Бүген Әдипләр: Гомәр Даутов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гомәр Даутов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гомәр Даутов
Рәис Даутов
Гoмәр Даутов Мөслим районының Баланлы авылы егете Гoмәр әфәнде Даутoв балачактан ук татар әдәбиятына гашыйк. Аның өчен әдәбият фәне — серләр, табышмаклар дөньясы.
Ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм канчыгыш телләре факультетын тәмамлый. 1994 елдан Чаллы дәүләт педагогия институтында укыта. "Фән һәм мактап", "Милли мәдәният" журналларында фәнни мәкаләләре басылып тара.
Хәзерге көндә ул — доцент, филология фәннәре кандидаты — татар әдәбияты тарихы буенча курслар алып бара. Яшь галим савет әдәбияты проблемаларын да өйрәнә.
"Мәйдан" журналы, 2003, гыйнвар.

ТӘРӘЗӘ КЫЕГЫН КЕМ ТӨЗӘТЕР?

Рус әдәбиятында тирән иҗтимагый-фәлсәфи фикерләр психологизм остасы булган Ф.Достоевский иҗатында киң чагылыш таба. Ләкин аны укуы авыр, ул тормышның бары тик күңелсез якларын гына күрә кебек. Дәһшәтле буяулардан искиткеч караңгы дөнья тудыра үзенең әсәрләрендә. В.Вересаев Ф.Достоевскийны «томан, яңгыр һәм караңгылык дөньясы тудыручы оста», дип атый. Матур табигать, кояшлы көн, сәламәт тереклек аның әсәрләреннән ерак йөри, булса да гарип формада чагыла. Ни өчен? Ахрысы, Ф.Достоевский кеше психикасындагы иң яшерен почмакларны күрә, властька омтылышның сәламәт рух белән яраша алмавын тирән аңлый. Шулай да рус халкының Достоевский иҗатын кабул итәрдәй укучысы бар.

Минемчә, татар әдәбиятында дөньяны зәһәр сөрем аркылы күрүче, дәһшәтле буяулар белән сурәтләүче бер генә шагыйрь — Һади Такташ кына бар. «Кайтса кире җир өстенә: нинди дәһшәт! / Сөякләрдән таулар, каннан күлләр күрде. («Газраиллар», 1916), «Фахеш жир! Куеныңа шомлы / Еланнар ояласын иңде!» («Караңгы төннәрдә», 1916), «Хәнҗәр очлыйм, әнкәй, кискен хәнҗәр, / Синең кунагыңны суярга!» («Үтерелгән пәйгамбәр», 1918), «Балаларын исрек, / Исреп-исреп, / Нәслең черегән / Барысы тилергән!..» («Такташ үлде», 1923). Әдәбият фәнендә «Такташ үлде» (1923) шигыре белән шагыйрь моңа кадәр булган иҗат принципларыннан баш тартып, яңа заман, яңа идеология таләп иткән рельсларга күчүен игълан итә, дип аңлаталар. Ф.Бәйрәмова: «Без бүгең классика итеп, аның «пролетариат идеологиясенә чит булган» шигырьләрен өйрәнәбез», — дип яза (Бәйрәмова Ф. Мишәрнең бөек улы. Казан: «Аяз» нәшр., 2001). Ләкин шунысы бар, Такташның гади кеше, гади обыватель аңы кабул итә алмастай куркыныч сүзләре, канны катырырдай аяусыз шигъри картиналары нәкъ менә 1923 елга кадәр иҗат ителгән. Ә 1923 елдан соң аның искиткеч лирик эчтәлекле, шук, тиктормас малай-шалайнын эчке рухи дөньясын ачып бирүче, үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы, сагыш белән сугарылган «Нәни разбойник»ы (1926) («Кышкы төннең салкын күкрәгеннән / Чаналар да шаулап үттеләр, / Чаналарга салып, еллар мине / Бик еракка алып киттеләр...»), мәхәббәтнең хис-тойгылар гына түгел, ә зур җәмгыяви җаваплылык икәнен ачып биргән «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927) (Ана / Бөек исем, / Нәрсә җитә ана булуга; / Хатыннарның бөтен матурлыгы, / Бөтен күрке ана булуда...) һ.б. бик матур әсәрләре дөнья күрә.

