Бүген Әдипләр: Азат ӘХМӘДУЛЛИН. ИДЕОЛОГИЯ КОРБАНЫ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Б" хәрефенә язмалар

Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре (Шәехзадә Бабич)
Галимҗан Гыйльманов. Әрнүле һәм бөек сер (Шәехзадә Бабичның тууына 110 ел тулу уңаеннан)
Әнвәр ШӘРИПОВ. ОЛПАТ ШӘХЕС ҺӘМ ОЛУГ ГАЛИМ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Мансур ХӘСӘНОВ. ШИГЪРИЯТ ЧОҢГЫЛЛАРЫНА ЮЛ ЯРУЧЫ ПИОНЕР (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ. ТОРМЫШТА ҮЗ ЭЗЕ БАР (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Марсель ГАЛИЕВ. КӘҮСӘР СУЫ ЭЗЛӘП… (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Әнвәр ШӘРИПОВ. ФӘН АРЫСЛАНЫ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Рифә РАХМАН. ШАГЫЙРЬ ҖАНЛЫ, РӘССАМ КУЛЛЫ ГАЛИМ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Марс МАКАРОВ. РУХИЯТ ЭНҖЕЛӘРЕН ҖЫЮЧЫ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Марсель БАКИРОВ. ЧУРА БАТЫР
Г.Б.Хөсәенов. БАТЫРШАНЫҢ ПАТШАГА ЯЗГАН ХАТЫ
М.Гайнетдинов. БАҺАВИ ҺӘМ АНЫҢ «БҮЗ ЕГЕТ КИТАБЫ»
Рәфикъ ЮНЫС. Фәүзия Бәйрәмова татарга кем тия ул?
Туфан МИҢНУЛЛИН. Фәүзия Бәйрәмова
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. ТУГРЫЛЫК (Рәшит Бәшәр турында)
Факил Сафин. Күңелдәге кызыл миләшләр (Рәшит Бәшәр турында)
Равия Абдуллина. Үзенчәлекле язучы (Рәшит Бәшәр турында)
Зөфәр МӨХӘММӘТШИН. КАЛЬБЕҢДӘ НИ СЕР БАР... (Фәрит Бәшир турында)
Айдар Хәйретдинов. Муса Бигиев - Исламчылык идеологы
Айдар Хәлим. Күперләр салучы (Хөрмәт Бикколов турында)
Дамир Гарифуллин. Кем соң ул Мәхмүт Бөдәйли?
Альта МӘХМҮТОВА. ГАБДУЛЛА БУБЫЙНЫҢ ЯЗМА МИРАСЫ
Айдар Хәлим. Бу йортларның син кайсында икән?(Шагыйрә Клара Булатованың иҗадына сызатлар)
Xатыйп Миңнегулов. ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ ХАДИМӘСЕ? (Шагыйрә Клара Булатованың 70 яше уңаеннан)
Рафаэль Мостафин. Йөрәк ярасы (Фәтхи Бурнаш турында)
Азат ӘХМӘДУЛЛИН. ИДЕОЛОГИЯ КОРБАНЫ (Фәтхи Бурнаш турында) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Азат ӘХМӘДУЛЛИН

ИДЕОЛОГИЯ КОРБАНЫ

Фәтхи Бурнаш
..Гражданнар сугышының кызган чоры. Шәһәрдә аклар хакимлек итә. Станциядә «үлем эшелоны» дип йөртелгән поезд тора. Менә вагоннарның берсеннән әйбәт кенә киемле кеше чыкты да, арлы-бирле йөренә башлады, күрәсең, һава суларга исәбе... Каяндыр килеп чыккан, сакчы солдат исә аңа җикеренде: «Әй, гражданин, монда йөрергә, вагоннарга якын килергә ярамый, таегыз моннан!» Яшь кеше аптырабрак калды. Шунда вагон эченнән кемдер: «Фәтхи, җебеп торма. Тай тизрәк!»—дип кычкырды. Егет, әйтерсең лә, прогулкага чыккан сыман, кулларын артка куеп вокзалдан читкә атлады... Бер-ике атнадан ул инде иптәшләре Габдулла Кариев һәм Зәки Баязитский ярдәме белән фронт сызыгын яшерен генә үтеп, Сембер шәһәренә якынлашып килә иде...

