Бүген Әдипләр: Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ...
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Асия БИКҖАНОВА.

ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ...

Сәйфи Кудаш
...Кояшлы март иртәсе. Матбугат йортының икенче катына язучылар җыела... Сәгать 10 да Язучылар союзы идарәсенең киңәйтелгән утырышы. Утырыш Уфадан Сәйфи Кудаш килүе хөрмәтенә багышлана.
Әмирхан Еники "Казан" гостиницасына кунакларны алырга китте. Күп тә үтмәде, ул аларны алып та килде. Мин кадерле кунакларны икенче катта көттем...
Менә баскычтан өч кеше менеп килә: Сәйфи ага, Кирәй Мәргән һәм Әмирхан абый. Баскычтан менеп җиттеләр. Күрештек. Сәйфи ага мине Кирәй Мәргән белән таныштырды. Сәйфи аганы язучылар уратып алдылар. Мин Сәйфи агага карап тордым... Ул һаман да шулай матур, күркәм. Йөзендәге матурлыкның мыскалы да уңмаган!
Мин идарә утырышына керә алмадым. Ниләр сөйләшкәннәрен белмәдем. Бу көнне минем эшем бик тыгыз - журнал табаклары укый идем. ...Кич белән сәгать 7 дә Матбугат йортының Габдулла Тукай исемендәге клубында кадерле кунаклар белән очрашу кичәсе булды. Мин, гадәтемчә, кулыма блокнот тотып килдем— Залда халык шактый күп, аеруча, яшьләр иде.
Очрашу кичәсенең президиумында: Сәйфи Кудаш, Кирәй Мәргән, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Афзал Шамов, Габдрахман Минский һ.б, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Исмәгыйль Рәмиев, Рафаэль Мостафин - залда. Очрашу кичәсен шагыйрь Сибгат Хәким алып бара. Кереш сүзне дә ул сөйләде...
- Табигатьтә чишмәләр күп. Аларның кайберләре ургылып ага; кайберләре - салмак; кайберләре - шаулап, кайберләре агалар-агалар да, саегалар. Ә кайберләре гомер буе мул сулы булып агалар-агалар да, зур суларга килеп кушылып, диңгезләр хасил итәләр: табигатьне ямьләндерәләр, халыкка бәхет алып киләләр.
Ике әдәбиятка да ярты гасыр буе оста каләме белән зур хезмәт куеп килүче хөрмәтле Сәйфи ага Кудашны мин, зур диңгезләр хасил итүче мул, шифалы сулы, игелекле чишмәгә тиңләр идем.
Сәйфи ага Кудаш 1913 елда яза башлый. Мәңге үлмәс әсәрләр калдырып, Габдулла Тукай дөньядан киткән ел бу. Өлкән шагыйрьләрнең биографиясенә күз салсаң, гаҗәеп күренешләргә очрыйсың. Бу еллар - Сәйфи ага Кудашның, Әхмәт Фәйзинең, Муса Җәлилнең беренче шигырьләре дөньяга чыгу еллары. Безнең атаклы драматургыбыз Нәкый ага Исәнбәтнең дә, озын гомерле, олы иҗаты шушы вакыттан башлана.
Татар матур әдәбиятының горурлыгы-классигы Габдулла Тукай аларны зур әдәбият юлына алып керә. һәм алар Габдулла Тукайның олы традициясен мәгърур дәвам итеп киләләр!
"Галия" мәдрәсәсендә Сәйфи аганы Галимҗан Ибраһимов укыткан. Сәйфи аганың ярты гасыр буе дәвам иткән олы иҗатының ныклы нигезе әнә шушы традициягә нигезләнгән. Сәйфи аганың биографиясе кызыклы, катлаулы. Сәйфи ага олы юлдан барган саеп гел ныгая, остара бара. Кайбер шагыйрьләр еллар узу белән авырая, сүлпәнләнә баралар, җилкә баса. Ә менә Сәйфи агада бу сыйфатлар киресенчә. Ул - картаймый да, сыгылмый да. һаман да яшь, һаман да көчле!
Мин олая барган саен яшәрә барган Маршакка, Туфанга, Кудашка сокланам, алар дан шулай яшәргә өйрәнәм!
Сибгат ага сүзен тәмамлауга, залда шау килеп кул чаптылар...
