Бүген Әдипләр: Дамир Шәйхетдин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Дамир Шәйхетдин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Мансур Шаһимәрдәнов
Шамил Шәйдуллин
Дамир Шәйхетдин
Резеда Шәрипова
Дамир Шәйхетдин
Дамир Шәйхетдин 1977 елның 1 гыйнварында туган. Казан дәүләт университетының журналистика һәм сциалогия факултетында укыган.
НӘҮМИЗЛӘР (пьеса, ике пәрдәле фаҗига) авторы.

Имәндә икән чикләвек

Бу турыда күп сөйләнелде һәм күп язылды. Шуңа карамастан, мәсьәлә актуальлеген җуймады. Моның сәбәбе катнаш никахларның саны арта баруында гына түгел, ә милли үзаңы нәфси хистән югарырак булган кешеләрнең бетмәвендәдер.
Ни өчен кеше рухи-мәдәни асылы белән тәңгәл килмәгән һәм бөтенләй чит кавем вәкиле белән үзенең тормышын бәйли һәм, шулай итеп, буыннан-буынга әманәт булып килгән бабалары гадәтен өзә?.. Иң башта катнаш никах күренешенең төрле сәбәпләрен әйтеп узыйк: гаиләдә милли тәрбия булмау яки гаилә тәрбиясе барышында милләт аерымлыгының тәгаенләнмәве, гаиләдә милли үзенчәлекнең дини-йолави үзенчәлектән түбәнрәк куелуы, гаиләдә һәм формалашкан даирәдә кечкенәдән үк милли мохит нигезе салынмавы, тәрбия-мәгариф системасында нәтиҗәле милли тәрбия чараларының булмавы һ.б.
Катнаш никах милләткә, кешелек дөньясы өчен нәрсә белән зыянлы соң?
Мәгълүм булганча, төрле раса, ә тагын да төгәлрәк әйтсәк, төрле милләт вәкилләренең катнашыннан туган кешеләр фәндә «метис» дип атала. Һәр милләттә диярлек төрле өлештә метислар бар. Бер милләттә алар күбрәк, икенчесендә – әзрәк. Ләкин бөтен милләтләрдә дә барлык метислар өчен уртак бер дәрәҗә бар: алар милли җәмгыятькә үтеп керә алмый һәм дәрәҗәле катлаулар югарылыгына үсә алмый. Рухи яктан тотрыксыз һәм кыйбласыз булуга карамастан, беренче буын метислар тормышның социаль хәрәкәтендә бик тырыш булулары белән үзенчәлекле. Киләсе буыннарда метисларның яңа, күпчелек вакытта тискәре сыйфатлары пәйда була. Алар арасында еш кына аерым төр авырулар киң таралыш ала.
Кайбер белгечләр әйтүенчә, тискәре рухи һәм социаль күренешләрнең шактыеның артында катнаш никахтан туган кешеләр яки аларның токымнары тора. Әйтик, төрле секталарга юлыгу, төрле җинаятьчелек, яңа төр авырулар, СПИД, наркоманлыкның һәм башка шуның ише күренешләрнең нәкъ менә шушы даирәдә зур күләмдә булуы шуны әйтә. Бу төр кешеләр акчага кызыгып сугышка ялланучылар арасында да күп очрый. Гомумән, өстенлекле катламнар, үз максатларына ирешкәндә, метисларны еш кына корбан итеп куллана. Чаллының билгеле Эдуард Таһирҗанов җинаятьчел төркемен һәм аның язмышын моңа мисал итеп китерергә була…
«Татар урыс белән электән үк катышкан инде ул», дигән сүзне күпләрнең ишеткәне бардыр. Бу уйлап әйтелгән сүз түгел, әлбәттә. Шуны аңларга кирәк, татар халкы әле Икенче бөтендөнья сугышы елларыннан соң гына урыс телен белә башлый. Берсе урыс телен белмәгән, икенчесе татар телен белмәгән ике милләт кешесе берничек тә уртак гаилә корып яши алмый. Шуңа күрә татар-урыс катнаш никахлары нәкъ сугыштан соңгы елларда, бәлки әле тагын да соңрак корыла башлаган дисәк, дөреслеккә туры килер. Һәм шул вакыттан бирле берничә буын кеше барлыкка килде. Нәтиҗә булып без бүген ана телен, милли кыйммәтләрне белми торган, мал-байлыкка «күзе тонган» аерым бер катламны күрә алабыз.
Әйтергә кирәк, катнаш никах күренешенең куркынычы ана телен белмәүче һәм җинаятьчел буын барлыкка килүдә түгел, чөнки телгә өйрәтеп, җинаятьчене төрмәгә ябып була, ә чын куркыныч – милләтнең нәсел информациясе буыннан-буынга күчмәүдә, ягъни калебсезләр барлыкка килүдә.
Әлеге нәтиҗәмне дәлилләү өчен, сынау уздырырга булдым, гәрчә ул галимнәр тарафыннан инде күптәннән исбатланган булса да.
Ботаника һәм зоологиядә «метис» төшенчәсенә якын булган «гибрид» дигән төшенчә бар. Гибрид – төрле генетик типтагы формаларны кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән организм. Гибридлаштыруның максаты үсемлекнең теге яки бу уңышлы сыйфатларын (уңыш, баллы булуы, сакланыш вакыты һ.б.) тагын да арттыру.
Шуны белә торып мин бакчабызга махсус гибрид сортыннан карбыз утырттым. Теплицага түгел, ачык җиргә. Җирен ашламадым. Бөтен тәрбиям шул булды: карбыз өлгереп җитешсен өчен, сабакта бер-икесен генә калдырдым һәм су сиптем.
Сентябрь аенда уңыш җыйганда минем карбызның иң зурысы унике литр су сыйдырышлы чиләктән зуррак иде. Эче кып-кызыл, үзе искиткеч нык баллы.
Шул карбызларның иң зурысының орлыгын җыеп алып, киләсе язда тагын утырттым. Нәтиҗә озак көттермәде: барлык үсентеләр ярты җәй сап-сары кысыр чәчәктә булды. Ичмасам, бер карбыз булсын, юк!
Метис белән гибридның аермасы шунда, беренчесендә «баба», ягъни нәсел информациясе буыннан-буынга җуелып бетә, икенчесе исә үзенең нәселен дәвам иттерергә бөтенләй сәләтле түгел, ягъни аны гомере бер буын.
Биология фәненнән параллель рәвештә этнология теленә күчерсәк, метислар «химера»га әверелә. Этнолог-галим Л.Гумилев химераны болай шәрехли: химера янәшәсендә булган этник үзенчәлекле бер суперэтноска да (милләткә дип укыйк) бәйләнмәгән. Системасызлык өстенлек итә, зәвыксызлык, мәгънәсез тормыш алып бара. Ягъни химера – милләтләр арасыннан төшеп калган кавем. Милләттән аермалы буларак, ул кыска гомерле. Нормаль этнос эчендә яшәгәндә химера үзен яман шеш кебек тота, ягъни аның хәл-кодрәтен юкка чыгарып бетерә.
Башка милләт кешесе белән никах корган өчен, кеше үзе гаепле, үзе җаваплы дигән фикер яши. Болай дип әйтү дөрес микән? Ул кешене бит ата-анасы, җәмгыять үзе тәрбияләгән…
http://beznen.ru/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013