Бүген Әдипләр: Гали Чокрый
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гали Чокрый


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рефат Чайлак
Фәния Чанышева
Төхфәт Ченәкәй
Гали Чокрый
Рамил Чурагул
Гали Чокрый
"Ч" хәрефенә язмалар

(1826-1889)

Гали Чокрый (Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков) 1826 елның 15 июнендә элекке Уфа губернасы Бөре өязе Тәтешле волосте Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Атасы Габдессалих, хәлле сословиедән чыккан укымышлы мулла булып, ишанч лык эшләреннән тыш, игенчелек һәм умартачылык белән дә шөгыльләнә. Улы Галине дә ул бик яшьли уку-язуга һәм үзе белгән һөнәрләргә өйрәтә:

Янә өч-дүрт яшемдә күп укытды һәр нә мәтлуб ул,
Иман-әбҗәд китабындин күп хифызга алдырып сәрпай!, —

ди шагыйрь.
Г. Чокрый Бөре һәм Минзәлә өязләрендә төрле мәдрәсәләрдә белем ала. 1849 елда шул заманда атаклы саналган Эстәр-лебаш мәдрәсәсенә килә. Анда шагыйрь, Шәмсетдин Зәки белән, шәкертләр укыта. Яшүсмер чагында ук Гали бик хәтерле, тапкыр булуы, оста укый-яза белүе, чаялыгы-шуклыгы белән аерылып тора. Шигырь язуын ул унҗиде яшендә Танып авылы мәдрәсәсендәге хәлфәсенә һәм 1843 елда вафат булган әнисе Гөлбаһарга багышланган мәрсияләре белән башлап җибәрә.
Сәләтле егет белемен тагын да тирәнәйтү турында хыяллана: Китәр булдым чыкып илдән укырга, Гыйлем эстәп кайтыем дип Чокырга, Г. Чокрый озакламый Бохарага китә, әмма, әтисенең вафат булу хәбәрен ишетеп, авылына әйләнеп кайта...
Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре заманының мәшһүр кешеләрен, мәгариф эшлеклеләрен, ишан-муллаларны, байларны олылауга, ата-анасына, туганнарына багышланган. Борынгы Болгар, Казан, Уфа, ел фасыллары турында язылган шигырьләре аерым урын алып тора. Дини гадәтләр, дин кануннары, хаҗга бару турында язылган әсәрләрендә дә кызыклы күзәтүләр, заманы өчен актуаль яңгырашлы фикерләр очрый.
Г. Чокрыйның 1883 елда Казанда басылган «Шәмгыз-зыя» («Шәм нуры») китабы тулысынча диярлек заманның руханиларына, мәгариф эшлеклеләренә багышланган мәдхия һәм мәрсияләрдән тора.
Казан дәүләт университеты китапханәсендә бу китапның тулырак кулъязма варианты саклана. Кереш өлешеннән әлеге китап тагын да күләмлерәк «Әгъламел-һади» («Туры юлга күндерүче җитәкчеләр») җыентыгыннан сайлап төзелгәнлеге ачыклана. Бу җыентыкка «Нәҗмез-зыя» («Йолдызлар нуры») дип исем бирергә мөмкин булыр иде. Монда искә алынган «мәз-күр кемсәләр» — галәмдәге якты йолдызлар, ди автор. Алар—хикмәт, акыл, юл эзләүчеләр өчен «йолдыз кеби Һадилардыр». Җыентыкның азагында шагыйрь, «Шәмгыз-зыя» китабында «егермеләп галиме гамилнең исемнәре вә егермеләп мәкамате мөбарәкәнең исемнәре яд улынгандыр», дип яза. «Укучыларга һәм тыңлаучыларга нөзүлер-рәхмәткә сәбәп булса иде», дип теләген белдерә.
Җыентык 1859 елда вафат булган дамелла Габдулла Мәчкәрәвигә багышланган шигъри циклдан башлана. Автор иң элек Г. Мәчкәрәвинең нәселен — чыгышын мактый, мәрхүмнең үлеменә кайгысын белдерә. Бу югалтуның никадәр зур булуын, исбатлау өчен, Г. Чокрый дамелланың тормыш юлын тасвирлый, игелекле эшләрен санап китә, халык арасында казанган шөһрәте турында сөйли. Әсәрне сагышлы истәлек белән тәмамлый.
Икенче бүлектә, шул ук тәртиптә диярлек, мәгариф эшлеклесе, дамелла Гали Түнтәринең игелекле эшләрен зурлый. Китапта Галиәхмәт Яңа Бистәви, Шаһи, Кәрим, Сәлах кебек Казан муллаларына, кайнатасы Җәлалетдин ишанга, мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилевкә дә мәдех җырлана.
Мондый әсәрләрне Г. Чокрыйның башка китапларында һәм кулъязма җыентыкларында да табарга мөмкин. Мәсәлән, «Әгъламел-һади» әсәренең икенче кисәге «Зәүкыл-ләбиб»тә («Акыллылар зәвегы») автор болгар-татар укымышлыларының эшләрен олылый, юлбашчы аксакалларны мактый, Өршәк елгасы буеннан Җәгъфәр Болгарига, Каргалыдан Вәлиди хәзрәткә, Такталачык авылы Рәхмәтулла карыйга, Оры авылы Хәбибулла хәзрәткә, Габдулла Кизләвигә, Яңа Әлмәт авылы Габделҗаббар карыйга багышлап шигырьләр яза.
Укучыларга бу җыентыктан мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилевкә багышланган мәдхия таныш, чөнки ул әдәбият тарихы китапларында һәм дәреслекләрдә Г. Чокрыйның реакцион карашта торуын исбат итү өчен мисал итеп еш китерелгән. Бер яктан, чыннан да, шагыйрь мөфтине күккә чөеп мактый:

