Бүген Әдипләр: Әнвәр ШӘРИПОВ. Егет булсаң, егетлек күргәз илгә...
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"У" хәрефенә язмалар

М.Гайнетдинов. Әхмәт Уразаев-Кормаши
Әнвәр Шәрипов. Егет булсаң, егетлек күргәз илгә... (Габдрәхим Утыз Имәни турында)
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Әнвәр ШӘРИПОВ

Егет булсаң, егетлек күргәз илгә...

Габдрәхим Утыз Имәни
Утыз Имәнинең иҗат мирасы гаять зур һәм күпкырлы. Алтмыш елга якын сузылган иҗат дәверендә ул йөздән артык исемдә хезмәт язып калдырган. Алар Утыз Имәнинең олы шагыйрь генә түгел, күпкырлы галим булуын күрсәтә. Ул язган хезмәтләр арасында, поэзия әсәрләре белән беррәттән, тел, философия, әхлак-хокук мәсьәләләре, икътисад, сәүдә, медицина, астрономия һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы фәнни хезмәтләр, проза әсәрләре, сүзлекләр дә булган. Аларның алтмыштан артыгы табылган, ә калганнарының, исемнәре билгеле булса да, әлегә кадәр язмышлары билгесез көе кала килә.
Утыз Имәни, иң беренче чиратта, әлбәттә, шагыйрь. Ул барыннан да элек мәгърифәтче шагыйрь буларак таныла, җәмгыятьтәге җитди мәсьәләләрне шактый тирән төшенә алган, анарны үзенчә чишәргә омтылган каләм иясе.Шагыйрь гыйлем-мәгърифәт темасына үзенең барлык әсәрләрендә дә диярлек кагылып үтә, ә «Замана укымышлылары», «Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр» әсәрләрен һәм «Фикерләрне пакьләндерә торган игелекле үгетләр» поэмасының «Гыйлем һәм гакылның өстенлеге турындагы бүлек» исемле өлешен бары шул мәсьәләләргә генә багышлый.
Шагыйрь гыйлемне тормышның авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә торган куәтле корал дип саный.
Гыйлем алырга тырыш, гыйлем — тормыш нигезе ул,
Барлык кыен эшләр гыйлем белән хәл ителә,
— ди ул.*
Һәркемнең кем гыйльме чукдыр — байдыр ул,
Барчалар йолдыз кебидер,айдыр ул, —

ди шагыйрь.
Күренә ки, шагыйрьнең бу фикерләре бүгенге көн өчен дә кабул ителерлек, заманча яңгырый.
Шуның белән беррәттән, шагыйрь гыйлем-мәгърифәттә үзенең дини идеалларын да күрә, гыйлемне шул идеалларга ирешү юлында бер чара итеп тә карый. Мәсәлән, аның шигырьләрендә барыннан да элек дини китапларны, беренче чиратта Коръәнне, аннан соң тәфсир, хәдис, фикъһ җыентыкларын укырга кирәк дигән фикерләр дә еш очрый.
Габдерәхим Утыз Имәни поэмалар да язган. Аның иҗат мирасында барлыгы ун поэма билгеле. Аларның барысы да публицистик характерда, ягъни шагыйрь поэтик сүз аша замандашларына мөрәҗәгать итә, ал арга үзенең фикер-киңәшләрен җиткерә. 27 бүлектән торган «Мөһиммәт эз-заман» поэмасын тулысы белән әхлак мәсьәләләренә багышлый; тормышның ачысын-төчесен күп татыган зур тәҗрибәле аксакал буларак, кешеләргә үгет-нәсихәт сөйли. Поэманың һәр бүлегендә берәр әхлак сыйфаты мактала яки тәнкыйтьләнә.
