Бүген Габдулла Бубый
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдулла Бубый

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Үзбәк Байчура
Марсель Бакиров
Гөлнар Балтанова
Риза БАРИЕВ
Галимҗан Баруди
Габделбари Баттал
Хәнәфи Бәдигый
Хафизетдин Бәззази
Луиза Бәйрәмова
Фәрит Бәширов
Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Муса Бигиев
Сөнгатулла Бикбулатов
Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ
Галимәтелбәнат Биктимерова
Тәэминә Биктимирова
Әбел-Галя ибне әл-Болгари
Ибраһим Болгарии
Мәхмүд Болгари
Таҗетдин Болгари
Мансур Борындыкый
Әгъдәс Борһанов
Габдулла Бубый
Габдулла Бубый"Б" хәрефенә язмалар

ГАБДУЛЛА БУБЫЙНЫҢ ЯЗМА МИРАСЫ

XIX гасырның икенче яртысында башланып, яңа гасыр кергәндә куәтләнгән яңарыш дәвере, барыннан да элек, милли уянуны таләп итә иде. Ш. Мәрҗани, Х.Фәезхановларга ике гасыр кисешендә алмашка килгән мәгърифәтчеләрнең яңа буыны үз алларына халыкта милли аң уяту бурычын куялар. Бу чорда татар зыялылары алдына баскан төп проблемаларның берсе булып, рухи, дини, мәдәни тормышта күренә башлаган яңарышны җәмгыятькә җиткерү, аның кирәклеген халыкка аңлату торган. Татар матбугатының булмавы зыялыларны, үз фикерләрен халык колагына җиткерер өчен, икенче юллар эзләргә мәҗбүр иткән. Бу юлларның берсен алар эчтәлеге дини-әхлакый, мәгърифәтчел характерда булган, белемгә, яктылыкка чакырган китапчыклар—популяр брошюралар серияләрен бастыруда тапканнар.

Мәсәлән, мөдәррис һәм дин белгече Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936), "Гыйльме әхлак" исеме астында берләштереп, шәкертләр һәм аларның ата-аналары өчен уку китаплары чыгара башлый. 1897-1903 елларда аның бу циклда дидактик характердагы "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана", "Тәрбияле ата", "Тәрбияле хатын", "Шәкертлек әдәбе", "Әдәбе тәгълим", "Гаилә", "Нәсыйхәт" кебек әсәрләре дөнья күрә. Бу китапларның халык арасында тиз таралуын аларның ел саен диярлек кабатланып басылуы да күрсәтә. Мәсәлән, "Тәрбияле бала" гына да 1917 елга кадәр ундүрт тапкыр нәшер ителә. 1900-1903 елларда Габдерәшит-казый Ибраһимов (1857-1944) үзенең "Миръат" (Көзге) исемле ярымжурнал характерындагы брошюралары белән халыкны тирән йокыдан уяту, аңа татар-мөселман җәмгыятенең кимчелекләрен, аның чын кыяфәтен "көзге"ләрендә күрсәтү, белемгә-гыйлемгә чакыру эшенә керешә. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә нигез салучы, мөдәррис һәм галим Галимҗан Баруди (1857-1921) шул ук елларда "Мәгарифе исламия" исеме белән ислам дине кануннарын аңлатуга багышланган әсәрләрен нәшер итә башлый. 1903 елда ул "исламны яңарту" эшенең беренче "карлыгачларыннан булган Габденасыйр Курсавиның (1776-1812) "Китаб-эл иршад лил-гыйбад" (Аллаһ колларын туры юлга кертү) дигән әсәрен дә бастыра. XIX гасыр башында язылган һәм моңа кадәр татар зыялыларына кулъязма хәлендә генә билгеле булган бу әсәр ислам диненең әсаси чыганакларын һәм мөселман юриспруденциясендә кулланышта булган ысул-алымнарны тикшерүгә багышланган. Кискен полемик рухта язылган һәм җәдиди фикер-гамәлләрнең нигезен тәшкил иткән бу хезмәт яңа заман таләпләренә дә туры килгән һәм җәдидчеләр өчен маяк, юлкүрсәткеч ролен үтәгән.


Мәгърифәтчелек, яңарыш идеяләрен халыкка җиткерүгә күп көч куйган шәхесләр арасында күренекле мәгърифәтче, педагог Габдулла Габделгалләм утлы Нигъмәтуллин-Бубыйның (1871-1922) да булуы бер дә гаҗәп түгел. Ул, бай тарихлы Иж-Бубый мәдрәсәсен тамырдан үзгәртеп, алдынгы карашлы, киң белемле мөгаллимнәр һәм дин әһелләре әзерли торган уку йортына әверелдерүчеләрнең җитәкчесе. XIX гасыр азагы—XX гасыр башында ул ялкынлы публицист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та киң таныла.

