Бүген Әдипләр: Фәтхи Бурнаш
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәтхи Бурнаш


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Идрис Багданов
Локман Бадыйкшан
Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ
Госман Бакиров
Кәшфи Басыйров
Салих Баттал
Фәнзаман Баттал
Рабит Батулла
Рәүф БӘХТИЯР
Флер Баһманов
Марат Бәдретдинов
Фәүзия Бәйрәмова
Зариф Бәшири
Гомәр Бәширов
Рәшит Бәшәр
Заһир Бигиев
Инга Бикбулатовa
Бикмөхәммәд
Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд
Ирҗан Бикчәнтәев
Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин
Равил Бохараев
Бөтермиш
Дилбәр Булатова
Дилә Булгакова
Фәтхи Бурнаш
Флорид Бүләков
Фәтхи Бурнаш

(1898—1946)

Егерменче-утызынчы еллар совет татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән күренекле драматург, шагыйрь, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәче Фәтхи Бурнаш (Фәтхелислам Закир улы Бурнашев) 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чувашстан АССРның Батыр районы) Бикшик авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Күпчелек шәкертләр кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары классларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки Мәкәрҗәгә барып, көнлекче эшләрдә йөри, 1916 елда ул «Мөхәммәдия»не бөтенләй ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота.

Ф. Бурнашның әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары да элеге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган чорда башлана. Ул «Сәйяр» труппасы артистлары белән якыннан танышып, аларга башта рольләр күчерергә булыша, ә 1914 елда исә бу труппа өчен рус драматурга С. Найденовның «Ванюшин балалары» («Дети Ванюшина») исемле драмасын тәрҗемә итә. Тәржемәнең сәхнәгә куелуы яшь авторны дәртләндереп җибәрә: шул ук елны ул «Язмыш» исемле беренче оригиналь пьесасын, аннан соң «Сукбай» (1915), «Саташкан кыз» (1916) дигән драмаларын иҗат итә. Бу әсәрләр өчесе дә «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела. Шушы ук елларда «Ак юл> һәм «Аң» журналларында әдипнең шигъри әсәрләре дә басыла башлый» Гомумән, 1914—1917 еллар арасында иҗат иткән сәхнә әсәрләре һәм күп санлы шигырьләре, романтик поэмалары («Авылда», «Дулкыннар арасында», «Коркыт», «Казакъ кызы», «Зур хата», «Айсылу», «Габделмән» һ. б.) белән Ф. Бурнаш революциягә кадәр үк үзен талантлы драматург һәм шагыйрь итеп таныта.

Ф. Бурнаш 1917 елгы Февраль революциясен журналистәдип булып каршылый. Шул ук елның маенда аны солдат хезмәтенә чакыралар. Сентябрьгә кадәр Сембер шәһәрендәге пехота полкында хезмәт иткәннән соң ул, укытучы буларак, солдат хезмәтеннән азат ителә һәм берникадәр вакыт Буа, Сембер шәһәр мәктәпләрендә укытучы, шәкертләр җәмгыятендә секретарь булып эшли. Бер ук вакытта иҗади активлыгын да киметми: революцион хәрәкәтләр белән рухланып, нәкъ шул чорда үзенең атаклы «Яшь йөрәкләр» драмасын һәм «Таһир-Зөһрә» исемле трагедиясен яза. Бу ике әсәр, бигрәк тә беренчесе — Октябрь революциясе алды татар авылының тормышын һәм сыйнфый катламнарын җанлы картиналарда, үзенчәлекле образларда тасвирлаган «Яшь йөрәкләр» пьесасы — киң җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына һәм, тиз арада сәхнәгә менеп, тамашачының мәхәббәтен казана.

