Бүген Әдипләр: Ирек Диндаров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ирек Диндаров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Габделбарый Дәүләтгәрәев
Ләйлә Дәүләтова
Котдус Дәүләтшин
ФлүрәДӘҮЛӘТШИНА
Ирек Диндаров
Aлександр Долгов
Абдулла Дубин
Фаяз Дунай
Ләйсән Дусаева
Ирек Диндаров

(1953-1999)

Ирек Гали улы Диндаров 1953нче елның 5 сентябрендә Татарстанның Октябрь районы Биккол авылында туган.

БЕЗГӘ БЕРЛӘШҮ КИРӘК

Ирек Диндаров. Әдәбият һәм матбугат сөючеләр өчен бу исем элек тә чит-ят, түгел иде. Соңгы унбиш ел буе ул Татарстан укучысын үзенең кыю мәкаләләре, кайнар парчалары, лирик хикәяләре белән сөендереп килде. Ә Чаллы төбәгендә яшәүчеләр өчен аның исеме аеруча якын. Чөнки 1989 елда нәкъ менә Ирек Диндаров шәһәрдә татар радиосын оештыручы булды, шуннан соң биш ел буе тапшыруларның баш мөхәррире булып эшләде. Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәш дәверендә, шәһәр мохитында татар хакимиятен урнаштыруда Ирек Диндаров әйдәүче төп маякларның берсе булды. Радиодагы чыгышларында ул карагруһ җанлы урыс түрәләрен дә, маңкорт татар хакимнәрен дә аямады. Ул көн саен радио аша милләт хакында искәртеп торды, татар-татар дия-дия теше төште, пошмас җанлы түрәләрне дә, вакытны да яңаклады. Шуңа күрә Ирек тыныч агымлы тормышны кулай күргән хакимнәргә ярамады. Кануннарның кырык төрле нечкәлеген сылтау итеп, бәгыренә үтеп, аны башка эшкә күчәргә мәҗбүрләделәр. Ирек матбугат мөнбәреннән югалган, тынган төсле булган иде. Ә, юк икән! Аның каурый каләме икенче юнәлешкә генә юл алган. Менә, безнең кулыбызда нинди саллы китап.
Соңгы елларда Төркиягә сәяхәт кылучылар, ай, күп булды һәм һич тынмый. Фәкать кесәсе өчен генә яшәүчеләргә ул ындыр артына чыгып керүгә дә тормый. Андый лар һаман шуннан йөге-йөге белән мөлкәт ташый, ташый, ташый... Икенче төр кавемнәр дә байтак. Татарстанда гына түгел, Чаллыда да, үзләренең депутатлык кенәгәләрен, йомшак кәнәфиләрен "мандат" итеп, ул тарафтан җилләнеп һәм "дуслык җепләре салып" кайтучы "фәкыйрьләребез" чутсыз булды. Төгәл белүемчә, "олуг" бер депутат дәүләт акчасына дүрт ел эчендә унбер тапкыр шулай Төркиягә "бөек" сәфәр кылды. Тик, кызганыч, дуслык җепләре дә күренмәде, ичмаса, алар безне сәяхәтнамәләре белән дә сөендермәделәр.
Ә Төркия турындагы я:змалар татар укучысы өчен бик тә кирәк, чөнки Казан Рәсәй итеге астына салынганнан бирле тугандаш төрек халкы белән безнең элемтәбез өзелде. Совет императорлары исә чикләрне бөтенләй чәнечкеле тимерчыбык белән урап куйлы һәм тарих китапларында Төркия турында безгә фәкать ялган гына укытты.
Чыны икенче шул. Христиан вәхшиләре мөселман дөньясын котырынып кырган чакта, бөтен төрки халыклары арасында бердәнбер булып үзенең азатлыгын саклап кала алган бөек Төркия ул! Совет китаплары алдаганча, агач сукалы түгел, ә бөтен дөньяның күзен төбәтеп тоткан данлы Троясы, 537 елда ук төзелеп сокландырган тиңдәшсез Аясуфия мәчете, диңгез өстенә кәрзин белән балчык ташып нигезләнгән шаккатыргыч Дулмабакчасы булган гүзәл Төркия ул!
Ирек Диндаров бәян иткән әлеге язма бөек төрекләр иле хакында мәгълүматларның бер өлеше генә. Анысына да рәхмәт! Укыгыз әлеге язманы, якын туганнарыбызның иле, тормышы белән ныграк танышыгыз. Ул безгә бик кирәк. Котырган Рәсәй хакимнәре бүген үз дәүләтендә тагын кан коя. Алар бу юлы чечен туганнарыбызны юк итәргә тырышалар, аларның туплары иртәгә икенче бер мөселман иле өстенә төбәлергә мөмкин. Безгә берләшү, араларны якынайту, бер-беребезне һәлакәттән йолып алу кирәк. Ирекнең китабы шушы изге юлдагы нигез ташларының берсе булсын! Амин!
Вахит ИМАМОВ, 25 гыйнвар, 1095 ел.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013