Бүген Әдипләр: "Э" хәрефенә
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Э" хәрефенә

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш<= Э => Ю Я Һ
Айсу Эринч
Айсу Эринч

Төркия татары Айсу Эринчның балалык еллары истәлекләре китабы дөнья күрде

Бер акыл иясе, хатирәләр язу -киләчәккә эз калдыру, дигән. Әдәбиятта Нобель премиясе иясе, күренекле француз язучысы Andre Gide исә мемуарлар язуны бер әйберне үлем тырнагыннан коткаруга тиңләгән. Кулымдагы "Балачагымның хикәясе: Русия, Алмания, Төркия өчпочмагында бәргәләнгән бер гаилә" китабын укып чыкканнан соң югарыда искә алынган гыйбарәләр белән килешми мөмкин түгел кебек тоелды миңа.

Әлеге әсәрнең авторы - милләттәшебез Айсу Эринч. Ата-анасы кушкан чын исеме - Айсылу. Туып-үскән иле Алманиядә аңа "Айси" дип эндәшкән булсалар, Төркиягә күченгәч, ул "Айсу"га әйләнгән. Чөнки төрекләр өчен Айсылу дип әйтү катлаулы. Айсу Эринч - Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Алманиядә корылган "Идел-Урал" легионы рәисе Габдрахман Шәфи Алмасның уртанчы кызы. Шәфи Алмас, билгеле булганча, чыгышы белән Казан артыннан, Дөбъяздан. Ул сугышка чаклы сәүдәгәр булган, сугыш чорында Алманиядәге татар милли хәрәкәтен җитәкләгән, бик күп татар әсирләрен канцлагерьлардан азат итеп, аларны үлемнән коткарган зат буларак, татар дөньясында танылган шәхес. Айсу ханым әтисе турында: "Әтиемнең тормыш юлын төгәл белеп бетермәсәм дә, аның казанлы Ибәтулла белән Гөлсемнең төпчек баласы булып дөньяга килгәнлеге, үзеннән олы 5 апасы булганы билгеле. Әтием бервакытлар Мәскәүдә төрек илчелегендә эшләп алган. Шул чорда төрек илчесенең Мирсәет Солтангалиев белән очрашуын оештырган", - дип язган. Айсуның әнисе Әминә - татар аристократларыннан Фәхрибану белән Габделхәмит Казаков гаиләсе кызы. "Бабаемның төп эше күн һәм тире сәүдәгәрлеге булган. Ширкәтенең бер филиалын Берлинда ачкан. Хәтта бер чор Казан шәһәре белән җитәкчелек иткән", - дип хәбәр итә китабында әнисе нәселе турында Айсу ханым. Авторның әнисе гаиләнең иң өлкән баласы булып, 1904 нче елгы Фуат исемле энесе һәм 1907 елгы Мәрьям исемле сеңелесе булган. Әминә ханым кечкенәдән үк алман телен үзләштереп үскән. Чөнки әти-әниләре кыш айларын күбрәк Берлинда уздыра торган булганнар. Өлкәннәр балалары алман телен әйбәтләп өйрәнсен өчен махсус укытучылар яллаганнар. Җәен туган илгә кайтканда да яннарында алман тәрбиячесе китергәннәр. Шунлыктан Әминә ханым алман телендә иркен аралашкан. Казаков гаиләсенең Кырымның Кара диңгез яры буенда дачалары булган. Җәй айларын шунда үткәргәннәр. 1917 елга чаклы аларның муллык эчендә, сәгадәтле тормыш кичергәннәре аңлашыла. Ләкин 1936-1937 елгы репрессияләүләр бу гаиләне дә җимереп ташлый, 1937 елда Габделхәмит Казаков "халык дошманы" игълан ителеп, атып үтерелә. Бөтен байлыклары, мал-мөлкәтләре кулларыннан тартып алына.

