Бүген Әдипләр: Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Фәридә Шакирова
Әлфинур Шәвәлева
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Камил Шәйхетдинов
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
Айдар ШӘЙХИ
Гөлназ Шәйхи
Габдeлхак Шәмсетдинов
Исмәгыйль Шәрәфиев
Әхсән Шәрипов
Ирек Шәрипов
Зөлфия Шәрипова
Наил Шәрифуллин
Зәйдулла Шәфигуллин
Фәрит Шәфигуллин
Хөснулла Шәфигуллин
Исмәгыйль Шәфиев
Мөслимә Шәфыйк
Илфак Шиһапов
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Самараның Үзәк спорт сараенда беренче тапкыр “Боз озату” татар милли бәйрәме гөрләп үтте.
Борынгы ата-бабаларыбыз елгалардагы бозлар белән бергә авырулар, бәла-казалар да агып китә, дип ышанганнар. Табигатьнең язгы яңарышы яңа өметләр, яңа уңышлар вәгъдә иткән, һәм халык, бу көнне көтеп алып, боз шытырдавын ишетү белән елга буенда җыелган, җырлап-биеп, милли уеннар уйнап боз озаткан, язны каршылаган.
Бар иде бит шундый
чаклар да,
Халкым алып моңлы
тальянын,
Җыелышып елга буйларына,
Карый иде бозлар акканын...
(Гөлсинур Гафурова-Рәхмәтуллина)

Кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган бу йола - тик татарларга гына хас сирәк бәйрәм. Ул елга буйларында урнашып яшәгән авылларда гына үткәрелгәнлектән, кайбер урыннарда онытыла да башлаган инде. Менә шушы матур йолабызны - Боз озату бәйрәмен яңадан гамәлгә кайтару идеясен региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев һәм аның “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмалары әгъзалары гамәлгә ашырырга алындылар һәм бу эшне бик шәп башкарып та чыктылар. Аларга Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты һәм Самара өлкәсе хөкүмәте дә саллы ярдәм күрсәтте.
Безнең редакция телефоны да бу көннәрдә гадәттәгедән тыш ешрак шалтырады: “Нәүрүз” урынына буламы “Боз озату”? “Нигә “Нәүрүз” түгел, ә “Боз озату” дип атала”? “Чынлап та шул хәтле күп танылган артистлар килерме икән?” - кебек сораулар халыкның бу яңалык белән кызыксынуын күрсәтте.
Эш шунда ки, 23 ел элек өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте башлап җибәргән Нәүрүз бәйрәмен Көнчыгышта яшәүче төрки телле халыклар бәйрәме дип, аны татарлардан аерырга тырышучылар табылды. Чыннан да, ул якларга яз иртәрәк килә, һәм табигать уянуы 21 мартта уздырылучы Яңа ел бәйрәменә туры килә. Ә Урта Иделдә бу вакытта әле бозлар гына кузгала торган чак. Шуңа күрә безнең Боз озату бәйрәме андагы Нәүрүз белән тиң дип, бу елдан башлап татарлар Нәүрүзне төрки телле халыклар белән бергә уздыра, ә Боз озату үзебезнең язгы милли бәйрәм булып калачак. Моңа соңгы елларда Нәүрүз бәйрәменең бер калыпта, гади концерт буларак кына үткәрелүе дә сәбәпче булгандыр.
Шимбә көнне Самараның Молодогвардейский урамында урнашкан Үзәк спорт сараена халык агылды да агылды. Боз сараеның бозга каткан ишегалдын үтеп керүгә тамашачылар бәйрәм атмосферасына чумдылар: сул якта урнашкан буфетлардан чыккан тәмле исләр, уң яктагы фойеда оештырылган бию мәйданчыгы, күргәзмәләр һәм сату рәтләре – боларның барысы да кәефне татар дулкынына көйләп җибәрү өчен махсус эшләнгән иде. Ишектән үк елмаеп һәм гармуннарын тартып, танылган гармунчыларыбыз Идеал Галәүтдинов һәм Мидхәт Әминов каршылыйлар. Аларга кушылып җырлап җибәрмичә түзеп буламыни! Сулдарак Фәрхат Мәхмүтов оештырган бию түгәрәгендә олы яшьтәге апалар да, яшь кенә кызлар да бөтерелә. Арырак Татарстан һәм җирле осталар ясап, сатуга алып килгән халык иҗаты һәм бизәнү әйберләре рәтләре тезелеп киткән. Шәрык базары Самарага күчкән диярсең - кемдер сатулаша, кемдер соклана, кемдер товарын мактап-мактап, алучыларны көтә...
