Бүген Әдипләр: Шамил Бикчурин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шамил Бикчурин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Идрис Багданов
Локман Бадыйкшан
Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ
Госман Бакиров
Кәшфи Басыйров
Салих Баттал
Фәнзаман Баттал
Рабит Батулла
Рәүф БӘХТИЯР
Флер Баһманов
Марат Бәдретдинов
Фәүзия Бәйрәмова
Зариф Бәшири
Гомәр Бәширов
Рәшит Бәшәр
Заһир Бигиев
Инга Бикбулатовa
Бикмөхәммәд
Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд
Ирҗан Бикчәнтәев
Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин
Равил Бохараев
Бөтермиш
Дилбәр Булатова
Дилә Булгакова
Фәтхи Бурнаш
Флорид Бүләков
Шамил Бикчурин
(1928-1991)

Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин — Татарстанның нефть районында туып үскән, нефть чыгару эшендә үзе дә якыннан катнашкан һәм үзенең иҗатын бөтенләе белән диярлек нефть темасына багышлаган прозаикларның берсе. Ул 1928 елның 3 январенда Әлмәт янындагы Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туа. Авылда һәм Әлмәттә укып ун класс белем алганнан соц, 1945 елда Казанга килеп, ике ел Татар театр училищесында укый, аннары берникадәр вакыт Әлмәт дәүләт драма театрында актер булып эшли. 1948 елның декабренда Совет Армиясенә алына, анда авиамеханиклар хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлап, 1952 елның ахырына кадәр авиация частьларында хезмзт итә.

Армиядән кайткач, Ш. Бикчурин башта «Әлмәт нефть төзелеше» трестының коммуналь-торак конторасында ике ел тәрбияче, аннары өч елга якын шул ук трестта эшче-төзүче булып эшли. 1958 елның июненнән 1962 елның маена кадәр ул Лениногорскида чыга торган «Ильич васыятьләре» исемле шәһәр газетасы редакциясендә промышленность бүлеге мөдире вазифасын ути. 1965—1967 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый.

Ш. Бикчурин проза һәм драматургия жанрларында яза. Аның беренче прозаик әсәрләре — Әлмәт төзүчеләренең фидакарь хезмәте турындагы очерклары һәм хикәяләре—1957 елдан «Казан утлары» журналында басыла башлый. Соңыннан, 1959 һәм 1961 елларда, алар «Ташлы тауда» һәм «Истәлекле таш» исемнәре белән, аерым ике җыентыкка тупланып, Татарстан китап нәшриятында басылып чыгалар. 1961 елда язучы үзенең «Тальян моңы» исемле музыкаль комедиясен яза. Нефтьчеләр белән авыл эшчәннәре арасындагы дуслыкны чагылдырган бу әсәр шул ук елны Әлмәт Татар дәүләт театрында һәм бераз соңрак Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Авторның «Бергә, гомергә» исемле икенче драма әсәре дә Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелеп, 1964 елда тамашачыларга күрсәтелә.

Алтмышынчы елларның икенче яртысында басылган «Кайнар чишмә» исемле докүменталь повесте һәм «Могҗиза тудыручылар» дигән очерклар китабыннан соң, Ш. Бикчурин, үзенең нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бай тәҗрибәсен бер фокуска туплап, киң планлы роман язарга керешә. Төрле милли традицияләрдә тәрбияләнгән төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләрнең хезмәт эчендә, уртак максатларга ирешү юлында ничек бердәм, интернаңиональ коллектив булып оешуын жанлы, тормышчан вакыйгалар һәм образлар аша сүрәтләгән бу әсәр — «Каты токым» романы — «Казан утлары» журналында басылып чыгу белән (1972 ел, № 5—7), әдәби җәмәгатьчелекнең дә, укучыларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. 1974 елда роман татар һәм рус телләрендә аерым китап булып басылып чыга, ә 1976 елда Чехословакиянең Братислава шәһәре нәшриятында словак телендә дөнья күрә. Ул шулай ук украин теленә дә тәрҗемә ителгән (Киев, «Днипро» нәшрияты, 1979). Ш. Бикчурин бу романы өчен 1976 елда ВЦСПС Президиумы һәм СССР Язучылар союзы идарәсе уздырган хәзерге совет эшчеләр сыйныфын чагылдырган әсәрләр конкурсында икенче премиягә лаек була.

1980 елда Ш. Бикчурин «Тирән катлам» исемле икенче романын тәмамлады («Казан утлары», 1981 ел, 4, 5 саннар). Бу әсәр дә нефтьчеләр тормышына, аларның мактаулы хезмәтенә, узара мөнәсәбәт һәм гаилә мәсьәләләренә багышланган.

Роман рус теленә тәрҗемә ителеп, «Волга» журналында да басылды (1982 ел, ноябрь—декабрь саннары) һәм журналның еллык премиясе белән бүләкләнде.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ш. Бикчурин 1978 елда «Почет I Билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Ш. Бикчурин—1962 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Ташлы тауда: Хикәя һәм очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—108 б. 4000.

Истәлекле таш: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1961.— 46 б., ил. 11000. Кайнар чишмә: [Докум. повесть].— Казан: Таткитнәшр., 1965.—99 б. 7000. Рец.: Тютеев В. Нефтьчеләр сүзе.— Соц. Татарстан, 1962, 18 авг.

