Бүген Әдипләр: Бикә Рәхимова. УЛ БЕРЕНЧЕ ИДЕ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Ә" хәрефенә язмалар

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. ӘЙДАМАН (Тәүфикъ Әйди турында)
Бикә Рәхимова. УЛ БЕРЕНЧЕ ИДЕ (Тәүфикъ Әйди турында)
Равил Фәйзуллин. Әйдәүче (Тәүфикъ Әйди турында)
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"(Дәмниха Әлмөхөммөтова)
И.Нуруллин. Фатих Әмирхан. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 214-234 б. Казан, 1986.
Мансур Вәли-Барҗылы. ТӘКЪДИР ЮЛЛАРЫ (Марат Әмирханов турында)
Гамил Афзал. Нур Әхмәдиев шигырьләре
Наис Гамбәр. Каеннар яктысында (Нур Әхмәдиев)
Ләйсән Кәшфиева. Әхлак - гуманлылык ачкычы (Нур Әхмәдиев)
Фоат Галимуллин. ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЮЛЧЫСЫ (Азат Әхмәдуллин)
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. ЯШӘҮ ЯМЕ — ХЕЗМӘТТӘ (Азат Әхмәдуллин)
Айдар Хәлим. Шагыйрьнең гомер олаулары (Роберт Әхмәтҗан иҗатына бер караш)
Факил Сафин. Шигъри балкыш (Харрас Әюповның иҗади портретына штрихлар)
Марсель Бакиров. Күкрәгеңдә көең исән булсын (Харрас Әюпов)
Фоат Садриев. Табигать телен белә (Харрас Әюпов)
Суфиян Поварисов. Ташка язылган мәхәббәт (Харрас Әюпов)
ЗӨЛФӘТ. Тыелгысыз кош сере (Харрас Әюпов) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Тәүфикъ Әйди

Бикә Рәхимова

УЛ БЕРЕНЧЕ ИДЕ

Иң мөкатдәс, мәгънәле яшәлә торган гомер—тарихи ватанда узганы, иң зур мактауга лаек хезмәт—туган халкыңа багышланганы.
Тәүфикъ Әйди.


Борынгы заманнарда ук төрле миссия белән дөнья буйлап йөрүче кешеләр булган. Аларны кодрәтле хакимият ияләренең канцелярия хезмәткәрләре, эшлеклеләре аталап зур юлларга әзерләнгәннәр, кирәкле һәрнәрсә белән тәэмин иткәннәр, кулларына ышаныч хатлары тоттырганнар. Әлеге сәяхәтчеләр өчен махсус кәрваннар, экспедицияләр төзегәннәр, үзләренең хәер-догаларьш биреп, кайсыларын тантаналы рәвештә, ә кайберләрен шыпын гына озатып җибәргәннәр.

Ә менә безнең көннәрдә горбәтлектә җәфа чиккән газиз халкының дөнья буйлап сибелгән бөртекләрен барып табу-барлау, күрешү-хәл белешү, татарлыгы җуелмаганнарының ничек тә рухларын күтәрү, ә татарлыгы югалып баручыларына үзләренең кемлеген исләренә төшерергә тырышу, тарихи ватан турында хәтерләрен яңарту, бер уңайдан, гомумән дә башка халыкларга да мәгърифәтле татар милләте барлыгын белгертергә тырышу миссиясе белән ирекле баштан, төп эшеннән аерылмыйча, үзенең шәхси ялы хисабына ерак юлларга чыгып китүчене батыр димичә, кем дисең инде? Әйе, татар әдәбиятының күренекле вәкиле Тәүфикъ Әйдине әле тора-тора батыр дип тә атарлар...

Сәвит чорында, 70-80 елларда (үзебезнең XX гасырга шулкадәр дә ияләшелгән, аны үткән гасыр дип әйтергә тел дә әйләнми) без—татар әдәбиятын сөючеләр—чит илләр турындагы мәгълүматларны күбрәк Миргазыян Юныс әсәрләрен укып ала идек. Хәзер менә шундый икенче бер төрле заман килеп ята ки, Тәүфикъ Әйди йөреп чыккан илләр (кайберләреннән кала) һәм элеккеге СССР җөмһүриятләре хакында ни генә белербез икән? Анда бүленеп калган милләттәшләребез хакында ни ишетербез? Күз күрмәгән, колак ишетмәгән юл чыгымнары аркасында ул яклардагы якын туганнар белән дә күрешә алмас булдык. Элек "күгәрчендәй гөрләшкән" Болгария, Румыния, Венгрия, Польшаны да "оныталар" бугай инде—анда, ул илләрдә дә безнең милләттәшләр байтак диләр бит. Менә бу очракта безгә Тәүфикъ Әйди әсәрләре ярдәмгә килергә мөмкин, һич югы, андагы милләттәшләребезне онытмаска бер кыңгырау булып торыр, әгәр дә алар һәртөрле кысу-җәберләү, яисә үзләренең ваемсызлыклары аркасында бөтенләй юкка чыгып бетмәсәләр...

