Бүген Әдипләр: Дилә Булгакова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Дилә Булгакова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Идрис Багданов
Локман Бадыйкшан
Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ
Госман Бакиров
Кәшфи Басыйров
Салих Баттал
Фәнзаман Баттал
Рабит Батулла
Рәүф БӘХТИЯР
Флер Баһманов
Марат Бәдретдинов
Фәүзия Бәйрәмова
Зариф Бәшири
Гомәр Бәширов
Рәшит Бәшәр
Заһир Бигиев
Инга Бикбулатовa
Бикмөхәммәд
Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд
Ирҗан Бикчәнтәев
Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин
Равил Бохараев
Бөтермиш
Дилбәр Булатова
Дилә Булгакова
Фәтхи Бурнаш
Флорид Бүләков
Дилә Булгакова
Дилә Булгакова (Дилә Хәмзә кызы Бикмәтова) 1937 елның 11 июлендә Башкортстанның Бозаяз (хәзерге Кырмыскалы) районы Бозаяз авылында туа. Җиденче сыйныфка кадәр туган ягында белем ала, Стәрлетамак шәһәрендә урта мәктәпне, Уфада медицина училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Салават химия комбинатының санитар частенда шәфкать туташы булып башлый. Аннары Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләренә күчерелә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә.
Д.Булгакова төп эшеннән буш вакытларында шигырьләр, нәсерләр, пьесалар, хикәяләр, юморескалар, балалар өчен әкиятләр иҗат итә. Әсәрләре урта мәктәптә укыган чагыннан бирле татар, башкорт һәм рус телләрендә чыккан газета-журналларда әледән-әле басылып килә. Алар нечкә хис белән сугарылган. Иҗатында драматик лиризм өстенлек итә. Шигъриятендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Автор милли эстетикага, традицион образларга, табигать күренешләрен җанландыруга игътибар итә. Татар әдәбиятында хатын-кыз авторлардан беренчеләрдән булып хикәяләрендә төрмә тормышын яктыртуга урын бирә.
Шагыйрәнең җырлары да халык арасында киң таралган. Шигырьләренә («Кыр казлары», «Сагынам», «Учларыма сал син йөрәгемне» һ.б.) композиторлар көй яза.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сер: хикәяләр, нәсерләр, парчалар. — Уфа: Иҗат, 1992. Көмешләнгән урман: шигырьләр һәм җырлар. — Уфа: Нур, 1993.
Скрипка моңы: хикәяләр, парчалар. — Уфа: Китап, 1996.
Икмәк һәм алтын: әкиятләр. — Уфа: Китап, 1997.
Туктама, җыр, өзелмә, моң!: шигырьләр, җырлар. — Уфа: Китап, 1998.
Илаһи низам: мөнәҗәтләр, хәдисләр, бәетләр, шигырьләр, җырлар. — Уфа: Китап, 2003.
Үрмәкүч: хикәяләр. — Уфа: Китап, 2001. (Рус һәм татар телләрендә.)
Болан баласы: хикәяләр. — Өфө: Китап, 1979. (Башкорт телендә.)
Мәңгелек ут: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1985. (Башкорт телендә.)
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013