Гражданнар сугышы елларында Ф. Бурнаш бик дәртләнеп совет матбугатында эшли. 1918 елның апрелендә аны РКП (б) ның Сембер губерна комитеты карамагында чыга торган «Көн» исемле татарча газетаның редакторы итеп билгелиләр. Шунда эшләгәндә ул, аклар кулына эләгеп, үлем эшелоны белән Сембергә озатыла. Фәкать үзенең шәхси кыюлыгы аркасында гына ул, юлда барганда качып, үлемнән котыла һәм кабат Сембергә кайтып, «Таң» (элеккеге «Көн») газетасының редакторы вазифаларын үтәвен дәвам иттерә. 1919 елның апрелендә аны Коммунистлар партиясе сафына член итеп алалар.

1920 елда Ф. Бурнаш Казанга күчеп килә һәм 1924 елга кадәр башта Њзәк Мөселман Хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия», соңыннан (1921 елдан башлап) «Татарстан» газеталарының редакторы булып эшли; бер ук вакытта «Безнең Байрак» газетасын, «Чаян» һәм «Безнең юл» журналларын оештыруда һәм чыгаруда якыннан катнаша. Бу елларда ул актив җәмәгать эше дә алып бара: ачларга ярдәм итү буенча республика комитетының шефлык комиссиясенә җитәкчелек итә, махсус җыентыклар («Әдәби ярдәм мәжмугасы», 1921, 1922; «Чаткылар», 1920; «Көрәш җырлары», 1929) тезеп чыгарыша. 1922 елда аны Татарстан Њзәк Башкарма Комитетына член итеп сайлыйлар. 1924—1928 елларда исә Ф. Бурнаш партия шәһәр комитетында, аннан соң партиянең Суконный бистәсе (Казанның хәзерге Бауман районы) комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире (1924), «Экономик тормыш» нәшрияты вәкиле, эшче матбугаты секциясе председателе {1925—1926), Татар дәүләт академия театры директоры (1927—1928) булып эшли.

Бу чорда әдип, алдынгы татар әдәбиятында өстенлек алган революцион-героик темаларга мөрәҗәгать итеп, «Чәчәктән һәйкәл», «Гөлчәчәк», «Сахра каны», «Мөхәммәтжан», «Ак каен», «Әҗәл» кебек поэмаларын иҗат итә. Әдипнең яңа чынбарлыкны һәм революцион героиканы романтик рухта җырлаган, халык улларын һәм кызларын батырлар, героик шәхесләр итеп күтәргән һәм аларның туган илгә булган мәхәббәтен куе буяулар белән тасвирлаган шигырь һәм поэмалары, шул чор хезмәт иясе массаларының эстетик таләпләренә тәңгәл килеп, киң популярлык казана.

Совет чорында Ф. Бурнаш, поэзиядән тыш, драматургия жанрында, публицистика, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Поэзиясендәге кебек үк, аның драматургиясендә дә яңа герой образы игътибар үзәгендә тора. Крепостной чоры татар крестьяннарының язмышын һәм фаҗигасен чагылдырган «Хөсәен мирза» (1919), гражданнар сугышы вакыйгалары һәм егерменче еллардагы социаль үзгәрешләр фонында иске белән яңа көрәшен драматик яки көлке ситуацияләрдә тасвирлаган «Адашкан кыз» (1920), «Шәмсия» (1922), «Камали карт» (1925), «Илһам» («Ташландыклар», 1928), «Авыл яшьләре» («Урам кызы», 1929), «Хатирә апа» (1929), «Лачыннар» (1931), «Таң» (1932), эшчеләр тормышы һәм колхозлашу темаларын яктырткан «Олы юл белән» (1929), «Тукучы Әсма» (1931), «Ялгыз Ярулла» (1940) кебек пьесалары белән Ф. Бурнаш татар совет драматургларының алгы сафына баса.

