Бүген Әдипләр: Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Фазлетдинов
Ләйлә Фазлыева
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Азат Фазлыйәхмәтов
Люция Фаршатова
Илфат Фәйзрахманов
Чулпан Фәттах
Фәнис Фәтхи
Гөлчәчәк Фәтхулова
Галия Фәрхетдинова
Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА

БЕЗГӘ МАТРИАРХАТ КИРӘКМИ

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА
Күптән түгел бер мәҗлестә, сүз иярә сүз китеп, янә дә күпхатынлылык мәсьәләсенә килеп төртелдек. Әйтергә кирәк, мөселманнар җыелган җирдә бу тема еш күтәрелә. Шунда мин үз фикеремне дә кыстырып куясы иттем. “Кагыйдә буларак, - дидем, - каты бәгырьле, усал холыклы ирләр хатын өстенә хатын ала”. (Күпьеллык күзәтүләрем шундый нәтиҗә ясарга этәрә иде). Бу күренеш халык арасында да беркайчан хупланмаган. “Ничего подобного, - дип, күкерт кебек кабынып китте бер ир-ат, миңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә. - Устроили тут в Татарстане матриархат”. Бу ир үзе Чиләбе өлкәсендә яши икән. Аның әйтүенә караганда, имеш, Чиләбедә патриархат икән.

Хәер, мин сөйлимен Кытайны, син - Гайниҗамал түтәйне, дигәндәй, патриархат белән күпхатынлылык арасында нинди бәйләнеш бар соң әле? Гомумән, полигамия патриархаль җәмгыятькә хас күренешме, әллә матриархаленә? Без бу төшенчәләрне дөрес аңлыйбызмы? Бохари-Мөслим риваяте буенча килгән бер сахих хәдискә күз салсак, анда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгәр миңа сезнең берегезнең икенчесенә сәҗдә кылуы турында әмер иңгән булса, хатыннарга ирләренә сәҗдә кылырга боерыр идем”, дигән.

Әйе, без сәҗдә кыла торган зат бары Аллаһы Тәгалә генә. Әмма бу хәдистән аңлашылганча, ирләр хатын-кызларга караганда күпкә өстенрәк. Бу җәһәттән бер мәзәк тә бар. Ирләр, имеш, 1 саны, ә хатын-кызлар 0 белән билгеләнә. Әгәр ир кеше өйләнеп, үз янәшәсенә нульне куйса, шундук 10га әйләнә. Күрәсезме, ничек тиз ишәя! Гаилә - бәрәкәт ачкычы, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Ә инде алай-болай 0 саны 1 алдына килеп басса, ягъни хатын иренә баш булса, 01 килеп чыга һәм инде янгын сүндерү машинасын чакыртырга туры киләчәк.

Димәк, ир-атларның баш булырга тиешлеге бәхәссез. Шулай икән, патриархаль җәмгыятьнең сәламәт күренеш булуы да икеләнергә урын калдырмый. Инде килеп, ир кешегә шундый зур вәкаләт бирелгән икән, бу бик зур җаваплылык та булып чыга бит әле. Ә җаваплы кеше нинди булырга тиеш? Әлбәттә, иң беренче чиратта, акыллы. Әгәр дә гаилә, җәмгыять белән акыллы ир-атлар идарә итә икән, ул гаиләнең, ул илнең бәхетле, матур, җитеш булмый хәле юк.

Ислам дине ныгыган чорларда халык шулай яшәгән дә. Хәтта ки, зәкят бирерлек фәкыйрь, мескеннәр дә таба алмаганнар. Инде дә килеп, безнең җәмгыятьнең торышына, халыкның аһ-зарына күз салсак, ир-атларыбыз бигүк акыллы түгел икән, дигән нәтиҗә ясарга туры килә. Гафу итегез, мантыйкый яктан уйлап караганда, менә шулайрак килеп чыга шул. Бу урында көчле затларыбызның, ә сез, хатын-кызлар үзегез акыллымы соң, дип кабынып китәчәген сизеп торам. Юк, без дә акыллы түгел. Инде дә бу теореманы үстереп, тагын шуны ачыкларга кирәк - акылсыз патриархат була аламы? Ул аннары патриархат, дип аталачакмы? Шунысы хак - акылсыз кеше баш була алмый. Дөрес, ул үзен баш дип уйлап йөри ала анысы. Ләкин аннан аның үзенә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә бернинди файда юк бит.