Шуннан... Шуннан Сәйфи агага бетмәс-төкәнмәс соклану, аны олылау, тирән ихтирам итү башланды.
Габдулла Шамуков:
Имәннәрнең имәнлеген
Давыл сыный, - дип, оста итеп ялкынлы шигырь укыды.
Габдрахман Әпсәләмов сүз сорады.
- Мин таң калып утырам. Арабызда җанлы тарих - Сәйфи ага бар бит! Әнә, карагыз әле, Сәйфи аганың бер ягында - Кирәй Мәргән, икенче ягында - Мирсәй Әмир! Аларның икесенең дә башларына көмеш йөгергән. Сәйфи агага карагыз! Аның чәче шомырт кара. Сәйфи ага - үзе дә яшь, сүзе дә яшь! Гаҗәп!!! Сәйфи аганы күргәч, күңел сөенә. Ул - һам.ш матур, һаман да аяз! Шагыйрь!!!
Сәйфи ага йөзе белән дә, күңеле белән дә олы шагыйрь, күпкырлы шагыйрь. Мин аның шигъри иҗатына да, мемуар әдәбиятка куйган көченә дә сокланам. Безгә мемуар әдәбият бик һәм бик кирәк. Әнә, Фатих Хөсни дә "тәрәзәләрен" ачып җибәрде... (Сәйфи ага мыек астыннан гына ягымлы елмаеп утыра...) Сәйфи ага безне "Хәтердә калган минутлар"ы белән шатландырса "Яшьлек эзләреннән" барып, таңга калдырды. Олы рәхмәтебезне әйтәбез аңа. Без әдәбиятыбызның тарихын әле бик аз беләбез. Безгә бик һәм бик күп нәрсәләр ачылмаган әле. Ачасы иде аларның барысын да, барысын да. Моның өчен Сәйфи агадан үрнәк алырга кирәк. Әнә, залда Исмәгыйль ага Рәмиев утыра. Исмәгыйль ага безгә күп кыйммәтле нәрсәләр бирә ала. Мин Сәйфи аганың бер бик яхшы ягын беләм, ул кулына килеп эләккән кечкенә генә язуны да саклый белә. Аның белән сөйләшеп утыру үзе бер гомер! Сәйфи аганың хәтере дә искиткеч!
Менә монда яшьләр утыралар. Әдәбиятны ярату өчен, аңа хезмәт итәргә кирәк. Мондый очрашуларга килгәндә, кулыгызга блокнот тотып килергә киңәш бирер идем. һәркемдә Сәйфи аганыкы кебек хәтер яктылыгы булмау мөмкин. Әгәр сез менә бүгенгене Сәйфи аганың үзенә тагын илле елдан соң сөйләп бирергә теләсәгез, блокнотыгызга күз салырга туры киләчәк. Ә Сәйфи ага боларны бүгенгедәй хәтерләячәк!
Габдулла Шамуков Сәйфи аганың Хәсән Туфанга язган бик матур, тирән эчтәлекле хатын укый. (Кулымда юк).
Трибунага Хәсән Туфан чыга. Башта, Сәйфи агага таба борылып, сүзсез генә, шактый вакыт елмаеп карап тора... Сәйфи агага булган олы мәхәббәтен әйтергә тели, сүз башлый алмый...
- Сәйфи, беләсеңме, без һәр яз саен Тукайга чәчкәләр салырга барабыз. Мин яз саен Тукайга синнән сәлам әйтәм!
Мин Сәйфи белән 1915 елда Уфада таныштым. Беренче тапкыр. Бу Октябрь революциясенә кадәр иде. Мин Уралда, забойда эшләүче абыйларымда яшим. Шунда бер хәбәр ишеттек: "Уфада "Галия" мәдрәсәсе бар икән".
Мин семьяда унынчы бала булганмын, шулардай алтыбыз үстек. Мине укытырга булдылар. 1914/1915 нче уку елында Уфага укырга киттем. "Галия"гә урта белем белән килә идек. Мин укырга кергәндә, Сәйфи анда юк иде әле. Икенче елда безнең арага чандыррак, йөзе матур, күзләре уйчан еракка карый торган бик чибәр бер егет килеп керде.
(Сәйфи ага дусты Туфанга текәлгән дә, елмаеп утыра...)