Егет булсаң, егетлек күргәз илгә, Мәхәббәтлек путасын багла билгә, —
ди ул, мәсәлән, «Егет булмакның бәяны» исемле бүлектә. Әсәрнең калган бүлекләрендә әдип кешеләрне әдәпле, инсафлы, олыларга, кечеләргә, гарипләргә мәрхәмәтле булырга, үзара тату яшәргә, явызлык һәм хәйләкәрлек кылмаска, авырлыклар килгәндә сабыр итәргә, сату иткәндә гадел булырга чакыра. Бу сыйфатларны кешенең белемле-мәгьрифәтле булуы белән бәйләп аңлата: укыган кеше, гадәттә, яхшы әхлаклы, ә надан кеше үзенең наданлыгы аркасында әхлаксыз була, ди ул. «Фикерләрне пакьләндерә торган игелекле үгетләр» поэмасында гаделсезлек, икейөзлелек күренешләрен тәнкыйтьли, кешеләрне үзара мөнәсәбәтләрдә тугры, эчкерсез, ышанычлы булырга үгетли. «Мөбахны шелтәләү — котылу канаты» поэмасында (мөбах -үтәгән өчен савап, ә үтәмәгән өчен гөнаһ булмый торган эш-гамәлләр. — Ә.Ш.) кешеләрдәге комсызлык, нәфсегә бирелү,байлык артыннан куу кебек сыйфатларга каршы чыга, чөнки андый эш-гамәлләр кешегә күңелен Аллага юнәлтеп яшәргә комачаулый. Шушы әсәрдә үк ул замандашларын күбрәк акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнергә үгетли. «Бурыч — дуслыкны кисү кайчысы» поэмасында, үз тормышында булган бер вакыйгадан нәтиҗә ясап, бурычка биреп торган акчаның хәтта кырык ел буе дус булып йөргән кешеләрне дә дошманлаштыруын сурәтли. Зур күләмле «Ахи-рәтнамә» поэмасында исә кеше вафат булганнан соңгы вакыйгалар, ахирәттәге хәлләр, кыямәт көне күренешләре, Мөхәммәт пәйгамбәрнең һәм аның дүрт сәхабәсенең — Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Галинең вафаты турында сөйләнә.
Утыз Имәнине татар әдәбиятында иң беренче сатирик поэмаларның берсен иҗат иткән шагыйрь итеп тә карарга кирәк, чөнки ул үзенең «Горбәтлектә йөрүчеләргә бүләк һәм аларның хурлыкка калу вакыйгалары» поэмасында Бохара мәдрәсәләрендә тамыр җәйгән фәхешлек, алдау кебек бозык күренешләрне көчле сатира утына ала. «Замана укымышлылары» поэмасында һәм «Замана суфиларын шелтәләү бәетләре» әсәрендә үзләрен тышкы яктан бик белемлегә санап масаеп йөреп тә, чынлыкта җитәрлек белемнәре булмаган дин әһелләрен — суфиларны сатира уты белән көйдерә. Гомумән алганда, шагыйрь үзенең әсәрләрендә кешеләр иманындагы ихласлык, эш-гамәлләрендәтугрылык, гаделлек принципларын күтәреп чыга.
Утыз Имәни проза әсәрләре дә, фәлсәфи хезмәтләр дә иҗат иткән. «Үткен кылыч» хезмәтендә ул башыннан үткән хәлләр турында сөйләсә, «һәлакәткә очраучыларны коткару», «Шәфәкъ рисаләсе», «Саклану риса-ләсе», «Дәрәҗәлелек чыганагы», «Сүзләрнең җәүһәрләре», «Суфичылык гыйлеме» кебек хезмәтләрендә шәригать хөкемнәре, әхлак нормалары, җәмгыять гыйлеме, юриспруденция мәсьәләләренә туктала. Ул шәрык телләрен шул дәрәҗәдә яхшы белгән ки, бу хезмәтләрнең кайберләрең саф гарәп телендә, ә кайберләрен фарсы-таҗик телендә язган. Моның белән ул үз хезмәтләренең таралу даирәсен дә киңәйткән.Шагыйрь гыйлемлелекне Шәрыкның иң күренекле әдипләреннән, галим-философларыннан алган. Үзенең остазлары итеп бөтен мөселман дөньясында атаклы булган Әбү Хәмид әл-Газали, Фәридетдин Гаттар, Сәгъди Ширази, Җәләлетдин Руми, Габд-рахман Җами, XVI гасыр төрек шагыйре Мөхәммәд Хафиз, XVII гасырдан Суфи Аллаһияр һәм башкаларны санаган. Ул аларның хезмәтләренең татар укучысына аңлаешлы булуы турында кайгырткан: аеруча катлаулы фәнни хезмәтләргә аңлатма-ком-ментарийлар язган, аларны тәрҗемә иткән, авыр аңлаешлы сүзләргә сүзлекләр төзегән, китапларын күчереп язган, үзеннән алда күчерүчеләр җибәргән хаталарны төзәткән һ.