Бүген Әдипләр: Җәүдәт Дәрзаман
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Җәүдәт Дәрзаман


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Давыдов
Әкрам Даутов
Рузидә Даутова
Батыргәрәй Дәүләтбаев
Фәнәвис Дәүләтбаев
Илмира Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
Нурия Дәүләтголова
Җәүдәт Дәрзаман
Җәүдәт Дәрзаман Җәүдәт Дәрзаман (Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов) 1945 елның 13 октябрендә Татарстан АССРның хәзерге Лениногорск районы Сугышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туган. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбия-ты бүлегенә укырга керә. Шул ук елны Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәтен төгәлләп. кайтканнан сон, 1967 елдан башлап, ул янә университетта укуын дәвам иттерә һәм аны 1972 елда тәмамлап чыга. 1971 елдан бирле Татарстан радиотапшырулар комитетында редактор булып эшли. Ул 1979 елдан КПСС члены.
Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре әүвәл Лениногорск район газетасында басыла. 1961 елда язучы Җәвад Тәрҗемановның сүз башы белән «Яшь ленинчы» газетасында шигырьләр циклы басылып чыга, 1964 елда исә бг;р төркем шигырьләре «Җырчы чишмә» исемле коллектив җыентыкта дөнья у.урә. Җитмешенче еллардан башлап Җәүдәт Дәрзаман бары тик балалар эчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр» исемле әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклы иҗат итә, һәм 1979 елда Ленинградның «Мелодия» фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара. 1981 елда цикл ноталы басма рәвешендә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.
Шагыйрьнең аерым шигырьләре һәм «Төнге маҗара» исемле әкияте рус теленә дә тәрҗемә ителгән.
Җәүдәт Дәрзаман— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Ирбатыр: (Әкиятләр).—Казан: Таткитнәшр., 1975.—32 б. 9000.
Солдат булдым: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 32 б. 9000. Р ец.: Г а б и д и Ә. Сокланулар метаморфозасы.— Татарстан яшьләре, 1978, 30 май.
Төнге маҗара: Әкият-поэма.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—30 б., ил. 10000. Рец.: Мөхәммәдиев Р.— Казан утлары, 1981, № 6, 176 б.
Гөлназ мәктәпкә бара: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 48 б., ил. 10000. Рец.; Б ә д р е т д и н о в И. Елмайтырлык та, уйлатырлык та.— Соц. Татарстан, 1983, 29 ект.; Бәшәров Р. Балаларга яңа китап.— Казан утлары, 1983, № 12, 155—157 б.; Га би ди Ә. Дөньяга могъҗиза аша карап.—Татарстан яшьләре, 1983, 29 дек.
Безнең әлифба: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1985.—15 б., ил. 43000.
Ночное приключение: Сказка-поэма (Пер. с татар. Р. Кутуя.— Казань: Таткнигоиздат. 1980.—30 с., ил. 50000.

Аның турында

Фәнзаман Баттал. Егетлекнең бер баскычы
Әмир Мәхмүдов. Чын тормышта кайный шагыйрь уе...
Камалов Б. Чын күңелдән.— Татарстан яшьләре, 1976, 28 окт. Җәүдәт Дәрзаманов: (Безнең сафка).—Казан утлары, 1983, № 9, 188 б.
©"Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013