Бүген Әдипләр: Диниc ИСЛАМОВ
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Диниc ИСЛАМОВ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айрат Ибраһим
Габдрәшит Ибраһимов
Эльвира Ибраһимова-Мотавалова
Павел Иванов
Дамир Идиятуллин
Рафис Измайлов
Илдус Илдарханов
Рәмзи Илялов
Әлфия Иксанова
Фәрит Имамов
Диниc ИСЛАМОВ
Эльвира Исламова (Гәрәева)
Венера Исрафилова
Рәзилә Исрафилова
Сәрия Исхакова
Гаяз Исхакый
Дилә Йосыпова
Динис Исламов
Исламов Денис Фатхеевич родился 15 декабря 1921 года в деревне Новомусино Уфимского уезда Уфимской губернии.
В 1939 году окончил годичные учительские курсы[1]. В 1940 году работал учителем в Таймасовской средней школе Кумертауского района Башкирской АССР.
Участвовал в Великой Отечественной войне. Был награждён орденами Красного Знамени, Отечественной войны 1-й и 2-й степеней, Красной Звезды.
С 1947 года работал в газете «Кызыл тан», а с 1950 года в должности ответственного секретаря — в газете «Красное знамя». В 1952 г. во второй раз был призван в армию.
В 1951—1955 гг. с перерывом работал специальным корреспондентом газеты «Совет Башкортостаны».

