Бүген Әдипләр: Чыңгыз Дагҗы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Чыңгыз Дагҗы


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Чыңгыз Дагҗы
Чыңгыз Дагҗы
(1919-2011)

Кырым татарларының халыкара танылган язучысы Чыңгыз Дагҗы вафат

Ул әсәрләрен төрекчә язган бердәнбер кырым язучысы буларак беленә. Ч.Дагҗы - романнар, мемуарлар һәм хикәяләрдән торган 25 китап авторы. Араларында гарәпчә һәм русчага тәрҗемә ителгәннәре дә бар. Беренче ике романы 1956 елда Истанбулда басылган. Аның берсе - "Куркыныч еллар", икенчесе "Илен югалткан адәм" дип атала. Чыңгыз Дагҗының әсәрләре күбрәк үз тормышын, кырым татарларының михнәтле яшәешен чагылдыра. Геройлары - мохитындагы кешеләр. Романнарында реализм белән лиризм бергә үрелгән. Укучыны әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр сагыну-сагыш, ямансулау, моңсулану кебек хисләр озата бара.

Язучы 1919 елда Кырымның Гурзуф бистәсендә дөньяга килгән, балачагы һәм яшүсмер чоры Кызылташта узган. Мәктәпне тәмамлагач, әдәбиятка булган мәхәббәте аны кырым педагогия институтына укырга китерә. 1941 елда икенче курс студенты булган вакытта, Алмания Советлар Берлегенә каршы сугыш ача һәм ул фронтка алына. Күп тә үтми, бернинди әзерлексез һәм коралсыз ут эченә кертелгән яшь солдат Украинада алманнарга әсир төшә. Алман концлагерьларында мең төрле газап чигеп, үлемнәрдән котылып, иреккә кавышкач, берничә ел Алманиядә яшәп ала. Шул чорда ул Регина исемле поляк кызы белән тормыш корып җибәрә. 1946 елда гаиләсе белән бергә Англиягә күченеп китә. Инглиз илендә ул озак еллар кафе-ресторан эшләтеп, лаеклы ялга чыга.

Мәктәп елларында ук татарча шигырьләр яза башлаган Чыңгыз Дагҗы гомер буе каләмен кулыннан төшерми. Туган илен сагыну, халкына булган тирән мәхәббәт, милләте язмышы өчен борчылу хисләре аны әдәби әсәрләр язарга этәрә. Төркия халкы аның әсәрләре аша кырым татарларының тарихы, тәкъдире, гореф-гадәтләре, яшәеш рәвеше белән таныша. Аның әсәрләре аркылы сугышның нинди афәтләр китергәнен, кешеләр, милләтләр язмышына ничек тәэсир иткәнлеген аңлый. Аның романнары аша төрекләр II Бөтендөнья сугышының чын йөзен таный, сугыш ачкан яраларның авыртуын тоя. Шунлыктан, Төркиягә аяк басып, укучылары белән күзгә-күз бер мәртәбә очрашмаса да, китапларының рекламалары ясалмаса да, әдәби тәнкыйтьчеләрнең күз уңында булмаса да, әсәрләре яратылып укыла. Чыңгыз Дагҗының төрек әдәбиятының иң көчле каләм иясе булуын беркем инкарь итә алмый. Төркиядә 1998 елда аның тормышы һәм әсәрләре турында фәнни хезмәт язылып, мәдәният һәм туризм министрлыгы тарафыннан нәшер ителде. Галим Иса Коҗакаплан Чыңгыз Дагҗы һәм аның иҗаты белән бәйле 3 китап бастырды. Күптән түгел Төркия дәүләт телевидениесе каналында әлеге язучы турында документаль фильм күрсәтелде. Аны Төркиядә туып-үскән кырым татары, атаклы продюсер Зафәр Каратай әзерләде.

Аяныч ки, күренекле кырым татар язучысына 22 яшендә аерылган туган илен бер тапкыр да кайтып күрү насыйп булмый. Аның үлем хәбәрен ишетү белән, Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу Әнкарадагы кырым татарлары җәмгыятенә шалтыратып, мәгълүмат алды һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.

Озакка сузылган авырудан соң, 23 сентябрь көнне 92 яшендә дөньяга күзләрен йомган Чыңгыз Дагҗының җәсәден бердәнбер кызы Арзу-Урсула Ислам дине йолалары буенча Лондондагы мөселман зиратына җирләргә планлаштырган булса да, күп санлы милләттәшләренең теләген искә алып, Кырымда күмәргә ризалык биргән. Үзе дә кырым татары булган Төркия тышкы эшләр министры Ә.Давутоглу бу фикерне хуплап, Төркия дәүләте буларак, язучының җәсәден туган иленә кайтарту буенча ярдәм итәргә әзер булуларын, хәтта бу эш буенча дипломатларына вазифа йөкләгәнлеген белдерде. Төрек министры язучының җеназа мәрасименә катнашырга теләге барлыгын да бәян итте.

www.Tatar-Inform.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013