Әйе, бу кеше—инде киң танылып баручы язучы Фәтхи Бурнаш була. Ә ни өчен аны «үлем эшелоны»на утыртканнар, аклар каршында аның гаебе нидә?.. Моны белү өчен үткәннәргә борылып карарга кирәк. Фәтхи Бурнашның балалык һәм яшьлек еллары татарның күп кенә зыялыларыныкына ошаган. Сембер губернасының Буа өязендәге Бикшик авылы мулласы Закирга 11 балалы гаиләсен алып баруы бик авыр булса да, ул балаларын белемле итәргә тырыша. 1908 елда 9 яшьлек Фәтхине дә, энесе Вафаны да Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Әмма аларга матди яктан ярдәм итеп тора алмый, малайлар үз көннәрен үзләре күрәләр. Фәтхи җәйләрен Мәкәрҗә ярминкәсендә пешекче ярдәмчесе булып эшләп, үсә төшкәч казакъ далаларында балалар укытып, энесе белән икесе җан асрарлык акча эшли. Булачак язучының шәрекътәшләре Нәкый Исәнбәт белән Бакый Урманче аны гаять тырыш, укуга сәләтле шәкерт иде, дип язалар. Әдәбиятны бик тә яратуы, яшьтән үк иҗатка омтылуы, шәкертләрнең кулъязма журналларында актив катнашуы, еш кына аларны оештыручы да булуы турында сөйлиләр.

Чыннан да ул—сәләтле була. Һәм моны иң башта Габдулла Кариев бәяли. Аны «Сәйяр» труппасына якынайта, әдәби иҗатка дәртләндерә. 1914 елда Фәтхи Бурнаш рус драматургы С. Найденовның «Ванюшин балалары» исемле драмасын тәрҗемә итә, «Сәйяр» аны сәхнәгә куя. 16 яшьлек шәкерт өчен бу зур җиңү була. Беренче уңыш белән канатланган егет шул ук елны «Язмыш» исемле драмасын, 1915 елны «Сукбай», 1916 елны «Саташкан кыз» дип аталган пьесаларын яза. Аларны Габдулла Кариев бер-бер артлы сәхнәгә куя тора. Моннан тыш яшь автор үзен шигърият өлкәсендә дә таныта. 1914—1916 еллар эчендә Фәтхи Бурнаш дистәгә якын поэма иҗат итә. Алар һәм тагын берничә шигырь «Аң», «Балалар дөньясы» дигән журналларда басыла.

Фәтхи Бурнашның тәүге драмалары ук инде аның заман проблемаларына бик тә сизгер булуы турында сөйли. Аларда, бигрәк тә «Язмыш» драмасында, җәмгыятьтәге социаль тигезсезлек өчен борчылу, аны тәнкыйть итү, хатын-кызның гаиләдәге хокуксызлыгына көенү, Беренче империалистик сугышка каршы булу, аның гади халыкка бары тик бәла-каза, авырлыклар гына китерүен фаш итү кебек мәсьәләләр күтәрелә. Бу әсәрләр яшь авторның драманы уңышлы үзләштерә баруын да күрсәтәләр. Шулай да Ф. Бурнашның бу елларда иҗат иткән әсәрләре арасында поэмалары уңай якка аерылып торалар. Нәкый ага Исәнбәт язучының 70 еллыгына багышланган җыелыштагы чыгышыңда нәкъ менә шул поэмаларны үз заманы өчен иң уңышлы әсәрләр, Ф. Бурнаш шигъриятенең көчен тулы билгеләүче иҗат җимешләре дип атаган иде. Чыннан да, «Авылда», «Дулкыннар арасында», «Казакъ кызы», «Коркыт», «Шәрекъ кызы», «Айсылу», «Габделмән», «Вакытсыз үлгән апама» кебек поэмаларда авторның шигьри таланты ачык чагыла. Аларның беренчеләрендә дини мотивлар өстенлек ала, гади халыкның рухын мөселманлык тойгылары белән бәйләп чагылдыру үзәктә тора. «Айсылу» поэмасында, мәсәлән, бала вакытында үз милләтеннән көчләп аерылган кызның чит-ятлар тарафыннан тәрбияләнүе сурәтләнә. Аңа мул, зиннәтле тормыш булдырылган. Әмма кыз мондый тормыштан канәгать түгел, аның күңеле үз диненә, үз милләтенә тартыла. Ахыр чиктә кыз качып китә, үз милләтенә, үз халкына кайта. Монда билгеле, аның белән дини тойгылар идарә итә, героиняның рухи дөньясындагы үзәкне мөселман диненең көче билгели.

Үз халкыңа тугрылыклы булырга өндәү, азатлык өчен көрәш мотивлары бигрәк тә «Габделмән» поэмасында ачык куелган. Ханлык баскынчылар тарафыннан яулап алынгач, халыкның бер өлеше урман-далаларга кача, азатлык өчен тиңсез көрәшен дәвам иттерә. Сугышчылар арасында хан нәселеннән булган Габделмән дә бар. Ләкин ул тора-бара качкын тормышыннан туя, ризасызлык белдерә башлый, көрәштәшләрен баскынчыларга бирелергә, тыныч тормышка күчәргә өнди. Иптәшләре аның сүзләрен нәфрәтләнеп кире каккач, ул качып китә, дошманына бирелә. Аңа зиннәтле тормыш булдырыла, рәхәт, кайгысыз яшәргә уңайлыклар тудырыла. Ул үз милләттәшләрен кыерсыта, каһәрли. Ләкин хыянәтченең бу тормышы озакка бармый. Элегрәк аның тарафыннан мыскылланган кыз аны чәнчеп үтерә. Шулай итеп шагыйрь авыр, әмма ирекле тормышны зиннәтләргә чумган кол тормышыннан өстен куя. Алга узып, шунысын да әйтергә кирәк. Бу темага, ягъни милли азатлык темасына, Ф. Бурнаш совет чорында да әйләнеп кайта. 1927 елда язган «Мөкәррәмә» поэмасында ул бик оригиналь төстә тыныч тормышта яшәп яткан горур черкес халкына патша гаскәрләренең һөҗүмен, ике арадагы тигезсез көрәшне сурәтли. Яулап алынып, мөстәкыйльлеген югалткач та тау халкы баш ими, горурлыгын җуймый. Мәсәлән, патша яугирләре җиңү шатлыгын бәйрәм иткәндә черкесләрнең горур бер вәкиле—чибәр кыз Мөкәррәмә—әмергә буйсынган булып бию биегәндә, ак патшаның полковнигын хәнҗәр белән чәнчеп үтерә һәм тауларга кача.

