Бүген Әдипләр: Әхмәт Ерикәй
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәт Ерикәй


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Яков Емельянов
Әхмәт Ерикәй
Әхмәт Ерикәй

(1902—1967)

Татар совет поэзиясендә җырчы шагыйрь буларак танылган Әхмәт Ерикәй (Әхмәт Фазыл улы Ерикиев)1902 елның 16 декаберендә хәзерге Башкортстан АССРның Көньяк Урал таулары арасында урнашкан Өлкенде дигән кечкенә генә авылда ярлы крестьян гаиләсендә туа. Җиде балалы ишле гаиләгә тормыш итү гаять авыр булганлыктан, Әхмәткә кечкенәдән үк тормыш ачысын татырга туры килә: кышларын авыл мәктәбенә укырга йөрсә, җәйләрен ул көтү көтә, авыл байларында көнлекче булып эшли, ә бераз үсә төшкәч, әтисенә ияреп, Златоуст, Нязепетровск, Түбән Уфалы кебек шәһәрләргә яллы эшләргә чыгып йөри. Бер үк вакытта белемгә булган омтылышын да канәгатьләндерергә тырыша: күп укый, поэзия белән кызыксына, рус телен ярыйсы гына әйбәт үзләштереп, Пушкин, Некрасов кебек шагыйрьләрнең әсәрләре белән таныша.

Бөек Октябрь революциясе булып, авылда Совет власте урнашкач, унбиш яшьлек Әхмәт яңа тормыш төзүдәге актив эшчәнлеген башлап җибәрә: волость ревкомында эш кәгазьләре күчереп язучы, соңыннан волость башкарма комитетында секретарь булып эшли. 1920 елда авылда комсомол ячейкасы төзелгәч, беренчеләрдән булып комсомолга керә. 1924 елда аны Коммунистлар партиясе сафына член итеп алалар. Шуннан соң ул 1927 елга кадәр партиянең волость комитеты секретаре, Мәсәгут кантонының участок судында халык судьясы һәм партиянең кантон комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире булып эшли. Шушы ук елларда көндәлек матбугат битләрендә Ә. Ерикәйнең шигырьләре дә күренә башлый (беренче шигыре 1921 елда Златоуст шәһәрендә чыга торган «Юксыл фикере» газетасында басыла).

1927 елның көзендә Ә. Ерикәй Мәскәүгә килә һәм Дәүләт журналистика институтына укырга керә. Студентлык чорында бик актив рәвештә Мәскәү татар газета-журналларында языша, соңга таба үзе дә «Эшче» газетасы редакциясендә җаваплы секретарь һәм редактор урынбасары вазифаларын үти, «Ударниклар» исемле журнал оештыруда якыннан катнаша һәм МАПП (Мәскәү пролетар язучылары ассоциациясе) каршындагы татар секциясенең җитәкчеләренән берсе була. Бу елларда журналист-шагыйрьгә газета-журнал редакцияләре йомышы белән илнең төрле почмакларында булырга, Төрксиб һәм Магнитогорск металлургия комбинаты кебек бөек төзелешләр белән танышырга туры килә. Бу тәэсирләр шагыйрьнең шул чордагы иҗатында чагылыш таба.

1932—1935 елларда Ә. Ерикәй Гослитиздатның СССР халыклары әдәбияты секторында редактор, сектор мөдире, Татарстанның Чистай районы МТСында политбүлек газетасы редакторы хезмәтләрендә була. 1935 елда ул янәдән Мәскәүгә кайта һәм үзен тулысынча әдәби-иҗат эшенә багышлый. Бу чорда аның гражданнар сугышы, илдәге социалистик үзгәрешләр турында күп санлы лирик шигырьләре һәм поэмалары языла.

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театры студиясе ачылганнан соң, студиянең әдәби бүлек мөдире М. Җәлил, башкалар белән беррәттән, Ә. Ерикәйне дә татар телендә либреттолар һәм җырлар язу эшенә тарта. 1935—1941 елларда ул халык арасында бик тиз популярлык казанып өлгергән дистәләгән җырларын иҗат итә. «Шауласын, гөрләсен безнең җыр», «Комсомолка Гөлсара», «Гармун» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Тагын килер язлар», «Тын бакчада», «Туган ил» (М. Мозаффаров музыкасы), «Егерменче елларда», «Партизанка», «Комсомолка», «Лирик җыр» (Ф. Яруллин музыкасы), «Батыр егеткә», «Айлы төн» *{3. Хәбибуллин музыкасы), «Кәккүк» (С. Габәши музыкасы), «Бибисара» (С. Сәйдәшев музыкасы), халык көйләренә язылган «Алсу», «Минзәлә» кебек җырлар Ә. Ерикәй иҗатының гына түгел, гомумән утызынчы еллардагы татар совет поэзиясенең җыр жанрындагы иң яхшы үрнәкләре булып тора.

Бөек Ватан сугышы елларында Ә. Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә, совет сугышчыларын фашизмга каршы көрәшкә өндәгән шигырьләр, очерклар һәм җырлар яза. Сугыштан соң 1945—1950 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе булып эшли, илебезнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ике тапкыр (1946 һәм 1950 елларда) СССР Верховный Советына депутат булып сайлана. Иҗтимагый-әдәби эшчәнлеге өчен ул Совет хөкүмәте тарафыннан Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы чорда шагыйрьнең иҗат активлыгы тагы да арта. Ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, публицистик мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Аның бер-бер артлы китаплары басылып тора (1983 елга кадәр татар, рус һәм башка телләрдә шагыйрьнең эреле-ваклы алтмыштан артык китабы дөнья күрә). Ләкин бу бай әдәби мирасның вакыт сынавын үтеп, авторын үзенчәлекле шагыйрь итеп таныткан өлеше — кыска лирик шигырьләр һәм җырлар. Эпик жанрның барлык характерлы сыйфатларын диярлек (сюжет, диалог һ. б.) саклаган хәлдә, әдип шигырьнең афористик кыскалыгына һәм хис бөтенлегенә ирешә белә. Аның җыр итеп язылган шигырьләре халыкчан шигъри бизәкләр, тапкыр сүзләр, чорга хас иҗтимагый фикер-хис белән сугарылган. Аларның ритмик төзелеше, эчке аһәңе үзеннән-үзе музыканы сорап тора. Шуңа күрә дә композиторлар Әхмәт Ерикәй поэзиясенә бик еш мөрәҗәгать итәләр. Хәзерге көнгә кадәр татар һәм башка милләт композиторлары тарафыннан шагыйрь сүзләренә өч йөзгә якын көй язылган. Аларның иң яхшы дигәннәре, заман сынавын үткәннәре, 1982 елда аерым китапка тупланып, «Ике йөз җыр» исеме белән кабат басылды.

Ә. Ерикәй 1967 елның 15 сентябрендә Мәскәүдә вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013