Бүген Әдипләр: Эльнар Байназаров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Эльнар Байназаров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Клара Булатова
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)
Эльнар Байназаров

Эльнар Байназаров: «Бөтен дөньяны колачламаса, Эльнар түгел инде ул. Телләр (инглиз, төрек, испан, гарәп), музыка, фото, шигърият, сынлы сәнгать, журналистика... Шулар арасында иң сокландырганы – шигърият. Киңкырлы була белү, һәр сайлаган өлкәдә биеклеккә, сыйфатка омтылу... Ходайның аңа биргән иң зур көче, сәләтедер», – диләр аның турында дуслары.

Чыннан да, Оренбург өлкәсенең Һунарсы авылында туып, Әлмәттә үскән, шунда татар-төрек лицеен тәмамлаган егетнең уңышларына күз иярми дисәң дә ярыйдыр. Әле кайчан гына Эльнарны С.Сөләйманова стипендиясе лауреаты буларак тәбрикләгән идек...

Шушы арада гына КДУ студентлары арасында уздырыла торган «Ел студенты» бәйгесендә аны 2013нең «Ел ачышы» номинациясендә аерып күрсәттеләр. Көн туса, яңа яктан ачыла барган бу егет, күрәсең, әле тагын ниләргә сәләтле икәнен, бәлкем, үзе дә белеп бетермидер... Кемдер аны «Алтын каләм»дә 2012 елгы пран-при иясе буларак истә калдырса, кемдер «Ялкын» җурналы белән бәйләр...кемдер, әле генә телевидениедә шигырь укыды, кемдер, әле беркөнне генә Язучылар берлеге уздырган чарада җырлаган иде, диячәк.

– Эльнар, бүгенге көнгә иң зур уңышың дип шәхсән үзең нәрсәне атар идең?
– Э.Байназаров белән әңгәмә әнә шулай башланып китте.

– 2нче курс кына бит әле минем. Дөресен генә әйткәндә, үземне андый нәтиҗәләр буенча бәяләүләрен теләмәс идем. Чөнки шәхеснең бәйге аша бәяләнүен бик үк кабул итмим. Мин – музыка көллиятендә дә, КФУда да (Халыкара мөнәсәбәтләр институтында, гарәп филологиясе кафедрасы. – Р.Ф.). Минемчә, иң зур уңышым шушы.

– Ике көймәнең койрыгын тоту ничегрәк? Син аларның кайсынадыр өстенлек бирәсеңме? Әллә алар икесе дә бер үк дәрәҗәдә «котылгысыз»мы?


– Башта ук шундый шарт куйдым – икесен дә бер дәрәҗәдә яратырга. Берсе ничектер күбрәк ошый башлый икән, икенчесе дә шулай ук кызык булсын өчен, аны тирәнрәк өйрәнә башлыйм. Миндә музыка белән телләр ниндидер игълан ителмәгән «салкын сугыш» алып баралар сыман

– Эльнар, сүз башында «Мин тыйнак түгел!» – дигән идең – шуны башкаларга да исбат итик әле.

– Мин максималист, перфекционист һәм карьерист та әле. Беренче урынга карьераны, үзүсешне куям. Бу концепция ир-егет өчен дөрес тә, минемчә. Киләчәкне ике атнадан да күбрәк вакытка планлаштырмыйм, шуңа күрә, укуны тәмамлагач, кем булып эшләвемне дә күз алдыма да китерә алмыйм. Бөтен нәрсәне ташлап, архитектураны өйрәнү теләгем дә бар.

– Шигырьләреңне укып чыктым. Берсендә: «Сорауларның урынлысын гына калдыр...» – дигәнсең. Шундый урынлы сорау: архитектураны күздә тотып, сәнгать мәктәбен тәмамлавыңны беләм. Архитектор буласы егетнең тормышына музыка каян килеп керде?


– Музыка дәрьясына керүем 14 яшьтән башланды дисәм дә була. Әни, гитара курслары турында каяндыр ишетеп, мине репетитор янына алып барды. Мин гитарага гашыйк булдым. Соңгы 5 ел дәвамында аңа булган мәхәббәтем арта гына бара. Аннары музыка мәктәбенә дә кердем. Башта алмаска тырышып карадылар. Чөнки, аларның фикере буенча, музыка мәктәбе өчен мин инде «карт» идем. «15 яшьлек егет нәрсәгә өйрәнеп өлгерер икән?! Монда 6 яшьтән килгәннәре дә өйрәнеп бетә алмый...» Шулай да алдылар. Академвокал бүлегендәге укытучым Рәисә Равиловна Кашапова чын мәгънәсендә минем колакларымны «ачты». Классик музыкага тартыла башладым һәм хәзер дә аңа өстенлек бирәм. Ә музыка көллиятенә керүем очраклы гына килеп чыкты. Бер дус кызым, Казан буйлап экскурсия алып барганда, бер бинага күрсәтеп: «Ә бу безнең музучилище», – дип әйтте дә нәрсәгәдер кереп чыгарга чакырды. Мин дә кердем, гариза тутырдым, укытучылар, ректор белән аңлаштык та, имтиханнар тапшырдым. Дөресен генә әйткәндә, мин җырчы түгелдер... Үземне композитор, җырлар язучы итеп күрәм. Миндә иҗат итү, дөньяга карашымны башкаларга җиткерү теләге көчлерәк. Музыка көллиятенә керүнең тагын бер сәбәбе бар: монысы инде Салих Сәйдәшев шәхесе белән бәйле. Татар теле, татар дөньясы белән танышуым, татар моңына гашыйк булуым да С.Сәйдәшевтән башлангандыр.