Хәер, кая инде ул чит илләр! Татарның бүгенге көндә дәүләтчелек билгеләре булган җирлектә—Татарстанда халкыбызны упкынга аккандай йотылудан бергәләп саклыйсы, саклашасы иде. Тәүфикъ Әйди бу эшңе нәкъ үзебезнең җөмһүрияттән башлаган да.

Искиткеч кызыксынучан һәм шул ук вакытта төгәл мантыйк, аек акыл белән эш йөртүче сәяхәтчебез күзеннән татар тормышының, татар авылларының бер генә детале дә читтә калмый. Әйтик, авылда ничә йорт бар, ничә кеше яши, мәктәп нинди, укучылар ничәү, укытучылар җитәрлекме? Авылда китапханә бармы? Анда ничә китап җыелган? Иң мөһиме—татарчасы күпме? Клуб эше ничек? Анда җыр-бию генәме? Әллә профессиональ сәнгатьнең нигез ташы булган фольклорга да игътибар бармы? Бу игътибар конферансье-алып баручының бер-ике мәзәк әйтүе белән бетәме, әллә төрле жанрлар буенча кичәләр үтәме? Әйе-әйе, мәсәлән, мәкаль, әйтем, табышмаклар кичәсе, бәет кичәсе һ. б. Тәүфикъ Әйти хәтта аерым фольклор клублары оештырырга тәкъдим итә: театр түгәрәге, хор, ансамбльләрне оештырган кебек. (Т. Әйди. Сайланма әсәрләр. "Сәхнәгә мәзәк кирәкме?" 11 том, 4-10 б.) Бүгенге әхлакый хәлләрнең авылларыбызда да чигенә җитеп начарланганын күз алдында тотсак, фольклор клублары оештыру көнүзәк мәсьәләгә әйләнгән икән бит! Үз халкыбызның хикмәтле сүзләре белән "чыбыклап" тәрбияләү ихтыяҗы туганлыгын һәрберебез күреп торабыз—шундый "пеше чыбык" бик күпләребезнең "аркасын эзли" түгелме? Тәүфикъ Әйди өчен авыл кешесенең бер проблемасы да чит түгел. Авыл кешесенең кереме бармы? Ул ничек яши, очын-очка ялгый аламы? Әмма аның өчен иң борчыган мәсьәлә—татар китапларын, татар гәҗит-журналларын татарларның уку мәсьәләсе.

Менә шунда ул үзенең үгетләү-пропагандалау эшен осталарча, хәтта ки, тылсымчыларча башкара да инде! Очрашуга килгән халык алдына ул аркасында һәм кулында күтәреп алып килгән зур сумкалардан "Казан утлары", "Ялкын" журналлары, ул вакыттагы "Яшь ленинчы", "Ватаным Татарстан" гәҗитләре, бик күп татар китаплары чыга башлый һәм... "сорау алу" башлана: "Бусын укыйсызмы? Бусын алдыртасызмы?" Гәҗит-журналларны яздырып алмасалар, китаплар укымасалар, Тәүфикъ Әйдидән рәхим-шәфкать көтә алмыйлар, үтергеч тәнкыйть утына тотылалар, соңыннан гына, йомгаклау сүзендә генә, "төзәлүләренә" өмет белдерелергә мөмкин...

Ләкин чын йөрәктән әйтелгән тәнкыйтькә, агит-үгетләүгә кеше үпкәләми, киресенчә, күңеле йомшара. Нәкъ шул 70-80 елларда "Казан утлары" журналының тиражы нык үсеп китүендә Тәүфикъ Әйдинең өлеше барлыгын танымый мөмкин түгелдер.

Агит-үгетләү дип яздым да Тәүфикъ Әйдинең "үгетбригада" сүзе искә төште. Язучы-галимнең яңа сүзләр барлыкка китерү, аларны куллану хакында да фикере кызыклы. Ул үзебезнең төрки телләр җирлегендә, татар җирлегендә үсеп чыкканнарын куллануны бигрәк тә хуплый. Яңа сүз башта гына чит сыман тоелырга мөмкин, тора-бара ул үзләшә, чит булып тоелмый башлый, мәгънәсе тирәнәя, киңәя, гомумиләшә дигән фикер үткәрә автор. Үгетбригада, уймасын (бусын сәнгать белгечләребез куллана да башлады) һәм башка байтак сүзләрдән тыш, Тәүфикъ Әйди язган, татар колагын иркәли торган "шөрек" (слива), "кирәз" (черешня) дигән сүзләрне дә кабул итеп аласы иде. Шөрек җимешенең исемен һаман да тырыша-тырмаша слива дип язабыз да, әйткәндә ыслива дибез. Көне-төне дигәндәй, гәҗит дип сөйләп, язганда газет йә гәзит дип язган шикелле. Шөрек һәм гәҗит матур, татарча яңгырый. Ләкин бездә яңа сүзләргә, яисә янәдән кулланылышка кереп китәргә мөмкин булган саф татарча яңгырашлы сүзләргә кайвакыт галимнәребез дә, ә кайчакта аны-моны бик аңлап бетермичә, әмма күңелендә ниндидер амбиция—галилек тузаны йөрткән укучыларыбыз да ташланучан була...