"Галия"дә күптөрле милләт вәкилләре укый иде. Сәйфине без барыбыз да яраттык. Сәйфи ул чакта яза иде инде. Мин - юк. Без "Галия"дә Бабич белән якыннан таныштык. Тәҗрибәле Бабичның Сәйфигә йогынтысы булгандыр. Без ул замандагы күренекле шагыйрьләрдән Мәҗит Гафурины да күреп белдек. Аның турында башта ишетә идек. Ә үзен күргән юк иде. Үзен күрү өчен Мәҗит Гафуриның эшкә барган чагын күзәтергә булдык. Берчак шулай өеннән чыкканын саклап торып, артыннан барган идем... (Залда күңелле көлү).
Без анда Сәгыйтъ Рәмиевне күрдек, тыңладык... Сүнчәләйне дә тыңлый идек... Тора-бара без дә шомара яздык. Шулай итә-итә, Галимҗан абыйдан (Галимҗан Ибраһимов), ул вакытта ул безнең укытучыбыз иде, фатиха алып, әдәбият юлына чыктык.
Җәй көне мин туган ягыма - шахтерлар янына кайтып китә идем. Ул вакытта ук инде шахтерлар Сәйфинең шигырьләрен беләләр һәм яраталар иде.
Менә бүген, олы дустым Сәйфинең йөзенә карыйм да (Хәсән абый, елмаеп, Сәйфи агага карап тора), аның егет чагын тагын һәм тагын бер тапкыр хәтерлим... Обаятельный!!! һаман да шулай!!! Сәйфине бер күргән кеше, гомере буе аны яратып яши!!!
Сине, Сәйфи, без җанлы энциклопедия дибез. Чынлап та, хәтер шәп бит синең! Сәйфинең хәтерендә - ун меңләп кеше! Без сиңа сокланабыз! Без, шагыйрьләр, үзара да шигырьләр язышабыз бит: котлаулар язышабыз, китаплар биргәндә шигырьләр язышабыз. Минем кулымда Сәйфинең дөньяга чыкмаган егермеләп шигыре бар (Хәсән абый кайбер шигырьләрне укый...)
Сәйфи мине гел Уфага кунакка чакыра (...Казан асар идек тутырып, - дип Хәсән абый шигырь укый башлагач, залдан кемдер: Тәкә суяр идек, димәгәнме? - ди. Көлешү).
Әгәр Сәйфигә яңадан шул юлны үтәргә туры килсә, ул шул ук юлны сайлар иде. Без казакъларга барган идек. Анда Сәйфине яхшы беләләр. Киткәндә: "Уфа сиңа якын, Сәйфигә сәлам әйт", - диделәр, һәр елны табигать җанланган чакта, Сәйфидән хат килә, Уфага чакыра: "Кил инде, Туфан, соңга калуы бар бит", - ди. Без очрашып торабыз: декадаларда, съездларда... Язучыга юлда булу яхшы.
Шулай, Алма-Атадан кайтып киләбез. Барганда, кесә дә калын иде, бик шәпләп, Свердловски аша барган идек. Кайтканда алай булмады. Гел дала, дала, дала... булды. Мин юлда гел язып кайттым. Шунда Мостай Кәрим искә төште. Аның бер әйтеме бар: "Деньги есть - Уфа гуляем, денег нет - Чишмә сидим", - ди ул. (Залда күңелле көлешү). Казакълардан кайтканда без дә шулай булдык, деньги есть - мягко гуляем (поездда мягкое место, ягъни), денег нет - на жестком сидим. (Залда күңелле көлешү). Мин дустым Сәйфигә хат яздым.
Казахстанда безне союзный әдәбият төсле олылан каршы алдылар. Безнең әдәбият үзенең урыны белән союзный әдәбият дәрәҗәсендә диясем килә.
Моны мин Мәскәүдә дә шулай сиздем. Бервакыт анда Тукай кичәсе булды. Зал тулы халык иде. Шунда С.Муканов, Рза, Турсун чыгып бик матур сөйләделәр...
Әйе, башында Тукай торган татар әдәбиятын хаклы рәвештә олылыйлар. Шушы әдәбиятка хезмәт итү - ул зур бәхет!