Унтугыз-егерме яшьлек шәкерт чагында ук, Габдулла Бубый "иске мәтеннәргә гарәпчә һәм татарча шәрехләр язып, бик күп мәсьәләләрдә иске Мосаннифларны тәнкыйть итәргә башлаган",— дип күрсәтә Бубый шәкерте, күренекле галим Җәмал Вәлиди Габдулла Бубыйның вафаты хакында хәбәр алганнан соң язган кайгына-мәсендә. Монда бераз искәрмә кирәк булыр. Борынгы китапларны күргән укучылар игътибар иткәндер: китапның һәр бите ике яки берничә өлештән тора. Уртада әсәрнең төп тексты—мәтен—язылган. Аны икенчесе (өченче, дүртенчеләре дә булырга мөмкин) урап алган. Болары—башка авторлар тарафыннан язылган шәрех-анлатмалар. Ягъни берәр борынгы мосанниф (язучы, автор)—белгеч-галим, ниндидер темага багышлап, үз әсәрен язган. Аның шәкертләре, остазларының әсәрен күчереп алып, аның төп фикерләренә аңлатма язганнар. Аларның да дәвамчылары исә авторның фикерләренә генә түгел, шәрехләргә дә үз аңлатмаларын биргәннәр; болары—шәрхи-шәрх дип аталган.

Борынгыдан килгән традиция буенча, мәдрәсәләрдә һәр фән-гыйлем урта гасырларда язылган абруйлы дәреслек-комплекслардан гыйбарәт булган. Шәкертләр ул дәреслекләрне укып-өйрәнеп кенә калмаган, күчергән, кайберләре үз аңлатмаларын да язган. Габдулла Бубый исә, үз аңлатмаларын язу, шәрехләү белән генә канәгатьләнмичә, борышы авторларны тәнкыйтьли, бераздан соң диннәрне чагыштырып тикшерә башлый, Җ. Вәлиди сүзләре белән әйтсәк, "христианлыкны интикад-ка (тәнкыйть) керешә вә шул турыда татарча күп нәрсәләр яза". Тагын да соңрак ул, мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани, атаклы "Тәрҗеман" газетасы мөхәррире публицист Исмәгыйль Гаспралы, күренекле мөселман реформаторлары Мөхәммәт Габдеһ һәм Әхмәт Мидхәтләрнең дәвамчысы булып, "динне мәдәнияткә татбыйкъ (килештерү, яраклаштыру; чагыштырып карау) эшенә бик кызу рәвештә бирелгән".

Бу чорда ислам дөньясында, шул исәптән, татарларда да барган фикер үсешенә зур йогынты ясаучы абруйлы шәхесләр арасында, һичшиксез, гарәп реформаторы, Мисырның баш мөфтие Мөхәммәт Габдеһ (1849-1905) булган. Ул Каһирәдәге атаклы әл-Әзһәр университетында укыту системасын тамырдан үзгәрткән, исламны "яңарту" идеясен нигезләп чыккан галим. М. Габдеһ ислам мәдәниятенең элеккеге бөеклеген яңадан аякка бастыруның кирәклеген дәлилләгән. Моның юлын ул Мөхәммәд-пәйгамбәр заманындагы "саф ислам"га кайтуда, аны соңгы гасырларда мөселман дин белгечләре керткән ялгыш-хаталардан арындыруда, халыкны агартуда күргән. Бу бөек галим, һәр заман Коръәннең үз мөфәссирләрен—аңлатучыларын таләп итә, дип раслап чыккан. Җыеп әйткәндә, М. Габдеһнең эшчәнлеге XIX гасыр азагындагы мөселман җәмгыятенең Европа мәдәнияте, соңгы гасырларда анда үсеш алган фәлсәфи фикер һәм табигать фәннәре белән танышуын чагылдырган.

Аның һәм башка реформаторларның исламны "яңарту"га багышланган хезмәтләре замандашларын таң калдырган. "Бәс, бу заманда Мөхәммәд Габдеһ һәм Әхмәт Мидхәт кеби бөек галимнәр чыгарлар да, иске мөфәссирнең (аңлатып, ачыклап бирүче, комментатор) хәтерләренә килмәян бик күп хикмәтләрне аяте Коръәниядә истихраҗ (укыпмәгънәсен чыгару) кыштырдар,—дигән бәя бирә бу галимнәргә Г.Бубый да.—Ләкин Коръәнне тәдәббер (уйлап андау) өчен, башка галимнәрне бик гүзәл белдеге соңында иске тәфсирләрне, вә Ислам кемнәр арасында килгән, вә ни сәбәпле аятьләр ингән—шуларны белергә кирәк"2. Күрәсең, яңа гына мәдрәсә тәмамлап, үзе укытырга керешкән Г. Бубыйны Коръән аятьләрен һәм борынгы текстларны М. Габдеһ һәм Ә.Мидхәткә хас булганча заманга тәңгәл китереп аңлата белү сәләте гаҗәпләндергәндер. Бу галимнәрнең хезмәтләре белән танышу мөдәрриснең дини-фәлсәфи юнәлештәге эзләнүләрен тирәнәйтүгә көчле этәргеч булуында шик юк.

