Бүген Әдипләр: Харрас Әюп
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Харрас Әюп

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәнов Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Харрас Әюп

БОЛЫН



Харрас Әюпов шигырьләре
Болын түрләрендә ал рәшә, 
Җәйге ялкын капкан болынга. 
Җилфердәшеп яна алсу җырлар 
Кем хакында, ниләр турында?
Күтәрелеп астан, бик тирәннән, 
Гөлләр буйлап үрли югары, — 
Нинди моңга, кайсы бәгырьләргә 
Кагылалар минем кулларым?
Кайсыгызның күңел аклыклары 
Ак чәчәкләр булып яктыра? 
Нинди хыял шытып чыкты икән, 
Кулын сузып өскә, яктыга?
Болын өсләрендә ал рәшә, 
Уйнавына исең китәрлек! — 
Тирбәлешеп басып тора гөлләр, 
Заманнарны күккә күтәреп...
Белеп торам: елау — бәхет түгел, 
Кызыкмыйдыр һичкем елауга; 
Тик шунсы бар — безнең бу гомердә 
Бәхет түгел елый алмау да.
Елаган чак — иң саф мизгелләре, 
Илаһи бер хәле җаннарның; 
Биеккәрәк күтәрелгән чагы 
Гамьсезлектә калмаганнарның.
Юк, сөенмим кеше елаганга, 
һәм шатланмыйм еламаганга. 
Мин бәхетле — еламаган чакта, 
Мин бәхетле — елый алганда.

ҖӘЙГЕ АГЫМ

Яп-якты көн.
Идел буйларыннан
Сулап туймас дымлы җил килә.
Аксылланып тузгый яшел таллар,
Тирбәлә җәй моңлы бер көйгә.
Урамнарга керә җәйге агым, 
Түтәлләрдә ауный, юлларда... 
Сабырлыгын җуеп сарыла ул 
Җиңел күлмәк кигән кызларга.
Айкап уза ишегалларыннан, 
Йолыккалый ап-ак керләрне; 
Сизми сабый ачык тәрәзәдән 
Нинди төшләр агып кергәнне.
Алып чыга шәһәр өсләренә 
Уйнаклатып карлыгачларны; 
Елатканчы, юатканчы чайкый 
Моңлы җанны, зарлы башларны.
Мәңгелек җил җирдә, мәңгелек сил 
Беркемне дә юктыр онытасы. 
...Башларымнан сыйпап уза гомер. 
Яп-якты көн. 
Җәйнең уртасы...

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ

Табигатьнең, Вакыт каршысында 
Тып-тын калып, башын игән мәле. 
Тезелешеп, җәйне озатырга 
Чыгып баскан печән кибәннәре.
Көз килүгә, ак җәймәдәй булып, 
Сузылып ята җиргә ап-ак томан; 
Кояш нурларында пәрәвезнең 
Тирбәлгәне ишетелә сыман.
Тик бер генә көзнекеме соң бу? — 
Урманнарны моңсу сагыш сарган. 
Кыштыр-кыштыр килеп, алларыңа 
Ялкын өзлеп төшә агачлардан.
Ерак үткәннәргә, киләчәккә 
Ишетелер күк, әгәр аваз салсаң; 
Күптән киткәннәрне табарсың күк 
Болыннарда бүген, эзләп барсаң...
Чал Вакытның, дөнья каршысында 
Тып-тын калып, башын игән мәле. –
Табигатьнең шушы мизгелендә, 
И, җаннарны чайкыйсы бар әле!..

ИҢНӘРЕМӘ САЛ БАШЫҢ...

Ай-һай дөнья, чал башың, 
Иңнәремә сал башың, 
Бер тирбәтим чал башыңны 
Хәсрәтләрең калмасын.
Күкрәгемдә — йөрәк бу, 
Авыр чакта терәк бу, 
Синең борчуларың төяп 
Китәр өчен кирәк бу.
Буйлыйм Иделләреңне, 
Уйлыймын илләреңне; 
Яндырып кал: беләсеңдер 
Мәңге түгелләремне.
Ай-һай дөнья, чал башың, 
Йөрәгемә сал башың, 
Кайгыларың алып китим — 
Бүтәннәргә калмасын!

КАЙТЫП БАРГАН ЧАКТА МӨСЛИМГӘ...

Газиз әнкәй!
Кош тоткандай булып,
Китеп барган чакта Мөслимнән,
Китеп барган чакта Мөслимнәрдән,
Алъяпкычың салып өстеңнән,
Җиргә җәеп намаз укыгансың,
Теләк теләгәнсең син безгә:
Эзкәйләре берүк суынмасын,
Кайтарсын, дип, туган нигезгә.
Газиз әнкәй!
Ут йотардай булып,
Кайтып барган чакта Мөслимгә,
Кайтып барган чакта Мөслимнәргә,
Үзәк өзеп искә төштең дә
Бала чактагыча син җитәкләп
Алып киттең...
Инде адашмам:
Кыйбламны мин — туган туфрагымны
Бүтән кыйблаларга алмашмам!
Газиз әнкәй! Күңелләрем җирсеп
Йөргән чакта бүген Мөслимдә, 
Йөргән чакта бүген Мөслимнәрдә — 
Иман сеңгән туфрак өстендә, 
Синең җылың, назларыңны тойдым, 
Сөенечләреңне, кайгыңны — 
Җирдән киткән чакта урыныңа 
Калдыргансың туган ягымны...
Син бит, әнкәй, мәңгелектә 
Күпме генә кунак булдың?! 
Кунак түгел — җир йөзенә 
Бераз күз һәм колак булдың.
Без белми дә калдык бугай — 
Ни ишеттең, ниләр күрдең: 
Бөтенесен йөрәгеңә 
Төйнәдең дә — гүргә кердең.
Инде менә минем нәүбәт: 
Җирнең күзе, колагы мин; 
Синең сыман эчкә йотам 
Күз яшемне, еламыймын.
Әле ниләр күрмәссең дә, 
Ишетмәссең ниләр генә! 
Җир күзләре булу кыен 
Икән кеше йөрәгенә...

Аның турында

Марсель Бакиров. Күкрәгеңдә көең исән булсын
Фоат Садриев. Табигать телен белә
Суфиян Поварисов. Ташка язылган мәхәббәт
ЗӨЛФӘТ. Тыелгысыз кош сере
Факил Сафин. Шигъри балкыш
Әлфия Ситдыйкова. Сирәгәя дисбе төймәләре...

Гатауллин Р. Харрас Әюпов: [Безнең сафка].— Казан утлары, 1982

©Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013