Әйтик, мәсәлән, эчкече, йә булмаса, азгын ир дә үзен гаиләдә баш, дип уйлап йөри инде. Ул моны, исереп кайтып, йодрыгы белән өстәлгә китереп сугып та раслый. Йә булмаса, хатынына кул күтәрә. Ягъни куркытып буйсындыра. Кайбер ир-атлар, һәрдаим тәнкыйть утына тотып, гаепләп тә тора, шулай итеп, кешенең шәхесен кимсетеп, үзен югары күтәрмәкче була. Буйсындыруның юллары һәм ысуллары күптөрле. Русия дәүләте дә гомер бакый халыкка карата төрледән-төрле буйсындыру чаралары кулланып торган һәм тора бирә. Нәтиҗәдә бүгенге көндә үз хокукларын яклап бер сүз дәшмәс тел яшерүче буыннар һәм кавемнәр җан асрап ята. Халыкны изү кайчанга кадәр дәвам итәр, билгесез. Әмма шунысы хак, куркытып буйсындыру - акыллылык билгесе түгел.

Гомумән, патриархаль гаилә, патриархаль дәүләт - ул сәламәт күренеш. Әгәр дә инде гаилә, яисә дәүләт сәламәт түгел икән, димәк, ул патриархаль түгел, дигән сүз. Бу җәһәттән бары ике вариант кына булу мөмкинлеген күз алдында тотсак, димәк, бездә матриархаль дәүләт хакимлек итә булып чыга. Менә монысы инде сәламәт күренеш түгел. Ә ничарадан- бичара килеп туган бер гарип халәт, илдәге халыкның канәгатьсезлеге, соң дәрәҗәдәге социаль тигезсезлек, гаделсезлек, сугышлар, көч куллану - камиллектән бик ерак торган дәүләткә хас күренешләр җыелмасы гына. Сугышларда ир-атларның күпләп кырылуын искә алсак, җәмгыятьтә күпхатынлылыкка ихтыяҗ туу да матриархаль дәүләткә хас билге була түгелме соң? Әнә сугыштан соң Германия хөкүмәте дә күпхатынлылыкны законлаштырырга мәҗбүр була. Ә без сугышның - усаллык, явызлыктан килеп чыга торган соңгы чара икәнен беләбез. Мең гаскәр туктата алмаган сугышны бер хикмәтле сүз туктатыр, дигән бер акыл иясе.

Бер көнне урыс-гарәп сүзлегеннән “усал” кәлимәсенең тәрҗемәсен эзләп утырдым. “Ахмак” икән аның тәрҗемәсе. Ягъни “усал” сүзе дә, татар теленә дә үтеп кергән “ахмак” кәлимәсе дә бер үк мәгънәне аңлата икән. Дөрес, гарәп теле белгечләре әйтүенчә, хәзер гарәпләрдә “ахмак” сүзе “усал” мәгънәсендә бик кулланылмый. Без татарлар да усаллыкны аклап маташабыз бит әле. “Йомшак карга басып Алсу килә, үзе усал... үзе бер дә усал түгел кебек шикелле”, - дигән әнә Һади Такташ та. Димәк, усаллык бигүк куркыныч нәрсә түгел икән, дип нәтиҗә ясарга туры килә моннан.

Ә менә “ачулы” сүзенең инглизчәсе angry дип яңгырый. Монысы безнең “аңгыра” сүзенә бик охшап тора. Инглизләр дә, татарлар да Нух пәйгамбәрнең Яфас атлы улыннан килеп чыккан кавемнәр икәнен искә алсак та, бу очраклы гына туры килү түгелдер. “Ачуланган кеше - акылын, көнләшкән кеше иманын югалта”, - дип сөйләгән иде бер вәгазендә мөхтәрәм Рамил хәзрәт Юныс. Көнләшү, дигәннән, хәзер безнең мәгариф системасы җитәкчеләре дә ике сүзнең берендә “Көндәшлеккә сәләтле яшь буын тәрбияләү бурычы” турында сөйләп тора бит әле. Мәктәп эскәмиясеннән үк көндәшлек рухы сеңдерелеп үстерелсә, үсеп җиткәч, ни көтәргә була ул балалардан? Әле кайчан гына мәктәпләрдә, кеше кешегә дус һәм туган, дип өйрәтәләр иде түгелме соң? Нинди ямьсез “көндәшлек”, “амбиция” сүзләрен бүген безнең җитәкчеләребез маяк урынына куя.