1917 елда Фәтхи Бурнаш үз исемен киң таныткан ике әсәр иҗат итә. Болар— «Таһир-Зөһрә» трагедиясе һәм «Яшь йөрәкләр» комедиясе. Язучыны соңгы елларда биләгән сораулар инде боларда чын, тулы яңгыраш ала. Алар—иҗтимагый тигезсезлек, гади халыкның авыр хәле, намуслы хезмәтнең тормыштагы роле, саф хисләрнең, аерата мәхәббәтнең кеше язмышындагы урыны... Иң мөһиме шунда: инде бу проблемаларны хәл итүнең юлларын эзләп, яшь автор Февраль һәм Октябрь вакыйгалары арасында сыйнфый көрәш позициясенә килеп чыга. 1917 ел башларында тотынып бер елдан тәмамланган трагедиядә Таһирның хан хакимиятенә каршы, әмма мәхәббәте өчен генә алып барган көрәше әсәр ахырына таба киң гуманистик яңгыраш ала. Соңгы күренешләрдә инде Таһир ханның йөзенә бәреп ачыктан-ачык революцион сүзләр сөйли:
Канлы куллар! Әйдә, абруйсызлар, 
Менә инсан—корбан итегез, 
Ләкин табылыр миннән көчлерәкләр, 
Тар-мар килер алтын тәхетегез. 
Нәләт сезгә! Нәләт сарайларга, 
Сарайдагы тәхеткә!..
Җәллад! Бетәсез сез! Кибәсез сез! 
Хаклык кына якын бәхеткә...,—ди ул.
Бу сүзләр батыр Таһирныкы булудан, бигрәк Октябрь күтәрелеше алдыннан илдәге революцион ситуацияне үз күзләре белән күргән, аны күңеле белән кичергән авторның сүзләре икәнен ащгау кыен түгел. Димәк, Фәтхи Бурнаш традицион сюжет кысасы мөмкинлек биргән күләмдә азатлык көрәшен чагылдыра. Галимҗан Ибраһимов трагедиягә шул ноктадан торып бәя бирә дә: «Бу куәтнең үзен киң дөньяга таныткан әсәрләре («Таһир-Зөһрә» һәм революцион поэмалар) пролетариат хәрәкәтенең көчле дулкыннары астында, шулар тәэсире белән чыкты»,—дип яза, ул («Татарстан хәбәрләре», 1922 ел, 7 февраль).

Шул ук вакыт аралыгында, дөресрәге Октябрь инкыйлабы көннәрендә иҗат ителеп, 1918 елның башында ук сәхнәгә куелган «Яшь йөрәкләр» әсәрендә сыйнфый идеология инде тагын да ачыграк, үтемлерәк төс ала. Аның геройлары Галимҗан һәм Сәйфетдин байларга каршы революцион сүзләр сөйләп кенә калмыйлар, ә үз мәнфәгатьләрен кулларына мылтык тотып яклыйлар. Авыл яшьләре образларын, гади халык тормышын җанлы итеп сурәтләгән, «...татар драма әдәбиятында «Галиябану»ның революционерланган бер иптәше» (Габдерахман Сәгъди сүзләре) дип бәяләнгән комедия аның авторының революцион рух белән торган саен ныграк сугарыла баруын бик ачык чагылдыра.

Бу ике әсәрнең идея-эстетик әһәмияте шунда: алар милли әдәбиятның яңа дәвергә күчеп баруы чорындагы маяклар булып торалар. Монда Фәтхи Бурнаш— беренчеләрдән. Хәйретдин һәм Сәйфулла образлары гади халыкны яратырга, аның акылын һәм көчен танырга өйрәтәләр, Таһирның тигезсез көрәшен күрү тамашачы һәм укучы күңелендә гади халыкны изүчеләргә карата нәфрәт хисе тәрбияли.

