Бүген Әдипләр: "Ч" хәрефенә
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Ч" хәрефенә

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х <= Ч => Ш Э Ю Я Һ
Сәгадәт Исхакый (Чагатай) Рефат Чайлак Сөeнгөл Чанышева Фәния Чанышева Төхфәт Ченәкәй Г. Чокали"> Гали Чокрый Күли Чур Рамил Чурагул Чынгыз (Тимучин Исүгәй-баһадир улы)

Үзебезне милләт дисәк – милләт булып яшик

2 июльдә Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһурият китапханәсендә шагыйрь Рефат Чайлакның "Ватан дуйгъусынен" ("Ватан тойгысы белән" (хисе белән) китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Шагыйрьне яңа китабы чыгу уңаеннан Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл, шагыйрьләр Шерьян Али, Певат Зети, Закир Къуртнезир, Аблязиз Велиев, кырымтатар артистлары котлады.
Чайлак үзе исә мин үземне шагыйрь дип исәпләмим, ләкин миңа милләтебез, ватаныбызның киләчәге тынычлык бирми, бу кайгырту хисләрем шигырьләр, мәкаләләр булып туа, мин гомеремнең соңгы минутына кәдәр болай яшәячәкмендер, диде.
Рефат Чайлак – халыкчан, халык арасыннан чыккан трибун шагыйрь, аның үз йөзе бар. Кайвакыт ул шигырьләрен кирәгеннән артык маңгайга бәреп, турыдан-туры яза, ләкин бу аның үзенчәлегедер, диелде тәкъдим итү чарасында.
Шулай ук, Чайлак – кырымтатар халкы милли хәрәкәте ветераны да, 1987 елда Мәскәүдәге Кызыл мәйданда узган кырымтатарларның зур каршылык чараларында катнашкан язучыларның берсе. Бу чаралардан соң ТАССның кырымтатарлар турындагы белдерүе белән риза булмыйча, бер төркем кырымтатарлар белән КПССның кабул итү бүлмәсенә бәрәп кереп бу белдерүне кире кагуны таләп иткәннәрнең берсе була ул.
Рефат Чайлак Кырымда кырымтатарларга карата дәвам иткән гаделсезлекләргә каршы шигьри юллар белән генә чикләнми, кырымтатарларның төрле митингларында катнашып чыгышлар да ясый. Судак прокуратурасы аны аерылмаган җирдә рөхсәтсез мәчет төзелеше өчен елларча тарткалап йөрде. Чайлак исә, җир алырга мин сездән түгел, сез миннән ризалык сорарга тиешсез. Сез кем монда, мин кем? Cез килмешәкләр, ә мин бу җирләрнең хуҗасы булам, менә иснә мине, миннән бу җирнең, бу диңгезнең исе килә ди.
Чайлак, мин үземне шагыйрь дип исәпләмим дисә дә, "Ватан хисе белән" китабы – аның инде бишенче шигырьләр җыентыгы. Аны дәүләт хисабына "Тезис" нәшрияты 500 данә чыгарган. Рефат Чайлак 1933 елда Судакта туган. Бүген дә ул шул туган җирендә яши, монда кырымтатар картагалар шурасының рәисе дә булып тора. Ул: "Үзебезне милләт дисәк – милләт булып яшик, үзебезнең хокукларыбызны таләп итеп яуларга тиешбез, ди.

Дилявер Осман

Азатлык.орг


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013