Габдрахман Шәфи Алмас Әминә ханым белән 1922 елда гаилә корган. Айсу ханым язуынча, әнисе Әминә әле кияүгә чыгарга җыенмаган була. Әти-әнисе кияү булачак кешенең төрек ватандашы булуын искә алып: "Ичмаса Россиядән котылырсың",- дип, кызларын никахка ризалашырга үгетлиләр. Айсуның апасы Нилүфәр 1927 елда Мәскәүдә дөньяга килгән. Россиядәге сәясәтне ошатып бетермәгән Шәфи Алмас гаиләсе Төркиягә күченеп китә. Ләкин Истанбулда озак тоткарланмыйлар, 1928 елның ахырында Берлинга барып урнашалар. Биредә 1933 елның гыйнвар аенда икенче балалары - Айсылу, 1939 елда төпчек кызлары Гөлнар туа.

Айсылу-Айсу Эринч әтисе Шәфи Алмасның сугыш чорында Алманиядәге сәяси хезмәтләрен искә алмаган. Бу турыда читтән генә дә сүз кузгатуны кирәксенмәгән. Ләкин автор гаиләнең Алманиядә яшәү шартларын, татар дуслары һәм татар кичәләре турында шактый мәгълүмат китергән. Үзләренә еш кунакка килеп китүче милләттәшләребезне искә алган. Апасының татар теле курсларына йөргәнлеген, ә үзенең һәм сеңелесенең татарча өйрәнә алмый калуларын бәян иткән. Чөнки гаиләдә аралашу күбрәк алман телендә барган. Шулай булса да, бәйрәмнәрдә әнисе кунакларны татар ризыклары пешереп сыйлый торган булган.

Айсу Эринч китабында бигрәк тә Алманиянең Советлар Берлегенә каршы алып барган сәясәтен, сугыш елларында алман халкының чиккән авырлыкларын әтрафлы аңлатырга тырышкан. Нацистларның ничек дәүләт хакимиятенә килүләрен, Адольф Гитлер җитәкчелегендәге алман сәясәте һәм дәүләт эшләре турында киң массага билгеле булмаган кайбер мәгълүматлар белән уртаклашкан. Бомбаланган шәһәрләрнең аяныч хәлен, халыкның үз-үзен тотышын, бомбалардан куркып авылларга, кечкенә поселокларга күченү мәшәкатьләрен каләмгә алган ул. Бит аларның гаиләсе дә бу кыенлыклардан читтә калмаган. Берлинның бомбага тотылачагы хәбәр ителгәч, халыкны Польша чигендәге Гослин бистәсенә күчерәләр. Тарихи иске бер бинаны интернат-мәктәп итеп оештыралар. Айсылу белән апасы Нилүфәр укуларын шунда дәвам иттерәләр. Әниләре кечкенә кызы Гөлнар белән мәктәпкә якын пансионатка урнаша. Көннәрдән бер көнне Берлинның бомба яңгырына тотылганын белгәч, бөтен җиһазлары белән калдырып киткән фатирларын барып караса, Әминә ханым шакката - бина җимерелеп харәбәгә әйләнмәсә дә, өй эче кара күмергә калган була. Бу хәл аларның алдагы көннәрдә шактый еллар йорт-җирсез интегеп яшәүләренә юл ача. Бомбаланудан качып алар - Ратенга, аннан - Дрезденга, соңрак Констанс шәһәренә килеп урнашалар. Белем-мәгърифәткә омтылучан әниләре, язмыш җилләре аларны кая гына илтеп ташламасын, беренче эш итеп балаларын мәктәпкә яздыра торган була. Бу рәвешле аларның укулары өзлекми.

Алманиянең җиңелүен алар Эбинген бистәсендә каршылый. Автор бу турыда бик кызыклы күзәтүләрен язган. Ул үз күзләре белән күргән, шаһит булган тарихи вакыйгаларны каләмгә алып, киләсе буынга сугышның нинди зур афәт булуын, кешелек дөньясына әйтеп бетергесез фаҗига китергәнен аңлаткан.

Сугыш китергән ачлык, кытлыктан да насыйбын алган Алмас гаиләсе. "Купоннар белән бирелә торган ризыклар җитмәгәч, ачлыгыбызны бастыру өчен карыныбызга кирпеч терәп тора идек. Әнием кайчак, ашау турында уйламавыбыз өчен кулыбызга акча тоттырып, безне кинофильм карарга юллый торган иде", - дип язган ул бу турыда.