Ф. Бурнаш — биш йөзгә якын публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы. Тәнкыйть хезмәтләрендә ул татар әдәбияты һәм сәнгатенең егерменче-утызынчы еллардагы торышына, үсеш тенденцияләренә, нигез принципларына бәйле күп кенә актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Анын, классик мирас, аерым алганда, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал иҗатының ролен һәм культура тарихындагы урынын дерес аңлап язган мәкаләләре, татар театрына һәм драматургиясенә караган хезмәтләре фәнни яктан нигезле һәм принципиаль характерда булулары белән аерылып тора.

Ф. Бурнаш тәрҗемәче буларак та нәтиҗәле эш алып барган әдип. Аның тәрҗемәсендә А. Пушкиннын, «Евгений Онегин» роман-поэмасы (1939), Л. Толстойнын. «Хаҗи Морат» повесте (1935), И. Тургеневның «Аталар һәм балалар» (1932), М. Горькийның «Ана» (1933), Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» (А. Шамов һәм Г. Хәбиб белән берлектә, 1936—1937) ро-маннары, А. Новиков-Прибойның «Сикертмәләр» («Ухабы», 1929) повесте һәм күп кенә рус, эзәрбайжан, казакъ, белорус, грузин әдипләренең аерым хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга.

Әдипнең күпкырлы бай әдәби мирасында шулай ук биш опера либреттосы, дистәләгән хикәя һәм юмор-сатира әсәрләре бар. Фәтхи Бурнаш 1946 елда вафат була. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Ике томда.— Казан: Таткитнәшр., 1959. Т. 1. Б. Гыйззәт кереш сүзе. 300 б., ил. 6000. Т. 2. 278 б., портр. 6000.

Айсылу: Поэма.— Казан: Алга, 1918.— 96 б.

Шәрекъ гөлләре: Поэмалар мәҗмугасы.— Казан: Милләт, 1918.—96 б.

Колчак-Деникин зарлары: (Мәзәк).— Казан: Татарстан жөмһүриятенең сәяси идарәсе шәрекъ шөгъбәсе нәшере, 1920.—24 б.

Шигырьләр [һәм поэмалар]. 2 бүлектә.— Казан: Жемһүриятнең сәяси идарәсе шәрекъ шөгъбәсе нәшере, 1920.—186 б. (Ярлылар әдәбияты. 1-кит.). Рец.: Ибраһимов Г. Ф. Бурнаш шигырьләре мәж,мугасы.— Кит.: Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре. Казан, 1960, 118—119 б. Таһир-Зөһрә: Трагедия, 5 пәрдәдә, 8 күренештә.— Сембер: Музыка түгәрәге нәшере, 1920.—52 б.

Шул ук.— 2-басма.— [Казан]: Шәрекъ музыка-драмасы нәшере, (1922).— 76 б.

Яшь йөрәкләр: Пьеса, 5 пәрдәдә.— Казан: Алга, 1921.— 88 б.

Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1935.—98 б. 6000.

Оҗмах кошы: 5 пәрдәлек пьеса.— Казан: Татарстан дәүл. нәшр., 1922.— 75 б. (Балалар сәхнәсе өчен). 4000.

Фәтхи Бурнашнын шигырь, поэмалары җыентыгы.— Казан: Татарстан матбугат-нәшрият комбинаты басмасы, 1925.—79 б. (Татар әдәбияты к-ханәсе, № 29). 4000.

Камали карт: Пьеса, 4 пәрдәдә, 7 күренештә.— М.: Центриздат, 1926.— 127 б. 5000.

Шаян кыллар: (Мәзәк шигырьләр җыентыгы). 1 кис.— Казан: -Гажур, 1926.—64 б. 5000. Кит. авт.: Буф.

Борынгы җырлар: Поэмалар. 1. Мәзлумә. 2. Мекәррәмә.— Казан: Таткитнәшр., 1927.—59 б. 3000.

Адашкан кыз: Пьеса 6 күренештә.— М.: Нәшрият, 1928.—136 б. 2500.

Авыл яшьләре: (Урам кызы). Пьеса 3 пәрдәдә.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929.—45 б. 3000.