Бүген советлар хакимлек иткән чор турында сүз йөрткәндә ул чордагы уңышлардан бигрәк кимчелекләрне алга куеп сөйләү бар. Ләкин, ни генә әйтмә, ул чорда күп кенә өлкәләрдә бик зур уңышларга да ирешелде. Шуны без әдәбият һәм сәнгатьтә дә күзәтәбез. Бигрәк тә беренче унъеллыклар бу яктан аерылып тора. Коммунистлар идеологиясенең тискәре басымы никадәр көчле булмасын, халыкның сәнгати дөньясына күп казанышлар өстәлде. Бу казанышларга ирешүдә үзләренең талант көчен салган шәхесләрнең иҗаты турында без сокланып сөйлибез, сөйләргә тиешбез. Шундыйлар арасында Фәтхи Бурнаш иң алдынгы урыннарның берсен били. Без аны татар совет әдәбиятын һәм журналистикасын барлыкка китергән, аларның беренче буразналарын сызышкан шәхес буларак тәкъдир итәбез.

Октябрь инкыйлабында большевиклар алга сөргән лозунгларга—милләтләргә тигезлек, җир крестьяннарга, завод-фабрикалар эшчеләргә, канкойгыч сугышны кичекмәстән туктатырга дигән сүзләргә—Ф. Бурнаш чын күңеленнән ышана, яңа тәртипләр урнаштыруга бөтен яшьлек дәрте белән ярдәм итә башлый. Ныклы мәдрәсә белеме һәм үзлегеннән әзерләнеп «Учительская школа»да аттестат алган, каләме үткен булган егетне яна хакимият тиз күреп ала. Аны РКП(б) ның Сембер губерна комитеты каршында 1918 елның апрелендә чыга башлаган «Көн» исемле гәзиткә редактор итеп билгелиләр. Газетаны оештыруда һәм аның эшен җанлы итеп алып баруда Ф. Бурнаш зур дәрт, осталык һәм активлык күрсәтә. Газетадагы мәкаләләрендә, шигырьләрендә, публицистик язмаларында ул большевиклар идеологиясен нык яклый, шәһәрдә аңлату эше алып баручыларның, һәртөрле мәдәни-агитацион чаралар уздыручыларның иң күренеклеләреннән берсе була. Шәһәрне ак чехлар басып алгач Ф. Бурнаш Уфага кача, ләкин анда аклар кулына төшә. Менә шулай итеп, өч аен төрмәдә уздыргач, ул «үлем эшелоны»на эләгә, Себергә озатыла. Бәхетенә, алда күреп узганыбызча, юлда качу мөмкинлеге туа һәм ул азат ителгән Сембергә кайта, гәзитне «Таң» исеме белән яңадан аякка бастыра. Аның битләрендә язучының үткен сәяси мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре һәм фельетоннары тагын да ешрак күренә. Иҗат эше белән бергә ул халыкны агарту максаты белән еш куела торган концерт-спектакльләр алдыннан чыгышлар ясый, сәяси темаларга лекцияләр укый. Редакторлык эше белән рәттән аңа губернада мәгариф эшләрен юлга салу буенча да күп көч сарыф итәргә туры килә. Аның татар теле орфографиясен эшләү буенча Казанда уздырылган фәнни конференциядә катнашуы, төрле курсларда укытуы һ. б. билгеле. 1919 елның 18 апрелендә ул Коммунистлар партиясенә керә.

1918 елның октябреннән Казанда Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясе каршында ул чордагы иң популяр, киң тарала торган (аның тиражы кайвакыт 30 меңгә җитә!) «Кызыл Армия» исемле газета чыга. Оештыру сәләте, көнүзәк темаларга язылган шигырь-поэмалары һәм фельетоннары, ялкынлы публицистик мәкаләләре белән танылган Ф. Бурнаш шуңа редактор итеп чакырыла. Коллегиянең политбүлек башлыгы булып эшләүче Шамил Усманов бу хакта аңа бер-бер артлы телеграммалар суга. Кәм Ф. Бурнаш—1920 елның 11 маеннан бу газетаның редакторы.