Трибунага Афзал Шамов чыга. Озын сөйләмә дип, кабыргага төртеп алдылар, дип шаяртып алды Афзал ага, көлеп.
- ...Тере язучы алдында узганнарны сөйләгәндә бер сүзне дә алдап булмый. Минем Сәйфи ага турында фантазиясез генә сөйлисе килә.
Революциягә кадәр үк ике китабы чыккан кешене, бигрәк тә аның халык иҗатыннан киң файдаланып язылган әсәрләрен, теге вакытларда ук әле аның шигырьләрен авылда, көйләп укуларны ничек онытырсың!
Сәйфи ага үзенең барлык иҗади юлын халык юлы белән тыгыз бәйләп килә. Үзенең әдәби адымнары белән ул гел олы әдәбият тавына менә бара. Бу биек тау юлы ике яклап чәчкәләр белән бизәлгән. Шушы чәчкәләрне үстерүдә, аларны халыкка бүләк итә баруда Сәйфи аганың роле гаять зур. Сәйфи ага юл өстендәге чәчкәләргә давыллар, җилләр кундырган юл тузаннарын коеп төшерә, чәчкәләрнең матурлыгын халыкка үз матурлыгы белән күрсәтә килә...
Тора-бара узган гасырлар әдәбиятына нигез салучыларны без оныта башлыйбыз. Ә менә шуларны онытмаска өндәп торучы безнең кадерле Сәйфи агабыз бар! Аның бу өлкәдәге хезмәте гаять зур һәм кыйммәтле. Сәйфи аганың иҗатыннан без гомер-гомергә халык сулышын тоеп киләбез. Сәйфи ага бер аягы белән Башкортстан җирендә булса, икенче аягы белән бездә - Татарстан җирендә! Без Сәйфи аганың физик тууы Башкортстанда дисәк, рухи тууы татар әдәбияты җирлегендә дибез. Сәйфи ага безнең өчен тугандаш ике әдәбиятны бәйли торган бик кадерле әдип! Ул безгә килгән саен суынмый торган җылылык алып килә.
(Минем хәтергә Горький сүзләре килеп төште. Ул үзе турында болай ди бит: "Физик тууым Нижний Новгородта булса, рухи тууым Казанда", - ди. - А.Б.)
...Әле дә хәтеремдә, бу моннан 25 еллар элек булган иде. Октябрь аенда көтмәгәндә Казанга Сәйфи ага килде. Бу - шаукымлы еллар иде. Без бер-беребезне оныта да язган идек. Без әле яшьләр идек ул вакытта. Күтәрелеп, иңнәребезне җәеп кенә килә торган чаклар иде. Шул чакта ук инде без: "Монда - Шәриф ага, анда - Сәйфи ага бар бит!" - дип, канатлана идек.
Сәйфи ага ул чак Казанга килгәч, берничә язучы, салкын чәй янында, Сәйфи ага салкын сыра иде бит дияр инде (залда күңелле көлешү), пәрәмәч куйган булып, ашап-эчеп, сөйләшеп утырдык... Хәтерлим, анда Гадел Кутуй, Нур Баян, Шәриф ага бар иде. Елмаюга бик саран кеше Шәриф Камал, Сәйфи аганы күргәч, елмайгандай булды...
Шушында без, беренче тапкыр дисәм ялгышмам, татар һәм башкорт әдәбиятын ныгытырга кирәклек турында уртага салып сөйләштек...
Ул чакта япь-яшь Сәйфи Кудаш безгә Мәҗит Гафури белән Тукайның очрашуларын сөйләгән иде. Шул чакта Сәйфи ага Тукайның: "Елар идек, әле яшь кипмәгән..." дигән тирән мәгънәле сүзләрен әйтеп күрсәткән иде.
Сәйфи аганы хөрмәтләп озатып җибәргәч, без яңадан Муса, Кутуй калып сөйләштек. Кемдер әйтте Шунда: "Нинди басым ясап әйтте бит Сәйфи Кудаш дуслыкны ныгыту турында, ә", - диде.
Сәйфи ага елга бер мәртәбә генә, сабан туйларында гына чаба торган чабыш атлардан түгел. Ул - әдәби йөк тарту аты! Олая башлагач, склероз була, кеше белгәнен дә оныта, диләр. Мин гаҗәпләнәм, Сәйфи Кудаш медицинаның бу аңлатмасын, аның теориясен бөтенләй юкка чыгара. Чөнки бу теория аның янына килергә курка!