Без бүген әдәбият фәнендә кабул ителгән рәсми карашларга ияреп һәм шул карашларны сөйләп йөрүне һөнәр иткәннәргә ияреп, тар карашлыкта гаепләүдән куркып кына классикларны «бөек» дибез (беренче чиратта, Достоевскийны, Толстойны). Акыллырак булып күренер өчен ара-тирә әсәрләреннән цитаталар китерәбез. Мин моны татарларның, милләтнең гаебе димим, мин моны татар язучыларына атап әйтәм.

Югары дәрәҗәдәге иҗтимагый фикерне тиешле дәрәҗәдә иярли алмаган әдипләрнең әдәбият мәйданына хуҗа булып яши башлавы Казан ханлыгы егылгач, әйдәп баручы катламы - морзалары - юкка чыгарылгач башлана. XVII — XVIII гасырларда язма әдәбиятыбыз дини эчтәлекле, чөнки милләтне саклап калу турыдан-туры мөселман булып калуга бәйле. XIX гасырдан дөньяви белем алуны пропагандалау алгы планга чыгарыла, алга киткән халыклар ирешкән уңышларны үзләштереп, татарлыкны саклап калып була, дип ышаналар мәгърифәтчеләребез. XX йөз башында милли үзаң үсеше күзәтелә, ләкин монда да әлеге үсеш, үз эчендәге кадимчелек белән көрәшеп, бик нык көчен югалта. 1917 елдан сон әдәбият тар идеологик кысаларга куып кертелә. Ләкин ни гаҗәп, бу чор искиткеч тирән эчтәлекле әсәрләргә гаять бай. Язмыш һәм шәхес проблемасын күтәргән «Тапшырылмаган хатлар» (Г.Кутуй), чорның кырыс үзенчәлекләрен күрсәтә алган «Тирән тамырлар» (Г.Ибраһимов), «Легион юлы», «Гает корбаны» (Ш.Усманов), татар яшәешенең гүзәл күренешләрен чагылдырган «Намус» (Г.Бәширов) әсәрләрен атау да әдәбиятның киеренке эзләнү юлы белән яшәвен күрсәтә. Хрущев «җепшеклеге», Брежнев «торгынлыгы» чорларында да сабыр-салмак стильле Ә.Еники, ярсу-экспрессив һәм бунтарь А.Гыйләҗев, йөгерек-юмор телле Ф.Хөсни, тормышчан шат рухлы М.Мәһдиев, буйсынмас, милли җанлы С.Батталлар иҗатында татар яшәешенә рухи азык таба иде.

Бүгенге әдәбият исә бик нык авыру. «Замана балалары» (Т.Галиуллин), «Ир-Мамай» (М.Әмирхан), «Ялгызак» (Р.Сибат), «Мәүлет гусар» (З.Зәйнуллин), «Кара аксөякләр» (Р.Мирхәйдәров), «Бию җене кагылган егет» (Р.Батулла) кебек әсәрләре белән куандыручы өлкән буын әдипләребез булмаса, бүген прозабызны юк, дияргә мөмкин. «Татар гомергә бер-берсен саткан», «татар гомергә таркау булган», «татар кебек көнче халык бүтән юк», «без эшли алабызмыни соң» дип сыктаучылар, әсәрләрендә күңел сафлыгы, сабырлык үрнәге итеп мич башы карчыкларын сурәтләүчеләр, армиягә киткән егетләрне йә гарипләтеп, йә үтерелгән итеп чагылдыручылар, горурлык хисе уятасы урында укучыны елатуны максат итеп куеп язучылар — үз халкына аю хезмәте күрсәтүчеләр генә. Иманым камил, менә хәзер язылачак сүзләремне редактор кисәчәк, һичьюгы үзе белеп торсын фикеремне — мондыйлар теләсә нинди түбән сүз белән аталырга да хаклы. Чаллыда чыгучы «Мәйдан» журналы редакциясенә бара алмас дәрәҗәгә җиттем инде, барган саен журнал редакторы, күп санлы тарихи романнар авторының татарны хурлап сөйләгәнен ишетеп, саруым кайнауга чыдый алмый башлыйм.

