Бүген Әдипләр: Абдулла Дубин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Абдулла Дубин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Габделбарый Дәүләтгәрәев
Ләйлә Дәүләтова
Котдус Дәүләтшин
ФлүрәДӘҮЛӘТШИНА
Ирек Диндаров
Aлександр Долгов
Абдулла Дубин
Абдулла Дубин

Җитмеш яшәр – атасы, Җитмеш атна – баласы


Сөйли башласа, аны бүлдереп, сораулар биреп торасы да түгел, авызыңны ачып тыңлыйсың да тыңлыйсың. Ничаклы гыйлем, көч-дәрт ташып тора бу кешедән. Сүзем журналист, крайны өйрәнүче-филокартист, раритет буклетлар авторы хаҗи Абдулла Ибраһим улы ДУБИН турында. Бу юлы да үзенә бәйле сөйләшүгә күчә алмый торабыз, ул бик тәмләп күңелен мәңге борчыган тема – тәмәкенең зыяны турында гәп куерта.

– Мине бит ул афәттән әнием – Хәдичә йолып калды, җаным. Егерме яшемнән Казанда гомер кичерәм. Ул чакта журналистлар арасында тәмәке тарту модада иде, авызыңа тәмәкене кабуга башыңа әллә нинди затлы фикерләр килә башлый, янәсе. Мин дә әкренләп шул нәрсәгә тартыла башладым. Ә безнең зур гаиләбездә (мин – ундүртенче бала) беркем тартмый иде. Бигрәк тә әнием бу гадәтне зур гөнаһка санады. Казан модасына ияреп, шулай өч-дүрт еллап мавыкканмындыр. Тәмәкене ташларга әниемнең үлеме сәбәпче булды. Аны җирләргә кайткач, кабере янына басып, беркайчан да авызыма тәмәке алмаска ант иттем. Тәмәке тартучы – үз-үзенә кул салучы кеше инде ул. О.Янковский, М.Магомаев, А.Абдуловларны сез берәр тапкыр экранда тәмәкесез күрдегезме? Ә бит нинди талантлар иде. Тәмәке тартучыны бит аны, җаным, йөрешеннән танып була: ул атламый, ә шуыша. Мәхәббәттә дә шулай пассив – җенси яктан көчсез була алар. (А.Дубин хатыныннан 34 яшькә өлкән. – Н.К.) Әле тәмәке тартучы хатын-кызны күпмедер дәрәҗәдә аклый алам, чөнки аналык инстинкты җиңеп, кайчан да булса ул бу яман гадәттән арынырга мөмкин. Ә менә ир кеше тартса, бу инде яман нәрсә. Чөнки начар орлык – начар нәсел дигән сүз. Карагыз, күпме гарип бала дөньяга килә. Яшьләр бик жәл, җаным. Аларны ни гаиләдә, ни мәктәптә тәрбияләмиләр. Ә телевидение нинди азгынлык оясына әйләнде? Лозунгларын гына күрегез сез: «Ночь твоя, добавь огня!», «Бери от жизни все!», «Не дай себе засохнуть!», «Одежда не имеет значения!» Ахырзаман галәмәтләре бу, җаным, тереләр үлеләрдән көнләшер заман килде.
– Сез үзегез дә егерме елдан артык телевидениедә эшләгән кеше, узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында иң популяр дикторларның берсе идегез. Мин ул чакта бәләкәй әле, авыл хатыннарының: «Фамилиясе ник урысныкы икән?», «Үз чәчеме икән, әллә парик киеп йөриме икән?» – дип кызыксынганнары исемдә калган. Шуннан соң кинәт кенә юкка чыктыгыз...
– Урамга чыксам, мине халык таный иде. Ярдәм сорап килүчеләр дә күп булды. Ул чакта бит бар нәрсә дә дефицит, кайсына дару юнәтергә, кайсына телефон кертергә булышырга кирәк. Сүзем үтә иде... Мәскәүдә миңа атаклы Левитан курсларында укырга туры килде. Аның сүзе бер дә исемнән чыкмый: «Русчагыз камил, саф татар исеме, славян фамилиясе – чын интернационализм үрнәге инде. Сезне Татарстанда күтәреп кенә йөртәләрдер». «Күтәрделәр», җаным, әмма минем беркемгә дә үпкәм юк.
– Егерме елдан артык телевидениедә эшләгән югары категорияле дикторның күз күрүе начарлану буенча инвалидлыктан кала тагын нинди исемнәре бар инде?
– Бернинди дә! Аның кирәге дә юк, җаным. Сезнең АКШның атказанган яки халык артисты дигән исемнәрне ишеткәнегез бармы? Юк. Кайберәүләрнең әнә катлы-катлы исемнәре бар, икеләтә, өчләтә лауреатлар – ә халык хәтерләми дә үзләрен. Аллаһ адәм баласына авырлыкны сынау өчен бирә, шуны сабырлык белән үткәрә белсәң, ул сине тагын бер баскычка күтәрә. Эшсез калганнан соң 1984 елда туган шәһәрем Әстерханга кайтып китәргә җыендым. Елга вокзалына контейнер белешергә бара идем, юлда туганым – язучы Заһид Фәйзи очрады. «Син ике ай эфирда юк, «туганың кайда», дип, миннән таптыралар. Нинди китү ди ул! Китсәң, яла ягылып кына калачак үзеңә», – дип, ул мине Казанда калырга үгетләде.
(Абдулла хаҗи кеше исемнәренә аерым бер мөнәсәбәттә. Әңгәмә барышында бүлмәгә килеп кергән хезмәткәрләребезне туктатып исемнәрен сорап куя.)
– Исемең ничек, җаным?
– Динар.
– Җиңел аралашучан, һәрчак игътибар үзәгендә, борчак шыттырырга да оста...
– Исемнәр турында сез шулкадәр күп беләсез. Бәләкәй кызыгызга да Марьяммиям дигән искиткеч гүзәл исем сайлагансыз...
– Марьяммиям – минеке, сөйкемле, ямьле дигәнне аңлата. Әле яңа гына телемә шундый гыйбарә килде: «Җитмеш яшәр – атасы, җитмеш атна – баласы». Бу безнең турыда инде. Аллаһы Тәгалә шушы кызымны аякка бастырып калдырырга тагын 12 еллап вакыт бирсә, миннән дә бәхетле кеше булмас иде.

Нәүбәһар КӘБИР
Шәһри Казан

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013