Әүвәл үзе бер боярдыр,
малы-милке бихисаб,
Мөслиминә кул-канаттыр
Хаҗи мирза Тәфкилев.
Дәүләте чук, хөрмәте чук —
илдә-көндә бер кеше,
Йөз-мең ирдән мәшһүр улды
Хаҗи мирза Тәфкилев.

Күренгәнчә, мәдхиянең башлангыч өлешендә автор мөфтинең байлыгына, эре җирбиләүче бояр булуына, ягъни адресатның күңелен күтәрердәй сыйфатларына туктала. Шул ук вакытта Г. Чокрый, күз йомып булса да, булмаганны бар итеп күрсәтергә тели, мөфтинең «бөтен мөселманнарга кул-канат», «йөз-мең ирдән мәшһүр» булуын, чиксез хөрмәт яулавын яза. Башка мәдхияләрендә мәгърифәтче Г. Чокрый шәхесләрне байлык өчен түгел, гыйлемлек, фидакярлек, тугрылык, мәрхәмәтлелек — кыскасы, кешеләргә игелекле булулары өчен мактый. Бу мәдхияне ул нинди максат белән язган? Әсәрнең азагында моңа җавап бар: мөфти Г. Чокрыйга мулла булу өчен указ биргән икән; ихтимал, көндәш муллалар белән туктаусыз низаг вакытында шундый мәдхия язып, ул Тәфкилевне үз ягына каратырга да теләгәндер, һәрхәлдә поэзия тарихында шундый максат белән язылган ода һәм мәдхияләр байтак. Акмулла да, үзен Троицк төрмәсеннән азат итүне үтенеп, Петербург чиновнигына шундый рухтагы мәдхия җырларга мәҗбүр булган.
Мәсьәләнең башка ягы да бар. Мөфтинең байлыгын, абруен әйтеп үткәч, автор аның кешелек сыйфатларын зурлый башлый. Аныңча, мөфти — гаҗәп мәрхәмәтле, көне-төне мөселманнар турында кайгыртучы, тырыш зат. Ул хәтта «голәмадан һич ришвәт алмый»., Монда инде шагыйрь үзе күрергә теләгән идеаль затны сурәтләүгә керешә. Рус поэзиясендәге Ломоносов, Державин одаларында да шул ук хәл: авторлар, теләкләрен тормышка ашыру өчен, патшаларда булмаган сыйфатларны бар итеп, аларны прогресс яклы, фән-культураны алга илтүче шәхесләр итеп сурәтлиләр. Г. Чокрый мәдхиясе дә, традицион рухтагы мактау шигыре булу белән бергә, мәгърифәтчелек әдәбиятына хас үзенчәлеккә ия. Автор героен идеаллаштырып сурәтли, кешеләрдә үзе күрергә теләгән сыйфатларны әлеге затkа бирә. Диния нәзарәтендә белемле, киң карашлы, гадел, тырыш, кайгыртучан, кешеләрдән ришвәт алмый торган, дингә чын күңелдән бирелгән мөфтине күрергә тели ул.
Мәдхиядә «бояр» сүзеннән башка конкрет бер деталь, тормышчан сурәт табуы кыен. Г. Чокрый тарафыннан язылган <башка «заказ» мәдхия-мәрсияләргә дә бу бик хас: купшы бизәкләр, традицион тәгъбирләр, ясалма пафос көчле. Әмма аларында тормышчан детальләр күп табыла, автор үзе яхшы белгән шәхесләрне, персонажларны сурәтләүдә реалистик предметлылык бар. Аларында ул хәтта натуралистик ялангачлыктан да читләшми. Остазы Харис ишанның атасы Нигъмәтулла хәзрәткә багышланган мәрсиядә мондый детальләр аеруча күп. Шагыйрь югары бәяне мәрхүмнең кешеләр өчен кылган изге эшенә карап бирә:

Акар чишмәне тарлардан, төзеп сәнгать ничә кярдан,
Китерде дарына; һәр ан колер саф су биля әүсах.
Фәкыйрь, мескин, гариб, тәлаб яранилә җиран әхбаб —
Бары андыйн булыр сераб, китәрер калбсдән әүсах.

(Агар чишмәне таулардан ничә һөнәр ярдәмендә
Китерде йортына; һәрчак саф, тонык су килеп тора.
Фәкыйрь, мескен, гарип, мохтаҗ дус-иш —
Бары аннан су ала, күңелләрен сафландыра.)

Урамга ямь биреп, чылтырап аккан чишмә суы — үзе үп тормыштан алынган реалистик күренеш. Нигъмәтулланы автор изгеләр изгесе ди, аның күңелен изгелек чыганагы дип атьш. Монда да Г. Чокрый үз иҗат манерасына тугры булып кала, яңалыклы шигырендә традициягә нык иярә; мәрсияне күтәренке отильдә, гарәп, фарсы сүзләрен күп кертеп, вакыйга һәм күренешләрне бермә-бер көчәйтеп, романтик буяуларны мул кулланып иҗат итә. Бу исә татар поэзиясендә тотрыклы традицияләре, формалары булган жанрларда яңалык бөреләре ачыла рашлауны күрсәтә.
һ. Салихов, Г. Кандалый иҗатларында чагылып киткән сыйнфый изү күренешләрен Г. Чокрый әсәрләрендә табу кыен. Шагыйрьнең антитезалары «яхшы — яман», «белемле — надан» кебек кискен куела. Аның симпатиясе тулысы белән кешеләргә хезмәт итүче, мәгърифәт нуры чәчүче шәхесләр ягында. Мәсәлән, Ш. Зәкине зурлап ул:

Үзе әгъма заһир күзгә,
Басирдыр фәһме һәр йөзгә,
Хәкимдер һәм фәсыйх сүздә...

(Үзе дөм сукыр күзгә,
Күңел күзе һәр йөзне күрә,
Галим һәм остадыр сүздә...) —
дип яза. Шагыйрьнең мондый карашлары бигрәк тә Ш. Мәрҗа» нигә багышланган мәдхиясендә ачык чагыла:

Чөнанча сахибе шөһрәт, Шиһабетдин гали фикрәт,
Укыптыр чук фөнүн, хикмәт, Һадиләр кем безем саздыр...
Языптыр күп рисаилне, ачып төрлүк мәсаилне,
Хафиздыр күп дәлаилне, Һадилар кем безем саздыр.

(Шөһрәт һәм бөек фикер иясе Шиһабетдин,
Күп фәннәр, хикмәтләр укып, безне дөрес юлга салучы,
Күп мәкаләләр язып, төрле мәсьәләләр ачып,
Күп дәлилләрне белүче, безне дөрес юлга салучы.)

