Бүген Әдипләр: Булат Садретдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Булат Садретдинов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова
Булат Садретдинов
Булат Садретдинов 1994 елның 24 февралендә туган.

МИНЕМ ТАЛАНТЛЫ ЭНЕМ

1999 елның апрель урталары иде. Эш бүлмәмдә, язучылар оешмасында утырам. Бөек Тукайга багышланган шигърият бәйрәмен, аңа терәлеп үк узачак «Актаныш» якташлар җәмгыятенең зур кичәсен үткәрергә хәзерләнеп йөргән көннәр. Чаллыдагы якташлар очрашуын алтынчы мәртәбә үткәрергә җыенабыз инде, анысы да зур игътибар һәм әзерлек сорый.
Ишекне әкрен генә шакып, бүлмәмә өлкән яшьтәге ханым килеп керде. Орчык хәтле генә бер малайны җитәкләгән. Ханым бик кыюсыз рәвештә сүз башлады.
- Радиудан якташлар кичәсе була, дип ишеттек, апаем. Анда безнең Булатны да катнаштыра алмассызмы?
Ханым «апаем» дип дәште, эһе, безнеке бу. Ә Булат дигәне кем тагын да, анысы ни башкара?
- Менә шушы инде ул безнең Булат. Роберт Миңнуллинның бер шигырен ятлап чыккан иде.
Сәер елмаеп малайга текәләм. Буе, чыннан да, орчык чаклы гына, «за то» колаклар зур. Малай да миңа карап елмайгандай итә, ләкин әле күзгә туры карый белми. Бер-ике мәртәбә кул аркасы белән борын тирәсен дә җыештырып куйды.
- Ничә яшь сиңа? - дим.
- Биш тулды, - ди «егет».
Аптырап баш чайкыйм. Актанышлылар кичәсен без ел саен сигезйөз кешелек залда үткәрәбез. Тамашачыларга урындыклар җитми, зал рәт араларына тикле шыплап тулган була. Элек сәхнәгә фәкать танылган, «шомарган» сүз осталарын һәм җырчыларны гына чыгара торган идек. Ә син мең кешелек залны үзеңә ничек каратып торырсың, « орчыккаем » ? Минем ниндирәк халәттә утырганны чамалады, ахры, ханым кечкенә «орчык»ны әйдәкли үк башлады.
- Әйдә, шигыреңне сөйләп күрсәт әле, улым.
Менә, «орчык» тураеп басты да, Роберт абыйсының «Җәяү йөрүче машина» шигырен тезеп китте. Мин дә, эш бүлмәсе дә, гомумән, җиһан юкка чыкты аның өчен. Яңгыравык, саф тавыш белән генә тезми, бөтенләй онытылып, урамда йөргән сабый шикелле, уйнап сөйли бит бу!
Ике куплетны сөйләп бетерүгә үк туктаттым мин «артист »ны.
- Булды, апаем, үзеңә күз тимәсен! Фәләненче кичтә Сарайга кил!..
Кичә башланыр алдыннан «Актаныш» җәмгыятенең башка җитәкчеләренә үзем чакырган «артист» хакында әйткәч, күбесе «энәләрен» кабартып әүвәл каршы төште.
Кит инде, любый детсад баласын шушындый зур сәхнәгә чыгарырга! Кичәне провалить итсә?..
- Итмәс! - дидем дә бөтен җаваплылыкны үз өстемә алдым.
Ә минем бәләкәй «артистым» машина сөйри-сөйри сәхнәгә чыгуы белән үк бөтен залны үз авызына каратты да куйды. Унничә куплетлы шигырьнең бер генә юлын, бер генә өтерен дә ялгыштырмыйча, галәмәт дәрәҗәдә яңгыравык, талантлы итеп сөйләп тә бирде. Шуннан соң сәхнәдән төшкәне дә юк инде Булатның. Ул Казан һәм Чаллы телевидениеләрендә дә бик күптән үз кеше. Аны хәзер һәркая чакыралар, һәр җирдә ул кирәк. Булат Чаллы язучылар оешмасы соңгы өч елда үткәргән кичәләрнең һәркайсында диярлек катнашып барды бугай. Өч ельярым элек сәхнәгә баскан Булат бөтендөнья татар конгрессының өченче корылтай кунаклары алдында да чыгыш ясады.
Моннан ике ел чамасы элегрәк нәни дустым мине үзенең тагын бер гаҗәеп могҗизасы белән шаккаттырды. Әле хәрефне дә танымаган сабый шигырь яза икән! Әбисе Гөлүсә апа (Булатны минем эш кабинетыма беренче мәртәбә дә нәкъ менә ул алып килгән иде) укып карар өчен миңа җиде-сигез шигырь калдырып .киткәч, күзне маңгайга мендереп аптырадым да калдым. Нәни Тукай турында, нәни Җәлил турында ишеткән бар-барын. Мәгәр ярты татар халкы туган телен оныткан безнең заманада! Алты яшьлек сабый?.. Аптырагач, шигырьләрне танылган балалар шагыйре Рәшит Бәшәр кулына тоттырдым. Ул да шаккатты.
