Бүген Әдипләр: Рушания Әхмәдуллина  Бүген Әдипләр: Рушания Әхмәдуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рушания Әхмәдуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова

Рушания Әхмәдуллина (Чанышева), Чирмешән.
ЧИРАТ
Без өйрәнгән инде бәләкәйдән,
Чират көтеп басып торырга
Бары үз чиратың җиткәч кенә,
Сиңа тиешлесен алырга!

Чиратларга басып кибетләрдән
Сатып алдык ипи-шикәрен
Сәгать буе чиратларда торып,
Сизми идек көннең үткәнен

Хәтеремдә, шулай җиде сәгать 
Ни өчендер басып торганым 
Минем чират җиткәч, бетеп китеп, 
Буш сумканы тотып калганым...

Ул чиратлар гаять озын иде,
Тамга салып кулның учына
Шул да бәхет иде сатып алсаң,
Җитә алсаң чират очына

Этеш-төртеш иде, әрләш-талаш
Кайсы орыша, кайсы яманлый
Сугышалар иде эләгеп китеп,
Ә кемнәрдер аны аралый...

Әйе-әйе, чират белән алдык 
Кулыбызга хезмәт хакын да
Кайтыр өчен автобусын көтеп,
Тора идек кышкы салкында

Хәзер инде андый чиратларны,
Бары мәзәк итеп сөйлибез 
Интернеттан газы-уты өчен, ,
Эчкән сулар өчен түлибез

Кибет тулы кием-салым белән,
Күпме конфет, татлы хәлвәсе
Елга бер мәртәбә ашый алсак,
Күккә тиде башның түбәсе!

Тормыш иркенлеген һәм байлыгын
Һәрберебез хәзер төшенә
Чиратларга басып минем һаман,
Кием алган керә төшемә...

АЛЫГЫЗ
Йөрәгемнең бар җылысын бирәм,
Алыгыз Сез, бер дә тартынмый!
Күңелегезнең каткан кыллары да
Бер язылыр, калмас тартылмый!

Яшәү көче беткәннәргә- чаткы
Бирәмен мин, янган учактан!
Учым белән ярагызны бәйлим,
Яраланган үткен пычактан!

Алыгызчы, шушы җылы сүзләр
Җылытсыннар Сезнең күңелне!
Вакыт үткәч сөенерсез әле
Сез чынлап та ялгыз түгелне!

Минем ярдәмемне кабул итеп
Алыгызчы, зинһар алыгыз!
Көч туплагач, тагын бу тормышта
Көрәшә-көрәшә алга барыгыз!

Ә нишлисең, бу бит- дөнья йорты,
Авырлык та килә, шатлык та!
Агуын да, даруын да эчерә,
Сорамыйча, берүк вакытта!


https://ok.ru/tuganyagym/topic/65597096209216

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013