Бүген Әдипләр: Динара Зиннәтова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Динара Зиннәтова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Эльмира Закирова
Әбүзәр Зарипов
Изаил Зарипов
Рәис Зарипов
Хәмзә Зарипов
Рәмзия Зарипова
Миншәех Зәбиров
Рәшит Зәкиев
Илгизәр Зәкиев
Динара Зиннәтова
Гөлнара Зиннәтуллина
Азат Зиннуров
Алсу Зиннурова
ДиләрәЗөбәерова
Динара Зиннәтова Динара Зиннәтова 1991 елның 10 октяберендә Әлмәт шәһәрендә, үзе әйтмешли, Татарстанның “нефть башкаласы”нда туган кыз. Рус мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга кергән. Журналистика һәм социология факультетының 2 курсында белем ала. “Фикер” милли–дискуссион клубын оештыручыларның берсе, “Акчарлак”та эшли, шигырьләр һәм драма әсәрләре яза... “Татар мәдәниятенә, милләтемә нинди дә булса файда китерергә хыялланам. Тарихи истәлекләр белән, ә соңгы вакытларда япон мәдәнияте, әдәбияты белән кызыксына башладым”,– ди Динара. Интернетта «Ялкынлы» нигын йөртә. Тормышта объективлыкка омтыла, үзен материалист, ягъни “җир кешесе” дип саный.

Кем акыл сата?

Акылны кая саталар?

Аллы–гөлле белдерүләр күзлим.
"АКЧА! АКЧА!" – дигәне бар,
"Югалган этемне эзлим",
"Раскладушканы сатам",
"Чирләдеме ташбакаң?
Авырдымы сыерың?
Шәп ветеринар!" – дигән,
"Картридж заправлять итәм",
һәм башка, башка, башка...
Акылны кемнәр сата?!
Йөгерүче юл китә
Зәңгәр экран буеннан...
Сатып алыр идем акыл,
Кемдәдер ул – муеннан.
Тик нигәдер белдерүләр
Мәгънәсез шундый һаман...
Бәлки, акыл сатыладыр
Китаплар кибетендә?
Идеаль герой язмышы – 
Акыл өстәр бер көндә...
Юк инде, алай булмый ул,
Китаплар ничектер буш...
Кайсыгыз акыл сата соң?
Кирәк бары тик бер уч... 

Рифатка 

Кызларга күз кыса ул,
Комплиментка оста ул.
Әгәр аны оялтсагыз,
Шигырь күләгәләренә
Оста итеп поса ул.
Мин дә шигырь язып карыйм,
Дигән идем беркөн –
Килеп чыкты шагыйрь Рифат
Язучылар берлегенең тотып документын.

Әйдә инде, катып торма,
Эзлә кимчелекне!
Бутыйм бугай юлны,
Оныттыммы сүзне?
Артык язып ташладыммы,
Кыек караш ташладыммы,
Әшәке эчтәлегемне
Кызыл тышка тышладыммы?
Ташладыммы – тышладыммы –
Фигыль белән фигыль!
Мондый тупас хаталарга
Рифатның нечкә күңеле
Һич түзердәй түгел!

Ә син китап язгансың,
Ә син – каләм остасы...
Озын сүзнең кыскасы –
Сиңа карап, елый татфак,
Ә син хокук сайлагансың.

Ә минем ритм аксый,
Шигърем – шигырь түгел.
Монсы – шигырь, монсы – юк –
Мөһер сугу – синең шөгыль!

"Рөхсәт итче, төштә күрим сине,
Бик тә килә, иркәм, назлыйсы!"
– Рамил хәзрәт вәгазеннән соң, дус,
Мондый юллар инде язмассың!
Аең яшел никтер синең,
Дальтоник мәллә син?
Ярый инде, күпкә китте
Ахры шелтә сүзем.

Дөресен генә әйткәндә, дус,
Килгән идем сине котларга.
Килер идем, аең яшел түгел,
Хәтта зәңгәр төстә булса да!

Мәктәптәге балаларның
Әдәбият китабында
Синең сурәт булсын!
Укучылар төннәр буе
Шигырьләрең ятлый–ятлый
Синнән гарык булсын!

Теләгем шул сиңа, Рифат,
Якты юллар алда!
Алтын төскә керсен, әйдә,
Синең яшел ай да! 

Тупас лирика 

Минем сиңа хат язасым килә.
Сүзләр генә табыр идем әле,
Кай тарафка языйм? Адресың юк,
Ә конвертлар үтәкүренмәле.
Серләр ун сумлыкка сатыла,
Серләр – гайбәт хәзер...
Дәфтәремнән бер бит ертып алып,
Тутырам сүзләр шакмак юлына.
Күпме йөрде алар күңелдә,
Ничә тапкыр пышылдадым
Мин аларны ахмак төштә, кара төндә...
Шашкан хатым конверт эчендә.
Җылытам мин аны кулымда.
Хатым белән барып җитсен иде

Җылым да...

Конверт тышына ни языйм икән?
Адресың юк, кая китәчәк?
Адрес урынына шушы юлга
Ясап куям бары бер чәчәк.

Минем сиңа хат язасым килгән иде,
Ләкин конверт үтәкүренмәле.
Һәм почта тартмасы урынына
Мин кабызам ак парафин шәмне.

Хат язасы килгән иде минем.
Шакмак бите тулы ач сүзләр
Җанын моңсу кара көлгә биреп,
Әкрен үлеп, миннән көләләр. 