Габдулла Бубыйның гасырлар күчеше чорында язылган әсәрләре яңалыкка омтылучы яшьләр арасында кулдан-кулга йөри башлаган. Ә инде әсәрләре китапчыклар буларак басылгач, яшь мөҗәддиднең (яңалык кертүче, новатор) исеме киң даирәгә тарала. Башта мөдәррис гарәп телен һәм дин кануннарын аңлатып язган дәреслекләрен бастыра: 1899 елда Г. Бубыйның "Мөкяләмәи гарәбия" (Гарәп теленнән өйрәткеч), шулай ук мирас һәм варислар хакындагы шәригать кагыйдәләрен аңлаткан "Фәраиз" кебек беренче дәреслекләре дөнья күрә; 1901 елда—"Логия, яхуд мантыйк фәне" һәм "Мохтәсар нәхүе гарәби" (Гарәп теленең кыскача синтаксисы) китаплары басыла һ.б.

"Габдулла Бубый мәдрәсә өлешендә гарәп теле, дин дәресләре, дини фәлсәфә, мантыйк (логика) укытты. Бу фәннәрне укытуда Габдулла Бубый бик зур яңалыклар кертте. Схоластика, софизм чүпләреннән әрчеп, кыскача яңа дәреслекләр төзеп укыта иде. 1902 елларда басылып чыккан "Мантыйк яки логика" исемле китабы логикадан татар телендә бердәнбер китап иде,—дип искә ала 1896 елда унике яшендә Бубыйга укырга килгән һәм андагы үзгәрешләрне үз башыннан үткәргән Зәки Алиев.—...Гарәп теле иң кыен телләрдш санала. Шулай да, иске мәдрәсәдә 15-20 ел укып та, пишкадәмнәр үзләштерә алшган гарәп теле грамматикасын үзе төзегән китап буенча Габдулла Бубый бер-ике елда белдерә иде".

Ләкин аның 1899-1909 елларда Казан һәм Оренбург нәшриятларында дөнья күргән әсәрләренең күпчелеге дини-фәлсәфи характерда булган. Алар арасында ин таралганнары—"Тәрәкъкыяи фөнүн вә мәгариф динсезлеккә мөҗибме?" (Фән һәм мәгарифнең алга китүе динсезлек өчен җаваплымы?), "Хакыйкать, яхуд тугрылык", "Татарча хотбә уку дөресме?"; шулай ук тәрҗемәченең зур-зур кереш сүзләре (шәрехләре) белән басылган һәм шул сәбәпле Г. Бубый китаплары буларак танылган шул чор гарәп мәгърифәтчесе М.-Ф. Вөҗдинең "Диянәте исламияи кавагыйде мәдә-ниягә татбыйкь, яхуд борһаны сатыйгъ: гарәпчәдән" (Ислам динен мәдәният кагыйдәләренә чагыштырып карау, яки ачык дәлилләр) һәм 1350 елда вафат булган шәригать белгече Ибне Кыямның "Замане иҗтиһад монкарыйзмы, дәгелме" (Ижтиһад—мөстәкыйль фикер йөртү—заманы уздымы, юкмы!) әсәрләренең тәрҗемәсе һ.б. булган.

Авторның карашларын һәм хезмәтләренең эчтәлеген әсәрләренең исемнәреннән үк күрергә мөмкин. Мәсәлән, беренче әсәрдә Г. Бубый, урта гасыр авторларының хезмәтләренә таянып һәм яңа дәлилләр китереп, белем һәм фәнни прогрессның динсезлекне тудырмавын күрсәтә. Ул исламның мөселманнардан һәр җирдә белем эстәүне таләп итүен ассызыклый. Ислам диненең тиз арада дөньяда уңышлы таралуын да Габдулла Бубый аның үзе белән гыйлем-мәгариф алып килүенә бәйли, шуна инана. Автор шулай ук динсезлеккә китерү шартларына да туктала, аларны айлата; ул фән-гыйлем түгел, ә наданлык, белем эстәргә теләмәү үзе динсезлекне китереп чыгара дигән карашта тора. Ул укучыларын фәнне фанатикларча дошман күрмәскә чакыра, киресенчә, география һәм башка табигать белеменә караган фәннәрне мәдрәсәләрдә өйрәнергә кирәклеген нигезли, кисәтә.