Безнең икенче кунагыбыз - филология докторы Кирәй Мәргән үзенең чыгышында башкорт һәм татар әдәбиятларының дуслыгы һәм бердәмлеге гел ныгый баруы турында тарихи яктан нигезләп сөйләде... Менә аның үз теле белән әйткәннәре:
- Тукай школаһында тәрбияләнгән, ошо йәш егет (Сәйфи Кудаш, йәгъни), ике шишмәнән барлыкка килгән бай иҗады менән, тәрән, фәлсәфәи, нәфис һүзе менән әдәбият кыяһында горур басып тора!
Бындай хөрмәт күрһәтеүегез өсөн барлык башкорт язусылары исеменән олы рәхмәт белдерәм. Бүген правление ултырышында мин ике тойго менән ултырзым: береһе - был матур традиция гомер буе дауам итһен ине.
Беззең изге, кыйын хезмәтебеззә әле етешһезлектәр күп. Замандың агышына яуап бирердәй эштәребез күп. Әле без бер бик мөһим нәмәне онотабыз. Ул - кеше тураһында. Безгә күберәк кеше тураһында язарга кәрәк. Ә бына Сәйфи аганың иҗадында, уның һәр әсәрендә, һәр шигырында бәләкәй миниатюрадан алып» зур фәлсәфәсенә тиклем - кеше! Был өлкәлә Сәйфи ага безгә көзгә була ала. (Залда көчле кул чабу).
Трибунага Сәйфи ага Кудаш чыга. Зал озак алкышлый.
- Тукай әйтмешли, тормыш бәйрәм дә түгел, туу да түгел. Бу - без үскән заманга бигрәк тә туры килә иде. Без, Русиянеь( күпмилләтле балалары, зур тарихи, иҗтимагый юл үтеп, давыллар, бураннар эчендә яшәдек. Мең, миллион еллар буе яшәп килгәУ аллаларны бәреп төшердек. Әмма элек-электән изелүдә яшәп килгән халык әдәбият биеклегенә күтәрелергә әзер түгел иде. Үзебезнең промышленность яхшы ук алга киткән булса да, рус пролетариаты дәрәҗәсенә ирешә алмаган идек. Рус халкының прогрессив көчләре ярдәмендә дөньяга күзебезне ачыбрак карый башладык...
Революциягә кадәр язылган кайбер шигырьләрем башыма бәла генә булды. Мин аларны ихлас күңелемнән язган идем. Кол халкымны азат, мәгърифәтле итеп күрәсем килгән иде. Бәреп ексалар да, сугып ексалар да, торып, алга чаба идек... Менә кичәдән бирле колак төбемдә гел мактау сүзләре генә яңгырап тора. Адәм баласына авырлыктан бигрәк, мактау сүзләре ишетү авыр икән. Олуг Тукай исемен йөрткән менә шушы клубта, гади бер кешегә шундый мактауларны күтәрү - авыр. Моны җилкә күтәрсә дә, эшең күтәрерме икән?
Картайган саен кеше акыллылана бара. Үзенең хаталарын яхшы ук аңлый башлый. Эш күбәя. Ә эшләмәгән эш - дөнья. Башланган эшләр күп, Культура өлкәсендә эшлисе эшләребез күп. һәр язучы да чабыш аты гына булмаска, ә йөк аты булырга тиеш. Шулай булганда гына эшләнмәгән эшләр ярты гасырга соңга калмаячак. Яшьләргә әнә шуны әйтәсем килә, Шәриф аганы мин үз гомеремдә өч-дүрт тапкыр күрдем. Әмма үкенечле булды. Яхшылап сөйләшә алмадым. Ул чакларда мине "җидегәнче" дип атыйлар иде. Шуның өчен мин Шәриф ага белән очрашырга уңайсызлана идем...
Минем кебек, әдәбиятның гади бер эшчесен шушылай хөрмәт итүегез мине гаять дулкынландыра. Моны мин иҗади хезмәтем белән акларга тырышырмын. Әмма.,, чәч агармаса да, яшь агара. Нишләмәк кирәк?
