Бүген Әдипләр: Данис Гәрәев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Данис Гәрәев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Данис Гәрәев
Данис Махмутович Гараев - журналист. Родился в Казани в 1983 г., татарин, мусульманин. В 2005 г. закончил исторический факультет КГУ, после окончания поступил в аспирантуру (заочное отделение) исторического факультета. В 2008 году закончил магистратуру факультета политических наук и социологии Европейского университета в Санкт-Петербурге (получил степень магистра социологии университета Хельсинки). Бывший редактор ИА "Ислам-инфо". Совладелец туристической компании (Казань). Преподаватель КФУ (кафедра прикладной политологии (отделение PR)), редактор информационного портала «ZurKazan-Большая Казань», ответственный редактор исламоведческого журнала «Минбар» и информационного сайта «Ислам-портал».

http://www.muslimblog.ru

Муллаларга сәясәткә түгел, хәйрия эшенә биреләсе!

Дини темага Интернет тулы мәкалә, әмма аларның 70-80 проценты оригиналь түгел, кабатланган-күчерелгән язмалар. Дини вәзгыятькә кагылышлы җитди, аңлап язылган аналитик материал Пәрәвездә үзе бер яңалыкка әйләнә башлады.


Күпләр атна башында журналист Данис Гәрәевнең “Ислам-портал” сайтында дөнья күргән мәкаләсен шундый яңалык буларак кабул итте. Язма шактый кискен һәм игътибарны җәлеп итә торган сүзләрдән башлана: “PR теле белән әйтсәк, “традицион ислам” брендын алга чыгару һәм аны популярлаштыруда күренеп торган проблемалар бар”. Шуннан соң автор бер-бер артлы әлеге проблемаларны санап чыга. Без бу аналитик мәкаләдә яңгыраган фикерләрне Intertat.ru укучылары өчен татар теленә тәрҗемә итеп, тезисларда бирергә булдык.

Хәзерге вакытта безнең илдә “традицион ислам” проекты концептуаль яктан һәм, иң мөһиме, практикада шактый җитди проблемалар кичерә. Россиядә, аерым алганда Татарстанда, “традицион ислам” кризисы турында сөйләгәндә, аның сәбәпләрен бу проектны тормышка ашырыр өчен ясалган беренче адымнардан эзләргә кирәктер. Әлегә бу термин үзе “концепт” түгел, ә нәкъ менә “бренд” булып кына кала. Шуңа күрә аның киң  таралуына комачаулаган проблемаларны күрсәтергә тырышырмын.

«Традицион ислам» турында 1990 елларда күп сөйли башладылар.  Төрле авторлар аны төрлечә аңлатырга тырышты: кайбер идеологлар өчен «традицион (яки татар) ислам» җәдитчелек мирасы иде, икенчеләр исә аның тамырларын җәдитчеләргә каршы булган кадыймчеләрдән эзләде. Дин өлкәсеннән тулысынча хәбәрдар булмаганнар «традицион ислам» идеалы итеп совет заманындагы яшәү рәвешен (“бабайлар исламы” дип аталганны) кабул итте.

Берьяктан, “традицион ислам” терминын аныклауда аңлашылмаучанлык бар. Икенчедән, бу брендны пропагандалаган затлар арасында ислам өлкәсендә билгесез кешеләр, хәтта Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче ялган экспертлар, исламга һәм татарларга каршы  торган журналистлар булуы аңа бик зур зыян китерде.

Традиционализмны руслар һәм православиедәгеләрнең милли-дини хисләре белән уйнаучы, бик үк ышаныч тудырмаган сәясәтчеләр һәм журналистлар яклый икән, «традицион ислама»га карата (бигрәк тә яшь мөселманнар арасында) шик уяну гаҗәпләндерми. Шулай итеп, “традицион ислам” проектын алга сөрүчеләрнең Россиядә танылган булмаулары өстенә, аларны ислам дошманнары, “яңа чукындыру конторасы” әгъзалары дип саныйлар. Моны тасфирлаучы бер мисал. Ике ел элек Казанда узган “түгәрәк өстәл”дә “традицион ислам”ны яклаучы билгеле политтехнологларның берсе, көтелмәгәндә, сәләфиләргә каршы торырлык бердән-бер альтернатива традицион ислам түгел, ә православие дип ачыктан-ачык белдерде. Үзеннән-үзе сорау туа: ә без нәрсә өчен көрәшәбез?!

