Бүген Әдипләр: Бикә Рәхимова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Бикә Рәхимова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мирһади Разов
Зөлфирә Рамазанова
Илиза Рамазанова
Рифә Рахман
Хәбра Рахман
Гобәйдулла Рәдүди
Роберт Рәкыйпов
Сәгыйть Рәмиев
Әхмәт Рәфыйков
Басыйр Рәфыйков
Фаикъ Рәхмәтуллин
Ринат Рәхимов
Бикә Рәхимова
Бикә Рәхимова
(1939-2011)
Шагыйрә Бикә Рәхимова (Миңлебикә Рәхмәтулла кызы Фәйзуллина) 1939 елның 10 апрелендә Татарстанның Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туа. Башта ул Кичүдә укый, аннан Түбән Әлкидә урта белем ала, Казан дәүләт университетының тарих-филоло гия факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, элеккеге СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтында, ә 1968 елдан Бикә Рәхимова гаиләсе белән Әлмәттә яши, нефтьчеләрнең фәнни китапханәсендә эшли. 1973 елда Казанга әйләнеп кайткач, шагыйрә сигез ел рус телле мәктәптә татар балаларына татар теле укыта, соңыннан уналты ел буе Татарстан китап нәшриятында башта — кече мөхәррир, аннан мөхәррир вазифаларын башкара.
Бикә Рәхимова узган гасырның сиксәненче елларында үзенең актив әдәби эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул еллардан хәзергә чаклы аның иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре — шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, мәкаләләр шәкелендә «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Ялкын» журналларында урын алып киләләр, аерым китаплары дөнья күрә («Сәрвиназ», «Кырмыскалар өендә», «Ачыл, күңел!», «Урман радиосы», «Иделләр казанында», «Мәрхәмәт», «Җайдак малай»). Шагыйрәнең иҗаты халкыбызның иҗтимагый тормышы хакындагы фәлсәфи-лирик уйланулары белән сугарыла.
Бикә Рәхимова элеккеге СССР халыклары әдәбияты үрнәкләреннән тыш байтак кына төрек язучыларының (Җәләлетдин Руми, Юныс Әмрә, Мәхмәт Акиф Эрсой, Омәр Сәйфетдин, Ниһял Атсыз һ.б.) әсәрләрен тәрҗемә итеп матбугатта чыгара. Шагыйрә әле студентлык елларында ук беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитованың әсәрләрен тәүге мәртәбә китап итеп төзеп дөньяга чыгаручыларның берсе була.
Б.Рәхимованың шигырьләренә композиторлар А.Монасыйпов, Ш.Шәрифуллин, Р.Кәлимуллин, Ф.Галиева, Ф.Шәрифуллин, И.Байтирәк, М.Сөнгәтуллин, Г.Сафина һ.б. тарафыннан көйләр языла.
Шагыйрә публицистика өлкәсендә эшли, мәкаләләрендә тормышыбызның иң мөһим мәсьәләләрен күтәрә, ул шулай ук каләмдәшләре, сәнгатькәрләр иҗатына да бик игътибарлы. С.Хәким, Г.Афзал, Н.Фәттах, А.Гыйләҗев, Т.Әйди, Ф.Зөлкарнәй, Ф.Сафин, Э.Шәрифуллина, З.Мансу-ров, Ф.Бәйрәмова, бөек рәссамыбыз Б.Урманче, композитор Ш.Шәрифуллин, Татарстанның халык артисты М.Сөнгәтуллин һ.б. турындагы мәкаләләре шул хакта сөйли.
Ул балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар иҗат итә.
Шагыйрә актив иҗат тормышы белән яши. Ул укучылар белән очрашуларга теләп йөри, «Татарстан», «Яңа гасыр» радио һәм телевидение тапшыруларында да Бикә Рәхимова чыгышларын еш ишетергә мөмкин. Ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, Б.Рәхимова — 1991 елдан (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәрвиназ: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 64 б. — 2000 д.
Ачыл, күңел!: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 72 б. — 2000 д.
Кырмыскалар өендә: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 48 б. — 30000 д.
Урман радиосы: шигырьләр, әкиятләр, маҗаралы пьеса. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. —786. —5000 д.
Иделләр казанында: шигырьләр, поэма. — Казан: Матбугат йорты, 1999. — 1756.—1000 д.
Мәрхәмәт: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 173 б. — 2000 д.
Җайдак малай: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2007. — 104 б. — 2000 д.
Бакый сагыш: мәкаләләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 255 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нурфия ЙОСЫПОВА. БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ
Хәким С. Якты шигырьләр // С.Хәким. Сәрвиназ. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. —616.
Әбелмәнова Е. Яшьлектә калу // Татарстан яшьләре. — 1986. — 26 авг.
Моратов Г. Юлга чыксаң... // Азат хатын. — 1988. — № 5. —116.
Иксанова И. Яңа китап — яңа дус // Сабантуй. — 1991. — 16 март.
Гыйльманов Г. Күңел офыклары // Казан утлары. — 1999. — № 9. — 161— 166 б.
Гыйззәтуллин Р. Әсәрләрендә — халык язмышы, тынычлык теләү // Шәһри Казан. — 1999. — 26 нояб.
Мулланурова Р. Кояшка күтәрик шигырьне! // Сабантуй. — 2000. — 2 февр.
Шәрифуллина Э. «Мәхәббәттән миндә күмер калды...» // Мәдәни җомга. — 2000. — 3 март.
Заһидуллина Д. Сүзеңне фәрештә хупласа... // Мәдәни җомга. — 2005. — 20 май.
Ильина Г., Фазыева Р. Родиться, чтобы жить // Татар. края. — 1995. — №24.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Сары сагыш белән утлы йолдыз уртасында калдым мин бахыр

