Бүген Әдипләр: Нәби Дәүли
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәби Дәүли


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Чыңгыз Дагҗы
Зөфәр Дәүләтов
Нәби Дәүли
Нәби Дәүли

(1910-1988)

Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстанның Әлки районы) Мәүләшә (Иске Камка) авылында Хәсән Миңлебаев исемле ярлы крестьян семьясында туган. Нәбиуллага сабый чактаң ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә: дүрт яшендә чагында аның әтисе үлә, ә әнисе, Ставрополь (Төньяк Кавказ) якларында батраклыкта йөргән Хәйрулла Дәүләтшин дигән кешегә янә кияүгә чыгып, өч баласы белән шул якларга күченеп китә. Берникадәр вакыттан соң үги әти белән әни кеше, авылдагы йорт-җирне сатып килү нияте белән, яңадан туган авылларына кайталар. Шунда Нәбиулланың әнисе дә кинәт вафат була, ә үги әти ятим балалар янына кире әйләнеп килми. Шулай итеп Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгыз торып кала.
1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәренә килеп балалар колониясенә эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары «Красный Октябрь» заводы каршындагы ФЗӨ мәктәбендә укый. Бераздан ул Донбасска китә һәм Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводында тимерчелек һөнәренә өйрәнеп, цехта эшли башлый. Бер үк вакытта ФЗӨ мәктәбендә укуын да дәвам иттерә.
1928 елда Н. Дәүли Әстерхан шәһәренә совет-партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Ләкин укуы озакка бармый, ул яңадан Донбасска кайта һәм мартен цехында шлакчы булып эшли. Шушы елларда ул Донбасста татар шахтерлары өчен чыгарыла торган «Пролетар» газетасында языша башлый: хәбәрләр, шигырьләр, очерклар бастыра. Соңга таба ул үзе дә шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм армия хезмәтенә алынганчы шунда эшли.
1931—1933 елларда Винница шәһәрендәге полк мәктәбен тәмамлаганнан соң, Н. Дәүли старшина чинында Кызыл Армиянең Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
1935 елда Н. Дәүли Казанга килә һәм Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан республика яшьләр газетасы «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу — Нәби Дәүлинең әдәбиятка ныклап аяк басу һәм шагыйрь буларак эзләнү-формалашу еллары. 1937—1941 елларда аның дүрт шигырь җыентыгы басылып чыга («Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь»). Үзенең лирик шигырьләрендә шагыйрь, шул чор поэзиясенә хас романтик пафос белән, яшь совет кешесенең туган илгә һәм тормышка мәхәббәтен, күтәренке рухын һәм иҗади хезмәт шатлыгын гәүдәләндерергә омтыла. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк, 1941 елның 26 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа озак сугышырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләгә.
1942 елның яз башында аны, бүтән әсирләр белән бергә, Германиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы лагерьларда газап чигә. 1945 елның апрелендә, совет гаскәрләре Магдебургка якынлашып килгәндә, Н. Дәүли берничә иптәше белән лагерьдан кача һәм, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушыла. Сугышның соңгы айларында ул Совет Армиясе сафында солдат хез мәтен дәвам иттерә.
1945 елның декабрендә Н. Дәүли Казанга кайта һәм 1956 елга кадәр шәһәрнең төрле художество мастерскойларында художник-бизәүче булып эшли 1956 елдан ул язучы-профессионал сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Нәби Дәүлинең сугыштан соңгы чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге һәм з манга аваздаш ачык гражданлык пафосына сугарылган булуы белән үзенчә Җир язмышы, җирнең бүгенгесе, киләчәге өчен борчылу, тынычлык, к өчен көрәш, шул юлда корбан булганнарга дан җырлау, гади хезмәт кешесенең бөеклеген һәм акылын биеккә күтәрү, тормышта очрый торган һәртөрле житешсезлекләргә, гаделсезлекләргә карата килешмәүчәнлек һәм, ниһаять, халыкара сугыш кабызучыларны, кеше гомерен талап яшәүче тираннарны фаш итү — менә болар әдипнең бу чор иҗатындагы төп тематик эчтәлекне тәшкил итә. Бу темалар аның күп санлы лирик, публицистик, сатирик шигырьләрендә, балладаларында, мәсәлләрендә, шигъри парчаларында, «Берлинда окоп» (1956), «Авыл дәфтәре» (1954—1967) кебек күләмле поэмаларында һәм прозасында чагылыш таба. Әдипнең проза әсәрләреннән «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) исемле романы укучылар арасында аеруча популярлык казана. Автобиографик материалларга һәм сугыш чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләп язылган бу документаль әсәрләр совет кешеләренең теләсә нинди авыр сынаулар кичкәндә дә көчле рухлы булып калуларын раславы һәм конкрет материал җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятле.
Нәби, Дәүли курчак театры өчен пьесалар, хәзерге тормышның төрле мәсьәләләрен яктырткан публицистик мәкаләләр, кечкенә күләмле проза әсәрләре—хикәя, нәсер, юмореска, фельетон, истәлек язмалары авторы буларак та укучыларга таныш.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Нәби Дәүли «Почет Билгесе» ордены (1980) һәм Татарстан Верховный Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Н. Дәүли—1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018