чыганаклардагы материаллар, шулай ук татар чыганаклары, ономастика буенча Россия шәһәрләрендә басылып чыккан сүзлекләр һәм шул төбәкләрнең ономастикасына кагылышлы төрки хезмәтләр һ.б.
Икенче бүлектә татар гидронимиясе буенча терминнар туплап бирелгән, өченчесендә – географик атамаларның мәгънә үзенчәлекләре, атама куюның номинациясе һәм мотивациясе, дүртенче бүлектә – гидронимнарның ясалыш калыплары.
“Су – син үзең тормыш” дип аталган бишенче бүлектә сүз суында көмеш булган чишмәләр һәм күлләр турында бара. Россиядәге, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдәге төбәкләрдә урнашкан шундый су чыганаклары хакында шәрехләп, кеше сәламәтлеген кайтаруга ярдәм итү үзлекләре әйтелә.
Алтынчы бүлек “Тарихи атамалар – культурабыз җәүһәрләре” дип исемләнгән. Анда тарихи яктан кызыклы булган атамалар шәрехләп бирелә. Әйтик, җиде, тугыз, ун, унөч, утыз, кырык кебек сан-атамалар татар халкының легенда-риваятьләрендә кулланылган. Хезмәттә төрки халыклардагы шундый ук атамалар белән чагыштырып күрсәтелә. Борынгыдан килә торган башка тарихи атамалар да тикшерелә.
“Шәхесләребез тормышы һәм иҗатының тарихи ономастика белән бәйләнеше” дигән соңгы җиденче бүлек, исеменнән күренгәнчә, милләтебез горурлыгы булган шәхесләр - Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан, Бакый Урманче иҗатларында географик атамалар кулланылышы һәм тел-сурәтләү алымнары өлешчә тикшерелә, тормышлары күз уңыннан үткәрелә.
Шуның кадәр зур күләмле һәм үзенчәлекле эчтәлекле китап нибары 300 данәдә басылган.
Хезмәтнең II томында исә географик атамаларның генетикасын күрсәтү планлаштырыла.
“Татар топонимиясе: халкыбызның тарихи һәм рухи мирасы” дип аталган яңа хезмәте хакында “Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавабында Фирдәвес ханым әнә шул хакта бәян итте. Шунысы да игътибарга лаек: әлеге хезмәтләрен галимә нәшриятлардан тыш һәм үз хисабына бастырып чыгарган.
Татар-Информ.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013