Тәүфикъ Әйди әкренләп үзенең эшчәнлеген—татарны барлауны, ягъни сәяхәтләрен—киңәйтә-җәелдерә бара, бер үк вакытта аның каләменнән мәкаләләр, хикәяләр, романнар, юлъязмалар коела тора. Аның һәр язмасын эзлеклелек, кайнар үгетләү характерлый. Татарга татар энциклопедиясе кирәклеген исбатлаган мәкалә 1977 елда ук язылган. (Сайланма әсәрләр. 11 том, 11—26 б.) Автономиягә генә ия булган республика милләтенә сәвит заманында энциклопедия тәтемәде—рөхсәт булмады. Әле дә хәтердә, бервакыт Бакыдан яшь азәрбайҗан Галимәсенә: "Бездә татар энциклопедиясе дә, аның институты да юк",—дигәч, бик тә исе китеп, аларда шул институтта биш йөз фәнни хезмәткәр эшләвен шактый һавалы итеп белдергән иде. Ул елларда без, сездә энциклопедия институты юкмыни, дигән сүзләрне ишеткәләп кенә яшәсәк, безнең Тәүфикъ Әйдиебез дөнья буйлап сәяхәт дәвамында башка халыкларның—бигрәк тә заманында татарлардан мәгърифәт юнәлешендә бик зур ярдәмнәр күргәннәренең—союздаш республика шартларында шактый нык алга китүләрен күреп, бер шатланса, үзебезнең читен хәлләр өчен йөрәге кысылуын, каны бозылуын һәрбер әсәрендә, һәрбер җөмләсендә күрергә мөмкин.

Язучы, галим Тәүфикъ Әйди чын-чынлап югары кимәддәге иҗатчы иде. Әгәр дә ул дөнья әдәбияты мәдәнияте югарылыгында һәм бер үк вакытта үз халкының үсеш нокталарын ачык билгеләп, хәбәр бирерлек дәрәҗәдә булмаса, аны Мюнхен шәһәрендә Бавария Язучылар оешмасының рәисе Аста Шайб исе китеп, авызын ачып дигәндәй, тыңлап торыр идемени? "Әгәр мин эстон язучысы булсам, Шайб ханыма нимес теленә тәрҗемә ителгән дүрт йөз битле "Эстон әдәбияты" белешмәлеген, "Эстон новеллалары"н, эстон шагыйрьләренең махсус тәрҗемәгә дип әзерләнгән җыентыгын, реклама брошюраларын, берничә классик язучының буклетларын бүләк итәр идем",—ди Тәүфикъ Әйди. Безнең милләтпәрвәребезгә элек тә бөек дәүләтләре булган татарның кем икәнлеген нульдән башлап—өр-яңадан аңлатырга туры килә.

Тәүфикъ Әйди әсәрләрен укыйсың да, ул хезмәттәшлек иткән киңлекләрнең колачлыгын күрәсең дә: "Тәүфикъ Әйди үзгәртеп кору җилләрен тизләтүчеләрнең берсе булган икән",—дип хәйран каласың. Үзгәртеп корудан безгә килгән чагыштырмача ирек соңгы еллардагы уңышларны тудырды. Әмма үзгәртеп коруның уңай җилләрен бүгенге көндә кире якка борып җибәрү өчен бездә генә түгел, хәтта бөтен дөнья күләмендә йөгерешеп йөрүчеләрне күрсә, Тәүфикъ Әйдинең йөрәге тагын әрнер, тагын кысылыр иде. Дөньяда капитализм гына җиңеп чыккач, ике төрле системаның каршылыгы бетүгә эчләре пошучыларның ислам динен, ислам динендәге милләтләрне, ислам мәдәниятен мишень итеп алуын иблислек димичә, бүтәнчә ничек тә атап та, аңлатып та булмыйдыр. Ягъни ул көчләрнең үз иблислеген яшерү өчен, дөнья күләм яңа дошман уйлап табу тырышлыгымы бу дип аптырыйсың.

Ләкин, хәтта бер кешенең дә бөтен дөнья халкы белән дусларча мөнәсәбәт коруның зур мөмкинчелекләре хакындагы язмалары ташка басылган—китап булып дөнья күргән инде. Бу—Тәүфикъ Әйди әсәрләре. Аларны кешеләр укыр, халыклар арасында аңлашып яшәүдән дә кадерлерәк нәрсә юклыгын аңлаучылар, иншаллаһ, табылыр.