“Традицион ислам”ны яклаучы идеологлар арасында кайбер популяр, дәрәҗәле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр булуы да хәлне яхшыртмый. (Мәкаләдә шулай ук башка проблемалар барлыгы күрсәтелә. Әйтик, автор “традицион ислам”ның тамыры җәдитчелектә дә, кадимчелектә дип уйлаучылар белән килешми).

Дәүләт Советының чираттан тыш утырышында Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры, “евроислам”ның төп идеологы Рафаэль Хәкимов үзенең чыгышында “традицион ислам” дигән җәдитчелекне үзенчә күзаллавын аңлатты. Әмма бу фикерне мәрхүм Вәлиулла Якупов бик каты тәнкыйтьли иде. Ул соңгы елларда бу мәсьәлә буенча Хәкимовка каршы булды, чөнки “евроислам”ның киләчәген күрмәде. Ә революциягә кадәрге кадимчелекне нигез итеп санады. Хәтта ул кадимчелекне һәм җәдитчелекне шартлы бүленеш дип уйлый иде. Әлеге ике фикернең берсе тарихи нигезне билгеләүдә өстенлек алуына карамастан, бүгенге көндә аларның икесе дә Россия мөселманнарының ихтыяҗын канәгатьләндерми. “Традицион ислам”да ( “евроислам”да)  җәдитчелекне күргәннәрнең күбесе дөньяга исламча карашны икенчел урынга калдырып, европача фикерли. Ә кадимчеләр революциягә кадәрге ислам вәзгыятен, ягъни Россиядә ислам икенче сортлы дин буларак каралган вакытны кайтармакчылар.

Без икенең берсен сайлый алабыз: я җәдитчелекне алга сөрүче дөньяви ирекле фикер йөртүче милләтчеләрне, я тарихи авылча мәхәлләне. Тегесе дә, монысы да бүгенге заман шәһәр мөселманнарына якын була алмый.

“Традицион ислам”ның өченче проблемасы буларак белемле дин белгечләрен әзерләү мәсьәләсе күтәрелә. Бу уңайдан, минемчә, революциягә кадәр тупланган татар дин әһелләре мирасын торгызу да хәлне коткармас. Чөнки Муса Бигиев, Риза Фәхретдин, Зәйнулла Рәсүлов, Утыз Имәни, Исмәгыйль Гаспринский, Ишми Ишан, Мәрҗани карашлары бер бөтен дип карау беркатлылык. Аларның мирасын популярлаштыру тагын да күбрәк буталчык өстәр дип куркам.

Танылган вәгазьчеләрне һәм дин әһелләрен әзерләү проблемасын Россиядәге ислам мәгарифе системасы үз өстенә алырга тиеш. Әмма бүгенге көндә ул әле барлыкка килү стадиясендә генә. Аңа абитуриентлар өчен дөньяви уку йортлары белән ярышырга туры килә. Бу көндәшлектә Россия ислам мәгариф системасы (әгәр Россиянең үзәк өлеше  турында әйтсәк) әлегә оттыра. Замана дин әһелләре дөньяви да, дини дә белемгә ия булырга тиеш. Россиядә дини белем алуны мәҗбүри рәвештә чит илләрдәге ислам үзәкләрендә уку белән үреп алып барырга. Татар ислам традициясе буенча, революциягә кадәр татарлар, җирлек мәдрәсәләрен тәмамлагач, белем эстәргә Каһирә, Бохара, Истамбулга һәм башка җирләргә киткәннәр. Гомумән, мөселман илләре буйлап даими рәвештә гыйлем эстәп йөргәннәр. Бу гадәти күренеш булган һәм Россия империясендә татар дин әһелләре үсеш алуын шуның белән аңлатырга мөмкин дә.

