Бүген Әдипләр: Лилия ХӨСНЕТДИНОВА. «Батырша»да тарихи чынбарлык
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"P" хәрефенә язмалар

Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН... (Мирһади Разов)
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА. Якташым турында берничә сүз (Рифә Рахман)
Гөлүсә ГӘРӘЕВА. Каләм гомер озайта (Рифә Рахман)
Рөстәм ГАЛИБӘК. Рифә апа (Рифә Рахман)
Нурзилә НОТФУЛЛИНА. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Рифә Рахман)
Наис ГАМБӘР. ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ (Исмәгыйль Рәмиев турында)
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 172—14 б.
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Илшат Вәлиулла. ШАГЫЙРЬНЕҢ ҖАН ЭЗЛӘНҮЕ (С.Рәмиев турында)
Чулпан ЗАРИПОВА-ЧЕТИН. ТОРМЫШ ГАЗАПЛАРЫ (С.Рәмиев турында)
Таһир ШӘРӘФЕТДИНОВ. Чагыл тау сагына (Сөббух Рәфыйков)
Миләүшә Шәяхмәтова. ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ (Гәрәй Рәхим турында)
Дания Заһидуллина. Гали Рәхим: милләт өчен яшәү үрнәге
Александр Филиппов. ГӨРГӨРИ (Гәрәй Рәхим турында)
Гәрәй Рәхим турында каләмдәшләре
Марсель Галиев. Чын исеме - Гөргери...
Р.Бәшәр. Шөгерләргә барам әле... (Җәмит Рәхимов турында)
Лилия Хөснетдинова. "Батырша"да тарихи чынбарлык (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Кыям МИҢЛЕБАЕВ. Батыршалар токымыннан ул (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Нурфия ЙОСЫПОВА. БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ (Бикә Рәхимова. Җайдак малай. —Казан: «Мәгариф» нәшр.,2007.)
3иннур МАНСУРОВ. "МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ (Әхмәт Рәшит турында)
Әхмәт Рәшитов: "Иҗатыма бәйләнүчеләр күп булды" A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Лилия ХӨСНЕТДИНОВА

«Батырша»да тарихи чынбарлык

Җәмит Рәхимов

(Язучының 70 еллыгы уңаеннан)

Җәмит Рәхимов XX йөзнең икенче яртысында иҗат иткән талантлы язучыларның берсе иде. Ул прозада һәм публицистикада нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтергә өлгерде. 1992 елда аерым китап булып басылып чыккан «Батырша» исемле тарихи романы исә аңа татар прозаиклары рәтендә иң лаеклы урыннарның берсен яулап алу мөмкинлеген бирде.

XVIII йөз татар тормышында үтә катлаулы чор була: патша хөкүмәте җиңелгән төрки татарларга карата канлы сәясәтен тагын да зур үч, рәхимсезлек белән көчәйтә бара. Милли һәм иҗтимагый-социаль җәберләүгә түзә алмыйча, Идел-Җаек төбендә яшәгән халыклар 1755 елның маенда баш күтәрәләр. Әлеге хәрәкәтнең рухи җитәкчесе, төп идеологы Батырша (Габдулла Баһадиршаһ Гали углы Галиев) була. Әмма бу хәрәкәт рәхимсез рәвештә бастырыла. Батырша кулга алына һәм төрмәләрдә биш елга якын иза чигә. Ул 1762 елда Петербургның Шлиссельбург зинданында сакчылар белән бәрелештә һәлак була.

Романда менә шушы фаҗигале вакыйгалар шактый тулы һәм җанлы гәүдәләнеш алган. Батыршаның аянычлы язмышы аерым бер шәхеснеке генә түгел, бәлки тулаем бер халыкның тәкъдире булып кабул ителә. Әдип, күп санлы тарихи материаллар, фактлар белән эш итеп, шулар нигезендә чорның сәяси-иҗтимагыи панорамасын, колоритын, рухи халәтен эзлекле, бербөтен итеп сурәтләүгә ирешкән, вакыйгаларның иң мөһимнәрен генә сайлап алып, Батыршаны каһарман табигатьле олы шәхес итеп күрсәтә алган. Бу хакта әдәбият белгече Т.Галиуллин да: «Язучы аңлы рәвештә аны тормыш-көнкүреш ваклыкларыннан азат итә, язмышы өчен хәлиткеч якларны гына сурәтли», — дип язган иде.

Роман фәлсәфи-психологик тирәнлек белән иҗат ителгән. Батырша, татарның дәүләтчелеген кайтару кебек олы максат куеп, аңлы рәвештә көрәшкә күтәрелгән пәрвәр түгел. Аны — малы-мөлкәте, дәрәҗәсе булган мулланы — хөкүмәтнең халыкка карата башбаштаклыклары авыр, куркыныч, хәвефле, хәтәр юлга чыгарга мәҗбүр итә. Мөселман зиратыннан йолкып алынган кабер ташларын чиркәү нигезенә сөйрәтеп алып бару, шушы вәхшилеккә каршы чыгучыларны җәзалау һ.б. күренешләр төп геройның көрәш юлына тартылуын психологик яктан дәлилләргә ярдәм итә. Мәрхәмәтлелек, иманга тугрылык сыйфатларына ия булган Батырша менә шул хәлләргә бик нык тетрәнә. Ул кая барып бәрелергә белми өзгәләнә, һәм, ниһаять, ул татар һәм башкортларны баш күтәрергә чакыра. Батыршаның акыл эшчәнлегендәге, аң агышындагы эчке каршылыкларны тирән итеп бирү әсәргә тормышчанлык, табигыйлек өсти.