Үз иленең үги баласы

Мин Динис Исламов белән Уфада чыга торган "Кызыл таң" редакцияснeдә очраштым. 1951 елның чуак көзе иде. Мин яңа гына эшкә алынган идем, ә ул инде эшли - авыл хуҗалыгы бүлегегнең әдәби хезмәткәре. Мин килеп кергәндә, ул урындыкка тубыкланган хәлдә, өстәлгә капланып, тәмәке пошкырта-пошкыта, ашыгып нидер яза иде. Дулкынлы чем-кара чәчләре хуҗасын тыңламый - бармаклары белән артка тарап тора, алар һаман күзенә төшә. Ул танышу белән, бик күптәнге дусына эндәшкән кебек, азрак тотлыгып:
- Хәзер, мыек, нономерга материал бирәм дә, аннан сине ю-юарбыз, - диде.
"Юу"ның мәгънәсен башлап шунда аңладым. Мине ике көн "юдылар", ә өченче көнне эшкә соңлап килгән өчен беренче шелтәмне алдым. "Шешә артында башланган дуслык кыска гомерле була" дисәләр дә, Ходай тәгаләгә мең шөкер, безнең дуслык бик озын гомерле булды һем әле дә дәвам итә шикелле, чөнки күңелем Диниенең үлгәненә һаман ышанмый.
Ул миннән җиде яшькә өлкән иде. Ләкин мондый зур аерма безгә егерме елдан артык тигез хокуклы дуслар булырга комачауламады: мин аңа һәрчак, үземнең туган абыем итеп, ихтирам белән карадым, ә ул миңа беркайчан да үзеннән кече яшьтәге бала-чага итеп карамады. Ә ул бит инде минем белән танышканда Бөек Ватан сугышы ветераны иде: Донбасс өчен алышларда, Днепрны кичеп чыгуда, Одессаны азат итүдә, Днестр плацдармын алуда, данлы Белоруссия операциясендә, Польшаны коткаруда, ниһаять, фашизм оясы Берлинны штурмлауда катнашкан, түшенә анты сугышчан орден һәм уннан артык медаль тагып кайткан капитан иде. Ул гына да түгел, беренче шигырьләр шәлкемен "Октябрь" (хәзерге "Агыйдел") журналында күренекле язучы Баязит Бикбайның сүз башы белән бастырып чыгарган яшь шагыйрь, беренче хикәяләре гәзит-журнал битләрендә еш күренеп торган өметле прозаик та иде. Ләкин аның бу өстенлекләре безнең дуслыкка тырнак очы тиклем дә күләгә төшермәде.
1951 елдан башлап соңгы сулышынача - 1973 елның апреленә кадәр - аның бөтен иҗат гомере күз алдында үтте: "Беренче көн" дигән тәүге хикәяләр җыентыгыннан алып язылып бетмәгән "Көньяк кояшы" романына кадәр барысы да. Чөнки мин аның барлык әсәрләренең дә диярлек кулъязма чагында ук беренче укучысы була торган идем. Беренче мактау сүзләрен дә, беренче тәнкыйть-киңәш сүзләрен дә әйтергә туры килде. Бәхәсләшеп тә, тиргәшеп та ала идек. Гомумән, безнең арада бәхәс өзелмәде. Шунсыз иҗат буламыни?!
Бәхәсләрнең иң зурысы Башкортстанда яшәүче татарлар мәсьәләсе иде. Бу турыда сүз куерта башласак, Динис еш кына төшенке тавыш белән:
- Күпме генә лы-лыгырдасак та, без үз ту-туган илебезнең Баш-Башкортстанның үги балалары инде, - дип кыстырырга ярата иде. Аннары: - Үгилекнең на-начар яклары булган кебек, ях-яхшы ягы да бар: бары тик әй-әйбәт язарга гына кирәк, чөнки начар язсак, гафу да юк, аяу да юк, - дип йомгаклап куяр.
Динис белән минем янга Нәҗиб Асанбаев, Әсхәт Мирзаһитов кебек дуслар да килеп кушылса, бу мәсьәлә тирәсендәге бәхәс тагын да ныграк дөрләп китә иде.
Динис - тумышы белән Чишмә районыннан, чатнап торган татар егете, мин - төньяктан, Тәтешле ягыннан, күренекле татар мәгърифәтчесе һәм шагыйре Гали Чокрый затыннан, Нәҗиб Асанбаев (Николай Васильевич) - Бакалы керәшене, Явыз Иван патша корбаны, Әсхәт Мирзаһитов исә башкортның ни икәнен әле генә белә башлаган Кандра тарафыннан.
Менә шушы һәркайсы үзенчә талантлы татар балалары, үз ихтыяҗларына каршы килеп, тарихи шартларга буйсынып, башкорт әдәбиятына хезмәт итәләр, шул әдәбиятның вәкиле, "башкорт язучысы" булып йөриләр, рәсми урыннарда үзләренчә сөйләшергә, чыгыш ясарга хаклары юк, китапларын да, Динис әйтмешли, "койрык куеп" чыгаралар. Нигә? Бәхәс куерта торган сораулар бигрәк күп шул.
Безнең Башкортстан республикасыннан да аңлаешсыз һәм бәхәсле ил бөтен дөньяда юктыр ул! Чөнки, уйлап карагыз, республикада яшәүче халыкның урыслардан кала күпчелеге - бер миллион ярымы - татар булуга карамастан, башкортлар аннан күпкә азрак булса да, ул ни өчендер Башкортстан дип атала. Шундый гаделсез декретка "дөньядагы иң гадел кеше" Ленин кул куйган бит әле! Озакламый 75 ел тула, Башкортстанда яшәүче миллион ярым татар башка совет халыкларына бирелгән ярым-йорты хокукларның да бик күбесеннән мәхрүм булып яшәде һәм яши. Татарларны үз ана телендә укытуны кыстылар һәм кысалар, хатта татар мәктәпләрен башкортчага әйләндерделәр һәм бу эшне әле дә бөтенләй туктатылган дип булмый. Радиодан һәм телевидениедән татарча тапшырулар һәм концертлар булмады һәм әле дә юк дәрәҗәсендә. Татар театры һәм филормониясе белән дә шул ук хәл. Башкорт язучылар берлеге бар, ә татарныкы - юк, хәтта секциясен дә оештырмадылар. Башкортча китап чыгарырга ярый, ә татарча - ярамый! Нигә шулай? Нигә әле без шуңа түзеп ятабыз. Казанга китмибез?
Һәм без бервакыт дүртәүләп - Динис, Нәҗиб, Әсхәт һәм мин КПССның Башкортстан өлкә комитеты башлыгы Зия Нуриев янына үтеп кердек. Таләбебез кыска һәм катгый: безнең китапларны татарча чыгарсыннар, әгәр чыгармасалар, Казанга китәбез!
Ул һәрберебезгә сынаулы карап чыкты да, шаярып әйтмәгәнне аңлады булса кирәк, телефонга үрелде, нәшрият директорын сорады.
- Бездә татарча китаплар чыкмыймыни? Чыгарырга кирәк! Кәгазен дә, кадрларны да табыгыз! Чыгарыгыз!
Һәм таптылар, чыгардылар: шул ук елны Зәйнәп Биишеваның, Мостай Кәримнең, Ибраһим Абдуллинның татарча китаплары чыкты. Тик безнең дүртебезнекенә чират җитмәде - нәшриятта татар китабы чыгару туктатылды, чөнки Зия Нуриев бездән китте. Ә без китә алмадык, үги булып һаман Уфабызда калдык, китапларыбызны һаман шул "койрык куеп" башкортча чыгаруны дәвам иттек, итәбез...
Ахырда инде, әгәр без дә Казанга китсәк, Башкортстанда яшәүче миллион ярым татар халкына хыянәт итү була, дип, үз-үзебезне кысыр юаныч белән юаттык. Ләкин бу юаныч безне әлеге икеләтә - урыска һәм башкортка хезмәт итүдән коткара алмый. Бу мәсьәлә моннан күп еллар элек бәхәсле булган кебек, әле дә бик бәхәсле һәм әле дә үзенең чишелешен көтә.
Динис Исламовның иҗат мирасы зур: өч роман - "Юмарт җир", "Мәскәү юлы" һәм тәмамланып бетмәгән "Көньяк кояшы", повестьлар - "Кызлар", "Өч очрашу", "Гөлбәдәр юлы", "Еллар тавышы", "Сагышлы мәхәббәт", "Минем якташым..." һәм архивыннан табылган, әле беркайда да басылмаган "Үткән гомер - аккан су" повесте. Боларның һәрберсе диярлек республиканың иң югары әдәби бүләге - Салават Юлаев исемендәге премиягә лаек, әгәр авторы башкорт булса. Ләкин Динис Исламов кебек үги балага андый бүләк тәтемәде. Аның каравы ул - әдәбиятны яратучы халыкның рәсми булмаган лауреаты.
Диниснең үзе исән чагында егермегә якын китабы чыкты, ләкин берсе дә үзенең туган телендә түгел - башкорт һәм урыс телләрендә, хәтта кайбер әсәрләренең чех, венгр, болгар, алман телләрендә дә чыкканы бар, тик татар телендә генә юк. Ә аның үз китапларын үз туган телендә бик күрәсе килә иде. Берничә мәртәбә кулъязмаларын Казанга җибәрергә омтылып та карады, нишләптер кулы җитмәде. Шулай калды да калды. Бу - Башкортстанда туган һәм яшәүче татар язучыларының каһәрле ачы язмышы. Шундый язмышлыларны ничек инде үги бала димисең?! Һәм мондый үгиләр бер Динис кенә түгел - күпләр! Күпчелекнең үги булуы үзе бер гаҗәп аяныч!
Әнгам Атнабаев


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018