Бүген Муса Бигиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Муса Бигиев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Үзбәк Байчура
Марсель Бакиров
Гөлнар Балтанова
Риза БАРИЕВ
Галимҗан Баруди
Габделбари Баттал
Хәнәфи Бәдигый
Хафизетдин Бәззази
Луиза Бәйрәмова
Фәрит Бәширов
Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Муса Бигиев
Сөнгатулла Бикбулатов
Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ
Галимәтелбәнат Биктимерова
Тәэминә Биктимирова
Әбел-Галя ибне әл-Болгари
Ибраһим Болгарии
Мәхмүд Болгари
Таҗетдин Болгари
Мансур Борындыкый
Әгъдәс Борһанов
Габдулла Бубый
Муса Бигиев "Б" хәрефенә язмалар МУСА БИГИЕВ - ИСЛАМЧЫЛЫК ВӘКИЛЕ
Русия биләмәләрендәге билгеле вакыйгалар нәтиҗәсендә XX йөз азагында татар дини-иҗтимагый фикере тарихы яңа сулыш алды, аның офыклары киңәйде. Күптән онытылган шәхесләрнең мирасы да өйрәнелә башлады. Муса Җарулла улы Бигиев һәм аның мирасы әнә шундыйлардан. Тора-бара, Бигиевны фәндә мәгълүм булган иҗтимагый-дини хәрәкәтләрнең берсенә кертү мәсьәләсе дә мәйданга чыкты. Ләкин бу эшне җиңел генә хәл итеп булмады. Моның сәбәпләре бар. Шуларга күз салыйк.
Үзенең күпсанлы әсәрләрендә ул ислам шәригатенең гамәлдән аерылганына риза булган, фикри торгынлыкта, иҗтиьадсызлы һәм голәмәне, ягъни, кадимчеләрне, бик кискен тәнкыйтьләгән. Аның фикеренчә, борынгы голәмә нәкъ менә иҗтиһад хакын тыйганнан соң Исламият дөньясы Көнбатыштан артта кала, соңрак исә аның колына әйләнә. Шуңа күрә иҗтиһадка каршы торган кадимчеләр табигый сурәттә Исламиятнең дә, мөселман милләтләренең дә тәрәккы ятына да каршы торучылар була. Болай булганда, Муса әфәндене һич тә кадимчеләр сафларына кертеп булмый.
Югарыда күрсәткәнемчә, татар дини фикере тарихында урын алган агымнар әлегә кадәр бик гади сурәттә җәдидчелек белән кадимчелеккә бүленеп өйрәнелә иде. Шуны истә тотканда, кадимче булмаган Муса әфәнде җәдидче, ягъни дини ислахчы булган дигән нәтиҗә туа. Ләкин Бигиевның әсәрләреннән күренгәнчә, ул үзенең һичбер фикерен, һичбер карарын, һичбер хөкемен реформаторлык дәгъвалап язмаган. Киресенчә, ул Исламны ислах кылу теләге белән янган һәр төрле ислахчыларны кискен сурәттә тәнкыйтьләгән, җай чыккан саен үзен реформаторлардан аерган: «Бәнем рухымның гыйззәтенә реформаторлык ләкабләре зиннәт ула-маз» (Реформатор дигән атамалар минем җанымны бизи торган зиннәт була алмыйлар һәм тагын да кискенрәк фикере: «Бәнем Назарымда Исламият «исла-хат диния» гамәлиятләренең Һичберенә мохтаҗ түгел.» Минемчә, Исламият «дини ислах» дигән эшләрнең берсенә дә мохтаҗ түгел).
Әгәр Бигиев җәдидчеләрнең бер тармагын тәшкил итүче ислахчылардан булмаган икән, бәлки ул җәдидчеләрнең башка бер тармагына керәдер? Юк, нич берсенә дә керми. Җәдидчеләрне ул гомумән тәнкыйтьләгән, алармы дини мәгариф эшләрен яхшы якка үзгәртүдән баш тартуда, җәмгыятьне Көнбатышча яшәү юлына тартуда гаепләгән.
Шулай итеп, Муса Бигиевның кадимчеләрне дә реформаторларны да, гомумән, җәдидчеләрне дә хупламаганлыгын ачыкладык. Болай булганда Бигиев мәгърифәтчеГ.Курсавилар, Ш.Мәржаниләр иҗтиьады белән барлыкка килгән, Г.Барудилар, Р.Фәхретдиновлар тырышлыгы белән дәвам ителгән хәрәкәтнең вәкиле була түгелме? Искә алынган затларның фикерләре дә бит ни кадимчелек, ни җәдидчелек калыпларына салына алмый.
Бигиевка кадәр иҗат иткән бу шәхесләр татарларны Ислам даирәсендә бәхетле итү мәсьәләсен хәл итү белән мәшгуль булганнар. «Иҗгаьад рөхсәт ителә», — дип башлаган Курсавидан соң прогрессив дини фикер кырында уңышлы сурәттә Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, Г.Буби, Р. Фәхретдин ьәм башкалар иҗат иткән.
Болар барысы да, минемчә, исламчылар, ягъни ислами кыйммәтлекләрне беренче урынга куеп шәхес, гаилә, җәмгыять тормышын Аллан хөкеменә вә әмереме яраштырырга омтылучылар. Болар «иҗтиьад кылу мөмкин ьәм тиешле» дигән шигарь белән коралланып, Исламнын әлегә кадәр ачылмаган мөмкинлекләрен мәйданга чыгарып шуның нигезендә кеше hәм җәмгыять тормышының ьәр өлкәсен позитив-прогрессив сурәттә үзгәртергә омтылалар. Исламчылар Исламиятнең асыг кыйммәтлекләрен тергезүне, динне һәм аның фәлсәфәсен һәртөрле бозык һәм ялган тәгълиматлардан арындыруны, борынгы галимнәренең абруй вә дәрәҗәләренә мөкиббән китмичә шәргый мәсьәләләрдә акыл белән эш итүне максат итеп куйган булалар. Мондый ислами фикер агымнарына карата Көнбатышта «islamicfundamentalizm» яки «islamic radikalizm» дигән атамалар кулланалар. Болары гарби мат бугат даирәсендә киң кулланыла торган сәяси өлгеләр яки, дөресрәк итеп әйткәндә — карачкылар. Хәер, мең ел дәвамындг Ислам hәм мөселманнарга карата дошма ни мөнәсәбәттә торган мәдәнияттән баш ка бер билге көтү - өметсез эш. Сәясәттән берникадәр читтә тора алган аек акылль галимнәр исә гасырыбызның 90 нчы елла рыннан башлап «исламизм» дигән атамг кулланалар.
Минемчә, Муса әфәнде Русиядәге бе ренче буын исламчыларының берсе була рак әлеге дини фикер агымының алга таба үсешен тәэмин иткән, аның алдында яңг кырлар ачкан дин галиме булган. Бу фике ремне дәлилләп карыйм.
Айдар Хәйретдинов. ("Муса Бигиев. Мирас һәм заман" китабыннан).

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013