Укытуда ысул җәдитче буларак эш башлаган Габдулла Бубый ислам диненең катлаулы, бәхәсле, андаешсыз һәм каршылыклы кануннарын да шул ук җәдитчелек күзлегеннән тикшерә, аларны, яңа заман таләпләренә яраклаштырып, укучыга җиткерергә, фән белән динне үзара килештерергә омтыла. "Ул үзенең әсәрләрендә ялкынлы бер публицист булып мәйданга чыга, алда тереләй кыймылдап торган мәсьәләләрне мөзакәрәгә (бәхәс мәйданы) куеп, шул арны заманның теләгенә муафыйк рәвештә хәл кыла. Аның "Хакыйкат"е үзенә күрә бер журнал булып, анын, бигрәк тә, басылмаган соңгы җөзьәләре (кисәк, өлеш) шул заманны мәшгуль иткән көнлек мәсьәләләрне эченә ала. Анда тормышның һәр ягына кагылынадыр. ("Хакыйкать" барысы егермедән артык җөзьә булып, моның фәкать сигезе басыл-мьшггыр)",—дип искә ала Җ. Вәлиди.

Г. Бубыйның бу әсәренең татар дөньясында тиз арада таралуы патша хөкүмәтен дә сагайта. 1904-1906 елларда аның беренче җиде өлеше артык киртәләрсез патша цензурасыннан үтсә дә, сигезенчесе, Казаңда басылганнан соң, губернатор тарафыннан тыела һәм юк ителә. Калган кисәкләре, цензура тарафыннан рөхсәт булмау сәбәпле, нәшер ителми кала. Шулай да, кулдан-кулга күчерелеп, яңалыкка омтылган яшьләр арасында гаять зур кызыксыну таба. Моның шаһите Җ. Вәлидигә сүз бирик. "Хакыйкать" вакытында гаять популяр бер әсәр булып, шәкертләр арасында кулдан-кулга йөри. Үзенең дини мәсьәләләрдәге җәсарәте (кыюлык) белән яңа фикере ачылып юиә торган яшьләрне хәйран итә иде. Иске голяманың авторитетын югалту һәм иске мәдрәсәләрне туздыруда моның кадәр зур тәэсире булган, белмим, икенче бер әсәр бар микән?—дип ассызыклый галим.—Читтән Бубыйга укырга килүчеләрнең бик күбесе, мин үзем дә шул җөмләдән, әлеге "Хакыйкать"ләрне укып, андагы фикерләрне иясенең үз авызыннан алырга дип килүчеләр иде".

Билгеле булганча, 1911-1912 елларда, Бубый мәдрәсәсе тар-мар ителеп, бертуган Бубыйлар кулга алына һәм "Бубыйлар эше" кузгатыла. 1906 елда ук бастырырга рөхсәт алу өчен цензура кулына эләккән "Хакыйкать"нең тугызынчы кисәге исә, нәшер ителмичә калса да, тикшерү барышында Бубыйларның хөкүмәт каршындагы "җинаят"ен раслаучы төп дәлилләрнең берсе буларак күрсәтелә. Кызганычка каршы, "Хакыйкать"нең 1904-1906 елларда басылган җиде очеркы гына безнең көннәргә килеп җиткән. Ә кулъязма хәлендә калган өлешләре безгә билгеле түгел. Аларның егермедән артык булуы хакында, югарыда күрсәткәнчә, Җ. Вәлиди искә ала. Бу сүзләрнең дөреслеген шулай ук Бубый шәкерте булган галимә Зәйнәп апа Максудова да, сөйләшеп утырганда, раслаган иде. Әсәрнең төзелеше дә шул хакта ук сөйли. Ләкин бу зур игътибарга лаек әсәрне җентекләбрәк өйрәнүне махсус тикшерүгә калдырып, Г.Бубыйның кулъязма әсәрләрен тасвирлауга күчәм.

