Бүген Галимәтелбәнат Биктимерова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галимәтелбәнат Биктимерова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Үзбәк Байчура
Марсель Бакиров
Гөлнар Балтанова
Риза БАРИЕВ
Галимҗан Баруди
Габделбари Баттал
Хәнәфи Бәдигый
Хафизетдин Бәззази
Луиза Бәйрәмова
Фәрит Бәширов
Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Муса Бигиев
Сөнгатулла Бикбулатов
Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ
Галимәтелбәнат Биктимерова
Тәэминә Биктимирова
Әбел-Галя ибне әл-Болгари
Ибраһим Болгарии
Мәхмүд Болгари
Таҗетдин Болгари
Мансур Борындыкый
Әгъдәс Борһанов
Габдулла Бубый

(1876—1906)

Галимәтелбәнат Биктимерова Казан өязе, Кышлау авылында мулла семьясында туа. Ул атасыннан ирләр мәдрәсәсендә укытыла торган дәресләрне ала. Үзлегеннән гарәп теле һәм әдәбияты белән таныша. Русча өйрәнеп, хисап, география фәннәре белән дә кызыксына. 1895 елда иргә чыга һәм Касим өязе Яубаш авылына күчә, анда кызлар мәктәбе ачып укытучылык итә. Бер үк вакытта язучылык эше белән дә шөгыльләнә.
1892—1903 еллардагы Галимәтелбәнат Биктимерованың тәрбия һәм мәгърифәтчелек темасына караган «Тәргыйбел-бәнат» («Кыз балаларда укуга дәрт уяту»), «Хөснел-васия» («Опекунлыкта гаделлек»), «Мәгашәрәт адәбе» («Аралашу кагыйдәләре») исемле әсәрләре басыла.
1897 елда чыккан «Мәгашәрәт адәбе» китабына язган сүз башында әдибә үз алдына куйган максатын түбәндәгечә билгели: «Фикерем исә җенестәшемез улган хатыннар таифәсе арасында гыйлем вә мәгърифәт таратмак вә айлары мәгълүмат сахибләре итмәктер. Чөнки хатыннар дөньяда улган инсаннарның ярымларыдыр. Гаиләнең бәхет вә сәгадәтләре хатыннарның гакыллы вә гыйлемле укуларына багланмыштыр. Хатыннар тәрбияле балалар җитештерәләр. Айларның тәрбияләре сәбәбендә дөньяга олуг затлар булыныр. Әгәр дә бер хатын укыр исә, үзенең кем идегене вә хезмәте нәдән гыйбарәт идегене белер, балаларны гүзәл тәрбия кылыр, ире илә яхшы... тереклек итәр. Бу сәбәпле үзе һәм ире вә балалары бәхетле улырлар.»
Татар мәгърифәтчеләре милләтне агарту, алга җибәрүдә хатын-кызга зур урын бирәләр, аларның матбугатка чыгуын да хуплап каршы алалар. Р. Фәхретдинов Г. Биктимерованьщ «Мәгашәрәтадәбе» китабына язган сүз ахырында: «Язучы Галимә ханым, бер өй әһеленә аналык хезмәте итдеке кеби, нә кадәр кыз балаларга мөгаллимәлек һәм итмәктәдер. Фикеренең бәләнд идекене белмәк өчен рисаләсенең башында улган бер-ике сүзне укымак җитсә кирәк. Вакыйган бер-ике сүзләрдер: ләкин миллион сүзләрдән хәерле сүзләрдер. Фикерне эшләтмәк яки гыйльме илә гамәл итмәк нияте илә ханым әфәнде ушбу рисаләсене дә һәм язмыштыр... Гүзәл хезмәтдер. Тәбрик итәмез!» — дип югары бәя бирә.
Г. Биктимерова гаилә мөнәсәбәтләренең күп якларына туктала: каенана һәм киленнәр, үги ана һәм үги балалар арасында аңлашылмау очракларын бетерү юлларын күрсәтә. Ир белән хатынның тату, аңлашып яшәүләренең иҗтимагый әһәмиятенә басым ясап: «Ир илә хатын арасында улган тереклектә мәслихәт улмас исә,— дип яза әдибә,— һәр икесе өчен олуг хәсрәт вә зур мәшәкать улыр. Мәгыйшәтнең ләззәте бетәр, рәхәте китәр, тәдбирләр бозылыр — җөмлә өй җәмәгате арасында дошманлык заһир улыр, балалар тынычсызланырлар. Моннан исә күп хәерсез эшләр мәйдан алыр».
Гаилә мөнәсәбәтләре һәм балалар тәрбиясе бурычлары турында фикер йөрткәндә Г. Биктимерова күп кенә әдәби үрнәкләр китерә һәм үзе дә аерым шигъри парчалар иҗат итә.. Менә аның уңган хатын образы:

Әгәр бар алганыңның яхшы хале,
Димә хатын, дигел диннең кямале.
Хуш ул зән, белмәсә биһудә дирне,
Сөчук ләфзы билә шат итсә ирне.
Әгәр ун ел өендә улмаса он,
Өне чыкмас — аны әйтергә бер көн.
Серен фаш әйләмәс, гәр гамьдә булсын,
Әгәр тәң булса, әйтер: булса булсын.
Әгәр зәннең бонындик булса хиште,
Аны белгел — бу дөньяның биһиште.
Әлеңә төшсә бондаг назнәен гөл,
Дигел — бу сәндәдер, бу сәндә мин кол.
Сәраи ахирәтнең задидер ул.
Гыйнаять килешенең бадидер ул.

1905 елгы революцияне, башка бик күп язучылар шикелле, Г. Биктимерова да шатланып, тирән дулкынланып каршылый:

Тәшәккер идәрем хакан, Заман башка заман улмыш, —
Җәһаләт багына гүя
Каты баде хазан улмыш.
Ачылмыш һәр тараф гөлләр,
Тәганни идә былбыллар,
Әдибе мөхтәрәмләрдән
Ничә дилләр гаян улмыш...
Мөхәррирләр кылып гайрәт
Хәята башлады өммәт,
Ничә еллар кылып хезмәт
һәмишә бәрхаят улсын.

Беркатлы ышану белән язылган бу шигырендә Г. Биктимерова, наданлык бакчасына революция үлем алып килде, халыкка үзе теләгәнчә яшәргә, язучыларга үз фикерләрен язарга мөмкинлек туды, дип җырлый. Ул хатын-кызларны укыту кирәклеге турында публицистик мәкаләләр яза, укытучылар әзерләү өчен ике еллык кызлар мәктәбе оештырырга омтыла, мәктәпнең уку планына география, табигать, тарих фәннәрен кертмәкче була. Ләкин бу теләгенә ирешә алмый, 1906 елның ноябрендә үлә.
Мәгърифәтчелек һәм гуманизм рухында язган бу әдибә «мөмкин кадәр үз телемез илә язарга гайрәт иттем» дигән принципларына прозаик әсәрләрендә турылыклы булып кала, XIX йөз ахырында татар әдәби теленең демократик нигезе үсүенә өлеш кертә. Ә шигъри әсәрләрен традицион стильдә яза.


Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013