Бер кешенең гаделлек, хаклык өчен, халык иреклеге өчен бик зур өлеш кертә алуын Тәүфикъ Әйдинең гагаузлар иленә барып кылган гамәлләре аша да күрсәтеп була. Гаҗәеп матур исемле Бишалма авылындагы (шагыйрьләр авылы дип тә йөртәләр икән) күптән түгел төзелгән этнографик музейдан һәм Молдованың башкаласы Кишиневтагы Фәннәр академиясендә берничә генә кеше эшләүче гагауз халкы бүлекчәсеннән башка бернинди дәүләтчелек билгеләре булмаган милләт үзенең Гагауз халык республикасын игълан итә! Әле нинди генә каршылыкларны җиңеп! Һәм әлифбаны, һәм мәктәпне, һәм гәҗит-журналны һәм радио-информацияне һәм калган барлык нәрсәне өр-яңадан башлап. Шул эшчәнлекләрнең байтагын күреп торган, үзе дә катнашып ярдәм иткән Тәүфикъ Әйди гагауз халкының ул көннәрдәге геройларын һәм бөтен гагауз халкын да сөекле персонажлар дәрәҗәсендәге югарылыкка күтәреп илһам фантазиясе белән тасвирлый. ("Оҗмах утравы", 177-253 б.)
Тәүфикъ Әйди казах язучысы Серик Турәнбәк белән. Алма-Ата. Май, 1998 ел.
Автор гагаузлар турындагы язмаларын тәмамлаганда, ул халык өчен шатлык хисләре кичерү белән бергә, үзебезне алардан үрнәк алырга да чакыра: "Әгәр дә алар шулай уңышлы дәвам итсәләр, билләһи, "җиде миллион" дип кабатларга яраткан татарны узып та китәргә мөмкин, чөнки ахыр чиктә эшне сан түгел, сыйфат хәл итә",—ди.

"Оҗмах утравы" китабының "Гөлчәчәкләр илендә кара болыт" бүлегендә тасвирланган милләттәшебез Фатыйма исемле кызның татар әдәбиятына тартылуы, ерак Туна (Дунай) буенда яшәсә дә, "Казан утлары" журналын яздыртып алуы, андагы сөйләм теле белән әдәби тел арасында шактый зур аермалыклар да булу сәбәпле, ярдәмлек сүзлекләр дә соратып алуы хакында хискә бирелмичә, күзгә яшьне китермичә укуы да мөмкин түгел. Шул бүлекне бу мәкаләгә дә тулысыңча күчереп язасы килә башлый... Билгеле, күчереп язып булмый, әмма бу кыз бала гамәле хакында бөтен кешеләргә дә укытасы килә... Аннан, гомумән дә, китапны тулысы белән укытасы килә... Һәм бер "Оҗмах утравы"н гына түгел, "Йөртә безне язмышлар"ны да, "Без батырган сан калыккан" китабын да, "Аһ, туган каумем газиз!" исемлесен дә һәм барлык башкаларын да, чөнки ул китапларның һәрберсендә безнең хакта язылган.

Алда әйтеп үтелгән Фатыйма исемле кыз Болгариянең Толбухин каласында яши. Тодор Җивков заманында милли азчылыкларны кысу, бетерү, мөселманнарны көчләп паспортка христиан исеме белән яздырту газапларыннан да куркып калмыйча, "Казан утлары"н яздырта да инде ул. Тәүфикъ абыйсыннан сүзлекләр, китаплар да сорап ала. Кияүгә чыгып ире Сәгъдәт белән берсе—Тимер, икенчесе Алтай исемле ике малай үстерә. Болгариягә беренче мәртәбә Тәүфикъ Әйдине шушы яшь гаилә чакыра да инде. Шулай ук гаиләсе белән бергә.

Дунай (Туна) буендагы болгарлар белән Идел буендагы болгарларның кардәшлеге хакында бераз үз халкының тарихы белән кызыксынган Казан татары белә булыр. Җае туры килгәндә бу хакта әйтәбез, язабыз. Тәүфикъ Әйди, Болгариягә баргач, билгеле инде, болгар вәкилләре белән дә очраша. Шулар арасыннан язучы Николай Хайтов белән очрашуы истәлекле була. Тәүфикъ Әйди Дунай буе болгарлары белән Идел буе татарларының кардәшлеге турында бер унбиш минутлык нотык сөйләп ташлагач:

—Кызы-ык,—ди Николай Хайтов.
—Сез боларны белә идегезме?
—Күбесен беренче ишетүем.
Николай Хайтов Татарстанның аерым республика булуын һәм аның кайда урнашканлыгын белмәвен дә таный:
—Менә кардәшле-ек! Боларны элеграк белсәм, Әрмәнстанга, Грузиягә барганчы, мин, әлбәттә, сезгә килгән булыр идем. Бүтәннәр дә юл салган булырие...

Н. Хайтов чын демократ язучы, мөселман болгарларны, төрекләрне, татарларны нык кысрыклаган елларда, ул аларны яклап, телевидениегә ундүрт серияле фильм сценариен эшләп бирә. Николай Хайтовның 1970 елда, "Казан утлары"ның беренче санында "Хикмәтле хикәяләр" исеме белән ике хикәясе басылган булган икән, чынлап та, бик тә хикмәтле, гаҗәп кызыклы хикәяләр...