Хатирә апа: Пьеса, 4 пәрдәдә.—М.: СССР халыкларынын үзәк нәшр., 1929.—59 б. 3000.

Колонналар: Революциядән соң маршлар, кызылармеецларга күмәк җыр, декламация, күмәк укулар өчен.— Казан, 1932.—50 б.

Шигырьләр. [С. Мортазинның сүз башы белән].— Казан: Татиздат, 1932.—128 б. 3000.

Минлекәй белән Данбулат поэмасы.— Казан: Татгосиздат, 1934.—45 б. 7000.

Поэмалар [һәм шигырьләр].—Казан: Татгосиздат, 1934.—263 б., портр. 6000.

Хат: Пьеса 4 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1934.—44 б. 5100. Лачыннар: Пьеса 5 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1935.—122 б. 3000.—[Тышл.: 1936]. Рец.: Фәйзи 9. —Кит.: Фәйзи Ә. Әдипнең эрудидиясе: (Публицистик әдәби тәнкыйть). — Казан, 1973, 137—141 б. Кызыл чәчәк: 4 пәрдәдә. Балалар-яшьләр пьесасы.— Казан: Татгосиздат, 1939.—63 б. 6000.

Ялгыз Ярулла: 4 пәрдәлек пьеса.— Казан: Татгосиздат, 1940.—108 б. 6000.

Яшь йөрәкләр: Пьесалар, шигырьләр, поэмалар. [А. Әхмәдуллин кереш сүзе б-н].— Казан: Таткитнәшр., 1969.—375 б., 5 б. рәс. һәм портр. Тит. б-нең эчке ягында тез: Вафа Бурнаш. 8000.

Әдәбият һәм сәнгать турында: Мәкаләләр, рецензияләр. [Кереш сүз авт.: А. Әхмәдуллин].— Казан: Таткитнәшр., 1978.—240 б. 2500. Рец.: МәхмутовХ. Бурнаш белән янд очрашу.— Казан утлары, 1979, № 1, 181—183 б.; Рәмиев 3. Киң колачлы эшчәнлек.— Соц. Татарстан, 1978, 15 ноябрь.

Анын турында

Азат ӘХМӘДУЛЛИН. ИДЕОЛОГИЯ КОРБАНЫ
Рафаэль Мостафин. Йөрәк ярасы

Әхмәдуллин А. Фәтхи Бурнаш.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—175 б. 4500.

Ф. Бурнаш әсәрләренең кыскача библиографиясе 163—172 б.

Әхмәдуллин А. Фәтхи Бурнашнын гражданнар сугышы чоры поэзиясе.— Кит.: Татар теле һәм әдәбияты. 2-кит. Казан, 1963, 209—226 б.

Әхмәдуллин А. Фәтхи Бурнашнын «Камали карт» комедиясе.— Кит.: Татар теле һәм әдәбияты. 2-кит. Казан, 1963, 227—245 б.

Юзиев Н. Кызыл чәчкә сина һәйкәл булыр...— Кит.: Юзиев Н. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. Казан, 1969, 194—201 б.

Мәхмутов X. Әдип, көрәшче.— Социалистик Татарстан, 1978, 13 янв.

Әхмәдуллин А. Коммунистларча принципиальлек белән.— Казан утлары, 1978, № 1, 162—169 б.

Әхмәдуллин А. Бүген дә кыйммәтле мирас.—Кит.: Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.—Казан, 1980, 146—152 б.

Әхмәдуллин А. «Яшь йврәкләр» я да дан сәхнәдә.— Шул ук китапта, 249—251 б.

Ахмадуллин А. Г. Драматургия Фатхи Бурнаша: автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.— Казань, 1964.—23 с. (КГУ им. В. И. Ульянова-Ленина). 250.

Ахмадуллин А. Драматург, оставшийся поэтом.— В кн.: Ахмадуллин А. Горизонты татарской драматургии: (Лит.-критич. статьи). Казань, 1983, с. 202—216.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013