Г. Бубыйның төрле сәбәпләр аркасында басылмыйча калган әсәрләре тагын да күбрәк булган. Гомумән, аның кулъязма мирасы бик бай булган дияргә нигез бар. Мәсәлән, ул үзенең "Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихы"нда язган китапларының, меңнәрчә бит кулъязмаларының ышанычлы кешеләрдә саклануын искәртә. Ә 1911-1913 елларда Сарапул төрмәсендә утыруын тасвирлап язган "Зиндан" исемле әсәрендә ул менә ничек күрсәткән: "Мин, һәрвакыт язу белән маташтыгымнан, ул кадәр хафаланмадым. Көне-төне яздым. Ике дәфга (тапкыр) керүемдә (беренче керүе— 1911елның 3 февраленнән 1912 елның 30 маена кадәр, тикшерү эше дәвам иткән чор; икенчесе—1912 елның 9 августыннан 1913 елның 9 февраленә кадәр, хөкем карары нигезендә—А. М.) алты мең сәхифәгә якын язу яздым. Һәммәсен сәламәт озаттым. Үзең җай белсәң, төрмә надзирательләре белән һәрбер эшне эшләргә була".

Әлбәттә, ел ярым эчендә алты мең сәхифә язган кешенең башка вакытта язганнары да күп булуында шөбһә юк. Ләкин ул кулъязмаларның бер кечкенә өлеше генә безгә мәгълүм. Безнең көннәргә ул университет китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә саклана торган дүрттомлык әсәрләре буларак килеп җиткән. Әгәр дә аларның күләмен санасаң, бары 1200 сәхифә чамасы килеп чыга (аның 300 гә якыны Сарапул төрмәсендә язылган).

Беренче томны "Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихы"5 әсәре тәшкил итә. Ул 1912-1918 елларда язылган. Бер-берсенә тегелмәгән аерым дәфтәрләрдән торган бу кулъязманың исеме шулай куелса да, автор мәдрәсә тарихы белән генә чикләнми. Әдәби-автобиографик характерда язылган бу әсәрне шартлыча ике өлешкә бүлеп карарга була. XVIII гасыр азагыннан XX гасыр башына (төгәлерәк, 1913 елга) кадәр дәверне үз эченә алган беренче өлешнең исемен шулай дип атарга да мөмкин. Монда Иж-Бубый авылының мәчет-мәдрәсәсе һәм берничә буын авылның мулласы һәм мөдәррисе булган Нигъмәтуллин-Бубыйлар нәселенең бик кыска тарихы да бар. Төп игътибар исә 1895-1911 елларда Бубый мәдрәсәсен үзгәртеп кору тарихына, бу юлда очраган киртәләрне тасвирлауга бирелгән. Шул ук вакытта Г. Бубый вакыйга һәм фактларны теркәп кенә калмыйча, ул дәвердәге татар мәктәпләре торышына тирән анализ да ясаган, аларның кимчелекләренә тукталган, кимчелекләрне бетерү юлларын эзләүне тасвирлаган. Шулай ук Бубыйларга патша хөкүмәтенең һөжүме, 1911-1912 елларда авылда узган тентүләр, мәдрәсә җитәкчеләрен һәм укытучыларын кулга алу, тикшерү һәм хөкем процессы, гомумән, мәдрәсәне тар-мар итү әсәрдә бик тәфсилләп күрсәтелгән. Әсәрнең бу беренче өлеше 1999 елда "Рухият" фонды тарафыннан чыгарылган җыентыкта дөнья күрде.

Кулъязманың икенче өлеше Габдулла Бубыйның 1913-1918 еллардагы эшчәнлеген чагылдырган. Нигездә монда аның Шәркый Төркестанда, Голжа7 шәһәрендә, мәгариф һәм җирле халыкны агарту өлкәсендәге эшләре күрсәтелгән. Әсәрнең бу өлешендә автор Голҗа татар җәмгыятен, җирле халыклар—уйгырлар (ул аларны таранчы, кашгарлык дип атый), дөңгәннәр (мөселман динендәге кытайлылар), казакъларны тасвирлый, аларны мәгърифәткә, иҗтимагый хәрәкәткә тарту юлындагы адымнарны тәфсилләп яза. Әсәрнең бу өлешендә Голжага Г. Бубый алып килгән яңалык-үзгәрешләргә җирле халыкның мөнәсәбәте дә ачылган, шул заман вакыйгаларына карата авторның фикерләре, бәяләмәләре дә бирелгән. Бу исә безгә үзгәртүләрнең барышын, авторның аларны ничек нигезләвен күрергә дә мөмкинлек бирә. Г. Бубый яңалыкларга каршы чыгучы ишан-суфыйларнын наданлыгын фаш итә, Голҗадагы кытай чиновниклары, рус консулының мөнәсәбәтен дә ачыклый.