Боларның һәммәсе өстенә Ф. Бурнаш әдәби ижатын да һич тә киметми. Ул яңа шигырьләр, хәтта зур күләмле әсәрләр язарга да вакыт таба. Мәсәлән, 1919 елда, ягъни бер ел эчендә генә дә, ул 9 поэма яза («Чәчәктән һәйкәл», «Гөлчәчәк», «Сахра каны», «Кичке теләк», «Качкын каравайчылар», «Ак каен», «Әҗәл», «Таң алдында», «Икеләнмә»). Ф. Бурнаш шигъриятенең көчен дә беренчеләрдән булып Г. Ибраһимов билгели. Поэмалары турында сөйләгәндә, ул «шагыйрьнең бай хыялын, көчле, табигый агымлы телен, су агышы кебек рәхәт, көчәнмичә язуын» күрсәтеп уза («Эшче», 1920 ел, 106 сан), һәм шунда ук, революция һәм гражданнар сугышы елларында әдәбият мәйданына чыккан яшь язучылар турында сүз алып барып, «яңа исемнәрнең иң көчлесе, шөбһәсез, Фәтхи Бурнаш иде», дип йомгаклап куя. Фәтхи Бурнашның журналистлык эшчәнлеге дә үз чорында ук югары бәяләнә. «Известия ТатЦИКа» гәзите татар партия-совет матбугатының бишьеллыгы уңае белән 1923 елның 5 маенда чыгарган «Фабрика печатного слова» исемле кушымтасында: «Ип. Бурнашев хәзер дә татар журналистлары арасында беренче урынны алып тора»,—дип яза. Бу аның «Көн» («Таң»), «Кызыл Армия», (соңрак «Татарстан»), «Безнең байрак» газеталарының редакторы буларак эшчәнлеген бәяләү иде. Аннары Ф. Бурнаш—«Безнең юл» журналының редакторларыннан берсе. Ул «Кызыл дәфтәр» һәм «Чаян» журналларын да оештыра (соңгысына исемне дә ул уйлап таба), аларның редакторы, ә егерменче елларның ахырларында «Татар дәүләт академия театры» исемле «мәҗмуга-программа»ның оештыручысы һәм редакторы була. Актив партия һәм җәмәгать эшлеклесе Фәтхи Бурнаш 1922 елда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.

Яңа иҗтимагый шартларга күчү дәверенең беренче елларыңда Ф. Бурнашның шигърияте алга чыга. Дистәләрчә поэмалардан тыш ул күп санда шигырьләр иҗат итә. Яшь Совет дәүләтен ныгыту, эшче-крестьянның бергәләп яулап алган җиңүләрен саклап калу өчен көрәш—аның шигъриятендә төп тема («Әйдә», «Ярлыга», «Тагы да сәлам хатлар җибәрәм», «Ник болай?», «Ташламаска, бәгърем, сүзең бир», «Теләк, бүләкләр ул көтә», «Бар минем» һ. б.). Темасы белән яңа булган ул шигырьләрдә традицион поэзиядән килгән сурәтләү чаралары шактый өстенлек итә, шуның белән бергә абстракт өндәүләр, чакырулар, тасвирлаулар да урын алган. Аларда конкретлык җитеп бетмәү исә иҗат методы белән дә бәйле: аның шигърияте, нигездә, романтик шигърият. Шигырьләрдә гражданлык хисе көчле, шагыйрьнең үзәк герое үз рухының тар кысаларыннан үсеп чыга, үз язмышын бетен халык язмышы белән тинләп карый. Бу герой, иң элек лирик кичерешләре белән укучы күңеленә якын.

Шулай да Фәтхи Бурнаш язучы буларак, үзен күбрәк драматургиядә танытты. Иҗат юлын ул пьеса белән башлаган иде, гомер юлын да сәхнә әдәбиятчысы булып узды. Гражданнар сугышы чорында шигърияттә активрак булса да, ул сәхнә әдәбиятын да онытмый. 20—30 елларда ул—сәхнә тоткан авторларыбызның берсе. Драматургиянең күп өлкәләрендә ул беренчеләрдән саналырга хаклы. Яңа темалар ачуда, жанр формаларын үзләштерүдә... Бездәге беренче тулы канлы трагедия— аныкы («Таһир-Зөһрә»), эпик пландагы халыкчан комедия—аныкы («Яшь йөрәкләр»). Совет чорында тарихи теманы үзләштерүдә дә беренче булып уңышка ул ирешә («Җирсезләр», соңгы исеме—«Хөсәен мирза»). Совет җәмгыяте шартларында яңа тормыш чаткыларын чагылдыруда аның «Камали карт» комедиясе (1925) юл яра. Монда бер әсәр кысаларында ике яссылыктагы геройлар, ике тенденция берләштерелгән. Бер якта—искелек символы төсендә гәүдәләндерелгән, ике хатынын җәберләүче, шактый ук азгын, яңалыкка дошман булган Камали картны фаш итү. Икенче якта—яңа тормышта аң-белемгә омтылган, укуга беренчелекне биргән, шәхси мәнфәгатьләрдән дә бигрәк җәмәгать эшләрен алга куйган, шул җирлектә аталары белән каршылыкка кергән, гаилә төзүдә иске тәртипләрне танымаган һәм кире каккан яшьләр. Комедиядә сатирик юнәлеш белән яңаны раслаучы юнәлеш янәшә бара. Пьесаның сәхнәгә беренче куелышларына рецензия язган Гадел Кутуй аның иң әүвәл шул яктан мөһим булуын, театрыбыз сәнгатендә яңа юл яруын билгеләп уза («Кызыл Татарстан», 1925 ел, 6 декабрь).

Ил тормышындагы яңа вакыйгаларга, совет рухы белән сугарылган геройларга багышланган пьесаларын Ф. Бурнаш егерменче елларда тагын да иҗат итә: «Хатирә апа», «Урам кызы» (1929) кебек пьесаларында авылда барган үзгәрешләр тасвирлана.

