Бүген Әдипләр: Ринат Баттал
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ринат Баттал


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Абдулла Баттал
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Шәриф БИККОЛ
Фидания Бикмөхәммәтова
Клара Булатова
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)
Ринат Баттал
(1948-2018)
Шагыйрь һәм хикәяче Ринат Гыймазетдин улы Батталов (әдәби тәхәллүсе — Ринат Баттал) 1948 елның 17 июнендә Татарстанның Әгерҗе районы Ырыс авылында колхозчы гаиләсендә туа. Удмуртиянең Алнаш районы Гөлширмә авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия хезмәтендә булып кайта. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында, соңрак Ижевск университетында һөнәри белем ала. Хезмәт шөгыльләре: тракторчы, почтальон, авыл советы сәркәтибе, төбәк газетасында әдәби хезмәткәр, район оешмаларында инженер һәм профсоюз хезмәткәре. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләр язгаласа да, әдәби иҗат эше белән чынлап торып шөгыльләнүе узган гасырның туксанынчы еллар урталарыннан башлана. Ул хәзер шигырьләре һәм хикәяләре тупланган өч китап авторы. 2002 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгы турында яшь каләмнең якташы, тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы болай дип язган иде: «Ринат белән без туып үскән Иж буйлары, Әгерҗе яклары табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә бик кызыклы, ә су басу, авыллар күченү белән бәйле хәлләр иҗат кешесе өчен бик күп фаҗигале вакыйгалар да китереп чыгарды. Ринат Батталның «Агымсуда — акчарлак» исемле китабында ул хис-тойгылар бик ачык чагыла».
Р.Баттал — 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гомер сагышларым: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гомәр. — Казан: РИЦ Школа, 2000. — 76 б. — 300 д.
Агымсуда — акчарлак: шигырьләр, хикәяләр. — Казан: Матбугат йорты, 2002. — 1606. —1000 д.
Гомер учагы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 143 б. — 1000 д.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018