Бүген Әдипләр: Ирҗан Бикчәнтәев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әминә Бикчәнтәева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Идрис Багданов
Локман Бадыйкшан
Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ
Госман Бакиров
Кәшфи Басыйров
Салих Баттал
Фәнзаман Баттал
Рабит Батулла
Рәүф БӘХТИЯР
Флер Баһманов
Марат Бәдретдинов
Фәүзия Бәйрәмова
Зариф Бәшири
Гомәр Бәширов
Рәшит Бәшәр
Заһир Бигиев
Инга Бикбулатовa
Бикмөхәммәд
Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд
Ирҗан Бикчәнтәев
Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин
Равил Бохараев
Бөтермиш
Дилбәр Булатова
Дилә Булгакова
Фәтхи Бурнаш
Флорид Бүләков
Әминә Бикчәнтәева
(1913-1986)

Балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елның 26 январенда Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Җиде класс һәм педагогия курсларын тәмамлаганнан соң, Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел балалар укыта. 1934— 1938 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алып чыккач, «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият бүлеге хезмәткәре, Актаныш, Буа районы мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радио комитетында балалар тапшырулары редакторы һәм сугыштан соңгы елларда башта Зеленодольскидагы Ф3Ө мәктәбендә, аннары Куйбышев исемендәге Казан химия заводы тулай торагында тәрбияче (1945—1947), шәһәр мәктәбендә китапханәче һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор (1952—1955) булып эшли. 1958 елдан ул профессиональ язучылык хезмәтендә.

Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен һәм иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган язучы. Ул 1938 елда яза башлый. Кече яшьтәге балаларга адресланган «Бүләк» исемле беренче шигъри китабы 1940 елда басылып чыга. Хәзер ул — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. Шигырьләрендә ул, күбесенчә, нәниләр турында яза, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, әле беренче елларын гына мәктәпкә килгән укучыларның көндәлек тормыш эпизодларын, уеннарын, үзара мөнәсәбәтләрен шигъри җанландырып, яшь буын тәрбиясенә бәйле күп кенә мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Аның шигырьләре балаларны үзара һәм өлкәннәргә карата әдәпле, итагатьле булырга өйрәтәләр, әйләнә-тирә табигатьне кадерли һәм саклый белергә өндиләр.

Ә. Бикчәнтәева — «Ана йөрәге» һәм «Мин аңлыйм сине» исемле повестьлар авторы. Яшүсмерләр тормышы материалына нигезләп язылган һәм шул ук балалар тәрбиясе проблемаларын үзәккә алган бу әсәрләрендә язучы кызыклы гына язмышлар үрнәгендә кеше шәхесе формалашуына хезмәт һәм эшчеләр коллективының хәлиткеч йогынтысы турында сөйли.

Ә. Бикчәнтәеваның балалар өчен кыска-кыска кызыклы хикәяләре дә бар. Бу жанрда аның «Хужа Насретдин балалар янында» дигән хикәяләр циклы аеруча яратып укыла. Фольклор герое Хужа Насретдинның мәзәклеген, тапкырлыгын, изге күңеллелеген автор балалар тормышы материалында шактый уңышлы итеп ачуга ирешә.

Ә. Бикчәнтәева татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1983 елда КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ә. Бикчәнтәева — 1958 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—214 б., ил. 14000.

Бүләк: (Шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1940.—24 б. 6000.

Шинель: (Шигырь).—Казан: Татгосиздат, 1947.—12 б. 20000.

Бакча гөлләре: (Нәниләр өчен шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1949.— 31 б. 5065.

Дәү әнием: (Шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1952.—15 б. 8065.

Бүген һәм иртәгә: (Шигырьләр).— Казан: Таткнигоиздат, 1954.—31 б. 10 000.

Дачада: Шигырь.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.—23 б. 20000.

Күңелле сөйләшүләр: Хикәяләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—17 б. 26 000.

Дачада: Шигырьләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.—23 б., ил. 30000.

Хуж.а Насретдин балалар янында: Мәзәкләр, әкиятләр һәм табышмаклар.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.—17 б., ил. 12000.

Ана йөрәге: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—82 б. 5000. Рец.: Ибәтов Ш. Балалар өчен яңа повесть.— Сов. әдәбияты, 1959, № 9, 119—121 б.

Беренче чәчәкләр.: (Шигырьләр).— Казан: Таткитнәшр., 1960.—13 б. (Балалар бакчасы). 25000.

Бүген һәм иртәгә: (Шигырьләр).— Казан: Таткитнәшр., 1960.—15 б. (Балалар бакчасы).—18000.

Яз бүләкләре: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1962.— 24 б., ил. (Балалар бакчасы). 15000.

Әлфия алъяпкычлары: [Шигырь].— Казан: Таткитнәшр., 1962.—12 б., ил. 20000. Рец.: Фәтхулов Ә.—Сов. әдәбияты, 1963, № 1, 153—154 б.

Фәридәкәй: [Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга. Худож. Ф. Әхмәдиев].— Казан: Таткитнәшр., 1964.—И б., ил. 20000.

Мин аңлыйм сине: [Повесть].— Казан: Таткитнәшр., 1966.—148 б., ил. 12 000.

Йөрим күл буйларында: (Шигырьләр).— Казан: Таткитнәшр., 1968.—104 б. 5000.

Без өмет йолдызлары: (Шигырьләр, хикәяләр).— Казан: Таткитнәшр., 1972.—256 б. 9000.

Минем танышларым: Повесть, хикәяләр, шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—208 б. 11000.

Аның турында

Тәрҗеманов Җ. Тылсымлы китаплар язучы апа.— Кит.: Тәрҗеманов Ж. Ян, йолдызым, ян! — Казан: Таткитнәшр., 1966, 97—100 б.

Кукушкин Р. Канатлы дөнья.— Казан: Таткитнәшр., 1984.—184 б. 2500. 9. Бикчәнтәева турында 84—94 б.

Ихсанова Л. Балаларның якын дусты.— Соц. Татарстан, 1963, 26 янв.

Зәйнәшева Г. Шагыйрә, язучы, киңәшче.— Татарстан яшьләре, 1963, 23 янв.

Шәрәфетдинов Г. Әсәрләрен укып үстек.— Татарстан яшьләре, 1973, 11 янв.

Әминә Бикчәнтәева.— Сов. мәктәбе, 1975, № 3, 31 б.

Ихсанова Л. Күңел матурлыгы.— Соц. Татарстан, 1983, 26 янв.

Тәрҗеманов Җ. Чәчкә кебек матур һәм хуш исле...— Ялкын, 1983, № 1, 6 б.

Шәрәрәфи Г. Күңелләрдәге эзләр.— Азат хатын, 1982, № 12, 8—9 б.

Мударрис Ш. Друг самых маленьких: А. Бикчантаевой 50 лет.— Сов. Татария, 1963, 26 янв.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013