Гражданнар сугышы темасына милли драматургиядә иң башлап Шамил Усманов («Канлы көннәрдә») һәм Галимҗан Ибраһимов («Яңа кешеләр») мөрәҗәгать итте. Ф. Бурнаш алга таба бу теманы тирәнәйтте. Гражданнар сугышының кызган чорында ул мулла кызына мәхәббәте аркасында сыйнфый көрәштән читләшергә тырышып та, соңыннан кызыл көрәшчеләр сафына әйләнеп кайткан Габбасның рухи чайкалуларын сурәтли. Язучының үз сүзләре белән әйткәндә, «гражданнар сугышы чорында интеллигенциянең катлаулануын күрсәтергә» теләп, театрда уңыш казанган «Адашкан кыз» драмасын иҗат итә ул.

Бу темага багышланган әсәрләрдә күтәренке рух, хәтта урыны белән плакатчылык хакимлек итә. Аларның авторлары якты буяулар белән эш итәргә, гадәти булмаганрак хәлләрне сурәтләргә омтылалар, героиканы бирү өчен күзгә бәрелеп торган ситуацияләр сайлана. Болар «Адашкан кыз»ның беренче вариантына да ят түгел. Ә соңгы вариантта язучы революцион көрәш материалын гадирәк бирә. Әгәр дә беренче вариантта Ф. Бурнаш «гомуми, абстракт фикерләүләр» белән агитацияләсә, хәзер инде ул «фактлар белән агитацияләү» юлына баса. Чөнки, дип яза автор үзе, «театр һичбер хәлдә коры агитация урыны гына булып калырга тиеш түгел, ул бөек агитацион бурычларны үзенең специфик, сәнгатьчел чаралары белән үтәргә тиеш».

Граҗданңар сугышы темасына Фәтхи Бурнаш кат-кат әйләнеп кайта. 1934 елда русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә чыккан «Театр народов СССР» исемле мәртәбәле, ил халыклары драматургиясендәге иң уңышлы әсәрләрдән тупланган җыентыкта басылган «Лачыннар» романтик драмасын, аннары Татар дәүләт академия театрына кабул ителеп тә, уйналмый калган «Таң» дип аталган тарихи драмасын яза. Боларда, рәсми идеология таләп иткәнчә, коммунист образлары үзәккә куеп тасвирлана. «Таң» әсәрендәге төп геройның прототибы Мулланур Вахитов булуын да әйтеп үтәргә кирәк.

Фәтхи Бурнаш—әдәбиятта һәм сәнгатьтә төп юнәлеш булган реализмны яклаган иҗатчылардан берсе. 1924 елда ул ТИ. Усмановлар белән бергә «Октябрь» исемле әдәби күмәк оештыра, төп принцип итеп әдәбиятта һәм сәнгатьтә реализм булырга тиешлеген яклый. Егерменче елларның икенче яртысында имажинизм, футуризм кебек агымнарның вәкилләре Кави Нәҗми, Гадел Кутуйлар белән әдәбиятның кайсы юлдан барырга тиешлеге хакында ул иҗади бәхәсләр алып бара. Моның белән генә дә канәгатьләнми, футурист язучыларның сатирик типларын сурәтләгән, әдәби иҗатта пассивлыкны яклаган каләм әһелләреннән көлгән «Илһам» (1928) исемле сатирик комедия яза.

Утызынчы елларда илдә барган вакыйгаларны Ф. Бурнаш драма әсәрләрендә дә, шигъриятендә дә чагылдырып барырга омтыла. Боларның мөһимнәреннән берсе, мәгълүм ки, авыл хуҗалыгында алып барылган күмәк хуҗалык сәясәте. Әлбәттә инде, партия сәясәтенә һәрчак тугры булган Ф. Бурнаш уз әсәрләрендә колхозлашуны яклый, аның бары тик уңай якларын гына күрә. Сәнгатьчә эшләнешләре белән әсәрләр, нигездә,—югары сыйфатлы. Болар—«Олы юл белән», «Хат», «Ялгыз Ярулла» исемле драмалар, «Колхоз туе» дип аталган (әлеге әсәр беркадәр үзгәртелеп һәм башка фамилия астында XX гасырның икенче яртысына кадәр Г. Тукай исемендәге филармониянең җыр һәм бию ансамбле репертуарында урын алды) инсценировка, «Шатлык» исемле опера либреттосы, «Миңлекәй белән Данбулат» поэмасы. Әсәрләр арасында идея-эстетик эшләнеше ягыннан «Ялгыз Ярулла» исемле, язучының репрессияләнүенә кадәр дөнья күргән соңгы пьеcaсы аерылып тора.