Алмас гаиләсе Алманиядә яши алмаячакларын аңлап, 1946 елның июль аенда Лузерн һәм Марселия аркылы "Әгә" пароходы белән Төркиягә килә. Истанбулда төпләнәләр. Габдрахман Шәфи Алмас атаклы "Капалы чаршы" диелгән ябык базарда алтын кибетендә эшли башлый. Соңыннан үзе дә анда алтын кибете ачып, ювелир әйберләр белән сәүдә итә. Айсылуны Төркиянең иң абруйлы "Чамлыҗа" кызлар интернат-лицеена урнаштыралар. Ул чорда бу уку йортының җитәкчеләре кырым татарлары була. Ә казан татары милләттәшебез Касыйм Байчын биредә химия дәресе укыта. Татарча да, төрекчә дә белмәгәне өчен Айсылу әүвәлге чорда шактый авырлыклар кичерә. Айсу Эринчнең хатирәләреннән бу атаклы лицейда байтак татар кызының белем алганлыгы аңлашыла. Лицейны уңышлы тәмамлаганнан соң, ул Истанбул университетының алман-инглиз телләре филологиясе бүлегенә укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач, Австрия илчелегендә, Люфтганза һаваюллары, Сименс кебек ширкәтләрдә тәрҗемәче-сәркатип булып эшли. Ире Әтһәм Эринчнең эше сәбәпле, 12 ел АКШта яшәп ала. Ике бала үстерәләр. Бүгенге көндә 4 онык тәрбияләп, кышын - Истанбулда, җәен Бодрум шәһәрләрендә яши.

Әтисе - Алманиядәге әсир татарлар тормышында әһәмиятле урын биләгән Габдрахман Шәфи Алмасның гомере озын булмый. Озакка сузылган астма һәм эмфизема авыруларына шифа таба алмый, 1954 елда дөнья куя.

Айсу Эринч "Балачагымның хикәясе: Русия, Алмания, Төркия өчпочмагында бәргәләнгән бер гаилә" китабын "Мәмләкәтем" диеп, Казанны, Татарстанны аңлатудан башлаган, әти-әнисенең нәсел-җепләре белән таныштырып дәвам иткән. Төркиядәге тормышлары, татар мохиты, милләттәш дуслары турында да искә алмый калмаган. Автор хатирәләрен лицейны бетерү көннәре белән тәмамлаган. Китап 248 биттән тора. Тышлыгын Казаков гаиләсенең фотографиясе бизи. Китап татар халкы дучар булган язмыш, мөһаҗирлек сынаулары сөйләнүе белән кызыклы булса, тарихи вакыйгаларга кагылышлы документаль мәгълүматлар китерелүе белән һәр җәмгыять өчен әһәмиятле. Авторның бу китабында "байлыкның бер айлык" булуына кат-кат инанасың. Кылган явызлыкларыңның үзеңә коточкыч бәла булып кире кайтканын күрәсең. Әсәрдә бер татар баласының балалык вә яшүсмер еллары тасвир ителгән кебек күренсә дә, анда бик күпләрнең бәхет-шатлыклы минутлары белән бергә, кара язмышы, газап-җәфалы, михнәт тулы тормышлары чагыла. Аерым гаиләләрнең генә түгел, хәтта милләтләрнең, илләрнең язмышындагы кискен борылышлар, тарих язылышы аңлатыла. Бу җәһәттән, Айсу Эринчнең "Балачагымның хикәясе: Русия, Алмания, Төркия өчпочмагында бәргәләнгән бер гаилә" китабын биографик әсәр итеп кенә бәяләү ялгыш булыр иде. Ул тарихи күзәтүләрен, тормышының кайбер әһәмиятле якларын, Andre Gide әйткәнчә, үлемнән алып калган, үткәннең эзләрен киләчәккә калдырган.

Рушания АЛТАЙ,
Истанбул
www.Tatar-Inform.ru


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013