Бер караганда, Т. Әйди рәхәтләнеп йөргән икән кунакларда дигән фикер дә туарга мөмкин кебек. Ләкин алай ук микән? Беренчедән, Т. Әйди юлга чыкканчы фәнни экспедициягә баргандагы шикелле, гамәли һәм гыйльми әзерлек эшләре алып бара, икенчедән, юлда татар китапларын, гәҗит-журналларын тутырган авыр йөген күтәреп, бер дә таныш булмаган җирләргә аяк басулар, кайцакыт каршыларга тиеш булып та, аңлашылмаучылык аркасында беркемнең дә каршы алмавы, шуннан соң, йөген күтәреп, сыгылып килеп, ары-бире йөрүләр, тагын да уйламаганда килеп чыккан башка төрле стресслар дисеңме—безнең сәяхәтче, галим язучыбызны берни дә өркетмәгән. Хәер, безнең борынгы бабаларыбыз: "Юл газабы—гүр газабы",— дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул инде. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга Румыниядән килгән татар кызлары Нәдрәт белән Шөкерананы күреп калган идек, без беренче курста чакта алар бишенчедә иде. Алар укуны тәмамлап киттеләр дә суга төшкәндәй юк булдылар. Шуннан соң Румыниядән безгә килеп укучы татарлар булмады. Алар укып киткән елларда Румыниядә дә Болгариядәге шикелле шаукым чыккан—азчылык милләтләрне кысу, аларның мәктәпләрен, башка төрле уку йортларын бетерү—юкка чыгару, үз телеңдә сөйләшергә ярамаулар башланган булган икән. Тик ирле-хатынлы Әнвәр (ул шулай ук Казанда укыган) белән Нәдрәт бирешмиләр, бер генә җирдә дә татар китабын бастырып чыгарырга җай булмаса да, татар әдәбияты фольклоры мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр. Менә шул ике галим һәм Румыниядә яшәгән татар халкы тормышы белән безнең Тәүфикъ Әйдиебез барып таныша һәм алар турында яза да инде. "Дунай буендагы кардәшләр", "Оҗмах утравы" китабының 122-176 битләрен алып тора. Бер-берсе белән узыша-узыша эшләүче ике галимне—Әнвәр белән Нәдрәт Мәхмүтләрне автор яратып, хәтта ки шактый персонажлаштырьш бирә, ягъни һәр ике галимнең аңа гына хас табигатъ-холык үзенчәлекләрен ассызыклый, гомумән дә, Тәүфикъ Әйдинең иҗат фантазиясе публицистикасында да уйнап тора: бу жанрда "коры" телгә ул бик сирәк күчә. Гадәттә, авторның һәрбер публицистик, яисә юлъязма әсәрләрендә дә геройлар "матурланган"—җете, җанлы, кабарынкы—һәрберсен аерым танырлык итеп сурәтләнгән. Ул геройларны исәпли башласаң, ничә йөзләргә тула икән? Оноре де Бальзак француз тормышыннан образлар галереясен тудырган кебек, безнең Тәүфикъ Әйдиебез татар кешесе белергә тиешле күпме күренекле вәкилләребез һәм үзләренең барлыклары белән генә дә татар милләтенең яшәвен раслап торучыларыбыз хакында язып, бик тә үзенчәлекле геройлар галереясе тудырды. Тәүфикъ Әйди шуларның барысын да күңел киңлегенә сыйдырган. Аларның барысын да зиһен капкачы астына сыйдырып та бетереп булмыйдыр, бәлки.

Кайнар үгетче, ялкынлы өндәүче Тәүфикъ Әйди кайчакта үзенең позициясенең кайсы якта икәнлеген ачып та салмый. Бу бигрәк тә әдәби әсәрләрендә шулай. Биредә автор тормыш чоңгылларының кайнавына читтән караш ташлагандай яза. "Елан угы"нда, эсседә какланып, суыгында күгәреп көтү көтүчеләр кызганыч; Бохара дәүләтен саклап каласы иде, бәйсез итәсе иде дип көрәшүчеләрнең җиңелүе кызганыч; Фрунзе турында да иптәш Фрунзе дип сөйләнелә, игелек эшлибез—кан кадәшләребезгә якты көн китерешәбез дип шуңа эшлеклелек күрсәтеп йөрүче безнең милләттәшләр шулай ук кызганыч... Ә чынында кемнең кем икәнлеген ачыклау күбрәк укучының үз ихтыярына куела, ягъни әсәрнең юл араларын укый белү мөмкинлеге дә аңа (укучыга) бирелә. Тәүфикъ Әйди укучысының шактый әзерлекле булуы сорала.