Кулъязма Февраль революциясеннән соң Г. Бубыйнын туган ягына кайтуы һәм 1917-1918 уку елыңда Троицк шәһәрендәге Яушевлар семинариясендә эшләвен тасвирлауда туктала. Ләкин кулъязма тәмамланмаган кебек тоела, аның соңгы дәфтәре (яки берничә дәфтәр) юкка чыккан дигән тәэсир кала. Ни өчен шулаймы? Беренчедән, әсәрнең азагында, башка әсәрләрдә һәрвакыт автор тарафыннан куела торган язылу урыны һәм датасы күрсәтелмәгән. Икенчедән, авторнын хикәяләве сүз уртасында, Троицк мөгаллимнәрен тәнкыйтьләү барышыңда, фикер тәмамланмаган хәлдә тукталып калган.

Г. Бубый кулъязмаларының калган өлеше китапханә тасвирламасында "Өч томлык сайланма әсәрләр"8 исеме белән беркетелгән. Бу өчтомлык авторнын 1911-1916 елларда Сарапул төрмәсендә, Троицк һәм Голҗа шәһәрләрендә язган хатирәләре, нотыклары, хатлары, хикәяләре, парча-нәсерләре, фәлсәфи-ижгимагый трактатлары һәм башка әсәрләреннән гыйбарәт.

Җыентыкның беренче томын Г. Бубыйның "Зиндан" исемле 140 битлек мемуаристик әсәре һәм "Кадиннар" (Хатыннар) дигән 385 битлек зур с|әлсәфи трактаты тәшкил итә. Әсәрләрнең азагында язып тәмамлау урыны һәм вакыты күрсәтелгән: беренчесе—Голҗа, 1914, 18 октябрь; икенчесе—Голҗа, 1916, 18 май. Икенче том авторның 1913-1916 елларда Голҗада язган башка әсәрләрен берләштерә. Өченче томга 1911-1913 елларда Сарапулда, Бубыйда һәм Троицкида язган материаллары кергән.

Г. Бубыйның мемуаристик характердагы "Зиндан" әсәрен "Бубый мәдрәсәсе-нең кыска тарихы"ның дәвамы буларак кабул итәргә мөмкин. Монда автор "Бубыйлар эше" дәвамында үзенең Сарапул төрмәсендә күргәннәрен, кичерешләрен җентекләп тасвирлаган, тикшерү барышында һәм хөкем процессында аралашырга туры килгән җирле чиновникларга, жандармнарга, түрәләргә төрле характеристикалар биргән. Менә, мисал өчен, төрмә тормышыннан бер күренеш.

"Бер көн иртә белән начальник белән могавин (ярдәмче) икесе дә кызуланып йөри, наздираТе^ләр чабыша, әбрәкәйләр тазартылды, карбулка сибелде, өй аллары белән коридорларга нарат майлары сибелде... Без: "Бу нидәй эш? Бу кайдан чыкты?"—диеп торабыз. Вяткадан төрмәләр инспекторының могавине килгән икән. Төрмәнең гадәте шулай: губернатор килсә дә, прокурор карай башласа да, электән алар күзенә ыспай кертерлек итеп әзерләп куялар. Ихтимал, алар, шуны сизмәенчә, шуңар ышанып китә торганнардыр шул...

Инспектор могавине начальник белән безнең бүлмәгә дә керде. Вакыт аш вакыты, безнең өстәл уртасында табак белән, табак төбендә, сигез кешегә китерелгән ярты кадак чамасы үпкә белән бавыр тормакта иде. Курыкма, туган, песәйләрне сыйлай торган аш төрмәдә аристаннарга бирелә. Могавин шуны карап сорады:

—Бу ничә кешегә?
Арабыздан берсе җавап бирде:
—Барыбызга. Сигез кешегә.
Могавин белән начальник тәгаҗҗеб (ис китү) вә истифһам (сораулы караш) белән берсенә берсе караштылар, ләкин бер сүз дә эндәшмәделәр. Могавин:
—Шикаятегез юкмы?—диеп сорады.
Без, юк диеп җавап бирдек. Шикаять әйтеп кара. Аннан соң кирәгеңне табарсың".

Шушы ук беренче томда Г. Бубыйның өченче күләмле әсәре—"Хатыннар" дип аталган трактаты да урын алган. Бу әсәр, исеменнән үк күренгәнчә, XX гасыр башындагы ислам дөньясында, шул исәптән, татар тормышында да гаять мөһим иҗтимагый мәсьәләләрне эченә алган һәм бик күп бәхәсләр объектын тәшкил иткән проблемага—хатын-кызлар хәлен анализлауга багышланган. Бу әсәрне Г. Бубыйның уй-фикерләренең нәтиҗәсе, Бубыйлар гаиләсенең барлык әһелләреннән күп көч, зур хезмәтләр таләп иткән эшләренең—кызлар мәдрәсәсен аякка бастыруның теоретик нигезләмәсе дип кабул итәргә кирәк. Трактатта хатын-кызларның хокуклары һәм бурычлары тикшерелә, аларның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыннары билгеләнә. Көнбатыш (Европа һәм Америка) илләрендә һәм шәркый (нигездә, мөселман динендәге) халыкларда хатын-кызларга карата булган карашлар анализлана, хатын-кызларны укытуның җәмгыятьнең үсешенә тәэсире һәм хатын-кызлар хәле торышының җәмгыять тәрәкъкыятенә бәйлелеге тикшерелә.