Бикә Рәхимова Борсалана...
Фәлсәфәне җырга кушмак булам: 
Ялгышалар кайчак язмышлар... 
Дилбегәсе кулда чакта, туган, 
Чит тарафтан көтмә алкышлар. 
Рәнҗеп китәр таңнар, аталмыйча, 
Көннәр тулмас якты нур белән... 

Төннәреңдә йолдыз сүндерүче, 
хет бер шәмгә карап турылан. 

Чишмәләрнең җыры тынып кала, 
Ялгышсалар әгәр язмышлар... 
Борсалана җирдә яткан ташлар – 
Ялгыштан да хәтәр азмышлар... 

*** 
Җырлар тулган күңелемә таңнан – 
Дөнья уйный серле көйләрен. 
Мин дә оркестрның дәртле кылы, 
Камертонын үзем көйләрмен. 

...Ходай биргән җанда – сөт-дәвамда 
Өзелмәслек бер кыл тибрәнә. 
Кагылганда изге ният белән, 
Ышан, Кешем! 
Чишмә булып җырлар тибәренә! 

*** 
	Без балачакта Әлки 
	ягында җиләк-җимешне урман- 
	болыннан чиләкләп җыя идек. 

Агач башы хәзинә шул: 
Шомырт кына, алма гына. 
Менеп җыйдым балачакта, 
Рәхәт бирде тамагыма. 

Тамактан кала табакка, 
Чиләккә дә җыеп төштем. 
Кыргый алма җиңеп чыкты 
Ул заманның кыен төшен. 

Җыйган алма, шомыртларым 
Ничә төрле бәлеш булды. 
Шомырт, алмагач куагы 
Якын иткән белеш булды. 

Җансыз димәдек аларны – 
Без алмагач оныклары... 
Безне баккан кәүсәләрнең 
Тамырларын онытмадык... 

*** 
Күзен кыскан йолдыз яшен түгә, 
Яше утлы, алтын бәһале... 
Кая китеп мин адаштым икән, 
Йолдыз белән нәрсә бәйләде?.. 

Адаштырган юлым чытыр урман, 
Аяк баскан урным чамалыйм... 
Сары сагыш булып юл яктырта 
Көздән калган бодай саламы. 

Ике арада болгануны язган – 
Адәм җанын шулай яраткан. 
Табышларым Җирдән? Әллә Күктән? 
Икесенә тигез караткан. 

Сары сагыш белән утлы йолдыз 
Уртасында калдым мин бахыр. 
Битараф көн килгәнен көтәмен, 
Күпме түздем, ардым мин ахыр... 

*** 
Игелеген бирә бары җир-су – 
Фикерләргә җирлек кирәк, шыту... 
Туып күз бәбәге – чакма ташта, 
Сикреп чыга тагын фикер уты... 

