Бүген Сөнгатулла Бикбулатов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сөнгатулла Бикбулатов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Үзбәк Байчура
Марсель Бакиров
Гөлнар Балтанова
Риза БАРИЕВ
Галимҗан Баруди
Габделбари Баттал
Хәнәфи Бәдигый
Хафизетдин Бәззази
Луиза Бәйрәмова
Фәрит Бәширов
Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Муса Бигиев
Сөнгатулла Бикбулатов
Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ
Галимәтелбәнат Биктимерова
Тәэминә Биктимирова
Әбел-Галя ибне әл-Болгари
Ибраһим Болгарии
Мәхмүд Болгари
Таҗетдин Болгари
Мансур Борындыкый
Әгъдәс Борһанов
Габдулла Бубый

(1886-1954)
Сөнгатулла Нигъмәтулла улы Бикбулатов (Бикбулат) - татар укытучысы, язучы, галим.
Беренче чор (1886-1891 ел)
Сөнгатулла Бикбулат 1886 елның 27 ноябрендә Уфа губернасы Эстәрлетамак шәһәренә якын Балыклыкүл авылында фәкыйрь крестьян гаиләсендә туа.
Аларның гаиләсенең үз җирләре булмаганлыктан, алар камыт тегү белән шөгыльләнеп, вакытлы эшкә ялланып көн күргән. Сөнгатулланың гаиләсе авырлыкларга түзә алмыйча, яхшы тормыш эзләп Ырынбурга юнәлә. Ләкин алар күчеп 4 ай үткәч, Бикбулатовлар гаиләсенә көтелмәгән кайгы килә. 1891 елда гаилә башлыгы Нигъмәтулла вафат була. Тол хатын кулында бәләкәй бала белән авыр хәлдә кала. Бу авыр хәлдән чыгу өчен Сөнгатулланың анасына үз авылларына кире кайтудан башка чара калмый. Ул вакытта гаилә башлыксыз калса, бу зур фаҗигага әйләнә. Гомер итү өчен ул яңадан кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Ә яңа гаиләдә кечкенә Сөнгатулла артык кашыкка гына әйләнә. Икенче чор (1891-1917 еллар)
1895 елда Сөнгатуллага 9 яшь тулгач, Ырынбурдагы абыйлары аны күренекле «Хөсәения» мәдрәсәсенә урнаштыралар. Бикбулатов бөтен тырышлыгын укуга бирә һәм бу нәтиҗәләрен дә күрсәтә. 1906 елда С.Бикбулатов «Хөсәения» мәдрәсәсен яхшы билгеләргә генә тәмамлый.
Чит илгә чыгып уку мөмкинлеге булмаган бик тырыш укучыларга мәдрәсә үз казнасыннан ярдәм күрсәтеп, чит илгә җибәрә торган булган. Ислам тарихын һәм гарәп телен өйрәнү өчен «Әл-Әзһәр» университетында гарәп теле һәм әдәбиятын өйрәнүдән башка ул Каһирә педагогика институтында да укыган. 1910 елда педагогика институтын тәмамлап, ислам тарихы һәм гарәп теле белгечлеге алып, «Хөсәения» мәдрәсәсенә кайтып эшкә урнаша. Монда инде аның беренче китаплары да чыга башлый. Китаплары тарихи һәм уку-укыту төрләренә бүленә.
Мәдрәсәдә Сөнгатулла Бикбулат 1917 елга кадәр эшли. 1917 елда «Хөсәения» мәдрәсәсе «Дарелмөгаллим» татар институты булып үзгәртелә. Барлык укыту планнары нигездә мәдәни белем бирү ягы гына карала. «Хөсәения» мәдрәсәсе нигезендә беренче совет ТИНО, БИНО, ВИНО, КИНО югары уку йортлары оештырыла.
Өченче чор (1917-1948 еллар)
Инкыйлабтан соң С.Бикбулатовны ихтирам йөзеннән Ислам белгече итеп кабул итәләр. 1917 елда ул «Милли автономия» һәм «Милли Мәҗлес» барлыкка китерүче комиссия составына сайланып куела.
1921 елда ул Борынгы Шәрекъ мәдәниятен өйрәнә торган Төркестан экспедициясенә катнаша һәм 15 кеше исәбендә Бохара шәһәренә бара. 1922 елда ул Диния нәзарәте әгъзасына кандидат итеп сайлана. Бу аның мөселман руханилары арасында дәрәҗәсе турында сөйли. 1927 елда Сөнгатулла Бикбулат «82 кеше хатына» кул куя.
- 1926 елларда ул Бохара мәгърифәт институтында үзбәк халкы тарихы һәм география укытучысы; -1929 елларда Казанда Татар мәгарифе укытучылар техникумында ; -1932 елларда Совет төзелеше техникумында ; —1937 елларда КДПУдагы эшчеләр факультетында ; -1941 елларда Казан шәһәренең Махсус төзелеш мәктәбендә география укытучысы булып хезмәт куя. 1941-1945 елларда Юдино районының Олы Җәке татар урта мәктәбендә директор һәм география укытучысы булып эшли. 1945 ел-1948 елларда КДУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы булып тора.
1948 елның 10 гыйнварында аны сәяси сәбәпләр аркасында университеттан эшеннән куалар.
Дүртенче чор (1948 — 20 ноябрь 1954 ел)
Бу чорда Сөнгатулла Бикбулат эшсез була. Төрле яктан басымнарга түзә алмыйча, ул 1954 елның 20 ноябрендә 68 яше туларга 7 көн калганда Казан шәһәрендә вафат була.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Сөнгатулла_Бикбулат

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013