Талантлы язучыбызның публицистикасында зур тәэсир көченә ия, күзгә бәрелеп торган ике зур алым бар. Ул юлъязмаларында, әдәби әсәрләрендәгечә үк, геройларның эчке дөньясын ачу өчен, үткен, җете-җанлы диалоглардан гаять оста файдалана. Нәкъ менә шул кызыклы диалоглар укучыны "котыртып", әсәрнең бер битеннән икенчесенә әйди, чакыра, өнди, ялыктырмый укыта да инде! Икенче үзенчәлек: әсәрдәге бай фактик материал, сирәк очрый торган кыйммәтле информация. Тәүфикъ Әйдинең юлъязмаларын нәкъ менә шул сыйфатлары өчен, иң кызыклы сюжетлы әсәрләрне укыган кебек мавыгып, туктап торырга кирәк булганда да, менә тагын бер генә битне укыйм да, тагын берне генә дип... туктала алмый укыйсың. Һәм ул әсәрләрдән эстетик ләззәт кенә түгел, ә күпме гамь, күпме кичереш, күпме акыл көче, күпме мәгънә, күпме көтелмәгән фәнни-информатик мәгълүмат, күпме милли аң, милли дәрәҗәлелек, милли аянычлылык та, милли үсеш тә аласың. Бәһаләп бетереп булмый! Аның әсәрләренә торып-торып та, алдагы буыннар да югары бәһа бирер әле. Хәзерге вакытта, татарны татар итәр өчен арабыздан вакытсыз киткән бу авторның әсәрләрен күбрәк укытасы килә. Ул бигрәк тә мәктәп балаларының милли аңын шәкелләштерүдә (формалаштыруда) җитди уңышларга китерер иде...

Тәүфикъ Әйди кызыксынучан язучы дисәк, билгеле, бу гына бик аз булыр. Аның Морат Аҗи фикер-фантазияләрен күтәреп алуы да бер дә гаҗәп түгел. Башларына кирегә әйләндерелгән "тарих гыйлеме" көчләп тутырылган адәм балаларының башкача фикерне дә ишетәсе килүе табигый хәлдер. Башкачарак фикер әйтүчегә, бәлки, Морат Аҗины да кертергә мөмкиндер. Безнең милли байрагыбыз булып хисапланырга лаек тарихчы галимебез Миркасыйм Госманов: "Әлбәттә, тарих дигән гыйлемнең күп очракта ярты ялган белән ярты дөреслек дигән ике өлештән торуы мәгълүм нәрсә",—ди. Морат Аҗи язмаларында да яртысы дөреслек булган очракта бик кызыклы нәрсәләр килеп чыга бит әле. Без әллә ничаклы халык җырларыбызда "кара кашлар, кара күзләр" дип җырласак, байтагында еш кына "аһ, бәгърем, зәңгәр күз" дип тә өзеләбез түгелме?! Ярый, болары бәлки шаяру гына да булсын ди. Ә менә хәзер славян булып саналып йөрүче, шул ук вакытта, нишләптер, хохол кушаматы алган украиннарның кара күзләре, кара кашлары, урыслардан үзгә җырлары, биюләре, киенүләре белән галимнәрне кызыксындырмый мөмкин түгелдер. "Киев русе"нең асылын ачарга тырышуы белән Морат Аҗи хикәяләү-язмалары игътибарга лаек. Тәүфикъ Әйди моны анык тойган, билгеле.

Шулай инде, тою-сизү зур әһәмияткә ия. Ләкин Тәүфикъ Әйдигә болардан тыш, иң беренче чиратта, ышандыргыч дәлилләр белән эш итү хас. Бу уңайдан язучының үзенең оппонентлары белән сөйләшү-диалогларын тәкъдим итәр идек. Андый сөйләшүләрнең дусларчасы да, бәхәсләшү рәвешендәгесе дә, нык каршы тору шәкелендәгесе дә авторның һәр унбер китабында тулып ята.

Үз халкыңны ышандыру, үз халкыңны "син бер халыктан да ким-хур түгел, башкаларда башка булса, бездә бүтән әйбәт сыйфатлар бар" дип рухдандыру ул бик авыр эш—адәм баласы үзенең фактик урынын гына белеп тоярга гадәтләнгән. Ә татарны үткәне белән горурландыру өчен сандугачтай сайрап күрсәтсәң дә бик газаплы, читен эш. Намуслы, фәнни тарих урынына бөтен дөнья күләмендә диярлек ясалма, ялган тарих белән даим-даим җиңеп, иблистәй тантана итүләрен күреп тору йөрәкне әрнетә. Карагыз инде, ә—цивилизациянең зур бер өлешен дөньяга бүләк иткән төркиләрне бөтенләй күрмәгәнгә, белмәгәнгә салышып яшәп ятуларын?! Безнең үзебезнең артык дөреслек белән бару галәмәтенең бер нәтиҗәсе дә бит әле бу. Фантазиябезне тамырдан кисәбез... Шул фантазияне элек гөрҗиләрдә, молдованнарда, әрмәннәрдә күреп, шакката идек без, янәсе, ничек инде алай?... Шаккатып, авыз күтәреп калучы тагын да без булдык. Шуңа да әйтәсе килә: безнең халыкның рухын күтәрү, милли аңын үстерү өчен, бер түгел, мең дә бер Тәүфикъ Әйдиләребез булса да, бик тәгаен генә булыр иде әле! Үзенең сәяхәтләрендә—элеккеге СССР җирендәме, яисә башка чит илләрдәме, кайда гына булмасын—Тәүфикъ Әйди татар милләтен барлау, аңа карата башка милләтләрдә ихтирам, ярату уятырга тырышып йөрүче булды. Ул бу өлкәдә киң күләмдә эш алып баручыларның беренчесе иде. Кая гына барса да, кайда гына сөйләшсә дә, аның уенда, телендә бер генә нәрсә: без үзебезнең зур халык вәкилләре икәнлегебезне тоеп, белеп яшибезме, үзебезне үзебез ярата беләбезме? Сез—башка халыклар—Аурупада иң беренче булып корыч эретүче, үзәктән җылытудан файдаланучы мәгърифәтле татар халкын беләсезме? Җелекләренә төшә тегеләрнең...