б. Мәсәлән, татар укучылары, шәкертләр арасында аның Әбү Хәмид әл-Газалиның «Ихйа әл-голүмед-дин» хезмәтенә төзегән аңлатма-сүзлеге, Суфи Аллаһиярның «Сөба-тел-гаҗизин» һәм «Морадел-гарифин» әсәрләренә язган шәрех-аңлатмалары бик популяр булган (аларның кулъязмалары күп очрый). Ул Җәләлетдин Руминың суфичылыкның төп положениеләрен нечкәләп тасвирлаган «Мәснәви шәриф» исемле алты томлы поэмасын тулысынча үз кулы белән күчереп чыккан. Ул күчергән нөсхәнең безнең көннәргә өч томы килеп җиткән; шул өч томдагы текстның гына да күләме 26 мең 936 бәеттән гыйбарәт.Габдерәхим хәзрәт эшләп калдырган игелекле эшләренең берсе — Кол Галинең«Кыйссаи Йосыф» поэмасының шул заманда табарга мөмкин булган барлык күчермәләрен табып, аларны үзара чагыштырып, поэманың фәнни-тәнкыйди текстын барлыкка китерүе. Үзе төзегән текстның ахырына ул «һәркем бу рисаләне язарга теләсә, шушы язылган нөсхәгә канәгать итсен. Күп нөсхәләрдән чагыштырылды. Көч җиткән кадәр дөрес язганбыз. Әмма, зинһар, моннан башкадин язмагыз. Әгәр шулай булмаса, зур ялгышка очрарсыз. Хәтта дөресләүдән дә гаҗиз калырсыз. Габдерәхим Болгари. 1824», — дип язып куйган. Шулай итеп, ул татар текстология фәненә нигез салган шәхес тә. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы беренче тапкыр 1839 елда Утыз Имәни төзегән шушы текст буенча басылып чыккан һәм шул нөсхә халыкка таралган. Әсәрнең 1983 елгы юбилей басмасына да Утыз Имәни әзерләп калдырган текст нигез итеп алынды.
Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү өлкәсендә дә инде кайбер эшләр эшләнде. Лениногорск районы Тимәш авылының үзәк урамына һәм Чирмешән район үзәгендәге бер урамга Габдерәхим Утыз Имәни исеме бирелде. Чирмешән район хакимияте тарафыннан 1988 елдан алып район күләмендә Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия булдырылды. Ул шагыйрь иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау өлкәсендә сизелерлек өлеш керткән шәхесләргә бирелә.1989 елдан, Татарстан Республикасы Югары Советы карары нигезендә, Яңа Кади урта мәктәбе Габдерәхим Утыз Имәни исемен йөртә. 1997 елның март аенда шушы ук мәктәптә шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелды. 2000 елның июнендә Яңа Кади авылына, Габдерәхим Утыз Имәнинең исемен мәңгеләштерү максатында, аның элекке тарихи исеме — Утыз Имән исеме кайтарылды.
1994 елда, шагыйрьнең тууына 240 ел тулуны билгеләп үткән чакта, Тимәш авылы зиратында Габдерәхим хәзрәт кабере өстенә республикабыз нефтьчеләре тарафыннан бик матур төрбә-мавзолей төзеп куелды.
Шагыйрьнең тууына 250 ел тулуга багышланган тантаналар бу елның май аендаЧирмешән районында башланып китте. Башта Утыз Имән урта мәктәбендә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән фәнни-практик конференция уздырылды, аннан район мәдәният сараенда зур әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Утыз Имән авылы уртасындагы паркта, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү максатында, утыз төп яшь имән үсентесе утырту тантанасы булды. Агачларны утыртуда республикабызның күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре, галимнәр катнашты.
Республикабызның ике мәктәбендә -Лениногорск районының Тимәш һәм Чирмешән районының Утыз Имән мәктәпләрендә -- шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган музейлар эшләп килә.
-------------------
* Бу өзек бүгенге әдәби телгә тәрҗемә итеп бирелде.
Әнвәр ШӘРИПОВ,
филология фәннәре докторы, профессор, Чаллы дәуләт педагогия институтының, татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
"Мәйдан", 2004, декабрь.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013