Бүген Әдипләр: Белла Әхмәдуллина
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Белла Әхмәдуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова
Белла Әхмәдуллина
(1937-2010)
Күренекле шагыйрә Белла (Изабелла) Әхәт кызы Әхмәдуллина 1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә туа. Әтисе - Әхәт Вәли улы Әхмәдуллин һәм әнисе - Лазарева Надежда Макаровнаның нәселләре Казан белән бәйләнгән. Бөек Ватан сугышы елларында Б. Ә. Әхмәдуллина Казанда яши.
Шагыйрә Белла Әхмәдуллина рус әдәбиятына 1950-1960 еллар арасында, СССРда шигърияткә массакүләм кызыксыну арта башланган чорда килеп керә. Бу "шигъри шаукым" "алтмышынчылар" исемен йөрткән яңа чор шагыйрьләренең иҗаты чәчәк аткан һәм " җепшеклек" чоры башлану белән бәйле була.
Белла Әхмәдуллинаның әсәрләре беренче мәртәбә 1954 елда дөнья күрә. Соңрак ул А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала һәм шагыйрә аны 1960 елда тәмамлый. Шуннан бирле Әхмәдуллинаның бер-бер артлы "Струна" (1962), "Озноб" (Франкфурт, 1968), "Уроки музыки" (1969), "Свеча" (1977), "Метель" (1977), "Тайна" (1983), "Сад" (1987), "Избранное" (1988), "Ларец и ключ" (1994), "Однажды в декабре" (1996), "Друзей моих прекрасные черты" (2000) һ.б. шигъри җыентыклары чыга.
Б. Әхмәдуллинаның үзенчәлекле шигъри дөньясы кызыклы һәм аңа гына хас эмоциональ һәм стилистик бизәлеше, табигыйлеге һәм шигъри сөйләме, нәфислеге, музыкальлеге белән үзенә җәлеп итә. Шагыйрә, гадәттә, үзенең эчке дөньясы турында яза. Әмма ул гадәти, көндәлек көнкүреш түгел, ә мәшәкатьсез, ыгы-зыгысыз, тирән рух белән чолгап алынган һәм даими тарихи экскурслар, классикадан алынган ремини-сценцияләр аркасында, үзенә бертөрле көнкүреш. Әхмәдуллинаның каләме кагылган гадәти хәлләр дә кайчакта реаль булмаган, тетрәндергеч, сихри төсмерләр ала.
Кырык елдан артык иҗат юлында Б. Әхмәдуллина төрле халыкларның әдәбиятларын бер-берсенә якынайтуга да көч сала. Ул элеккеге Советлар Союзы, Европа һәм Американың хәзерге һәм классик шагыйрьләрнең әсәрләрен зур осталык белән тәрҗемә итте.
Б. Әхмәдуллина - СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1989), Россия Президенты премиясе лауреаты (1998), шулай ук күп кенә Россия һәм чит ил премияләре һәм бүләкләре иясе.
"Татарстан" журналы.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018