Т. Әйди хезмәтләреннән бик күп шәхесләребез хакында да тулы мәгълүмат алып була, чөнки ул алар турында җентекләп өйрәнгән, ирәймичә башкаларны укыган, аннан соң, ул бөекләребезнең күбесен үзе барып күргән, шуннан соң гына, үз нәтиҗәләрен чыгарып язган. Ул безнең күбебезгә таныш өлкә—әдәбият-мәдәният өлкәсендә—эшләүчеләр хакында гына язмаган, дөньяның төрле кыйтгасында яшәп, тормышның, фәннең төрле-төрле юнәлешләрендә казганган татар бөекләре хакында яза. Мәсәлән, Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимов турында татарның киң массасы беләдер дип әйтеп булмыйдыр, мөгаен. Ә ул исә, СССР чорында, радиацион физика буенча иң күренекле галимнәрнең берсе булган икән. Атом-төш реакциясе казаннарының ныклыгы Шәүкәт Ибраһимовның теоретик һәм практик эшчәнлегенә дә барып тоташкан булган икән... Шундый дәрәҗәдәге галимнең 1923 елда Казанда тууын, Завод дигән урамда уйнап үсүен, Исмәгыйль Гаспринский исемендәге 12 мәктәптә укуын әйтеп үтәсе килә... Тәүфикъ Әйдинең "Без батырган саен калыккан" исемле китабы татар бөекләрен сурәтләүгә бигрәк тә бай. "Күк механигы" исемен алган галим-астроном Шәфика Шәрәф—аңлашыла ки, атаклы Шәрәфләр нәселеннән. Галимә белән күрешеп сөйләшкән Тәүфикъ Әйди аның киң карашлы, эрудицияле, яшәешнең бик күп өлкәләре белән кызыксынучы һәм белүче икәнлегенә гаҗәпләнеп сөенә. Иң мөһиме, Шәфика Шәрәф тә, югарыда сурәтләнгән Шәүкәт Ибраһимов та, туган җирдән ерактарак яшәсәләр дә, чын татарлыкларын һич кенә дә җуймыйлар. Һәрхәлдә, үзе барып күргән, әңгәмәләшкән бу геройлар хакында авторның тәэсири фикере шундый. Мондый уңай тәэсирләрне Тәүфикъ Әйди, Мәскәү галимнәре әйткәнчә, механика фәнен басып алган, берничә буын Нигъмәтуллиннар белән аралашудан да, Әстерханда туып-үсеп, Бакуда СССРның халык артисткасы исемен алган Мәрзия Даутованы яхшы белгән кешеләрнең аның турында сөйләүләреннән дә ала (Азәрбайҗанда, Бакуда яшәгән татарлар өчен таяныч, ярдәмче булып торган артистка ханым бу). Тәүфикъ Әйди әсәрләрендә сурәтләнгән Галия Измайлова, Әхмәт Кытаев, Латыйф Хәмиди, Мөслим һәм Ришат Абдуллиннар һәм тагын башка күпләр безнең горурлыгыбыз булып торырга тиешле, билгеле. Ул кешеләрнең даннарын татар файдасына да борып җибәрү безнең үзебездән дә тора. Кайбер халыклар шундый мөмкинчелектән ничек кенә файдаланалар! Ул халыкларның безнең тирәдә үк булганнарын әйтеп үтеп тә була: гөрҗиләр, әрмәннәр, яһүдләр, төрекләр дә ул җәһәттән бигүк төшеп калганнардан түгел бугай. Төркиләрдән без, татарлар, бер-береңә елышу ягыннан бигрәк тә мактаулы урында түгел шикелле. Электән шулай булган ахры.