Ф.Баттал бер мәкаләсендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты начар икәнен яза да, Универсиадага әзерләнгән Казанны бизәнеп-ясанып кунак каршыларга чыккан шапшак хатын белән чагыштыра. Афәрин, Фәнзаман ага, бөтен Россия шәһәрләре арасында энҗе кебек ялтырап утырган башкалабызның тырнагы астыннан да кер табарлык үткен тәнкыйди акылыгыз бар икән. Бу уңайдан бер мәзәк искә төшә. Казармага генерал килер алдыннан бөтен җирне юып тазарталар. Генерал исә, килеп кергән уңайга бер карават янына туктый да, иелеп, эчке тимерен бармак белән сыпыра һәм, табигый ки, бармак битенә тузан ияреп чыга.

— Как это называется? — ди генерал үрә катып торган сержантка.

- Свинья всегда грязи найдет, - дип җаваплый тапкыр егет.

Яшь, фикерле, кыю-кыю язмалары белән танылып килүче Р.Мөхәммәтшин да Универсиаданың кирәкле шәй булуына шик белдерә. Бары тик Россиянең спорт министры гына — бөтенләй чит, урыс кешесе — соклана безнең шундый зур эшне ерып чыга алуыбызга: «Республика җитәкчелеге, әгәр проектның 50 процентын федераль бюджет күгәрсә, һичшиксез, аны гамәлгә ашыра! Теләсә нинди проектны - спортка кагылсынмы ул, фермаларгамы. Ә башка төбәкләр берәр проектны гамәлгә ашыру өчен үзләренең 5 тиен акчасына 90 сум сорый. Минем янда бер губернатор булган иде, ул берничә миллиард сумлык проект тәкъдим итте. Мин әйтәм: «Бик шәп, мин сине хуплыйм. Күпме акча кирәк иңде?» Ә ул «90 процентын бир», — ди. Яки киресенчә... Нәрсәдер төзи башлыйлар, мин финанслыйм, ә аннан алар эш барышында үзгәрешләр кертергә тотына. 500 меңлек проект миллиард сумлыкка әверелә дә куя. Казанда алай түгел. Монда беркем дә өстәп акча сорамады» («Алабуга нуры», 2013, 19 июль).

Конкрет кешене күрсәтеп, аерым әдипнең иҗатындагы җитешсезлекләрне атарга кирәк булса, тәнкыйтьчеләр ләм-мим, чөнки фамилиясе аталган кеше үпкәләргә мөмкин бит. Ә аңа йомышың төшеп куйса? Менә бу «денем өчен түгел, көнем өчен яшәү», дип атала. Бу - куркыныч, афәткә алып бара торган яшәү. Моны аң асты (подсознание) белән аңлыйлар язучылар. Тәнкыйть кирәген дә таныйлар, үзләрен кыю, халык гаме белән яшәүчеләр итеп тә күрсәтәселәре килә. Шуңа күрә иң отышлы адымга баралар — аерым шәхесне атамыйча гына тәнкыйть итеп була торган гомум күренешләргә бәйләнәләр. И батыр булып тоелалардыр инде үзләренә республика төзелешләрен, татарның куркаклыгын, таркаулыгын сүккәндә!