- Ярар, рифма-ритмнарын әбисе йә тагын берәр кеме шомарткан, дип фаразлыйк. Мәгәр шигырьләрдә язылган мондый хәлләрне фәкать сабыйлар фантазиясе генә уйлап чыгара ала...
Бу фикерләрне соңрак Факил Сафин, Мәхмүт Газизов, Роберт Миңнуллин, тагын әллә ничә шагыйрь расладылар. Ә без, Чаллы язучылары, нәни Булатның үзенә әйтми-нитми генә аның «Хикмәтле малай» дигән шигырьләр җыентыгын әзерләдек тә куйдык. Ходайга мең шөкер, безнең ниятне газета-китап нәшрияты директоры Мөнәвир Хәйдәров та хуплады. Фаил Ислам кебек гаҗәеп талантлы рәссам җыентыкны искитмәле итеп бизәп бирде, һәм без нәни каләмдәшебез кулына менә дигән китап бүләк иттек. Булат әле мәктәпкә дә укырга кермәгән, ә иртәгесе көнне үзен бөтен Татарстан белә иде.
Юк, нәни Булатны «кеше» итүчеләр, әлбәттә, без түгел. Аның меңәрләгән сабыйларны көнләштерерлек гүзәл гаиләсе бар. Әнисе Халидә, әтисе Айрат, әбисе Гөлүсә, бабасы Зөфәр, әле бер генә яшьлек энекәше Азамат. Һәрьяктан тулы, тыйнак, җылы, кайгыртучан гаилә. Булатның үзе өчен дә, Булат үзе дә бер-берсенә якын, кадерле. «Баланың баласы балдан татлы», дигән мәкальне искә төшереп кенә шунысын өстәп куйыйк: Булатны татар теленә, шигърияткә, сәхнәгә гашыйк иттерүдә иң күп тырышлык куйган кеше, әлбәттә инде, ул Гөлүсә апа.
Яшь артист, яшь шагыйрь Булат хәзер инде ул ялгыз гаиләнеке генә түгел. Ул бөтен мәктәбенеке, Чаллыныкы, ахыр чиктә килеп, бөтен татарныкы. Аның исемен дөньяга чыгаруда «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Нәсимә Садыйкова бик күп көч куйды. Кайсы районга гына юнәлмәсен, аның Булатны үзеннән калдырганы юк. Аның шигырьләрен дә, иң беренче булып, гәзиткә ул бастыра. Казан телевидениесе һәм матбугаты да, аллага шөкер, бу нәни талант иясенә һәрчак хәерхаһлы.
Менә, нәни дусларыбызга һәм авторның үзенә бүләк итеп, без дөньяга Булат Садретдиновның икенче җыентыгын чыгарырга булдык. Бер өлеше - беренче җыентыктан алынган, бер өлеше - яңа шигырьләр. Булатның иҗаты белән кызыксынучылар бик күбәеп китте, шуңа күрә шигырьләргә өстәп автор турында моңарчы язылган мәкаләләрне, бер көлтә фотосурәтләр бирү дә артык булмас дидек. Ни генә әйтсәгез дә, татар халкы Булат шикелле сәләтле һәм өметле малайларны көн дә тудырып тормый...
Булат әле сигез яшьтә генә, тугызга якынлаша. Татар гимназиясенең икенче классында укып йөри. Ул әлләкем түгел, гади малай гына. Киләчәктә кайсы юлдан китәр ул, кем булып үсеп җитәр? Монысын әлегә беркем дә әйтә алмый. Бәлки, чыннан да, шагыйрь булып җитешер. Бәлки, галим яисә төзүче-фәлән булыр. Ләкин инде яшәгән хәтле-се, кылган хәтлесе өчен дә Булатка рәхмәт әйтерлегебез бар шикелле безнең. Үзенең чыкылдап торган тавышы, гаҗәеп шигырьләре, сәхнә осталыгы белән шушы гап-гади, нәп-нәни бер Булат ничәмә-ничә мең сабыйның күңелендә татар теленә, туган теленә карата мәхәббәт уятты да, ул ничәмә-ничә тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, бакча-мәктәпләр башкарасы эшне нәп-нәни иңнәре, нәп-нәни куллары белән ерып чыкты икән!..
Ә нәни дустыма күз генә тимәсен әлегә, күз тимәсен! Ходай тәгалә аны туган халкыннан, талантыннан, бәхетеннән аермасын берүк?!.
Вахит ИМАМОВ, Чаллы язучылар оешмасы рәисе. 16 октябрь, 2002 ел.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018