Әдип геройның уй-хисләрен, ниятләрен бүгенге көнгә оста бәйләгән. Туган ягыннан, гаиләсеннән аерылган, патша палачлары тарафыннан эзәрлекләнгән Батырша газаплы тетрәнүләр кичерә. Әлеге эпизодлар укучыны «мөртәтләр һәр заманда булган һәм хәзер дә бар» дигән фикергә этәрә, үзенең азатлык омтылышы өчен канга батырылган тугандаш халыкның фаҗигасен тирән аңларга ярдәм итә, аларга теләктәшлек хисен белдерә.

Һәр җан иясенең яшисе килә. Никадәр генә каһарман табигатьле булмасын, еш кына Батырша да каршылыклы уйлар кочагында кала. Петербург төрмәсендә утырганда, берара аның күңеленнән «әллә христиан диненә күчәргәме соң?» дигән уй да чагылып уза. Әмма ул бу фани дөньядан иманына, кавеменә тугрылыклы булып китеп бара.

Батыршага капма-каршы буларак, әсәрдә хакимияткә сатылып эш иткән әләкче, шымчы бәндәләрнең образлары да урын алган. Үз милләттәшләрен эзәрлекләп йөрүче, патша палачларына аларны тотып бирүчеләрнең образлары авыр хисләр уята: ни аяныч, Россия хөкүмәте һәрдаим татарларның әнә шундый төркеменә таянып эш иткән һәм бу бүген дә шулай.

Роман тарихи чынбарлыкны күрсәтү белән генә чикләнеп калмаган, әлбәттә. Ул эчке куәте, җегәре белән укучыны җәлеп итә. Язучы вакыйгаларны, Батырша белән бәйләнешле фаҗигале хәлләрне йөрәге аша уздыра. Баш каһарманның татарлар һәм башкортларның хокуксызлыгы, милли изелүе өчен әрнүе — ул нәкъ менә әдипнең үз күңелендә туган сызлану. Бу хис әсәрнең буеннан-буена лейтмотив булып бара. Автор героена турыдан-туры теләктәшлек итә, аның белән бергә хакыйкать эзли, бүгенге көн мөмкинлекләреннән, таләпләреннән чыгып, фикер сөрешенә төзәтмәләр кертә. Батыршаның эчке уй-тойгыларында, кичерешләрендә авторның XVIII йөз вакыйгаларына һәм татар милләтенең бүгенге хәленә бәяләмәсе яңгырый.

Әдипнең сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәтне ачыктан-ачык белдерергә, уй-фикерләрен укучыга тулырак җиткерергә омтылышы әсәрдә публицистик пафосның көчәюенә китергән. Әлбәттә, бу азатлык темасын яктыртуга да бәйле. Бу җәһәттән «Батырша»ны тарихи романның публицистик төре дип карарга мөмкин.

Әмма публицистик аһәң һич кенә дә әсәрнең сәнгатьчә яңгырашына зыян салмый. Әсәрдә урын алган символик образлар һәм детальләр, сюжет-композиция алымнары, бер яктан, милли-тарихи теманы фәлсәфи, киң яңгырашлы итәргә булышса, икенче яктан, сурәтләнгәннәргә тәэсирлелек, психологик нечкә төсмерләр өсти. Әйтик, әсәрдә берничә тапкыр кабатланган Каракош образына тыгыз фикри һәм хисси вазыйфа йөкләнгән. Ул — Россия империясенең гәүдәләнеше. Аның шәүләсе бер Батыршаны гына түгел, гасырлар дәвамында күп халыкларны эзәрлекли. Әдәбият белемендә «каймалап алу» дип аталган алым исә әсәрнең фаҗигале яңгырашын арттыра. Сурәтләү Шлиссельбург крепостендагы вакыйгалар белән башланып китә һәм шул зинданда тәмамлана.

Җыеп әйткәндә, Җ.Рәхимовның «Батырша» романы үзенең сәнгатьчә эчтәлеге һәм формасы ягыннан әдәбиятыбыз зур казанышы булып тора. 1552 елда үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән татар милләтенең олы фаҗигасен, азатлык өчен көрәш сәхифәләрен бөтен кискенлеге белән күрсәткән әсәр буларак татар әдәбиятына үтә дә кадерле.

Лилия ХӨСНЕТДИНОВА,филология фәннәре кандидаты.
"Мәйдан" журналы, 2005, гыйнвар.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013