Бүген Әдипләр: Энҗе Ибраһимова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Энҗе Ибраһимова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәбир Ибраһим
Галимҗан Ибраһимов
Лира Ибраһимова-Вәлиди
Саимә Ибраһимова
Энҗе Ибраһимова
Энҗе Ибраһимова ФИО: Ибраһимова Энҗе Рашат кызы
Туган як: Казан
Туган көн: 1992 елның 3 декәбере.
Уку/эш: КФУ, көнчыгыш телләре институты, 1курс
Яраткан шөгыле: Блокнотларны башлап ташлау. Кигәвеннән качып, пешә-пешә каен җиләге җыю. Бәйләгән оекбаш киеп, урамда кар яуганда, чөкердәшеп кайнар чәй эчү. Кеше күрмәгәндә рәхәтләнеп Салават җырларын җырлау. Бал аертып бетергәч, соңгы тамчыларын ялап тору!
Сиңа иң тәэсир иткән китап/автор: Бернар Вербер "Империя ангелов", Әмирхан Еники "Йөрәк сере", Фатих Әмирхан "Кадерле минутлар" һәм инглиз-рус сүзлеге (ничек инде бер "take" сүзенең мәгънәсен 4 битлек итеп язып була? Мин аңламыйм)/
Нәрсәне/кемне үзгәртергә теләр идең? Авылдагы бәрәңге бакчасын бетереп, күл казыр идем дә, затлы балык үрчетер идем. Enge Production исемле балык фирмасы бөтен дөньяга танылыр иде!
Аны борчый: Авылда, бөрлегән агачы астында себер байлары йөз ел элек, алтын казып киткән дигән сүз йөри. Мателлоискательгә акча җитми...

БАБАЙ, БАЛ КОРТЛАРЫ ҺӘМ МИН

– Бабай, кайчаннан бирле күзәтәм, бу бал кортлары гел ояларына гына кайталар. Нишләп аларның берсе дә очып чыгып китми соң?
– Нигә кайталар дисеңме? Күккә кара әле, әнә болытлар ничек куера. Алар бик акыллылар шул, яңгырга каршы чыгып китәргә башларына тай типкән дип беләсеңме әллә?
Мин уйлана калдым. Чынлап та, бал кортлары бик сизгер “халык” икән. Берәр хәвеф-хәтәр, яңгыр явасын алдан сизсәләр, тиз генә ояларына кереп качалар. Чөнки үзенчәлекле мыеклары ярдәмендә алар бер-берсенә сигнал биреп торалар икән.
– Аларны шундый катлаулы һәм акыллы җан ияләре булырлар дип уйламаган да идем. Бал кортлары миңа ошый башладылар бит әле. Алар турында тагын берәр нәрсә сөйлә әле,бабай.
– Була ул, кызым, бал кортлары дисеңме? Табигать биргән бер могҗиза инде алар, акыллым. Әйдә, менә эш бүлмәсенә барыйк әле. Мин сиңа коралларны да күрсәтермен.
Минем авылдагы өебез һәм бакчабызның бөтен җирен карап, тикшереп чыкканым бар, әмма бакча чатындагы бикләнгән бу сарайга гына кергәнем юк иде әле. Бабай мине нәкъ шунда алып китте. Сарай эченә керү белән битемә җылы һава һәм балавыз исе килеп бәрелде. Борынга бераз әчкелтем, яшь яфрак исе кереп тулды. Иснәгән саен иснисе килә. Бабам чөйдән табиб кебек ап-ак эш халатын киеп куйды. Сандыкны ачып, андагы рамнарын әле берсен, әле икенчесен күтәреп карый-карый сөйләргә тотынды. Төрле тәҗрибәләр үткәрә торган карт табибны хәтерләтте ул миңа. Чыннан да табиб икән ич ул – кортлар табибы.
– Шундый акыллы булуларына карамастан, кызым, бал кортларының холыклары бик үенчәлекле. Суган, сарымсак, тир, тәмәке, бензин, алкоголь одеколон һәм башка ислемай исләре аларның ачуларын чыгара. Шуңа күрә умартачыларның киемнәре чиста булырга тиеш. Кулларны милиса үләне белән ышкып җибәрсәң, алар бигрәк тә ошаталар.
– Бабай, кешеләр, бал кортларын кайчаннан үзләренә эшләргә мәҗбүр итә башладылар икән?
– Бал кортларының яшәү рәвешен өйрәнү үзе бер фән ул. Аның белән күп кенә бөек галимнәр кызыксына. Алар фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар, тәҗрибәләр үткәрәләр. Аларны өйрәнү ерак гасырларга барып тоташа. Кешеләр үзләренә уңайлы йортлар салган кебек, бал кортларының да яшәү шартларын һаман камилләштерәләр. Элек аларның йортлары - озынча, агачның эчен алып кына ясалган булган. Умарта күчен шунда урнаштыра торган булганнар, ә хәзер күрәсеңме, аларның йортлары кешеләрнең йортларына охшап тора. Аларны төрле төсләргә буяп та җибәрсәң, төрле төстәге чәчәкләрне хәтерләтәләр.
– Болай эшләүнең берәр төрле сере бардыр инде, шулаймы, бабай?
– Ай-һай, синең барлык сорауларыңа җавап биреп бетерерлек кенә түгел икән, кызым, умартачы булырсың, ахрысы?
Бабай хаклы булып чыкты. Җәй җиттеме, авылга кайтам.Шул умарталар тарта мине. Бал кортлары бик күп авыруларга дәва бит, баллары да бик тәмле. Кешеләргә игелекле бу җен ияләре турында күбрәк беләсем, аларны күбрәк үрчетәсем, аларга ярдәм итәсем килә.