Илдәге сәнәгать өлкәсен җанландыру хәрәкәтенә дә Ф. Бурнаш битараф калмый, «Тукучы Әсма» дигән пьеса яза. Әсәр ул вакытларда еш кабатланган конфликтка— корткычлар белән көрәшкә нигезләнгән. Кызыклы ситуацияләрне, үзәк персонажның шәхес буларак өлгереп-үсеп баруын сурәтләве белән ул утызынчы еллар драматургиясенең казанышларыннан берсе дип саналырга хаклы. Татар драматургиясенең советлар дәверендәге юлын уңай герой эзләү, шуны алга куеп эш итү характерлый. Андый герой итеп драматурглар җәмгыять интереслары хакына шәхси мәнфәгатьләреннән баш тарткан кешене күзаллыйлар. Җыйнап әйткәндә, ул—коммунист образы. ТТТ. Усманов һәм Г. Ибраһимовның алда аталган пьесаларында да, Ф. Сәйфи-Казанлының «Дошманнар» драмасында да, К. Тинчуринның «Кандыр буе», Т. Гыйззәтнең барлык дип әйтерлек әсәрләрендә дә, Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил», «Мәрьям» кебек драмаларында да, Риза Ишморат драматургиясендә дә шундый герой образлары үзәктә тора. Укучы һәм тамашачыны советчыл патриотизм рухында тәрбияләүдә аларның роле зур булды. Әмма, сәнгатьчелек ноктасыннан караганда, алар әдәбиятның иң мөһим сыйфатларыннан берсе булган психологизмга зыян да салдылар. Чөнки андый герой җәмгыять һәм сыйнфый көрәш файдасына корбанга барганда эчке кичереш-тетрәнүләр белми. Белергә тиеш тә түгел, дип таләп ителә. Син коммунистмы?— бәс, шулай икән, уйланып-җебеп торма! Коммунизмга бару юлында икеләнүләр, рухи чайкалулар булырга тиеш түгел! Вәссәлам!

Фәтхи Бурнаш иҗаты да асылда шуның кебек геройларга нигезләнә. Таипов («Камали карт»), Латыйф («Адашкан кыз»), Хатирә («Хатирә апа»), Җәгъфәр һәм Хәтимә («Олы юл белән»), Гольман («Тукучы Әсма»), Сафаров («Лачыннар»), Таймасов («Таң»)—шундый геройлар. Хәтта крепостнойлык дәверен чагылдырган «Хөсәен мирза» драмасының төп герое Муса да шул рухта сурәтләнгән. Хуҗаларга каршы баш күтәргән крестьяннарның җитәкчесе булган егет бу юлда рухи чайкалулар кичерми, мәхәббәтеннән дә кискен төстә баш тарта,—аның өчен азатлык көрәше генә изге.

Шулай да сыйнфый азатлык һәм яңалык өчен көрәшкә килгәндә Ф. Бурнашның кайбер геройлары рухи үсеш кичерәләр. Габбас («Шәмсия»), алда әйтелгәнчә, кызыл партизаннар сафына яңадан кайтканчыга кадәр мәхәббәте белән тартыша. Хәдичә («Адашкан кыз»), сыйнфый көрәш уртасында калып, мәхәббәтен югалта, рухи газаплардан җәфалана. Әсма («Тукучы Әсма») шәхси тормышында хаталану-ялгышулар аша хезмәтнең бөеклеген тануга килә, шәхси бәхетен дә таба. Каракыз («Лачыннар») һәм Зәйтүнә («Таң») мәхәббәтләрендә ялгышулар кичереп, сыйнфый көрәшнең изгелегенә инаналар. Ярулла («Ялгыз Ярулла») күмәк хуҗалыкта булу яхшыракмы, әллә ялгыз хуҗалык корып яшәү кулайракмы, дигән сорауларны хәл итә алмыйча озак кына баш вата, кичерешләр эчендә яши. Шулай итеп, Фәтхи Бурнаш драматургиясе социалистик җәмгыятькә күчү процессының ансат кына бармавын, кешеләрнең бу юлда һәртөрле рухи чайкалулар кичерүен шактый тулы тасвирлый.

Иҗади үсеш юлы асылда драматургия буенча барса да, Фәтхи Бурнаш шигърияткә дә тугрылык саклый. Дөрес, аның шигъри иҗатының иң күтәренке чоры революцияләр һәм гражданнар сугышы чорына туры килә. Шулай да ул 20-30 елларда да күп санда поэмалар («Мазлума», «Мөкәррәмә», «Бохара» һ. б.) һәм шигырьләр яза. Аны Әхмәт Фәйзи шулай характерлый да: «Ул—даими әдәбият эшчесе, даими көрәшче иде. Вакытлы метеор түгел, һәрвакыт янып тора торган йолдыз иде. Чын шагыйрь, драматург буларак та шагыйрь иде». Илдә барган, урыны белән күренекле дә булган, вакыты белән фаҗигале дә, халыкка авырлык та китергән вакыйгалар—Совет дәүләтенең җитәкчесе В. И. Ленинның үлеме, колхозлар төзелү, фабрика-заводлардагы уңышлар, Төньяк котыпны яулау, халыклар дуслыгын ныгыту өлкәсендәге казанышлар һ. б.лар аның шигырьләрендә чагылыш таба. Шагыйрь күренекле шәхесләр турында, алар белән бәйле хәлләрне чагылдырып әсәрләр яза (Г. Кариев, М. Гафури, С. М. Киров, Максим Горький һ. б.ның үлеме, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, Н. А. Островскийларга һ. б. бәйле даталар уңае белән). Ф. Бурнаш—татар шигъриятендә «Ватан» исемле беренче оратория, «Кызыл команда», «Колхозчылар маршы», «Колонналар» кебек маршлар иҗат иткән автор.