Әсәр хатын-кызларны укытуга каршы килүчеләр, аларның ирләр белән бертигез хокуклы булуларын танымаучылар белән бәхәс формасында, кискен полемик рухта язылган. Ислам тәгълиматын һәм фәлсәфәсен яхшы белгән автор бу әсәрендә дә шушы тәгълиматка таянып сүз йөртә. Ул, хатыннарны инсан (кеше) дәрәҗәсенә күтәргән ислам кебек тәгълимат, канун юк дигән фикерне алга сөрә. Галим фикереңчә, кеше хокукларыннан тормыш өчен әһәмиятле булган барысында да ислам дине хатыннарны ирләр белән бертигез күргән. Бу фикерләрне раслау өчен Г. Бубый ислам кануннарына да, җәмгыять, кешелек тарихына да мөрәҗәгать итә, реаль тормыштан күп кенә мисаллар да китерә. Менә әсәрнең эчтәлеге: "Ислам хатыны. Истибдад белән гыйлем. Иске заманда хатыннар ничек булганнар. Хатыннарның коллыгы өммәтнең җәһаләтеннән килә. Хатыннарның үзләре өчен ваҗибләре. Хатыннарның гаилә өчен ваҗибләре. Хатыннарның җәмгыять өчен ваҗибләре. Хиҗаб. Хатын белән милләт. Гаилә. Тәгадцеде зәүҗат. Нәтиҗә".

Гомумән алганда, Г. Бубыйның әсәрләрендә хатын-кыз мәсьәләсенең куелуы, галимнең карашлары җитди тикшерүләрне таләп итә, һич югында аерым мәкаләгә лаек. Мәгърифәтченең хатын-кызның кешелек дөньясында, шул исәптән, ислам дөньясында тоткан урыны хакындагы фикерләре бүген дә, идеологияләр, дөньяга карашлар алмашкан дәвердә дә, урынлы, кызык, үзенчәлекле булуын, һичшиксез, ассызыклап әйтергә кирәк. (Бу бәяләмәгә дәлил итеп, мәкалә азагында Г. Бубыйның "Хатыннар" трактатыннан "Хатыннарның коллыгы өммәтнең җәһаләтеннән килә" исемле бүлекчәсен тәкъдим итәбез.)

Өчтомлыгының икенче томы Г. Бубый Голҗада яшәгәндә булган хәлләрне тасвирлаган хатирәләр, әдәби-публицистик парчалар, хатлар, нотыклар җыелмасыннан гыйбарәт10. Бу томга кергән берничә кулъязманың исемнәре: "Голҗада кызлар мәктәбе ачылды", "Голҗада донос", татарларны өметсезлеккә бирелмәскә өнди торган язма "Нигә бу кадәр куркырга", татар милләтенең ачы тарихи язмышына багышланган нәсер "Кызганыч син, бичара милләтем" һәм башкалар. Өченче томга исә Г. Бубыйның 1911-1913 елларда Сарапул төрмәсендә күргәннәрен тасвирлаган хатирә язмалары, хатлар, төрле әдәби парчалар, хикәяләр, тәрҗемәләр урын алган. Монда суд материаллары һәм Салтыков-Щедрин хикәяләренең татарчага тәрҗемәсе дә бар.

Томга теркәлгән әсәрләр арасында Г. Бубыйның 1913 елның апрелендә Троицк шәһәрендә язганнары аеруча игътибарга лаек. Бу язмаларда автор, бер яктан, Троицк татарлары мохитына кагылган кызык-кызык күзәтүләр ясаса, икенчедән, Бубый мәдрәсәләре ябылу һәм агалы-энеле Бубыйлар төрмәдән азат ителүдән соң, алар тормышындагы үзгәрешләрне ачыкларга ярдәм итә. Габдулла әфәнденең Троицкига килеп чыгуы да шул үзгәрешләр белән бәйле. 1912 елның августында Мөхлиса абыстай кызы Мөнҗия белән Троицкига китә һәм анда Габдрахман Әхмәровның11 башлангыч кызлар мәктәбен үз идарәсенә алып, аны Бубый кызлар мәдрәсәсе үрнәгендә үзгәртү эшенә керешә.