Замандашлары К. Насыйри, X, Әмирханов кебек, Г, Чокрый халыкка мәгърифәт, белем тарату нияте белән, күп төрле мәгълүмат туплаган календарь төзи, аны «Гөрраи галия вә миръателәһиллә» («Бөек календарь һәм халыкның көзгесе») дип атый. Әмма бастырырга җибәрелгән җирдә әлеге хезмәтнең төп нөсхәсе югала. Шагыйрьнең бу фидакяр эшчәнлеген К. Насыйри югары бәяли, «сезнең.., иҗтиһадыңызга бик тәхсин иттем» ди.
Г. Чокрый иҗатында мәгърифәтчеләргә хас гомуми тенденцияләр шактый ачык чагылыш таба. Ул, мәсәлән, татар халкының килеп чыгышы, үткән тарихы, әдәби, гыйльми мирасы белән нык кызыксына, тарихка караган китаплар укый, чыганаклар белән таныша. 1885—1889 елларда язылып, каралама хәлендә калган «Тәварихе Болгария, яки тәкърибе Гари» («Болгар тарихы, яки Гаринең аны якынча сөйләп бирүе») китабында ул Мөслими хезмәтендәге мәгълүматлар белән генә чикләнми, татар һәм башкорт тарихының яңа чорларына караган бүлекләр өсти.
Г. Чокрыйны заманның культура торышы да борчый, шуңа ул XIX йөз дәвамында язылган, басылган тарихи һәм биографик характердагы басмаларга туктала, аларга җентекле анализ ясый, үз мөнәсәбәтен белдерә. Тарихи мотивлар аның поэзиясенә дә килеп керә. 1889 елда чыккан «Мәдхе Казан» китабы бу яктан, шагыйрь иҗатында гына түгел, гасыр поэзиясендә дә үзенчәлекле урын тота. Дөрес, биредә дә шагыйрь традицион поэзия үрнәкләренә тугрылык саклый. Иң э^ек Казан, Болгар калаларының тышкы күренешен, үзенчәлекле панорамасын тасвирлап, гарәп, фарсы поэзиясендә киң таралган фәдәгыйль жанрын дәвам иттерә кебек. Әмма Г. Чокрыйны беренче чиратта бу шәһәрләрдә элек яшәгән һәм аның заманында яшәүче реаль шәхесләр, аларның эшләре кызыксындыра. Бу калалар шагыйрь өчен татар халкының гасырлар буе тормыш-көнкүреш тәҗрибәсен туплаган тарихи төбәкләр булып тора. Автор шунда яшәгән мәгариф һәм дин әһелләрен, сәүдәгәр-һөнәрчелэрен санап үтә. Үзе белгән, күргән Казанны сурәтләү алдыннан тарихи экскурс ясый, борынгы Болгар шәһәренең данлы үткәнен тасвирлый. Аны халыкның аң-белеме һәм культура үсешенә көчле йогынты ясаган мөһим сәбәпләр уйландыра. Чиксез аһ-зарлар турында Г. Чокрый тәэсирле әйтә:

Хәзин-хәсрәт тулып баштан,
Бу михнәт хәддене ашкан,
Бу аһлар күккә тоташкан,
Нәхәл белән мәкам саздыр?

(Кайгы-хәсрәт тулып баштан,
Бу михнәт чиктән ашкан,
Бу аһлар күккә тоташкан,
Нихәл белән бу урын яхшырыр?)

Борынгы Болгарның бәйсезлеге, тирә-якка таралган даны, ниһаять, бу бөек кала кичергән фаҗигане тасвирлап, автор Казанны аның лаеклы варисы итеп сурәтли. Дөрес, шагыйрьнең Казан һәм аның данлы кешеләре турындагы фикер сөреше уз заманыча. Башкаланы ул «дарел-ислам»ның (ислам йортының) үзәге булганга да, анда мәчет-манаралар, мулла-ишаннар күнлеге өчен дә, шул ук вакытта һөнәрчелек үзәге булганга да, олы фикер ияләре, галим-әдипләр һәм башка зыялылар яшәве вчен дә зурлый. Әлеге мәчетләрне, «мөсафирханәләрне» салдырган Казан байларына да өлеш чыгара, аларны «укып, белем туплаган», халыкка «кайчан карама ярдәм кылган» кешеләр итеп сурәтли. Шулай да авторның төп симпатиясе гыйлем һәм мәгърифәт әһелләре, Табибләр, кәсеп-һөнәр ияләре, язучылар ягында:

Ләбибләр күплеге берлә,
Әдибләр күплеге берлә,
Табибләр күплеге берлә
Тәмам илгә гаян саздыр!

