Бүген Әдипләр: Чыңгыз Мусин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Чыңгыз Мусин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Рәмзия Мусина
Чыңгыз Мусин
(1934-2016)
Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин 1934 елның 16 июлендә Татарстанның Әгерҗе районы Тирсә авылында туа. Балачагы Мордва дигән татар авылында уза, шул авылның башлангыч һәм Тирсә авылы мәктәпләрендә укып җиде сыйныф белем алгач, ул Тирсә МТСына йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул вакыттан алып аның бөтен хезмәт юлы автомобиль транспорты белән бәйле: 1952 елда үзлегеннән әзерләнеп шоферлык таныклыгы алгач, ул Тирсә МТСында, аннары шул җирлектә барлыкка килгән РТС һәм «Сельхозтехника» оешмаларында шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара. Аның шигырьләрендә үзе күргән-татыган, башыннан кичергән тормыш чынбарлыгы, туган як кешеләренең күңел күзе аша уздырып гәүдәләндергән самими образлары, уй-хисләре, өмет-хыяллары, авыл тормышының мең төрле эш-мәшәкатьләре эчендә дә үзенә яшәү яме таба белгән шагыйранә күңеленең туган төбәккә, аның табигатенә, халкына булган чиксез мәхәббәте чагыла.
Бу елларда Чыңгыз Мусин район газетасының да иң актив хәбәрчелә-реннән берсе була, дистәләрчә еллар буе газета битләрендә үзенең мәкаләләрен, төбәк тормышына кагылышлы хәбәрләрен бастыра. Инде лаеклы ялга чыккач та, ул Ижау каласында нәшер ителә торган «Яңарыш» газетасының Әгерҗе районы буенча махсус хәбәрчесе сыйфатында үзенең һөнәри журналистлык эшен дәвам иттерә.
Чыңгыз Мусин — дүрт шигъри җыентык авторы. Аларның берсе («Язмышым үзәннәрендә») хосусый тәртиптә туган төбәк матбагасында басылып чыга, икенче, өченче һәм дүртенчесе («Тамырлар», «Кадер кичендә» һәм «Баганалы юллар») Казан матбагаларында дөнья күрә.
Ч.Мусин — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Язмышым үзәннәрендә: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Мингалим. — Әгерҗе, 1989. —646. — 1000д.
Тамырлар: шигырьләр, җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 1116. — 2000 д.
Кадер кичендә: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Гаташ. — Казан: РИЦ Школа, 1999. — 96 б. — 300 д.
Баганалы юллар: шигырьләр / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. — Казан: Матбугат йорты, 2003. — 159 6. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а т а ш Р. Дөнья безне моңга ураган... // Казан утлары. — 2004. — № 7. — 185 6.
Әдипләребез

"ДӨНЬЯ БЕЗНЕ МОҢГА УРАГАН..."

Акбуз атым, зинһар, өзгәләнмә,
Сабыр гына атлап, акрын бар.
Без узасы юллар чикләнмәгән,
Алда әле бик куп чакрымнар.


Бу юлларны ("Акбүз атым" шигырен) язганга, ягъни тормышта, иҗатта үз урынын тапканга, яшәү-гомер фәлсәфәсен аныклап, инде нәтиҗәләр дә ясаганга кадәр, Чыңгыз Мусин үзе дә күп юллар, шактый чакрымнар узган. Гыйбрәтле һәм үз чорына хас, күп кордашларыныкы кебек авыр, әмма кызыклы—туган җирдән, гади хезмәттән аерылмаган, эзләнүләр, күңел дөньясы биргән шатлыклар тулы гомер юлы ул! Аның бөтен яшәеше Әгерҗе яклары— туып-үскән авылы Мордвый, кичке мәктәбен тәмамлаган Тирсә авылы белән бәйләнгән. 15 яшьтән ул шул авыл МТСында йөк ташучы булып эшли башлый (шигырьгә дә, бер каләмдәше сурәте белән әйтсәк, "йөк астында туган хисләрле белән килеп керә!). Аннан—шофер хезмәте... Соңгы елларда исә— Удмуртия, Ижау шәһәре, "Яңарыш" газетасы һәм андагы иҗат көчләре (аларның да күбесе—Әгерҗе якларыннан) белән багланыш һәм шигырьләр, шигырьләр... Яшәешнең икенче сулышы!
Әгерҗе мохите—һәр татар зыялысы өчен кадерледер дип беләм: Ижбуби мәдрәсәсе, аннан чыккан галимнәр, дин эшлеклеләре... Яки гражданнар сугышында аклар тарафыннан үтерелгән шагыйрь Даут Гобәйди исеме... Ә Таҗи Гыйззәт кебек классик драматург? Әле бит аннан чыккан Юныс Әминев та бар иде. Ләбиб Айтуганов, Эльс Гаделевлар да истә. Исәннәрдән дә күп каләмдәшләребез—бәрәкәтле шул нигездән, шул төяктән... Шигъри матур төбәк бу!
Тоя белсэц әгәр, дөнья безне Илаһи бер моңга ураган. Әле дә шөкер, җирдә уз моңым бар, Үз җырым бар, шуңа куанам,— дип язды Чыңгыз Мусин шуңа да. Район газетасында күренә башлаган, соңрак шигырьләре республика газета-журналларында басылган, күмәк җыентыкларда дөнья күргән шагыйрь 90 елларда активлашып, ачылып ук китте: "Язмышым үзәннәрдә" (1993), "Тамырлар" (1997), "Кадер кичендә" (2000) кебек китаплары дөнья күрде; "Чаян"да юмор-сатира шигырьләре дә еш чыга; матур җырлары да яңгырый... Кыскасы, иҗат бәхете белән янып яши дия алабыз.
2003 елда "Матбугат йорты" нәшриятында дөнья күргән "Баганалы юллар" исемле күләмле китабына әтрафлы, матур кереш сүзне Фоат Галимуллин язган иде. Язучылар берлеге рәисе шагыйрьне гади "рядовой" итеп кенә күрмичә, шигырьдә "гел борчылып яшәгән тынгысыз җан" итеп таный, аның милли хисләр, туган тел, заман турында уйлар белән янучы актив иҗатчы булуын әйтә. Моңа без дә кушылабыз; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Чыңгыз Мусинны ихлас котлап, гомеренең һәм иҗатының ихласлык уты алга таба да сүрелмәвен теләп калабыз.

Рәдиф ГАТАШ Казан утлары № 7, 2004

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013