Зиннур абый Мансуров әйтмешли, дөньяда гел «негатив» кына күрәм бугай мин. Кемгәдер шулай да тоелырга мөмкин. Юк, Аллага шөкер, әдәбият мәйданын чүп-чар басса да, уңышларыбыз да юк түгел. Алдарак, өлкән буын, дип атап үткәннәрнең кайберләреңә тукталасым килә. М.Әмирхановның «Ир-Мамай» әсәре автор тарафыннан «тарихи бәян» дип тәкъдим ителә. Татар тарихында үзенчәлекле урын тоткан шәхес образына мөрәҗәгать итүе әйбәт, күркәм гамәл. Гомумән, тарихи темага мөрәҗәгать итү иҗтимагый фикер яралгысы булуга ишарә. Ләкин... ләкин яралгы яралгы гына булып кала, үстерелми. Бердән, Мамайның ил гаме белән яшәүче образ булып формалашып бетүен хатыны Толымбикә белән ике арадагы төче мөнәсәбәтләрне бик төче итеп, күпләп-күпләп сурәтләү боза. Иҗтимагый ан - ул күңелсез әйбер, ул акылны психик саташу чигенә җиткереп, киеренкеләтеп яшәтә торган нәрсә. Дөнья тар һәм аңа хуҗа булырга теләүчеләр күп һәм акыллы. Монда Толымбикә белән «Мамуг та Мысык» дип, бер-береңә тәтәйләнеп утырышып кына җиңеп булмый. Язма башында телгә алынган Достоевский һәм Такташ — шунын ачык мисалы. Дөньяның кара, алдаучан ягын күрә белгәннәр генә дөнья белән идарә итә ала. Аннан соң, көн саен кеше башлары тәгәрәвен күргән, җир тетрәтеп яшәргә күнеккән, меңәрләгән ирләрнең берсүзсез буйсынып, артыннан иярүләрен максат итеп куйган Мамайның сентиментальлеге ышандырмый. Монда күпкә тирәнрәк рухи кичерешләр, аң эшчәнлегенең кара, күңелсез, вакыты белән кешелексез якларын күрергә һәм ачарга кирәк. Әллә ил тотуның нәрсә икәнен оныткан татар язучыларынын башы юкамы боларга?

Икенчедән, тарихи дөреслеккә тугры калам дип, вакыйгаларны объектив тасвирларга омтылу, татар сугышчылары белән горурлык уятуга китерми. «Изге ялган» дигән төшенчәгә хезмәт итәргә чакырмыйм, ләкин әсәргә татарларның өстен булган, җиңеп чыккан моментларын күбрәк кертергә була бит инде, мәсәлән, Чәлүби белән Пересветнын бергә-бер сугышуын. Белмим ничек, монысы язучы проблемасы, әмма Чәлүбинен игътибарсызлыгы, бәлки артык үзенә ышануы аркасында, очраклы һәм шуңа күрә фаҗигале ничьяга тәмамланган орыш итеп сурәтләргә була иде бит!

Шулай да Т.Галиуллинның «Замана балалары» («К.У», 2013, № 7-8) исемендәге истәлекләре кайбер ирләрдә ил тоту гаменең томан рәвешендә булса да яшәвен күрсәтә. Автор укучыга үткәндәге тормыш тәҗрибәсен җиткерә һәм — «Йә, Хода!» - татар тәнкыйтендә күптән онытылган, әмма ачы дару кебек кирәк булган адымга, аерым шәхесләрнең конкрет исем-фамилияләрен атау юлына баса. Татар мохитендә нинди куркыныч күренеш икәнен беләм бит мин моның! Бу бит, ничә исем атыйсын, шуның хәтле дошман җыясың, дигән сүз. Тәлгат аганың «Замана балалары»нда әнә шул йокы сүрәсен ертырга омтылыш, кабатлап әйтәм, омтылыш бар. Әгәр шушы исемдә 1993 елда чыккан истәлекләрендә аерым шәхесләрнең исемнәре үзгәртелеп бирелгән булса, хәзергеләрендә — ничек бар шулай. Шунысы бар, әдип үзе күреп белгән, үзе дәрәҗәсендә, ягъни үзенә яхшы таныш булган эшчәнлеккә һәм кешеләргә генә кискен бәясен чыгара. Әйтик, Көнчыгыш телләр бүлеген аерып чыгарып, институт итеп оештыруда «армый-талмый» хезмәт иткән Җәмил Зәйнуллиннын директор кәнәфиен биләгәч тә татар факультетына, ягъни татар мәнфәгатьләренә арка белән борылуын ачыктан-ачык әйтергә җөрьәт итә. Чөнки безнең халык әле милләт белән диннең икесе ике нәрсә булуын һәм гарәп телендә сөйләшкән һәр кемсәнен татар җанлы булмавын аңлап бетерми.