Бергә, гомергә: Муз. комедия.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—83 б. 9000. Рец.: Дунай Ф. Дәвам итсен бу җыр.— Татарстан яшьләре, 1964, 13 июнь.

Тальян моңы: Муз. комедия. 4 пәрдәдә.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—73 б. 12000. Рец.: Ишморат Р. Әйбәт бүләк.— Соц. Татарстан, 1961, 25 нояб.

Могҗиза тудыручылар: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—39 б. ил. 2500.

Каты токым: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1974.—224 б. 14000. Рец.: 3арипов М. Каты токымнарны үткәндә.— Соц. Татарстан, 1973, 14 янв.; Хөсни Ф. Без китмәскә килдек! Бүгенге проза турында сөйләшәбез. – Казан утлары, 1973, №2, 172—179 б.; Мостафин Р. Эшче коллективы ничек туа.— Казан утлары, 1975, № 1, 168—171 б.; Дәрзаманов Ќ. Каты токымнар аша.— Соц. Татарстан, 1976, 6 май; Садри М. Алтын кешеләр турында җыр.—Соц. Татарстан, 1976, 16 апр.; Шакир С.— Татарстан яшьләре, 1976, 3 апр.; Ганиева Ф. Нефтьче — әдәби герой.— Соц. Татарстан, 1977» 18 дек.

Алтын җирдә ятмый: Хикәяләр һәм очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1977.—192 б. 14000. Рец.: Әгъзәмов Ф. Очеркның гомере озынмы? — Соц. Татарстан, 1977, 18 ноябрь.

Твердая порода: Роман /Авториз. пер. В. Чивилихина. ник, 1974.—240 с. 75 000. Рец.: Ломидзе Г. Чувство великой общности: Статьи о сов. многонац. литературе.— М.: Сов. писатель, 1978.—271 с. О романе Ш. Бикчурина «Твердая порода», с. 78—82; Бикмухаметов Р. Дни и ночи буровой.—Лит. обозрение, 1974, № 9, с. 26—28; Муханов Г. Дело, которому слуҗишь.— Сов. Татария, 1974, 23 июня; Воронов В. Привычная өстественность.— Лит. газ., 1975, 3 дек., с. 4; Крючков Ю. Рождение коллектива.— Труд, 1975, 17 марта; Мустафин Р. Человек и коллектив.— Дружба народов, 1975, № 7, с. 266—268; Пекшев В. Люди с буровой.— Лит. Россия, 1975, 28 февр., с. 16; Ломидзе Г. Чувство великой общности.— Знамя, 1976, № 11, с. 191—209; Петров А. Герой романа — рабочий класс.— Сов. Татария, 1976, 7 мая; Монасыпов В. Такая уж порода.— Сов. Татария, 1976, 20 апр.; Сверигин Р. Его герой — рабочий класс.— Сов. Татария, 1978, 8 янв.

Глубокий пласт: Роман (Авториз. пер. с татар. Ю. Сбитнева.— М.: Современник, 1983.—255 с.— (Новинки «Современника»). 50000.

Твердая порода: Роман /Авториз. пер. В. Чивилихина.— М.: Современник, 1978.—240 с. 150000.

То же. Послесл. Г. Свиридова.—М.: Профиздат, 1979.—239 с. 50000.—(Б-ка рабочего романа).

То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1982.—240 с. 50000.—Б-ка татар, Рец.: Курамшин Р. Обретение доброты.— Сов. Татария, 1983, 13 ноября.

То же. /Пер. 3, П. Кундиренко; Худож. В. Е. Савадов.— Киев: Днипро, 1979.—244 с., ил. 30 000.—На укр. яз.

То же. /Пер. Вера Крнова.—Братислава: Словенский списователь, 1976.— 233 с.—14000.—На словаңком яз.

Аның турында

Миңнуллин Ф. Прозаның гражданлык йөзе. Кит.: Миңнуллин Ф. Якты юллар: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан; 1975, 76—127 б. ТУТ. Бикчурин турында 83—89 б.

Латыйпов Ә. Каты токымнан.— Сов. мәктәбе, 1978, № 1, 24 б.

Маликов Ә. Минлебай егете.— Соц. Татарстан, 1978, 3 янв.

Рәхим Г. Шамил Бикчуринга 50 яшь.— Казан утлары, 1978, № 1, 172 б.

Галимуллин Ф. Тирән катламнарны ачканда: Шамил Бикчуриннын, иҗат портретына эскизлар.— Казан утлары, 1980, № 4, 152—158 б.

Ахунов Г., Маликов Э. Слово о молодом писателе.— Сов. Татария, 1961, 12 нояб.

Сверигин Р. Его герой — рабочий класс.: К 50-летию Ш. Бикчурина.— Сов. Татария, 1978, 8 янв.

Семенов К. «Мелодия тальянки». (Комедия). Сов. Татария, 1961, 30 нояб.

Медведенко Д. Спектакль, театр, город.— Сов. культура, 1962, 14 июня. О пьесе «Мелодия тальянки».

Шумская Н. Уроки одного спектакля.— Сов. Татария, 1963, 13 окт. О пьесе «Мелодия тальянки».

Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013