Менә шулай, бер яктан, дәүләт, җәмгыять көндәшлек, амбицияне, икенче яктан, радикаль мөселманнар күпхатынлылыкны яшәү нормасы, дип тәкъдим иткән бер заманда яшибез бүген. Күпхатынлылык Коръәндә норма буларак түгел, ә ничарадан-бичара, чарасызлыктан рөхсәт ителә. Бу турыдагы аятьләр ятимнәр турындагылары белән үрелеп бара. Халык телендә “Беренче хатын - Алладан, икенчесе - шайтаннан” дигән гыйбарә дә бар. Шайтаннан, ягъни икенчесе шайтан кебек начар түгел, ә бәлки, аны хатынлыкка алырга һәртөрле сугышлар, ачлык, фетнәләр һәм башка шайтани коткылар сәбәпче булган, дигән сүз бу.

Патриархат белән күпхатынлылыкны тугандаш төшенчәләр дип аңлаган Чиләбе кунагы да белеп торсын - аларда да матриархат хөкем сөрә. Чиләбе, дигәннән, бу өлкәдәге Чибәркүлгә төшкән метеорит турында бер инглиз кешесе белән сөйләшеп торган идек. Инглиз гаммәви мәгълүмат чаралары бу хакта ни сөйли, дип сорадым мин аңардан. Метеорит турындагы мәгълүматтан тыш, Чиләбе өлкәсен экологик яктан нык пычранган, халкы әхлакый яктан зәгыйфьләнгән, эчкечелек, сүгенү киң таралган өлкә, дип күзаллый икән алар. Максатым - Чиләбе халкын һич тә бетереп ташлау түгел. Әмма күршеләр сөйләгән сүздә дә хаклык булмый калмый. Ерактан караганда яхшырак күренә.

Инде дә тәмам буталып беткән тормышыбызны ничек тәртипкә салырга, дигәндә, безне бу баткаклыктан бары Ислам дине, ягъни сәламәт яшәү (Ислам һәм сәламәт - тамырдаш сүзләр) рәвеше генә коткарып кала алачак. Рум сүрәсендәге 30 нчы аятьтә: “Югалган кешелекне Ислам диненнән табып алыгыз”, - диелгән. Әмма, ни кызганыч, матбугат та, радио-телевидение, Интернет чаралары да “исламизм”, исламист дигән термин астында террорчылык һ.б. бозыклыклар турында язып, сөйләп тора. Менә Казан шәһәрендә бушлай таратыла торган күптиражлы “PRO город” гәзитенең быелгы 23 февраль санында “Джигурда в Казани: “Ислам мне ближе из-за гаремов” дигән баш астында Никита Джигурда атлы “йолдыз” турында язылган. “Минем нибары өч хатыннан биш балам бар, - дип мактана ул. - Шуңа күрә Ислам дине миңа хәрәмнәре белән якын”. Әле бу актер һәрдаим хатынының итәге астында яшәүне нормаль күренеш, дип тә саный. Ул, имеш ир-атка төрле комплекслардан һәм агрессиядән арынырга ярдәм итә. Аннан соң ул традицион булмаган ориентацияне хуплап акыл сата. Ни сөйләгәнен үзе дә аңламаучы бәндәләр күп инде ул бу дөньяда.

Бәгъзе адәмнәр полигамия күренешен болай аңлатмакчы була: ир-атлар хатын-кызларга караганда күпкә азрак һәм бетте - китте. Ә нигә азрак соң алар? Һәрхәлдә, ир балалар кыз балаларга караганда кимрәк тумый бит. Баксаң, ир-атларның төрле сугышлар, бәла-казалар аркасында саны кими икән. Аннан соң Русиядә көчле дип аталучы затларның уртача гомер озынлыгы да бик кыска - 60-63 ел. Хатын-кызларныкы - 70-75 ел. Монда иң куркынычы - сугышларның да, ир-атларның сәламәтлеге кайтыш булуы да котылгысыз бер норма кебек кабул ителүдә.