Т.Галиуллин тормышта да оптимистик рухлы кеше, иҗатында да шулай булып кала. Яшәү белән үлем арасына китергән авыру белән көрәшүен ярым елмаеп хикәяли. Тормышка мондый матур омтылышның үрнәген Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ендә генә күрергә мөмкин. Күпләр авыр халәтне тасвирлаганда мавыгып китеп, чаманы оныталар, укый-укый күңелләр болгана башлый. «Замана балалары» «Казан утлары»нда чыгып озак та үтмәде, миңа Казанга барырга туры килде. Башкала җәмәгатьчелеге «дерт» иткән дисәм, артыграк булыр, ул әле беренче төртүдән үк уянырлык түгел, ләкин мактау-мактану исереклегеннән иләсләнгән күзләрен ачып, берни аңышмыйча гына, як-ягына карана башлаган иде. «Тукта әле, ни булды? дигән сорау иде сымак аның карашы - бик рәхәт яши идек бит әле. Үзеңнең бөеклегең турында - бармы ул, юкмы, анысы икенче мәсьәлә — өзлексез ишетеп торудан, юбилейларда яңгыр урынына яуган ялагай сүзләрдән кем туя инде? Күрәсен, туючылар, тынычлыкны бозарга тырышучылар бардыр. Гасырлар дәвамында изсәләр дә, кырсалар да, татарның сау-сәламәт күзәнәкләре, дәүләтчелек рухы, иҗтимагый аң яралгысы кайдадыр, кемдәдер сакланып калырга тиештер бит инде. Язучы, гомумән, макталырга тиеш түгел. Макталса бетә ул, сүнә, оеп йокыга китә. Буа суы тынчый, аккан су гына яши. Ә иҗат кичәләрендә, бенефисларда әдипләр, шагыйрьләр күпме мәдхия ишетә. Милләт, тел бетү алдында, ә без (сез) мәҗлесләрдә ләззәт алабыз (аласыз). Чын мәгънәсендә «Пир во время чумы!»

Әлбәттә, Т.Галиуллинның вакыйгаларны җиңелчә юмор белән сурәтләве укучыны ияртеп алып керүгә, мавыгып укуга ярдәм итсә дә, олы тәҗрибәле аксакалдан, классиктан, әдәбият галименнән без иҗтимагый яшәешкә айның икенче ягына караган анализ да көтәргә, көтәргә генә түгел, таләп итәргә дә хаклыбыз һәм, барыбыз да татарлар буларак, моңа хокукыбыз да бар. Кем соң, Тәлгат, Марат, Зәки агайлар да язмаса, кем сон язар, Достоевский, Толстой, Шолоховлар рухында, заман-чорга бәяне? Татар күптән мохтаҗ инде моңа. Ил гаме белән, интим хисләр, сөю-сөелү, ир-ат, хатын-кыз мәхәббәте белән түгел, ил гаме белән психик саташу дәрәҗәсенә җиткән геройнын рухи дөньясын ачкан әсәргә мохтаҗ татар әдәбияты.

А.Хәлим мескен образларны үзәккә алып тасвирлавы белән, минем карашымча, бик үк дөрес булмаса да — чын язучы, рухы белән әдип. Я.Шафиков - иҗат темасы белән чын язучы... Шайтан алгыры, хуплаганнарым барысы да Чаллы җирлегеннән булып чыга, Казаннан да бер-икене әйтергә иде, ләкин кемне? Әнкәйләр җырчысынмы, мәхәббәт шагыйренме, З.Зәйнуллиннымы? Әмма Зәки абый да Казанны ташлап китте. Такташ сүзләре искә төшә: «Казан! Фахеш шәһәр!» Әйе, гадәттә, эшсез, гайбәтче хатыннар җыелышып бер-берсен макташалар. Дөрес, арттан ияләре үзләре күренмәгәндә исемнәрен эттән алып, эткә дә сала. Йорт салган ирләр исә, читтән карап, тәрәзә кыегының кайсы ягы дөрес утыртылмаганын бер-берсенә күрсәтә, киңәш бирә, бер-берсен төзәтә.
Казан утлары № 11, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013