БАЛДА ХЕЗМӘТ ТӘМЕ БАР!

Җәйге каникулны авылда үткәрергә яратам мин. Ник дисәң авылның кояшы да җылырак, һавасы да сафрак. Авылга тартып торган тагын бер әйбер – бал кортлары. Шул эшчән җан ияләренең тырышлыгы, уңганлыгы, акыллылыгы сокландыра мине.
Җизни мал табибы булса да, умарта кортларының телен белә. Аның умарта кортлары турында сөйләвен тыңларга яратам. Бөтен серләрен беләдер ул аларның. Шуңа күрә туганнан туган энем Газим белән җәй буе аның янында бөтереләбез. Берәр эш кушса, башыбыз күккә тия, чын умартачылар кыяфәте чыгарып, шунда ук аның гозерен үтәргә тырышабыз.
– Газим, дим, Газим! Син кайда? Тиз бул, кил, бер кызык әйбер күрсәтәм...
– Нәрсә инде тагын? Кая, күрсәт.
– Күрәсеңме, егерме беренче ояның кортлары белән егерменче оядагы кортлар арасында сугыш бара. Егерме беренченекеләр тегеләрне таларга җыенган мәллә? Бар тиз бул, җизнине чакыр!
– Кичә җизнинең сөйләгәнен тыңламыйча утыргансыңдыр дип уйлаган идем аны, әллә кая карап елмая идең – хыялый булдың инде бер. Җизни сөйләде бит инде! Теге көнне без аерылып чыккан гаиләне тынычлансыннар дип, лапастагы караңгы почмакка асып куйган идек.
– Әйе, әйе хәтерлим! Шуннан?
– Шуннан – шул. Иртә белән, җизни шул гайләне егерменче ояга япты, ә егермеберенче яшь ана кортлы яңа гаилә калды!
– Тукта, тукта, аңладым бугай. Әлбәттә, ул яңа егерменче ояга тукланыр өчен бер-ике баллы кәрәз куйган, ә егерме беренче ояныкылар шул балның исен сизеп таларга килгәннәр!
– Әлбәттә! Кайгырыр урын юк, егерменче оя бик көчле, бераздан син әйтмешли бу “сугыш” туктар!
Искә төште. Бергәләп рамнар төзәтеп, аларга тимерчыбык тарттырырга һәм әзер балавыз ябыштыру исәбе белән сарайга юнәлдек.
Аякны салырга өлгермәдек, бакчада йөргән әбиебезнең кычкырган тавышы ишетелде. Йөгереп барып карасак, әбинең башына бер-ике корт кунган, тагын берсе кулын тешләгән, ә әби кычкыра, чәбәләнә...
– Бер киңәш, корт безелдәп килеп кунса, селкенмичә генә торырга кирәк, ул бәйләнеп йөри-йөри дә, аптырап китеп бара. Тик торган баганага барып бәрелергә юләр тугел лә ул. Бу юлы да көтеп торыр чак түгел иде... Энем абайлап өлгергән: кайсыдыр оя аерган иде. Ярый әле ерак китмәгәннәр. Аерган гаилә алмагачның иң югары ботагын сырып алган. “Нишлибез инде хәзер, җизнинең биле авырта бит, кем җыеп алыр?”
Ул арада без энем белән тиз генә киенеп, кирәкле коралларны: тубал, агач кашык һәм канатны әзерләдек. Озак тормй җизни белән Зәлфирә апа дә килеп җитте.
Бал кортлары чынлап та бик биек “кунаклаганнар”. “Вакыт кыса башлагач”, апай озак уйламыйча, ботакларга гына басып менәргә булды, ә без энем белән озын таякка ныклап тубал бәйли башладык.
Тубалга хәйран гына корт кергәч, җизни, тубалны сүтеп алып койма башына элеп куярга булды һәм безгә аңлатырга өлгерде:”Әгәр дә тубалга ана корт кергән булса, калганнары да әкренләп тубалга кереп тулачак.”
Аның сузләре безнең куз алдында чынга әверелде: тубал, кортлар белән тулып гөжләп тора башлады.
Зәлфирә апа инде бер сәгатькә якын агач ботагында басып тора иде. Шуңа күрә, арып-талгангамы, калганнарын да селкеп төшерим дип, ул агачны бар көченә селкеде. Ә без энем белән агач төбеннән коралларны җыябыз... Өскә кортлар килеп төшмәсенме?! Берсе хәттә җиң очымның ачык урыныннан кереп китеп, бөтен тән буйлап кытыкларга тотынды! Үзем җирдә тәгәрәп көләм, үзем елыйм һәм нишләргә дә белмим. Ә теге корт, икенче бияләйдәге тишектән килеп чыгып, барыбер үз дигәнен итте, бармакны чакты. Ток суккандай булды. Әрнүдән дә, кортны кызганудан да елыйсы килә. Бераздан әрнү рәхәт бер кызуга әйләнде, ә теге мескен корт моңа гомере белән түләячәк.
Бал – татлы нектар, чәчәк исе килә үзеннән, ә тәмендә һичшиксез хезмәт тәме бар!
Matbugat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013