Казанны ул «саф йортлары», «саф ирләре», «саф җырлары» өчен дә зурлый.
Г. Чокрыйның башка (мәсәлән, Уфа, хаҗ юлында очраган шәһәрләр турында) шигырьләре дә байтак, әмма аларда аерым пейзаж күренешләреннән башка конкрет, тормышның үзеннән «алынган детальләр сирәгрәк очрый. Бу яктан Г. Чокрыйның кулъязма «Хаҗнамә» әсәре! характерлы. Автор битараф күзәтүче түгел. Ул һәр күренешкә тиешле бәя бирергә, үз каратын белдерергә омтыла. Әсәрнең саф татар телендә язылуы ,анът тәэсир көчен тагын да арттыра.
«Хаҗнамә» — XIX йөз татар әдәбиятында халыкчан телдә язылган дөньяви әсәрләрнең берсе. Шагыйрь аны 1873—1874 елларда, ягъни беренче сәяхәтеннән кайткач, авылдашлары, дус-ишләре үтенече буенча яза башлый. Әсәр егерме бүлектә» тора (Гайнә йортыннан Казанга килүе, тимер юл белән Мәкәрҗәдән Одессага баруы, Одесса каласы, Кара диңгезне күрүе һ. б.). Прозаик текст эчендә лирик-фәлсәфи чигенүләр ясала, аерым бәетләр, кыйтгалар китерелә.
«Хаҗнамә» Г. Чокрыйның дөньяга карашын тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Россия киңлекләрен, чит илләрне күрү, андагы тормыш, көнкүреш картиналарын күзәтү авторга көчле йогынты ясый. Аның күзаллавы кицәя бара. Шагыйрь, хаҗга баручы ишан булудан бигрәк, тормышка аек караучы, киң фикерле Россия гражданины буларак күз алдына баса. Г. Чокрыйга кадәр язылган хаҗнамәләрнең шактый өлешен дини хорафатлар, фантастик күренешләр биләп торса, биредә күп урын тормышны объектив бәяләүгә бирелә. Мәсәлән, ул Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка шәһәрләрендәге тәртипләргә туктала (рәсми документлар барлау, вокзалларда билет сату һ. б.), ал арны Россиядәге тәртипләр белән чагыштыра: «Дарел-исламның бу юлда булгучы кальгаларында, әгәрчә дәүләт заһиры күп булса да, тәрбияләр вә саклыклар бер дә кәмаләткә ирешмәгәндер, хәтта мәхкәмәләрендә билет мәгълүм итәргә дә белмәйләр, һичбер тәртип вә низам юк икән. Бәс мәмләкәте Руссиядә булган низамлар чаклы низамлар бер йирдә дә булмаса кирәктер».
Автор Россия җире киңлекләренә соклана, анда бетмәс-төкәнмәс байлык ятуын күрә, техник прогресс күренешләренә мәгърифәтчеләрчә таң кала. Ул «Руссия бик күп мәмләкәтдин баерак, мәгъмүррәк вә мәшһүррәк» дигән нәтиҗәгә килә.
Кыскасы, «Руссиянең низамлары»н мактан, Г. Чокрый үзен Россия гражданины, патриоты итеп күрсәтә. Мәгърифәтчеләргә хас ватанчылык, техник прогресска соклану, илнең байлыгын» тәртиплелеген югары бәяләү Г. Чокрыйның бу әсәрендә аеруча калку чагылыш таба. Шагыйрь фикер сөрешендә тар дини карашлардан өстен тора, аның өчен, мәсәлән, христианлашкан Европа — чын эшлеклелек, булдыклылык үрнәге, олы фән, мәгърифәт үзәге.
«Хаҗнамә»нең тагын бер үзенчәлекле ягы бар: анда лирик башлангыч гаять көчле; әсәр шигъри тел белән язылган. Шагыйрьнең туган ягына булган эчкерсез мәхәббәт хисләре, ватанга бирелгәнлеге, чит илләрдә йөргәндә туган илен сагынуы аеруча оста, тасвирлы һәм тәэсирле ачыла.
Менә ул Кара диңгез ярында басып тора: «...Бәгъзы көннәрдә диңгез ярына барып карап торыр идем. һичбер көймә» кораб көтмәенчә китеп барырдай булыр идем, вә ләкин Кара диңгез кара аждаһа кеби дулап торыр иде, кантар-кантар таг-. лар кеби, аунап килгәндәй булып күренеп торыр иде һәм бер артып, бер кимеп торгандай булып, бер кабарып, бер батып торгандай булып, бер якты вә бер караңгы булып, кыймылдап торгандай булып күренеп торыр иде, уңга-сулга вә алга таба никадәр текәлеп карасаң да, һаман ниһаять күренмәс иде, «бөтен дөньяны су алган икән, моның бер-бер ниһаяте бармы икән» диеп торыр идем...».
Автор диңгезне, сурәтләве аша күңелендәге сагышын, борчулы уйларын, шомлануын әйтеп бирә. Шагыйрьнең лирик шигырьләрендә дә туган ил еш искә алына:

Ходаның хәкмилә, нагяһ
Дияры горбәтә дөшән,
Гарибнең мәскәни хөбби
Үләнчә ядидан китмәс.

(Ходаның хөкеме белән, көтмәгәндә,
Иленнән аерылып калган
Гарипнең сөекле Ватаны
Үлгәнче исеннән чыкмас.)