Ул—тәрҗемә өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән язучы. Аның татар теле байлыкларын бөтен нечкәлекләренә хәтле белүе А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, И. С. Тургенев, М. Горький кебек бөек язучыларның ул тәрҗемә иткән әсәрләрендә яхшы күренә («Евгений Онегин», «Хаҗи Морат», «Аталар һәм балалар», «Ана» һ. б.).

Язучының һәртөрле яңалыкны тиз күрә һәм яклый белүе тагын да бер өлкәдә— опера өлкәсендә күренә. 1934 елда, татар операсына кадрлар хәзерләү өчен Мәскәү консерваториясе каршында махсус студия ачыла һәм, репертуар булдыру максаты белән студиянең әдәби секторы төзелеп, аны җитәкләү эше Ф. Бурнаш белән М. Җәлилгә тапшырыла. Ф. Бурнаш милли опералар өчен оригиналь либреттолар тудыру белән шөгыльләнә, ә М. Җәлил либреттоларны башка телләрдән тәрҗемә иттерү һәм артистларны җыр текстлары белән тәэмин итү турында кайгырта. Архивлардагы күп санлы документлар аларның бу өлкәдә шактый хезмәт куюлары турында сөйли. Ике-өч ел эчендә әдәби сектор портфелендә ике дистәләп оригиналь һәм күп санлы тәрҗемә либреттолар туплана. Алар алга таба татар операсы һәм балетының беренче күренекле әсәрләре («Качкын», «Алтынчәч», «Шүрәле») барлыкка килүгә нигез булалар.

Ф. Бурнаш, бу яңа эшкә бөтен күңелен бирә, үзе дә либреттолар иҗат итә. Әлбәттә, тәҗрибәсезлек аркасында баштарак либреттолар схематик, кызыксыз чыгалар. Мәсәлән, ул, камилләштерә-камилләштерә «Таһир-3өһрә»нең алты вариантын иҗат итә. 1938 елның 28 декабрендә М. Җәлилгә җибәргән хатында: «Таһир-3өһрә»не бик тырышып, озак һәм күп эшләремә, авыру-саулыгыма зарар итеп булса да, бирелеп эшләдем—укыган кешеләр бик яраттылар»,—дип яза. Ул тагын да «Яшь йөрәкләр», «Лачыннар», «Шатлык», «Колхоз туе» кебек зур күләмле, «Югалган шатлык» исемле бер пәрдәлек опера либреттолары иҗат итә. Аларның кайберләреңә Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин кебек композиторлар музыка яза башлыйлар. Әмма бу эшләр ярты юлда өзелеп кала— Некрасовның «Рус илендә яшәү кемгә рәхәт» исемле поэмасын тәрҗемә итеп утырган язучыны 1940 елның 24 августында кулга алалар. Солтангалиевчелектә, башка төрле «дошман» эшләрдә («ханнарны, князләрне, сарай һәм мәчетләрне мактап җырлаган» һ. б.) гаепләп аны 10 елга лагерьга җибәрергә хөкем итәләр. Самара шәһәре янындагы «Безымянлаг» (безымянный лагерь) дип аталган лагерьда Ф. Бурташның эзләре югала...

Хрущёв «җепшеклеге» башлангач, 1956 елда, туганнары аны реабилитацияләү турында гариза бирәләр, аларга шундый рәсми җавап килә: «Ф. Бурнаш 1942 елны кабат хөкемгә тартылды һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул 1946 елның 1 августында үпкә авыруыннан үлде». Ф. Бурнаш турындагы китапларга, фәнни хезмәтләргә шушы дата кереп китә.

Әмма монда да ялган икән! Дөресендә Фәтхи Бурнашның гомере нәкъ 4 ел алданрак, 1942 елның 1 августында өзелгәнлеге мәгълүм булды. Кәм ул һич тә авырып үлмәгән, ә «сугыш вакытында советларга каршы агитация һәм пропаганда алып барганы өчен» дигән нахак гаепләү тагылып, атып үтерелгән...

Шулай итеп, татар совет әдәбиятын һәм журналистикасын оештыручылардан берсе, анда беренче буразналарны сызып, үзенчәлекле әсәрләр иҗат иткән, татар театры тарихында сизелерлек эз калдырган Фәтхи Бурнаш үзе гомере буе инанып һәм бирелеп хезмәт иткән идеологиянең үкенечле корбаннарыннан берсе булды...

Азат ӘХМӘДУЛЛИН
"Казан утлары" № 1, 2008.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013