Бүген Әдипләр: Дамир Исхаков
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Дамир Исхаков

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Ибраһимов
Мартемьян Иванов
Рәүф Игъламов
Галимҗан Идриси
Кадрия Идрисова
Илтани Илялова
Мөҗип Имамов
Мидхәт Исламов
Рамил Исламов
Дамир Исхаков
Госман Исхакый
Сәгадәт Исхакый (Чагатай)
Фәрит Йосыпов
Дамир Исхаков
Дамир Исхаков (ИСХАКОВ Дамир Мәүләви улы 1952 елның 3 гыйнварында туган) — тарихчы-этнолог; күпсанлы фәнни һәм фәнни-популяр китаплар авторы. Казанда яши.

ТАТАР ЮЛЫ ТАКЫР ТҮГЕЛ...

Татарлар (гомуммилли этнонимнары – татар) Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торучы этнос. РФ кысаларында яшәүче татарларның саны 2002 елгы халык исәбе буенча 5 млн. 669,9 мең, ә бөтен дөньяда – 7 млн. 920,5 мең иде (2000нче еллар). Шуларның 4,6 млн. чамасы татарларның төп яшәү төбәкләрендә – Идел-Урал буенда. Бу регион чикләрендә иң зур төркем татарлар милли дәүләтчелек булган Татарстанда (2002 елда – 2 млн. 18,9 мең) һәм Башкортстанда (995,3 мең) тупланган. Әлегә Башкортстанда татарларның эчке үзбилгеләнү процессы төгәлләнмәгән: моның ачык күрсәткече – анда татар теленең дәүләти статусы булмау.

Ауразия кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдыручы берничә халык рәтенә керәләр. Аларның дәүләтчелек тарихлары бик бай булып, урта гасырның башлангыч чорларыннан алып аның ахырларына кадәр бара: Һун берләшмәләре, Төрки каганлык һәм аның варислары, Бөек яисә Кара диңгез буе Болгарстаны, Хәзәр каганлыгы, Идел Болгарстаны, Кимак каганлыгы һәм Кыпчак берләшмәләре, XII йөз Үзәк Азия татар дәүләтләре, Җучи Олысы, XV-XVI йөзләрдәге татар ханлыклары һәм урдалары (Казан, Касыйм, Әстерхан, Себер һәм соңгысының элгәреләре булган Төмән һәм Шибанилар ханлыклары, 1783 елга кадәр яшәгән Кырым ханлыгы, 1504 елда юкка чыккан Олуг Урда, XVII йөзнең беренче чирекләреннән соң таркалган Нугай Урдасы).

Иске язмалы халык буларак, татарлар берничә алфавит кулланган (бабаларының иң борынгы язмасы – төрки руника, Х йөздән 1927 елга кадәр – гарәп алфавиты, 1928-1939 елларда – латин графикасы, аннан соң – кирилл алфавиты), борынгы һәм гаять бай әдәби мираска ия. Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы – Кол Галинең иске татар (төрки) телдә XIII йөздә язылган «Кыйсса-и Йосыф» поэмасы. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII йөз ахырыннан) 1917 елга кадәр татарча гарәп графикасы белән 15 мең чамасы исемдә 50 млн. данә китап чыккан. 1905 елдан башлап совет чоры башланганчы Русиядә йөздән артык татар гәҗит һәм журналлары билгеле (ел саен 20 чамасы исемнәре анык билгеле булган периодик басмалар чыккан). Руслардан кала бу ил эчендә татарларныкы төсле бай мәдәни мираска башка халык ия түгел.

XIX йөзнең икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа – хәзерге заман милли әдәби тел формалаша башлый. Ул процесс 1910нчы елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Монда шуны да искәртеп китү кирәк: Русиядә революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә күчү чикләнгән санлы милләтләр өчен генә хас булган.

Башка эре этнослар кебек үк, татарлар катлаулы эчке этник структуралы. Ул милләт оешу чоры (XVIII-XX йөз башлары) вакытында барган интенсив этник процесслар нәтиҗәсе. Нәкъ менә шушы чорда элекке төбәкчелек, этносослов, конфессиональ исемнәр урынына аларда «татар» дигән уртак этноним ныгып урнаша һәм ХХ йөзнең беренче дистәләрендә ул татар милләте вәкилләренең 90 проценты чамасы өчен гомуммилли этнонимга әйләнә. Сословие һәм дин белән бәйле сәбәпләр нигезендә беркадәр аерылганлык Себер татарларының бер өлешендә (бохарлыларда), Әстерхан татарларында (карагашларда) һәм керәшен татарларында (керәшеннәр, нугайбәкләр), Урал буенда яшәүче мишәрләрнең шактый өлешендә, типтәрләрдә саклана. 1920нче елларга кадәр кайбер төбәкчелек исемнәренең (мишәр, типтәр, керәшен, бохарлы, нугайбәк, карагаш) саклануы татарларда этник консолидациянең төгәлләнеп җитмәгәнлеге белән аңлатыла.

Ләкин ХХ йөз башларына этно-милли консолидацияләнү юлында татарлар тарафыннан зур юл үтелүен инкарь итеп булмый. Әгәр дә бу мәсьәләгә гомуми анализ ясалса, түбәндәге нәтиҗә килеп чыга. Беренчедән, татарларның халык (этнографик) мәдәнияте өчен төбәкчелек үзенчәлекләре хас булса да, тулаем алганда мәдәният асылда уртак. Икенчедән, өч диалектны (көнбатыш – мишәр, урта – Казан татарлары һәм көнчыгыш – Себер татарлары) һәм беркадәр аерымрак торучы Әстерхан татарлары телен (чынлыкта бу ике тел – юрт татарлары теле – ул Идел буе татар диалектларына якын һәм нугай теле белән уртаклыклары күп булган карагашлар теле) лингвистикада бер – татар теле (татар теле комплексы) дип карау таралган. Өченчедән, татар милләте оешу чорында гомуммилли (фәндә аны «югары» мәдәният дип атыйлар) мәдәният формалашып, ул Кырым татарларыннан тыш Русиядә яшәүче барлык башка татар төркемнәре өчен уртак байлыкка әйләнә. Дәүләти дәрәҗәдә эшләүче иҗтимагый (социаль) институтлар тарафыннан барлыкка китерелүче шушы «югары» мәдәният (милли массакүләм мәгълүмат чаралары, мәктәп, фәнни оешмалар, нәшриятлар, театр һәм ансамбльләр һ.б.) татарларның милли бердәмлеген бүген дә тәэмин итә.

Татар милләте Русия кысаларында оешканлыктан, бу дәүләттә ул җирле (абориген) халыклар рәтенә керә. Кайбер очракларда Россия Федерациясендә яшәүче татар төркемнәрен диаспора дип атарга мөмкин булса да, Идел-Урал, Көнбатыш Себер төбәкләрендә яшәүчеләрне бу категориягә кертеп булмый. Шуңа күрә күп милләтле Русия Федерациясе халкы эчендә татарлар дәүләт төзүче этнос статусына бер дә икеләнмичә дәгъва итә алалар. Ил эчендә сан ягыннан икенче урынны саклап килгән очракта бу бигрәк тә ачык күренәчәк.
Казан утлары № 9, 2010

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018