Хәтта чит илләргә китеп, патша булып тору да туган илгә кайтып, ярлы булып көн күрүгә җитмәс, ди шагыйрь. Икенче бер шигырендә ул туган як күренешләрен сурәтли:

Зәй буенда таглары вар —
мисле кальга мәүзүнат,
Таг буенда баглары вар —
васфи делдә мәүзүнат:
Кем хосусән, Тайсуганның
әтрафында урманы —
Мисле байлар бостаныдыр,
сәрвиләр дик мәүзүнат.

(Зәй буенда таулары бар —
Крепостьларга тиң,
Тау буенда бакчалары бар —
Шигырь теленә лаек:
Атап әйтсәк, Тайсуганның
Тирә-ягында урманы —
Гүя байлар бакчасы,
Кипарисларга тиң.)

Әмма үзенә таныш Зәй буендагы тауларны, тау буендагы бакчаларны, тау итәгендә, урман уртасындагы Тайсуган авылын тасвирлаганда да шагыйрь туган як җирлегеннән ерак торган крепость, кипарис, бостан (бакча) кебек Көнчыгыш поэзиясе «өчен традицион образларны гына куллана. Бу күренеш башка шагыйрьләр иҗатында да еш очрый. Проза белән язылган «Хажнамә»сендә исә шагыйрь ниндидер җиңеллек һәм кыюлык белән әлеге традиционлыктан читләшә, халыкка тагын да якын образлылыкка күчә. Күрәсең, проза белән язу шагыйрьнең иҗат мөмкинлекләрен тулырак ача. Аерым күренешләрне тасвирлаганда ул романтик штамптан, гомумилектән арынып, реалистик предметлыкка ирешә. Мәсәлән, диңгезнең шаулавын ул тук сыерның мышнавына охшата. Тупас тоелса да, бу образлы чагыштыру тормышчан, аңлаешлы. Истамбулда мәшаих тирәсенә җыелган халыкны «суга төшкән балык кебек рәхәтләнеп торалар» дип әйтү кебек отышлы образлар, детальләр «Хаҗнамә»нең һәр битендә табыла. Шуңа Г. Чокрыйның «Хаҗнамә» әсәрен шул чор татар реалистик прозасының матур үрнәге дип саный алабыз.
XIX йөз татар поэзиясендә, бигрәк тә аның беренче яртысында, Ә. Каргалый, Гомәр Мөхәммәт улы шигырьләрен, Г. Kандалыйның аерым өзекләрен искә алмаганда, табигатькә, бигрәк тә ел фасылларын тасвирлауга багышланган әсәрләр күп түгел, булганнары күбрәк традицион рухта, гомуми планда язылган. Г. Чокрый исә ел фасыллары турында тулы бер шигъри цикл иҗат итә. «Фосуле әрбага» («Елның дүрт фасылы») циклы, Аллаярның «Сөбател-гаҗизин» әсәренә ияреп язылган булуга карамастан, ул чор поэзиясе өчен яңалык дип исәпләнерлек моментларга да ия. Мәсәлән, «Кыш» шигырендә табигатьнең бу фасылына хас бизәкләрне санап чытып, шагыйрь «су йөзен тотар боз», «таулар кебек кар калканы» һ. б. яңачарак әйтелгән поэтик образлар куллана. Алар шигырь агышын тагын да җанландырып җибәрә.
Мохиткә, табигатькә якын килү, ал арның кеше белән бәйләнешләрен ачарга омтылу, табигатьтәге җанлы күренешләрне, үзгәрешләрне (ел фасылларын да) кешенең халәтенә бәйләп аңлатырга омтылу XIX йөзнең икенче яртысы татар поэзиясенә дә килеп керә. Г. Чокрый бу темага иҗатының башлангыч чорында ук мөрәҗәгать итә, соңга таба аңа кабат әйләнеп кайта. Ул табигать, ел фасыллары турында күләмле шигъри әсәр язарга ниятләнә һәм бу хакта: «Вә бу бабта янә зиядә язылмыш мән-шүр тәхрирләрем вар иде, ки аны язып, бер төп кәгазьләр таулар иде вә һәм мәнзум тәхрирләрем вар иде, бәгъзеләре мәснәвиләр, бәгъзеләре кыйтгалар вә касыйдәләр, вә кафияләр иде, каю мәншүр вә мәнзүм тәхрирләремне «Фосуле әрбәга» диеп тәсмия кыйлмыш идем, каю «Фосуле әрбәга» китабы мөстәкыйль бер китап булып языладыр»,— дип белдерә.
Г. Чокрый ел фасылларын кеше гомеренә тиңли, кешенеке гомер сөреше, яшәүнең мәгънәсе, төп максаты турында уйлана:

Яз әйямы — егет улмак,
Көз әйямы — карый улмак,
Кыш әйямы — вафат улмак,
Гомернең гыйшрәте аздыр.