Фикерләрем очты буталышып, 
Кояш күзенә бит, эзли ышык. 
Җил-яңгыры туфан булып очып, 
Җиргә койса, чыгар иде шытып... 

"Дөресләүче" бар бит... фани дөнья, 
Кырт иттереп кисеп әйтә сүзен... 
Буталышкан уйлар – җисми дөнья, 
Дөресләүче дип күрсәтә үзен... 

Таптым 

Хөҗрәләргә хуҗа хөрҗәләр... 
Рөхсәт алган кемнән? Үзеннән! 
"Сез" имеш ул... әле дә шуыша 
Алдагы соры корт эзеннән. 

... Син дип эндәшәбез, Аллаһым – 
Кичерүче – гаффар, рәхимле... 
Сез димибез Сиңа, чөнки син – 
Тик бер Үзең шундый фәһемле. 

Югалтумы бу? Әллә табу? 
Ни әйтер бу турыда халкым? 
... Югалттым да барлык хөрҗәләрне, 
Бер үзеңне таптым, Хаккым! 

*** 
Гомерләр заяга үткәнен 
Таныйсың киләме, килмиме – 
Гамәлләр башларын игәннәр, 
Кигәннәр кемнәрнең киемен? 

Әләмнәр, акчалар – читнеке. 
Йөрәгең түзәме ярылмый? 
Телеңне дәүләтле итмичә, 
Исемең бу Җирдә язылмый. 

*** 
Яшьлек тә, картлык та өметтә... 
Әйтерсең хокуклар бертигез... 
Давылы яшьлекне чакыра, 
Картлыкны иркәли җил тимез. 

Давылы кайларга ташлыйдыр, 
Еллары кайтара кайтаваз... 
Яшьлекне кызганып елый да, 
Керфектә терелеп, кайта яз. 

Бертигез булалар икесе... 
Картлыкта мәрхәмәт, миһербан. 
Яшьлекнең давылы бәхеттер?.. 
Тик ул да дөньяда бер михман.

Сугыш кайтавазы 

Ел бүленгән, фасыл арты  фасыл килә… 
Уңыш җыйган кәрвансарай  булды көзем – 
Ел буена йөргәннәрем җыелды да 
Саклансын дип көзгә салдым  бөтен эзем. 

Ни дигәндер алтын көзем,  аңышмадым. 
Кирәк диме йөргән юлым –  табышларым… 
"Рәнҗетмәгез ятимәне!.." –  җил китерә 
Әнием урган арыш-бодай  тавышларын… 

*** 
Күз ачылды бу дөньяга яңа гына, 
Күз йомганмын моңа кадәр яманына: 
Баткан чакта кулга бәргән дөнья икән, 
Читкә эткән, тотындырмый саламына. 

Тик дулкыннар миһербанлы, 
		 кешелекле, 
Чабып салган ябырылган бу этлекне. 
Мең еллардан килгән аңым уянды да, 
Су хәтере белән үттем кыл үткелне… 

Җуйма 

Чирмешәндә камышлар оеган… 
Чулт-чулт чумып ала төнбоек: 
Мәхлук балык тешләп тарта астан, 
Яшел тәлинкәгә кызыгып. 

Алабуга, чуртан, ташбашлары… 
Бер дәүләткә куып кертелгән. 
Башны саклап, кайсы камышларга, 
Кайберләре ташка төртелгән… 

Иреклелек юк ул табигатьтә, 
Тик адәмгә акыл бирелгән. 
Башны саклап акыл җуйма. Беркем 
Азат түгел шушы биремнән. 

*** 
… Күккә карыйм, матур Кояш торган, 
Сибә йөзгә иркә нурларын… 
Иркәләник икәү генә диеп, 
Мин Күкләрдән Кояш урладым . 

Юк ла инде. Мин арттырып әйттем, 
Үзе килеп керде кочакка… 
Хәзер Күктә Кояш, түзмәде шул 
Миндә янган эссе учакка. 

