Бүген Әдипләр: Чулпан Фәттах
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Чулпан Фәттах


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Фазлетдинов
Ләйлә Фазлыева
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Азат Фазлыйәхмәтов
Люция Фаршатова
Илфат Фәйзрахманов
Чулпан Фәттах
Фәнис Фәтхи
Гөлчәчәк Фәтхулова
Чулпан Фәттах
12 майда журналист Чулпан Фәттахованың туган көне иде. Чулпан берничә ел чыгып килгән “Атна” газетасының экс-баш мөхәррире, хәзер “Татарстан яшьләре”ндә эшли. Моннан тыш, күпләр, бәлки, белмидер Чулпан – легендар язучы Нурихан Фәттахның кызы. Туган көне уңаеннан аның белән эксклюзив интервью тәкъдим итәбез.

– Чулпан, беренчедән, туган көнең белән! Исәнлек-саулык һәм бик күп матур теләкләр сиңа.
– Рәхмәт инде.
– “Атна” дигән газета бар иде. Аны “Татарстан яшьләре” гамәлгә ашырды. Син аның баш мөхәррире булдың. Газета быел ябылды. Ни өчен?
– Бар иде шул, Данил. Аның баш мөхәррире дә, калган мөхәррирләре дә һәм башкалар да үзем идем (көлә). Үзен-үзе “асрарлык” тираж җыя алмады соңгы подписка вакытында “Атна”. Шуңа күрә “ТЯ” җитәкчелеге аны ябарга кирәк дигән карарга килде. Бәлки, дөрес тә булмагандыр аны ябу. Тиражны арттырыр өчен тырышып карарга кирәк булгандыр...
– “Атна”дан син “Татарстан яшьләре”нә күчтең. Бу синең өчен плюсмы, минусмы?
– Күчтем түгел, “Татарстан яшьләре”ндә эшләвемне дәвам иттем дияргә буладыр. “Атна” аның бер кисәкчеге иде бит. Минем өчен “Атна” ябылуның яхшы ягы шул – бу газетадан нык кына туеп өлгергән идем. Эш атнасы бер чәршәмбедән икенче чәршәмбегә кадәр яшәүгә көйләнгән иде. Чәршәмбе – газета тапшыра торган көн. Барысын да үзем хәл итәргә, табарга, эзләргә, басарга, укырга тиеш идем. Бу туйдыра икән. Газетаны бишенче мәртәбә укыганда күңелләр болгана башлый. Ә начар ягы... Беренчедән, ирегем югалды. Үзем теләгән вакытка барып, үземә кызык нәрсәләр эшләп, кайбер көннәрне бармыйча өйдә калган вакытлар бетте. Элек 10га да, 11гә дә бара идем эшкә, хәзер 9да җыелыш. Икенчедән, акча ягыннан кыенрак хәзер.
– Исемең ни өчен “Татарстан яшьләре”ндә күренми?
– Язмаганга күрә күренми. Ник язмауны үзем дә аңлата алмыйм әлегә. Зур ялкаулыктыр, бәлки.
– Башкортстанда да “Атна” газетасы бар бит. Алар белән бутамыйлар идеме сезне?
– Юк. Бер генә шундый очрак булды. Бер хатын зарланып шалтыраткан иде: “Сезгә язылган идем, ниндидер башка, зур “Атна” килә”, - дип.
– Соңгы вакытта “Атна” яшүсмерләр газетасына әйләнеп бара иде. Бу махсус шулай эшләндеме әллә үзеннән-үземе?
– Әйләнеп бетә язган иде инде ул. Өлгермәде генә (көлә). Бу уйлап эшләнгән эш иде. Үсмерләр өчен бер җүнле нәрсә юк бит бездә. Урысларда әллә күпме, әллә ниләр укырга була. Ә бездә һаман да акыл саталар. Балалар өчен диелгән басмаларның кем өчен чыгарылганын аңлап булмый. Балаларның үз телләрендә, алар теләгән әйберләр турында язучы газета-журнал юк дип саныйм мин бездә. Шуңа күрә “Атна” әлеге юнәлешкә кереп киткән иде.
– Син чибәр, бик яшь күренәсең, ә үзеңнең инде ике балаң буйга җиткән. Шулар турында да сөйлә әле.
– Балалар турындамы, әллә инде яшь һәм чибәр күренүем турындамы? (көлә)
– Балаларны әйтүем. Тегесен болай да күреп торам бит.
– Улым Шамилгә августта 16 тула. Кызым Зөләйхага кыш көне 15 яшь була. Татар гимназиясендә укыйлар.
– Син язучы һәм тарихчы Нурихан Фәттах кызы. Гадәттә, танылган шәхесләрнең балалары танылган исемнән качарга тырыша, үзләре исем ясарга тели. Син дә шулаймы?
– Качып кая барасың инде (көлә). Юк, андый теләгем юк. Булганын да хәтерләмим. Мин үзем кеше күзенә бик күренергә яратмыйм. Скрытный кешемен. Шуңа микән, исем ясарга дигән теләгем дә юк. Кирәк кеше болай да белә.
– Нурихан Фәттах кызы булу сиңа тормышта ярдәм иттеме?
– Әлбәттә, итте.
– Ничек?
– Төрлечә.
– Мәсәлән?
– Аларын сөйләмим яме. Ярдәм итте. Хәтта, әле дә итәдер, мөгаен.
– Ярый. Карале, син мәктәптә укыганда “Сызгыра торган уклар”, “Идел суы ага торыр” программада булгандыр бит инде. Үз әтиеңнең әсәрләрен ничек укып бардың?
– Ай, Данил, хәтерләмим бит. Аннары мәктәп программасындагы бөтен нәрсәләрне дә тәртипле генә укып бардым дип мактана алмыйм. Ә әтинең әсәрләрен үз җае белән, кызыксына башлагач кына укыдым. Беркем дә укы, укырга кирәк, син моны укырга тиешсең дип басым ясамады. Нурихан Фәттах ул башкалар өчен генә язучы, тарихчы, галим бит. Ә минем өчен, беренче чиратта, әтием...

Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013