Сәйфи ага шигырьләрен укый.
...Мендермәм җилкәгә картлыкны,
Яшьләрем йөзләргә җитсә дә! - дип тәмамлый ул чыгышын.
Соңыннан тагын Хәсән Туфан чыгып шигырь укый:
Бик күңелсез булыр синсез миңа,
Миннән алда китмә... дөньядан.
Заманыбызның ике олы шагыйре озак кочаклашып торалар. Халык алкышлый!.. Соңыннан Айрат Арсланов Сәйфи аганың бик матур шигырьләрен укыды...

18 март, 1964 ел
Бүген- Казан җәмәгатьчелеге Галиәстар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрына - Шәриф Камалның 80 еллык юбилей кичәсенә җыелды. Юбилей кичәсен яраткан язучыбыз Фатих Хөсни алып барды.
Юбилей президиумында: Сәйфи Кудаш» Кирәй Мәргән, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир» Шәриф Камалның кызы - Зәйнәп ханым, Хәсән Туфан, Афзал Шамов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Гайнуллин, .Абдулла Шамуков һ.б. иде.
Кичәне ачып, Фатих Хөсни халыкны Уфадан килгән кадерле кунаклар белән таныштырды.
Шәриф Камалның иҗаты турында докладны филология фәннәре кандидаты Ибраһим Нуруллин бик әйбәт итеп, сөйләде...
Докладтан соң Кирәй Мәргән, Афзал Шамов» Мөхәммәт Ршнуллмн матур чыгышлар ясап, истәлекләр сөйләделәр...
Сәйфи аганы халык яңадан, алкышлап каршылады, Сәйфи ага тирән эчтәлекле чыгыш ясады...
1915 елда, Кустанай далаларында бәхет эзләп йөргәндә, паспортын закладка салып алган Шәриф Камал китабын ярты гасыр буе саклан килүен әйтте, һәм менә шул кадерле китапны 6үтен Шәриф Камалның кызына тапшырды. Шәриф Камал музеена бүләк итте.
Кичәдән соң концерт булды.

19 март. 1964 ел
Бүген В.И.Ленин исемендәге Үзәк китапханә укучылары, әдәбият сөюче яше-карты кадерле кунаклар Сәйфи Кудаш һәм Кирәй Мәргән белән очраштылар. Кичәдә Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Габдрахман Әпсәләмов, Рафаэль Моста» фин булдылар.
Сүз, башлыча, Сәйфи аганың иҗаты турыңда барды. Китап укучылар Сәйфи аганың, Кирәй Мәргәннең китапларын бик яратып укулары турында әйттеләр.
Сәйфи ага үзенең чыгышында укучыларның бу ышанычларын хезмәте белән акларга сүз бирде, Китап укучылар олы шагыйрьгә булган тирән мәхәббәт сим волы итеп бик матур тере чәчәкләр бәйләме. Афзал Шамов әйтмешли, тузан кунмаган чәчәкләр бүләк иттеләр!

22 март, 1964 ел
Якшәмбе, Бүген безгә тагын бер сюрприз булды; хөрмәтле кунагыбыз телевизор аша чыгыш ясады.
Бу чыгышны яшьләребез арасында бик өметле, акыллы тәнкыйтьчебез, прозаигыбыз Рафаэль Мостафин алып барды. Ул татар һәм башкорт әдәбиятларының олы каләм остасы Сәйфи ага Кудаш һәм безнең сөекле шагыйребез Хәсән Туфанның иҗаты белән таныштырды Сәйфи ага да? Хәсән абый да шигырьләр укыдылар...
Шулай Сәйфи агабызны тәмам йөдәтеп, ардырып бетердек, - Сәйфи ага, Казанга бик еш килеп торыгыз, бәлки бераз туйдырсагыз, мәхәббәтебез кимемәсме икән, бер дә чиге күренми бит, - дип шаяртып киңәш биреп карадык.,. 26-27 мартта татар әдәбияты әһелләре Тукай залынаг 1963 еда чыккан проза һәм поэзия әсәрләренә йомгак ясарга җыелачаклар, Сәйфи агадан үтенә-үтен ә анда да катнашуын сорадык. Риза булды кебек.

Асия БИКҖАНОВА
"Аргамак" журналы № 8, 1996.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013