– Көйләр дә язасыңмы?


– Аларның күбесе әлегә минем архивта. Кайсыберләрен инде яздырырга да өлгердем. Соңгы араларда инструменталь музыка язу теләге белән янып йөрим. Эх, симфония язасы иде, дип хыялланган чакларым да булгалый!

– Каян килеп шундый вундеркинд булдың соң син? Ә гарәп теле ни өчен кирәк иде?


– Вундеркинд түгел инде. Хәзер һәр баланың тормышы шундый бит – музыка, йә рәсем мәктәбе, яисә спорт. Тик кенә утыру модада түгел! Гарәп телен өйрәнергә дигән уй башта да юк иде. Мәктәпне тәмамлаганда, 2012 ел ахырында, сәясәт белән кызыксына башладым. Европа сәясәте кызыксындыра иде. Әмма Европа – мейнстрим булса да, тиздән ул шул ук Азия, Африка халкы белән шыгрым тулачак. Парижда, мәсәлән, Шекспирдагыча кара бөдрә чәчле маврлар, каһвә исен тәннәренә үк сеңдергән гарәп мигрантлары адым саен очрый. Менә шушы вазгыятьне истә тотып, изге Коръән һәм кара алтын телен өйрәнергә булдым.

– Әти-әниең белән дә таныштырып кит әле.


– Мин – башкорт. Әти-әнием икесе дә практиклар, стратеглар. Алар киләчәкне планлаштыра белә. Минем ялларга кайту тәртибен дә төземәкчеләр хәтта. Әтием – автомеханик, машиналар телен аңлаучы кеше. Әнием – төзүче, дөньяны матурлатучы, чүптән дә кәнфит ясый белүче.

– Шигырьләреңне татарча да, русча да язасың. Алар бер уку йортыннан икенчесенә йөгергәндә языламы, әллә аерым вакыт таләп итәме?


– Төнлә языла. Бүгенге көнгәчә язылганнары барысы да бер кешегә багышланган. Ул кеше аларны укыса да, барыбер аңлый алмас: татар теленең тагын бер шәп мөмкинлеге – серлелеге. Шигырь минем өчен ул кеше белән әңгәмәгә керү ысулы. Кызганыч ки, бердәнбер ысул.

Шигърият яратудан туарга тиеш – тетрәнүдән, чарасызлыктан. Милләт, халык, туган телем дигән шигырьләрнең ихласлыгына ышанып бетмим һәм үтерсәгез дә яза алмам.

– Тетрәнүдән, чарасызлыктан туган шигырьләр адресатына – син үлеп гашыйк затка барып ирешәме? Әллә йөрәк ярсуының кайтавазын үзең генә тыңлыйсыңмы?

– Ирешә. Ул зат аларның кемгә багышланганын да белә хәтта... тик эчтәлеген аңламый. Тәрҗемә итәргә туры килә.

– Иҗатта кумирларың бармы?


– «Nirvana» төркеменең текстларын ошатам һәм илһамны нәкъ шуннан эзлим. Бродскийны яратам, мантыйк бәйләнешләре өчен. Имхо, шигырьдә иң мөһиме – логика.

– Син шигъри чараларда еш катнашасың, ул шәхсән үзеңә нәрсә бирә?


– Үз шигырьләремне хис, мәгънә ягыннан түгел, ә бәлки техника ягыннан күрергә, алар өстендә эшләргә этәрә. Башка шагыйрьләрнең нинди «камырдан» ясалганын аңлау да комачау итми.

– Синеңчә, тормышта иң мөһиме нәрсә?


– Үз кыйблаңны табу. Кеше, төрле өлкәләргә тартылса да, бүген мөселман булып, иртәгә үзен даосизм тарафдары дип, төрле диннәргә ышанса да, ел саен яшәү урынын алыштырса да – аның кайтырлык нигезе, иле, төп иҗат өлкәсе, дин булмаса, тормыш принциплары, әхлагы, сагындыра торган бердәнбер кешесе булырга тиеш.

– Бүгенге яшьләрдән төрлечә зарланырга тырышучылар бар.


– Яшьләрдә миңа бөтен нәрсә дә ошый, мин аларны дөрес кабул итә алам. Миңа «карт»лар ошамый. «Карт» дип мин яңа дөньяны кабул итмәүчеләрне күз алдымда тотам. Андый кешеләр белән аралашмаска тырышам.

– Дусларны үзең сайлыйсыңмы? Әллә алар синеме? Әллә сез яшәгән шигъри мохит үзе билгели, сайлыймы аларны?


– Үзем сайлыйм шикелле. Бүгенге көндә «В контакте»да минем биттәге 1281 «дус» ның мин 10ысын гына чын дус дия алам.

– Эльнар, сер булмаса, нинди максатлар куеп яшисең, иҗат итәсең?


– Сер итеп тотмыйм: татар әдәбиятына Нобель премиясен алып киләсе, аны бөтен дөньяга танытасым килә.


Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013