(Яз көннәре — егет булу,
Көз көннәре — карт булу,
Кыш көннәре — вафат булу,
Гомернең күңелле чагы аз.)

Мәгърифәтчеләргә хас булганча, Г. Чокрый кешеләрне актив тормышка, эшләп яшәргә өнди; эшләмәгән, уйнап-көлеп вакыт уздырган кешене «кышта хәсрәт» кенә көтә, ди:

Шу кем язда яраг итте —
Кышы рәхәт белә үтте.
Шу кем уйнап-көлеп үтте —
Кышы хәсрәтдә җанбаздыр.

(Кем язда хәстәрлек итте —
Шуның кышы рәхәттә үтте.
Кем уйнап-көлеп үтте —
Шуның кышы хәсрәттә тилмерде.)

Әдипнең табигать турындагы шигырьләрендә лирик чигенеш ләр дә очрый. Алар автор позициясенең чагыштырмача мөстәкыйль булуы хакында сөйли. Бу сыйфат бигрәк тә «Яз» шигырендә ачык күренә. Г. Чокрый романтик күтәренкелек белән уяну, яңару хисен ача:

Бизәнде җир нияз илә —
Тунанды төрле наз илә,
Куанды фаслы яз илә,
Нәбате берлә дәмсаздыр.

(Бизәнде җир үтенү белән —
Тулды төрле наз белән,
Куанды яз вакыты белән,
Үсемлек белән бер сулышлы.)

...Бу дәмдә җәм каю җанвар
Җиргә дәүран идеп сайрар,
Буларда һәм дәлилләр
вар —
Алар да гыйшкилә саздыр!

(Бу вакытта җыелган тереклек
Җиргә рәхәт биреп сайрар,
Боларда да дәлилләр бар —
Алар да гыйшык белән матур!)

Табигатьнең бу гүзәл мизгелен «җирдә-суда», «көндез-төнлә» күзәтүче шагыйрьгә яз көнендә бөтен дөнья канатлана, тавыш бирә. Аңа һәр җирдә ходайны мактау авазы яңгырый кебек. Тереклек — күгәрчен, карлыгач, тургай, бүре, төлке, елан, куян, балыклар, бакалар — яз килүен куанып каршы ала, чөнки алар да бу дөньяга, аллага гашыйк.

Бакалар су якасында
Булып гарк аб Гатасында,
Ертып дәмен, якасында
Садаләр берлә дәмсаздыр.

(Бакалар су буйларында
Туйганчы батып-чумып,
Бугаз ерта, су буенда
Тавышларга аваздаш.)

Бөтен тереклекне биләп алган шушы мәхәббәт, ләззәтләнү хисенә бирелеп, шагыйрь лирик чигенеш ясый:

Кичәләр мөстәмигъ улсаң,
Тәфәккер әйләер улсаң,
Гаҗәбме дәрд илә тулсаң —
Бары безгә кәрәм саздыр!

(Кичләрендә тыңлар булсаң,
Фикер йөртеп уйлар булсаң,
Гаҗәпме дәрт белән тулсаң —
Барысы безгә рәхәт-ләззәт!)

Суфичылык поэзиясенең традицион образларын — «былбыл» һәм «гөл»не файдаланса да, автор аларга баерак мәгънә сала. Былбыл — табигатькә мәдхия җырлаучы шагыйрь, ә гөл — бөтен табигать. Шагыйрь аңа багышлап «мең төрле җыр» җырлый:

Киләлем каремә бән уш,
Диялем ярыма бән хуш,
Булалым кош кеби яз, кыш —
Кем ул зикре һөнәр саздыр.
(Килик инде эшемә хәзер,
Диик инде ярыма хуш,
Булыйк коштай язын-кышын —
[Чөнки] ул мактауны һөнәре иткән.)

Бу һәм башка шигырьләре Г. Чокрыйның, традицион поэтика кысаларын киңәйтеп, поэзиягә тормышның үзеннән яңа образлар, темалар алып килүе хакында сөйли.

...

