Бүген Әдипләр: Фаяз Дунай
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фаяз Дунай


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Габделбарый Дәүләтгәрәев
Ләйлә Дәүләтова
Котдус Дәүләтшин
ФлүрәДӘҮЛӘТШИНА
Ирек Диндаров
Aлександр Долгов
Абдулла Дубин
Фаяз Дунай
Фаяз Дунай
Публицист, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре, шигъри әсәрләр авторы Фаяз Дунай (Фәсих Хәбибулла улы Хисмәтуллин) 1936 елның 15 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Алпар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәптә укыган елларында ук хезмәт юлын башлый: колхозда комбайнчы ярдәмчесе, комбайнчы, диспетчер булып эшли. Алпар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1954-1957 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый, аннары, укуын бүлеп, Мөслим, Кайбыч, Балык Бистәсе район газеталарында мөхәррирлек тәҗрибәсе туплый. Университетта укуын ул татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам итеп, 1967 елда югары белем алып чыга. 1970 елдан Фаяз Дунай—КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелешендә: балта остасы һөнәреннән башлап Төзелеш идарәсенең кадрларга техник белем бирү, оператор-диспетчер хезмәте күрсәтү бүлекләре башлыгы вазифаларын башкара, Чаллы елга портында җитәкче урыннарда эшли.
Көндәлек матбугатта Фаяз Дунай узган гасырның илленче елларыннан бирле языша. Ул — әдәби хәрәкәткә, иҗтимагый-мәдәни һәм милли яшәешкә кагылышлы җитди проблемаларны кыю күтәргән күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, тәнкыйди язмалар, эсселар, памфлет һәм фельетоннар авторы. Аның «Язмышлар дәрьясы», «Экранда күрсәк икән» кебек әдәби-тәнкыйди очерклары, «Зая гомер» памфлеты, «Иманнар какшаган дәвер», «Шаукым», «Көрәшми азатлык килми», «Ялганның киләчәге юк» кебек сәяси-публицистик мәкаләләре, Мирсәет Солтангалиев шәхесенә багышланган «Алданган пәйгамбәр» исемле күләмле эссе-мәкаләсе, КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелеше чорында шәһәр хакимиятен җитәкләгән Рәис Беляев турындагы хатирәи язмалары («Онытылмас Рәис») укучылар арасында һәм җәмәгатьчелектә киң яңгыраш табалар. Әдипнең бу төр әсәрләренең бер өлеше аның «Белеп язуга ни җитә» (1990), «Таңнарның кадерен белик» (1990) исемле җыентыкларында урын ала.
Фаяз Дунай — поэзия, драматургия, прозаның эрерәк жанрларында да үзенең каләм көчен сынап караган әдип. 1996 елда аның Чаллыда шигъри әсәрләре тупланган җыентыгы басыла («Җанымның әрнүләре»). «Сөюнең сынаулары бар» исемле драмасы исә 1987 елда ук драматургларның Бөтенсоюз семинарында белгечләрнең югары бәясен ала.
Фаяз Дунай 1994 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.
Ул 2007 елда Яр Чаллы шәһәрендә вафат була.
Ф.Дунай — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Фаяз ДУНАЙ. Изге, илаһи сыйфат ул

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Белеп язуга ни җитә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. —1006. —2700 д.
Таңнарның кадерен белик: әдәби очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 1876. —1000 д.
Җанымның әрнүләре: чәчмә, тезмә шигырьләр, драма / кереш сүз авт. Р.Хисмәтулла. — Чаллы: КамАЗ, 1995. — 176 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маннапов Ш. Бунтарь рухлы әдип // Шәһри Казан. — 1996. — 13 гыйнв.
Журналның Фаяз Дунай иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. — 2002. —№10. —59-2086.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013