Менә Казанның “Магия серебра” ювелир мастерскоенда җитештерелгән көмеш бизәнү әйберләре, Наталья Саярованың остаханәсендә башкарылган Swarovski ташлары белән инкрустацияләнгән картиналар, шәмаилләр, тартмалар, ә менә Ирэн Касвинованың чигү мастерскоенда эшләнгән нәзакәтле чигешләр, тастымаллар, Альмира Борһанованың тегү ательесында җитештерелгән затлы мехлы камзоллар һәм ефәк күлмәкләр, читтәрәк тукып ясалган паласлар, татар сөлгеләре, савыт саба, киез тәпечмәкләр, фотохәбәрчебез Хәмзә Мортазинның күргәзмәсе һәм, ниһаять, татар телендәге матбугат чараларына язылу һәм китаплар сату урыны... Бу өстәлләр янында аеруча җанлылык. Бәйрәмгә килүчеләр балаларына “Әлифба”лар, әкият китаплары сатып алалар, “Мәдәни җомга” газетасы, “Сөембикә”, “Ялкын”, “Идел”, “Чаян”, “Чын МИРАС” журналларына, өлкә татар газетасы “Бердәмлек”кә язылалар. Бар, бар икән бит әле татарда балаларны татарча укырга өйрәтү теләге!
Фойеның сул ягында Самараның “Яктылык” мәктәбе укытучылары Асия Сәйфетдинова һәм Рәсимә Алюшева бисер белән үреп ясау буенча мастер-класс оештырганнар. Алар янында да шактый гына бала җыелган һәм телләрен чыгара-чыгара бик тырышып нәрсәдер үреп утыралар. Ә инде әзер әйберләрнең матурлыгын әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Ул салфеткалары, ул чәчәкләре дисеңме...
Чү, залдан музыка ишетелә түгелме? Боз озату бәйрәменең фольклор өлеше башлана икән бит! Сату рәтләрен ташлап, халык залга ашыкты. Ә сәхнәдә төсләр бураны уйный диярсең: программа башында Казанның “Казан” бию ансамбле, Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районының “Ялан” халык биюе ансамбле, Чувашиянең “Мишәр” фольклор-эстрада ансамбле һәм Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле - барлыгы йөзләп кеше сәхнәгә чыгып, халкыбызның “Боз озату” йоласын күрсәттеләр. Бабасы оныгына: “Кирәкмәгән начар гадәтләреңне шушы төенчеккә тутыр да, без аны бөти ясап суга ташларбыз һәм син начар гадәтләрдән, авыруларыңнан котылырсың, - дип аңлата. - Әнә, нинди зур боз агып килә, әйдә аның өстенә саламнан учак ягып җибәрәбез. Ул кичке эңгер-меңгердә бигрәк матур булып күренә”... Шул арада уртага “Ак каен” биючеләре йөгерешеп чыктылар һәм Әсгать Сәгыйров тальянкасы көенә “Вак”ка сиптерә башладылар. Аларны Әсәкәй районының “Ялан” ансамбле, “Казан” ансамбле егетләре-кызларының ялкынлы биюләре алмаштырды. Ә Чувашиянең “Мишәр” ансамбле артистларының кара-каршы җырлап-биюләре, киемнәре, барабаннары тиңсез дәрт, үз халкыбыз белән горурлану хисе уятты. Кечкенә Рәзил башкаруындагы «Агыйдел суы» җыры, «Боз озату» театраль тамашасы, «Мижгар такмаклары» һәм «Урмай биюе» татар фольклорының зур сәхнәләргә чыгарга әзер булуын күрсәтте. Кыска вакыт эчендә шушы дүрт ансамбльне бергә кушып, шундый матур музыкаль-хореографик спектакль ясаучы “Мишәр” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновка аеруча зур рәхмәт.