1913 елның апрелендә тормышының яңа баскычына басарга әзерләнүче Габдулла әфәнде бу шәһәргә апасы белән күрешергә килә. Әлбәттә инде, ул апасының кунагы булып кына калмый. Шәһәрнең могтәбәр затлары, танышлары, фикердәшләре белән очраша, киңәш-табыш итә, киләчәккә планнар кора. Аерым алганда, ул атаклы Яушевларны күреп, аларны Мөхлиса абыстай җитәкләгән кызлар мәктәбенә ярдәмнәрен арттырырга, аның чыгымнарын үз кулларына алырга үгетли. Шулай ук ул берничә тапкыр Габделбарый Баттал12, Габдрахман Әхмәревләр белән дә очраша. Сәүдә эшләре белән еш кына Төркестан якларында була торган Г. Әхмәрев Г. Бубыйга Голҗа татарларының мәгърифәт эшләрен киңәйтергә теләүләре хакында сөйли һәм голҗалылар белән мөдәррис арасында үзенең арадашчылыгын да тәкъдим итә.

Күренекле мәгърифәтченең Троицкига килүе бөтен татар халкын тетрәндергән вакыйга—бөек Тукайның вафаты белән бер вакытка туры килә. 1913 елның 4 апрелендә барлык татар газеталары, халыкка килгән зур кайгыны уртаклашып, кайгынамәләр бастыра. Бу фаҗига хакында газеталардан укып белгән Г. Бубый да, үзенең адашы, фикердәше рухына багышлап, йөрәгеннән кайнап чыккан юлларны яза. Кыска гына кайгынамә безгә авторның шагыйрьгә булган мәхәббәтен, барлык хисләрен, җан әрнүләрен күрсәтә кебек. Шагыйрьнең үлеме аны никадәр тетрәндерүен каигынамәдәге сүзләр генә түгел, хәтта төгәл, пөхтә галимнең язма азагында датаны куймавы да безгә җиткерә кебек.

Апрель ае—җәдит мәктәпләрендә имтиханнар ае. Атаклы мөдәррис, һичшиксез, бу имтиханнарда кадерле кунак та була, анда нотыклар да сөйли, шәкертләрне тырышып укырга, милләткә хезмәт итәргә өнди. Әлбәттә, апасы мәктәбендә дә имтиханда була. Бу вакыйгалар аның язмаларында да урын таба. Хосусан, аның "1913 елда 20 апрельдә Троицкида кызлар имтиханында сөйләнгән нотыкның сурәте"13 исемле язмасында Мөхлиса абыстай һәм Мөнҗия туташның бер ел эчендә мәктәптә башкарган эшләре дә урын тапкан. Язмадан күренгәнчә, Мөхлиса абыстайга Бубыйда кызлар мәдрәсәсе—дарелмөгаллиматны булдыруда үткән юлны Троицкида яңадан башларга туры килә. Эчтәлегеннән нотыкны сөйләүче Мөхлиса абыстай икәнлеге аңлашылса да, аның авторы—Габдулла әфәнде. Нотыкта урын алган фикерләр апалы-энеле мәгърифәтчеләрнең уртак җимеше булуында шөбһә юк. Бу фикерләр бүген дә игътибарны җәлеп итә.

Гомумән алганда, Г. Бубый язма мирасының байлыгы, актуальлеге һичшиксез. Аның хезмәтләре, беренче чиратта, заманының яңарыш тарафдарлары—яшьләр— яңа буын өчен язылган. Үз укучыларының белем дәрәҗәсен чамалап, автор әсәрләрен аңлаешлы итеп, дәлилләп, җиңел, йөгерек тел белән язган. Ул үз чорының яңа идеяләрен мөмкин кадәр киңрәк массаларга таратырга, популярлаштырырга омтылган. Г. Бубыйның әсәрләре, башка авторларның хезмәтләре белән бергә, татар халкының үсеше өчен көрәштә ялкынлы корал ролен үтәгән. Шул ук вакытта аның барлык әсәрләре авторның татар тормышындагы көн үзәгендә булган мәсьәләләргә карашын тасвирлый, аның туган милләтенең язмышы өчен әрнүен, борчылуын күрсәтә. Әлбәттә, кулъязма һәм басма вариантларда яшьләр арасьпйр диң таралыш тапкан бу әсәрләр, бер яктан, Г. Бубыйны мөстәкыйль фикер йөртүче галим— мөҗгәһид буларак танытса, икенче яктан, җәдитчелек-мәгьрифәтчелек идеологиясенең халык арасында таралуына юл ачкан.

Альта МӘХМҮТОВА,
филология фәннәре кандидаты.
Казан утлары №11, 2003.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013