Дөньяда биш туган—биш борадәр (урыска "брат" булып кергән)—була торып, тирә-юньдә дошмажрар күп дип бирешәләрме? Берләшә алмасаң, черкидән дә җиңелерсең! Ә Куорат ханның биш угылы бер йодрыкка оеша алмаганнар! Бармаклар—туганнар—бишесе биш җиргә сеңгән. Киткән җирләре дә әле аның яңа җирләр түгел, әтиләре аларга тәгаенләгән биләмәләре. Яңа җиргә бару—кеше җиренә бару булыр иде. Ә кеше җирен басып, сугышып алырга кирәк. Дөньяда ул вакытта инде буш җирләр юк. Һәрбер җирдә катлы-катлы халыклар яши. Яңа килгән җан иясенә хәтта кечкенә генә урам маэмае да үз җирен тәк кенә, сугышмыйча гына бирми. Кубрат хан угыллары килеп утырган җирләрдә шул вакытта каты сугышлар булган дигән тарихи дәлилләр дә, шул турыда сөйләүче тарихчы да юк бугай. Димәк, Кубрат хан заманында Бөек Болгарстанның биләмәләре чынында аның варислары килеп урнашкан чикләргә кадәр булган.

Тәүфикъ Әйдигә Урта Азия, Кытай эчендә калган Көнчыгыш Уйгырстан турында язу да җиңел бирелә, чөнки ул аларның телен белә, казах, үзбәк, уйгырларның китапларын асыл нөсхәсендә укый, аларның холык-фигыле аңа якын, аңлаешлы. Билгеле, иң беренче итеп язучы үзенең игътибарын анда яшәгән үзебезнең милләттәшләребезгә юнәлтә. Тик бу кыска язмада Төркестан җирлегеннән алып Тәүфикъ Әйди тудырган геройлар палитрасын биредә җәеп күрсәтә алмавыбызны әйтеп үтәргә туры килә. Тынгысыз язучыбыз әсәрләреннән төрек кардәшләребез хакында да күп мәгълүмат алып була. Бүгенге көндә төрек теле безгә якыная төшсә дә, күбебез аны белеп бетерә алмас инде, белгән очракта да, шагыйрьләре турында гына да берәр нәрсә ачыкларга теләсәң дә, йөзләрчә төрле шәкелдә чыккан антологияләрен актарырга туры килер иде. Ә бу—мөмкин эш түгел. Әлеге очракта да безнең язучыбыз китапларында байтак материаллар бар. Авторның Балтыйк буе җөмһүриятләре хакындагы язмалары да кызыклыгы белән аерылып тора. Укы гына, әллә никадәр мәгълүмат, эстетик ләззәт ал! Аз санлы латыш, эстон, литва халыклары милли гәҗит-журналларын СССР заманында бер үк исемдәгесен гаилә саен бер генә данә түгел, икешәрне яздырып алган өчен дә менә хәзер үз дәүләтләрен торгызып яталар дисәк, ялгыш ук булмас. Чөнки алар бүтән гамәлләрендә дә нәкъ менә шул милли гәҗит-журналларына карата булган мөнәсәбәт кебек эш иттеләр. Әйе, күп сөйләшми генә үзләре өчен кирәкле эшләр башкардылар!

Тәүфикъ Әйди иҗат юлының башында ук бу зур эшләргә үзенең көче җитәсенә, максатына ирешәсенә ышанып, белеп, әзерләнеп керешкән дигән идек. Аңарда хыял белән тормышчанлык икесе бергә органик рәвештә үрелгән. Әйе шул, туган халкың өчен эчендә янган утың таудай булса, ул сине нинди генә раштуа салкыннарында да суытмый, җылытып тора. Җылытып кына да калмый шул—яна-яна бөртегеңә хәтле яндырып та бетерә! Гөлт итте дә, янды Тәүфикъ Әйди... Янудан яктылык булып әсәрләре калды, ләкин кызганьга ки: күпмесе, менә-менә каләмнән төшәм дигәндә, язучының тормышы белән бергә өзелгәндер, кәгазьгә төшми дә калгандыр... Әгәр дә татар халкы алга таба да үзен зур халык итеп күрсәтәсе килә икән, Тәүфикъ Әйдине онытмау, хөрмәтләү, кадерләү белән бергә, аның турында башкаларның да исләренә төшергәләп тору хәерле булыр иде. Ул булган җирләргә, халыкларга моны җиткереп тору безнең үзебезгә дә отышлы булачак. Әлеге эшләр киләчәктә "Тәүфикъ Әйди укулары" шәкелендә дә булырга мөмкиндер. Язучыбыз "булган җирләрнең берәр генә булса да вәкилен шундый мәҗлесләргә чакыру, күңеле "чуарлыктан" онытырга гына торган халыкның зиһенен безнең тарафларга да китерүгә бер сәбәп тә булыр иде.

Язманы Сибгат Хәкимнең "беренчеләр өзә үзәкне" дигән шигъри сүзен искә төшереп тәмамлыйсы килә. Бөтен дөнья татарларын барлау эшен Тәүфикъ Әйди башлады. Әйе, ул беренче иде... "Татар өчен әле күпме эшләр иде" дисең дә, йөрәк кысыла...

Бикә Рәхимова
Казан утлары № 6, 2004


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013