Безнең илдә ислам голәмәсенә радикал һәм деструктив йогынтыны ничек үзгәртергә мөмкин соң? Әлеге сорауга җавап: “Төп максат – көндәшлеккә ия булырдай, бүгенге заманга туры килгән һәм дәүләт белән хезмәттәшлек итүче мөселманнар голәмәсе барлыкка килергә тиеш. Бер яктан ул бүгенге заман таләпләренә, яшьләргә туры килергә тиеш. Киләчәк кенә түгел, бүгенге көн инде белемле яшьләр кулында. Икенче яктан, ул ислам нигезләрен шик астына алырга, аңа икенче сорт итеп карарга тиеш түгел.

Традицион булмаган дини юнәлешләр таралуда яшьләрне гаепләргә ярамый. 1990 елларда милли зыялылар һәм дин әһелләре тарафыннан яшьләр өчен нинди альтернатива бар иде соң? Без бүген Россия ислам мәгарифен үстерергә, татар мөслманнары мирасын торгызырга дип сөйлибез. Инде боларны сөйләп кенә түгел, 20 ел элек үк эшләп куярга  кирәк иде. Ул вакытта моның кирәклеген аңламадылармы, чыганаклар табылмадымы? Ә нигә алайса хәзер яшьләрне типкәләргә?

Бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә “йомшак көч” принцыбын кулланырга кирәк. Бу сүзләрне әйткәндә, теге яки бу проектны тормышка ашыруда кешеләрнең үз ихтыярлары белән катнашулары күз алдында тотыла. Ягъни, дәүләт тарафыннан максатчан рәвештә, бик зур зирәклек белән мөселман яшьләре энергиясен дөрес тарафка юнәлтү турында сүз бара. (Автор тарафыннан бу юнәлеш басымны киметү һәм дини эшчәнлекне конкрет социаль мәсьәләләрне чишү итеп карала.) Минем фикеремчә, рәсми һәм рәсми булмаган ислам оешмаларының эшчәнлеген социаль яктан файдалы юнәлешкә үзгәртергә кирәк. Социаль яктан файдалы эшчәнлек дигәндә, инвалидларга, ятимнәргә ярдәм итүдән башлап, шәһәрне яшелләндерү кебек эшләр дә күзаллана. Мәчетләргә һәм мөселман үзәкләренә билгеле бер өлкәгә кагылышлы социаль эшчәнлек беркетелергә тиеш. Бу уңайдан, күзләре күрмәүчеләргә даими ярдәм итү үзәгенә өйләнгән “Сөләйман” мәчетен мисал итеп китерергә була.  

Хәзерге вакытта «традицион ислам»ның эчтәлеген аңлау актуаль түгел – дәүләт һәм дини җәмгыятьләрнең нинди мөнәсәбәте традицион һәм шулай ук нәтиҗәле икәнне белергә кирәк. Иң яхшысы, Россия дәүләте һәм аның мөселман халыклары белән мөнәсәбәте тарихыннан билгеле булганча, түбән катлауга үз-үзен үстерү өчен ирек бирү. XVIII гасыр ахыры һәм XX гасыр башында менә шушындый мөнәсбәт тормышка ашырылган. Һәм шул чорда татарлар арасында хәзер без горурлана торган, танылган дин белгечләре, галимнәр барлыкка килә. Нәкъ менә шул вакытта Идел буенда яшәүче мөселманнар арасында радикаллар булмый. Әлбәттә, ул вакытта да империядә “татар исламы” үсешеннән канәгать түгел, реакцион миссионерлар проектын тормышка ашырырга теләгән көчләр булган. Алдан күрүчәнлеккә сәләтсез һәм тар карашлы көчләр татарларның исламча тормышын җимерергә, татарларны Россия дәүләте белән талаштырырга, чираттагы репрессияләрне оештырырга тырышканнар. Тарих барысын да үз урынына куйды, без хәзер гаепләүләр (мәсәлән, пантюркизм турындагы миф) нигезсез булуын беләбез.

Рәсми нәзарәт, үз уставы (Үзәк Россиядә: хәнәфи мәзхәбе һәм матуриди гакыйдәсе) нигезендә ислам институтлары: мәдрәсә, университет һәм мәчетләр үсеше өчен дини бөтенлекне булдырып , шулай ук, бүгенге заманга туры килгән һәм кызыксыну уята торган концепция булдырырга тиеш. Әлеге концепция барлык мөселманнарны берләштерер иде.


Мәкаләнең чыганагы биредә

www.Intertat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013