"Бозны озаткач" кына сәхнәгә хөрмәтле кунаклар - губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, өлкә администрациясенең җәмәгать оешмалары белән элемтә тоту һәм эксперт эшчәнлек алып бару департаменты җитәкчесенең урынбасары Дмитрий Холин, шәһәр мэрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Игорь Кондрусев, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев чыгып, халыкны бәйрәм белән котладылар. Губернатор котлавын халыкка Дмитрий Холин җиткерде, анда: “Татар оешмалары татар телен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бик күп эшләр башкаралар. Шушы бәйрәмне уздыру идеясе тугач, без аның әһәмиятен аңлап, булышырга алындык. Ул өлкәбездә яшәүче төрле милләт халыкларын да үз канаты астына җыяр дип өметләнәбез. Бәйрәм белән!” - дигән сүзләр бар. Шәһәр башлыгы Дмитрий Азаровның урынбасары Игорь Кондрусев та бәйрәмгә уңай бәя бирде: “Тамаша башында без күргән фольклор күренеш бик югары дәрәҗәдә эшләнгән. Безнең шәһәребезне шатлыклы һәм югары культуралы итәргә омтылуыгыз өчен бик зур рәхмәт!” Ә Марс Тукаевның сүзләре мактау булып яңгырады: “Самара татарлары гел беренче булып баралар - беренчеләрдән булып газета чыгардылар, Нәүрүз бәйрәмен, Бөтенроссия авыллар Сабан туен, ат чабышларын башлап җибәрделәр. Хәзер менә Боз озатуны бәйрәм итәбез. Бу бәйрәмнәр Самара татарларын тагын да ныграк берләштерсен иде. Бәйрәм белән сезне, милләттәшләр!”
Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев мөхтәрәм кунакларга милли кием кигән курчаклар, чәкчәк бүләк итеп, урыннарына озатты. Ә алар, һәрвакыттагыча, үз эшләренә китәргә ашыкмадылар, ә рәхәтләнеп концерт карарга калдылар. Чөнки Татарстан бу бәйрәмгә чын сәнгать осталарын җыеп җибәргән иде бит. ИлСаф җырлаган “Кыр казлары” һәм “Әбиләр чуагы”, Ләйсән Ногматдинова башкаруындагы тиңсез скрипка моңы, Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатыйхованың “Бер күрешү - бер гомер”е, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров башкаруындагы “Акбүз атым”, “Казан” бию ансамбленең “Егетләр биюен”, “Мексика карнавалы”н, “Веерлы” биюен ничек сүз белән аңлатыргадыр, белмим. Россиянең халык артисты Надежда Бабкина үзенең “Русская песня” ансамбле белән башкарган рус халык җырлары да безнең барыбызга да якын һәм аңлаешлы. Ә инде татарларның иң яраткан “Тала-тала”сын яңгыратып җибәрүгә, күңелләребез бөтенләй йомшарып китте. Надежда Бабкина үзе дә Әстерхан кызы бит, татар балалары белән уйнап үскән. Сәхнәдән төшәр алдыннан ул әле тагын яңа татар җырлары өйрәнеп килергә вәгъдә итте.
Концертның икенче бүлеген өч гармунчы, Самара егетләре - Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев, Идеал Галәүтдинов һәм Мидхәт Әминов ачып җибәрделәр. Халык “Мишәр” ансамбле җырчысы Илдус Шәйдуллинның “Утырып уйлар уйладым” җырын, “Яктылык” татар мәктәбе укучылары күрсәткән мөселман хатын-кызлары модаларын, Равил Харисов, Резеда Шәрәфиева, Гүзәл Җәләлова, Вил Усманов башкаруындагы яраткан җырларларын биш кенә сәгать түгел, көне буе да тыңлап утырырга риза иде.
Бу йолдызлар исемлегенең таҗы булып сәхнәгә Татарстанның атказанган артисткасы Динә Гарипова күтәрелде. Гади татар кызы гына димә син: күзләрендә нур, иреннәрендә йомшак елмаю, ә буй-сынында патшабикәләргә генә хас дәрәҗә. Динә нинди генә телдә җырлый башласа да, иркен, киң диапазонлы тавышы, Боз сараеннан агып чыгып, Идел өстендә тибрәлде, бозларны Кара диңгезгә таба куды. Бирсә дә бирә бит Ходай талантны! Остазы Александр Градский аның турында: “Не знаю, как она это делает, но у нее все получается!” - дип гаҗәпләнгән иде. Менә без дә кызның талантына хәйран калып, җырчы карьерасында уңышлар теләп утырдык. Бу көнне Динәгә һәм башка артистларга мендерелгән чәчәкләр, һичшиксез, лаеклы хуҗаларын тапты. Йолдызлар йолдызлыгы менә шундый була икән ул.
Бер тиен акча түләмичә көне буе ял иткән милләттәшләребез “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка, бәйрәмне әзерләгәндә төн йокыларын калдырып эшләгән командасына, аңа булышкан башка татар оешмаларына, өлкә хөкүмәтенә һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына рәхмәтләр укый-укый киттеләр. Беренче Боз озату бәйрәме шулай уңышлы үтте. Андый тамашаны моңа кадәр Самара татарлары күргәннәре юк иде әле. Киләсе елларда да алган планканы төшермичә, шундый ук бәйрәмнәр оештырырга насыйп булсын.
http://tatar-inform.tatar/news/2013/04/05/84379/?print=Y

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013