Моннан берничә ел элек социолог Гөлнар Балтанованың урыс телендә язылган «Мусульманка» дигән китабын укырга туры килгән иде. “Күпхатынлылык, көндәшлек сынавы мөселман хатын-кызлары өстендә Дамокл кылычы кебек эленеп тора”, - дип, полигамияне мөселман гаиләсе өчен котылгысыз күренеш буларак аңлата ул. Ә бит чынлыкта гел киресенчә. Ислам дине гаиләдә тугрылык мәсьәләсен беренче урынга куя. Ире яки хатыны була торып, зина кылучы үлем җәзасына хөкем ителә. Инде икенчесен, өченчесен алырга ният кылганнарга бер хатын белән торуның хәерлерәк булуы кат-кат искәртелә. Ислам дине, чынлыкта, ниндидер шикле догмалар системасы түгел, ә кешенең аек акылы кабул итә торган әдәп-әхлак нормаларыннан торган сәламәт дин.

Радикаль ислам тарафдарлары һәм тоталитар дәүләт системасы арасында параллельләр шактый. Әйтик, Русия дәүләте нигездә бер генә милләткә өстенлек бирә, радикаллар да милләтне, телне мөһим дип санамый, күбесе туган телләрен белми. Тоталитар система үз максатына ирешүдә көч куллану, халыкны кысу ысулларын файдалана. Радикалларның да фикер сөреше шулайрак: алар “җиһад” сүзенә ышыкланып, мөшрикләргә каршы сугыш ачуны күздә тота. Югыйсә, җиһадның төп мәгънәсе – үзеңнең начар сыйфатларың белән көрәш алып бару ул. Инде дә килеп, тоталитар система гаиләләрнең ныклыгына, яшь буынны тәрбияләүгә тәгаен әһәмият бирми, ә радикаль ислам фиркаләре, күпхатынлылыкка рөхсәт бар, дигән шигар астында башка чара булмаганда гына кылынырга тиешле эшне фарыз гамәл кебек итеп пропагандалый. Алар арасында еш кына берьюлы берничә куян тотарга теләп, берсен дә тота алмыйча, мескен, гаиләсез хәлдә калучылар да күп.

Дөрес аңлагыз, намаз иясе, Аллаһы Тәгаләне бар дип белгән радикаль ислам тарафдарларын һич тә гаепләп язарга җыенмыйм. Алар, кагыйдә буларак, уңай гаилә мохитендә тәрбияләнмәгән, сәламәт традицияләрдән читләшкән кешеләр. Намазга басуның икенче көнендә үк яман гадәтләрдән тулысынча арынып бетү мөмкин түгел. Моның өчен гыйлем туплау, ә бәлки, тагын сынаулар аша үтү кирәктер. Әмма болар, үзләре дә аңламастан, еш кына Ислам динен начар яктан күрсәтә. Гаммәви мәгълүмат чараларында аларны игътибар үзәгенә алу дин турында тискәре фикер тудыруга китерә. Дөрес, аңа карап кына динне кабул итмәү беткә үч итеп тунны мичкә ягуга тиң булыр иде.

Әгәр Сүрия, Ливан кебек Якын Көнчыгыш илләренә күз салсак та, аларда да сугышлар тынып тормый. Бу илләрдә шигый мәзһәбе вәкилләре булган аличылар (алевиты) һәм сөнниләр арасында үзара ызгыш-талаш гасырлар буе дәвам итә. Аличыларда вакытлы никахлар кебек, акылга сыеп бетми торган гамәлләр рөхсәт ителә (дөрес, Мөхәммәд пәйгамбәрнең яраткан кияве Алиның бу шикле карашларга һич тә мөнәсәбәте юк) һәм, чынлап та, шигыйлар арасында вакытлы никах шактый киң таралган. Моны гаилә төшенчәсенә җитди карамау, дип аңларга кирәк. Ә инде үз илендә үзара килешә алмаган халыкларга читтән, әйтик, мәсәлән, АКШ тарафларыннан бер шырпы сызып ташлау да җитә кала. Әгәр игътибар итсәк, шигый мәзһәбе киң таралган илләрдә (Гыйрак, Мисыр, Әзәрбәйҗан һ.б.) халык кырыла, дәүләт көчсезләндерелә, димәк, анда да матриархат хөкем сөрә.

Шуңа күрә безгә матриархат кирәкми. Бушлай бирсәләр дә, хәтта үтмәс тауарны саткандагы кебек кызыктыргыч берәр нәрсә өстәп бирсәләр дә, кирәк түгел.

Мәдәни җомга
09.03.2013

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013