Бүген Әдипләр: Харрас Әюп
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Харрас Әюп

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәнов Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Харрас Әюп

Сирәгәя дисбе төймәләре...


Дөньяга мин сине эзләп килдем.
Эзләгәнем, шөкер, табып китәм.
Шуның өчен, акылымда килеш,
“Исәр” дигән исем тагып китәм.
Дөньяга мин сине эзләп килдем.
Эзләгәнем, шөкер, табып китәм –
Үтеп чыга алмас ут икәнсең...
Үземне мин утка ягып китәм.
Дөньяга мин сине эзләп килдем.
Эзләгәнем, шөкер, табып китәм.
Соң булса да, өрфиядәй җанны
Иңнәреңә синең ябып китәм...

Дөньяга Шигъриятне эзләп килгән Харрас абый Әюпнең әлеге шигырен 2007 нче елның 5 сентябрь көнендә үз авызыннан ишетү, алай гына да түгел, тапшыру өчен диктофонга яздырып алу бәхетенә ирешкән идем мин. Шигырьне тыңлаганда һәр сүзнең мәгънәсен төшенгән күңелнең тетрәнүләрен күздән чык тамчылары тәгәрәп төшүгә сәбәпче булган иде.
Аңа кадәр дә шагыйрь белән нәшриятта очрашканыбыз хәтердә уелып талган. Кыюланып үземнең "Җанда кабынган учак”, "Назга сусау” дип исемләнгән китапларымны да бүләк иткән идем.
Ә сентябрьдә күрешкән вакытта Харрас абый миңа "Йөз яктысы" дигән китабын бүләк итеп бирде. "Әлфиягә – шагыйрәгә, иҗат уңышлары теләп, Харрас Әюп. 5.09.2007” дип язылган әлеге китап һәрвакыт минем эш өстәлемне яктыртып тора. Китапны кулга алып ачкан саен, шагыйрьнең күземә карап шигырь укуын хәтердә яңартам. Күк йөзедәй зәңгәр күзләренең саф һәм эчкерсез карашындагы, шигырьләрендәге моңы аша шагыйрь җанын таныдым дисәм дә, ялгыш булмастыр.
Шушы очрашудан соң төгәл бер ел узгач, шаулы тормышның алтын көз хакимлек иткән иртәсендә, шагыйрьнең йөгереп барган килеш Мәңгелеккә кереп китүе мине тетрәндерде. Минем өчен генә түгел, гомумән, татар милләте өчен бу зур югалту. Яр Чаллыда яшәп иҗат итүчеләрнең күңелләрендә дә ул көнне матәм көе яңгырады. Бер-бер артлы арабыздан китеп барган зур-зур шагыйрьләрнең исемнәре шигъри юлларга тезелде:

Китте Шагыйрь... Соңгы сүзен әйтеп
Өлгермичә, безнең арадан.
Тамып торган каннар туктар микән
Пәрәвезләр япкан ярадан? 
Яфрак яңгырлары озата аны 
Түрештәге моңсу зиратка, 
Күкрәкләрдән саркып сорау тама: 
“Кайсы шагыйрь хәзер чиратта?" 
Шагыйрьләрнең йөрәкләре, гүя,
Дисбе итеп җепкә тезелгән,
Наис Гамбәр, Мөдәррис һәм Зөлфәт,
Робертнын гомере өзелгән.
... Көзге иртә. Алтын сукмак буйлап
Чиксезлеккә ул кем йөгерде?!
Йөгереп китеп барды Харрас Әюп –
Утта янды Шагыйрь гомере.
Бер-бер артлы китә зур шагыйрьләр,
Ил-көн хакын хаклар кем генә?!
Сирәгәя дисбе төймәләре,
Шартламыйча йөрәк түз генә.
Йөз яктысын бүләк итеп китте...
Китте шагыйрь безнең арадан.
Язылмыйча калган шигъри юллар
Яфрак булып җилгә таралган...
Шагыйрь җаны карый алардан...

Шагыйрь Харрас Әюп Мәңгелеккә күчкәч, "Йөз яктысы" битләреннән жаныма шагыйрь карашы бага сыман. Китапка кергән шигырьләренең иң соңгысы булып урнашкан “Дөньяга мин сине эзләп килдем..." шигыренә шагыйрьнең җаны бөтенесе белән сыеп беткәндәй тоела.
Үтеп чыга алмаслык ут белән тиңләгән Шигърияттә ул үзен утка ягып, башкалар күңеленә бетмәс ялкын һәм җылылык салып китеп барды.
“Эзләгәнем, шөкер, табып китәм..." диюендә дә никадәр хаклык ярылып ята. Шигърияттә чын мәгънәсендә үзен табып киткән шагыйрьләрнең берсе булды Харрас абый. Татар илендә аның шигърият көченә сокланмаган, аннан шигъри илһам алмаган каләм иясе юктыр дисәм дә ялгышмам кебек.

Соң булса да, өрфиядәй җанны 
Иңнәреңә синең ябып китәм...
Шагыйрьнең әлеге шигъри сүзләрен минем җаным бөтенләе белән кабул итте. Исеме яңарак кына матбугатта күренә башлаган каләм иясенә үз куллары белән бүләк иткән китабында “шагыйрә” дип эндәшкән икән, димәк, ышаныч белдергән. Иңнәребезгә өрфиядәй җанын ябып киткән шагыйрь гүя: “Сез саклагыз, Шигъриятне!” – дип дәшә. Мәңгелеккә күчкән Шагыйрь рухы алдында баш иеп, ышанычы өчен рәхмәт укыйм.
Әлфия Ситдыйкова


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013