Г. Чокрыйның икенче төркем шигъри әсәрләре үзенә хәтле иҗат ителгән дини-дидактик әсәрләргә шәрех рәвешендә. «Ди-баҗәи Фаизә» исемле кулъязма җыентык, мәсәлән, Аллаһияр суфиның «Сөбател-гаҗизин» китабына татарча шәрех булып тора. Әсәрнең исеме хакында Г. Чокрый: «Бу шәрехне нәкыль соңында «Дибаҗәи Фаизә» дип тәсмия идәргә җәзем әйләдек, чөнки бу китапны шәрех итәргә сәбәб булучы фәрзәндәмезнең исеме һәм Фаизә ирде, ниттәкем шул сәбәбтән мәүлана мелла Таҗетдин әл-Болгари Орувиның шәрхенә «Рисаләи Газизә» дәю исем вирде»,— дип яза. Димәк, шагыйрь бу әсәрен Таҗетдин Ялчыгол тәэсирендә яза.
Г. Чокрыйның башка шигырьләрендә дә көйле әсәрләргә иярү күренә. Мәсәлән, «Фәүзе накс» («Кимчелекне җиңү») китабы мәгълүм «Кырык фарыз»га, ә «Фәйзе накс.» («Кимчелекнең күплеге») китабы көйле иманга ияреп язылган. «Кафиятел-асар» («Көйле, рифмалы әсәр») дигән китабы исә «Мөхәм-мәдия»гә тартым.
Г. Чокрыйның 1888 елда басылып чыккан «Замме нәзыйр» китабы (язылган 1864) бу яктан аеруча характерлы. Шагыйрь аны Сөләйман Бакырганының «Ахыр заман» китабына ияреп, шәрехләп, хата санаган урыннарын төзәтеп, үзгәртеп яза. Тел һәм стильдә дә яңа иярү бар.
«Бакырган»ны яклап, хаталарын төзәтергә тырышуы . шагыйрьнең дини эшен күрсәтсә, «китап сүзе»нә рационалистларча аек каравы аны мәгърифәтчеләргә якынайта. Тагын шунысы игътибарга лаек; шагыйрьнең бу төзәтмәләре шул чорда дөнья бетү турында барган бәхәснең чагылышы булып тора.
Әсәр шактый төзек, халыкчан тел белән язылган, җиңел укыла. Бу китапның беренче басмасы, христиан динен хурлый торган өлешләре бар дип, сатудан алына, конфискацияләнә, тик кыскартылган басма гына дөнья күрә. Шагыйрьнең «Китабе тәҗвид», «Тәрхибе рамазан» кебек саф дини китаплары да, «Васыяте Мөхәммәтгали Чокрый» кебек вәгазь һәм нәсыйхәт әсәрләре дә бар.
Г. Чокрый аерым мәрсия һәм мәдхияләрен үтенеч буенча да язган. Мәсәлән, Хиҗазда үлеп калган бер Казан баеның хаҗ сәфәрендәге маҗаралары турындагы «Дастаны Хаҗи» (кулъязма) шундый әсәрләрнең берсе.
Шагыйрьнең күп кенә әсәрләре акростих белән язылган. Болай «шигырь кору», Г. Чокрыйның оста шагыйрь булуын күрсәтү белән бергә, ясалмалыкка да китергән. Күп кенә шигырьләрнең теле катлаулы, шагыйрь «югары» стильдә язарга омтылып, гарәп, фарсы сүзләрен мул куллана. Киресенчә, проза әсәрләрен («Хаҗнамә» һ. б.) халыкка аңлаешлы саф татар телендә яза.
Г. Чокрыйның бай иҗат мирасы татар әдәбиятында XIX йөзнең икенче яртысында искелек белән яңалык арасында барган көрәшнең ачык чагылышы булып тора. Шагыйрь замандашларын борчыган күп кенә мәсьәләләрне күтәреп чыга. Суфичылык идеологиясеннән арынып җитә алмаса да, ул мәгърифәткә, гыйлемгә дан җырлый, үзенә хәтле һәм ул чорда яшәгәч татар укымышлыларының эшчәнлеген югары бәяли. Үз иҗатына да шул ноктадан карый. Г. Чокрыйның:

Рухым илә тәрбия кылган гавам,
Йөз мең ирдән артык була, вәссәлам.
...Йөз-мең улса Урман Ирәктә мәгәр,
Бергенәсе куймаган бәйлә әсәр! —

дип язылган шигырьләре мәгърифәтче әдип халыкка файдалы хезмәтләреннән канәгать булуны искәртә.

Р.Әхмәтов.

Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018