Яшел кар боткасы эчендә 

Җүнсез баганалар оча юлдан.
Юллар илтә тагын әллә кая.
Һәм мин, саргылт–кызыл чабатадан,
Ашыгам яшел карлар янына.
Җемелдәшеп ява яшел карлар,
Юлны себ(е)рә буран себеркесе,
Минем кызгылт–сары чабаталар
Курыкмый салкыннан, ни дисең.
Юл, яшел кар, хәтәр баганалар –
Ниндидер уен бу, ахрысы.
Башым гына берүк исән булсын!
Әй куркыта шул че–то, куркыта.
Җүнсез һава торышы хәзер күңелдә.
Яшел кар боткасын буран шәп болгата,
Баганалар оча минем тизлектә.
Әй, очыгыз әйдә, кая кирәк,
Миңа инде хәзер барыбер.
Мин бу автобуска түгел,
Рәхәтләнеп, 
Чаналарга утрыр идем әле.
Әйе...
Баганалар әкренәер иде бераз,
Карлар, бәлки, башка төскә керер иде...
Суынырлар иде чабаталар,
Буран карны нәкъ йөземә сибер иде. 

Черек помидор 

Мин берни белмим.
Чөнки миңа "Белмә!" – диделәр.
Тәрәзәдән башым тыгып
Урамны күзләгән идем –
Черек помидор ыргытып,
Күземә бирделәр.
Һәм мин белми калдым
Урамда ни барын.
Һава торышы билгесез –
Ни кияргә белмим,
Ни дияргә белмим.
Җитмәсә, черек помидор
Нәкъ күземә тиде, блин.
Җүнсез.
Ә мин элек уйлый идем
Шундый акыллы дип үземне.
Ләкин менә – Шалт!
– Һәм помидор
Назлы итеп үпте күземне.
Һәм мин ахмак икән,
Сократ кебек.
Ләкин минннән ахмаграклар да бар.
Әнә, тәрәзәдән карап тора алар.
Мә, тотыгыз берне!
Миндә дә бар черек помидорлар...) 

Телем яна 

Телем яна бүген.
Славян сүзе бик рәхимсез чага...
Тирә–якка карыйм:
Роботларга гашыйк бала–чага,
Ахмак патриотлар,
Соры җәмгыятьнең сары күге...
Ә менә минем исә
Ачы итеп, интектереп телем яна бүген.
"Короче"ларымнан,
"Да ладно"ларымнан,
"Базаришь"ларымнан...
Телем яна бүген.
Һәм көннән–көн артып бара шушы чирем.
Әй, кем тере әле анда!
Зинһар, табып кына бирегезче
Тик бер генә таблетка аспирин.... 

Токмач элик агачларга 

Тиздән кар явачак. Ура!
Әй, кыш, син ишетәсеңме әле?
Әйдә, агачларның туңган колагына
Токмач элик, кешеләр тун кисен!
Буран машиналар юлын киссен!
Салкын җилләр иссен,
Ә кешеләр өйләренә керсен!
Йон оеклар кычыттырсын табаннарын,
Җылы эзләп, кайнар торбаларга
Терәсеннәр туңган бармакларын!
Салкын булсын, әйдә уйныйбыз, кыш!
Белсен халык челлә кадерен...
Шәп иномаркалары көртләргә чумып,
Чыгарсын тракторлар үзләрен!
Әй кыш, кайда соң инде син, әйдә!
Яфраклар бит күптән саргайды.
Коелган яфракларга күмелеп,
Ничектер урамнар да тарайды...
Хәзер сине генә көтәбез – 
Мин һәм тыш.
Кил инде, кыш,
Соңламаска тырыш... 

Кисәнбикә Байсаровага

1728 нче елда көчләп чукындырылганнан соң кире мөселманлыкка кайткан һәм шушы адымы өчен патшабикә Анна Иоановна тарафыннан утта яндырылган халкымның батыр җанлы хатыны Кисәнбикә Байсаровага багышлыйм бу шигыремне.


Мин сине беләм, син – Кисәнбикә...
Хәтердә мәңге син исән бикә.
Син җиңдең кырыс тормыш упкынын,
Үзеңнән калды бары көл генә.

Син минем истә, син – миңа үрнәк,
Минем күңелдә мәңгелек терәк.
Син яндың, беттең, каберең дә юк.
Синең җан миндә, җылыта бигрәк...

Син – тере тарих, син әле дә бар.
Мин – синең шәүләң, мин – синең дәвам.
Мин – тере җавап сорауларыңа...
Мин яшим, булсаң да син үзең тәмам.

Тынычлан, җаным, ярсыма инде...
Мин – Кисәнбикә. Мин тудым, килдем...
Калдырма ялгыз, су, һава һәм җир...
Ә ялкыны тик күңелгә иңде... 

Җил эзли 

Җил эзли милли җаннарны, шакып һәрбер капкага,
Зур шәһәр йортлары пластик тәрзәләренә кага.
Бүрәнә араларыннан, кирпеч ярыкларыннан,
Җил эзли милли җаннарны шәхес кабыкларыннан.

Күтәрә урам тузанын манара үрләренә,
Тозлысын сибә тузанның кешеләр күзләренә.
Үз телендә сөйләшкәннең сыйпап китә чәчләрен,
Дәртләнеп, ачып җибәрә Кол Шәриф ишекләрен.

Югарыдан күзәтә җил халкының газизләрен,
Шунда гына күреп ала милли җаннар күзләрен.
Бүтәннәрдән аермалы – иелмәгән бу башлар –
Тибрәлеп торган байракка төбәлгән мең карашлар. 

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013