Кояш белән кеше ярыш аты: 
Кояш тоягында – утлары, 
Йөрәгемдә – ялмап янып барган 
Мәңге сүнмәс ялкын урлары... 
*** Үткән гасырның 90 нчы елларында җөмһүрият байрагыбыз мөстәкыйль – үзе генә берничә ел гына җилфердәп торды шул...
... Безнең байрак очмый инде, 
Ул бары сакта тора, 
Чит байракны саклый бәгырь, 
Күңеле сыктап тора. 

Көчле җил искән чагында 
Ыргыла: "Алга чыгам! 
Үз халкым күзен иркәләп, 
Иң алда торыр чагым..." 

Үз урным алырмын диеп, 
Өметен өзми бахыр, 
Ходайның кодрәте чиксез: 
Килер көн, килер ахыр... 

*** 
Соңгы бүре, ак бүре, 
Күзең әллә йомылды?.. 

Юк үлмәде ак бүре – 
Яши, тере бүз бүре. 
Кил йөгереп, бүз бүре, 
Безнең якка да кире. 

Бәхетле төркиләрнең 
Бүреләре улыйдыр, 
Тик татар-төркиләрнең 
Бүресе ни уйлыйдыр? 

Үлмәдең син үлүен, 
Кулларымда... күлмәгең, 
Күлмәгең түгел – байрак, 
Бүләк итте баерак. 

Әйе, миннән баерак, 
Иле Айлы, Йолдызлы, 
Бүз бүресе улаган: 
Җиңгән үткен козгынны... 

*** 
Татарча шигырь укыйлар 
Безнең алтын балалар.... 
Тик тагын чартлый чыбыркы – 
Читкә куып баралар. 

Совет чоры үтеп киткәч, 
Ирек алган заманнар! 
Нигә сез дә үттегез соң? 
Килә көннәр – заялар. 
Кош мамыгы кебек йомшак, 
Песи кебек иркәләр, 
И безнең татар баласы, 
Сезне тагын... "иркәләр" 
Заманның усал җилләре, 
Аерып алып милләттән, 
Коелырсыз чытырманга, 
Иләнеп зур иләктән. 

Тырнар иләк, кадак кебек, 
Канап чыгар күз яше. 
Түзмәс моңа инсан җаны, 
Күкләр ничек, түзәрме? 

*** 
Сахраларга чыгып кычкырсам да, 
Адашыплар йөри кайтаваз, 
Чынга охшагандай ишетәсең – 
Ялган хәбәр килә: "Кайта яз!" 

Күпме еллар язны көтеп йөрәк 
Шашып-шашып типте, ышанып. 
Ялган кайтавазны чөеп бәреп, 
Бары ешлык калды бушанып. 

Ташлар булып төште ташкын – хәбәр: 
Халык кадәр халык кирәкми, 
Утлы агымнарга юллар ача: 
Усал куллар тоткан көрәкне. 

Ак кәгазь 

Ак кәгазь! Бар серең эчеңдә. 
Мин бары укучы ак тапны. 
Ак тапны каралтмый ачалсам, 
Син үзең саклаучы, таптатмый. 

Ишегең киң ачык, керсеннәр. 
Салсыннар аяктан итекне. 
Ак кәгазь алдында баш игән 
Халыкның бәхете китекме? 

Мең кәррә әйтәмен: һич тә юк! 
Шатлыктан җырлыйсы, биисе! 
Ходайдан бирелгән Ак кәгазь – 
Кешенең кешелек билгесе. 

XXI гасыр хәлләре 

Сабый хәле хәл эчендә, 
Дөньясы ватылган яшьтән. 
Котым чыгып укыйм хәбәр, 
Баш әйләнә вәхши эштән. 

Үз каны үзеннән артык, 
Ташлаган да киткән юлга. 
Ана җаны исән булса, 
Аккан яшьтән тулыр елга. 

Җаны юк шул Ана дигән, 
Җансызлык күлмәген кигән. 
Аның өчен уттай янып, 
Оят тора, башын игән... 

Хәтер 

Хәтер адашкан. 
Ул юлдан язган. 
Күзләрдә сагыш, 
Замана язган. 

Көтәләр әмер: 
Җилләр ни әйтер? 
Кушыла алмый 
Сагышлы хәтер. 

Аерым икесе: 
Таралган тәрәш... 
Бергә булырга, 
Ходаем, ярәш. 

Сагышлы хәтер – 
Татар тормышы. 
Бары шул хакка 
Яклыйм орышны. 

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018