Бүген Әдипләр: Хамис Батыров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хамис Батыров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Батталов
Хамис Батыров
Гатаулла Баязитов
Илдар Баязитов
Әхсән Баян
Флүр Баһаутдинов
Ирек Бәдретдинов
Хәмзә Бәдретдинов
Айгөл Бәдретдинова
Әлфия Бәдретдинова
Гөлназ Бәдретдинова
Фирая Бәдертдинова
Кәбир Бәкер
Зәйнәп Бәширова
Ислам Беляев
Рәшит Биглов
Айрат Бик-Булатов
Римма Бикмөхәммәтова
Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ
Рамил Билал
Ринат Билалов
Әхтәм Билялов
Мәхмүт Бөдәйли
Нургали Булатов
Хамис Фәтхрахман улы Батыров Мамадыш районы Иске Завод авылында туган, "Ошминский" совхозында шофер булып эшләгән. 1974 елда район гәзитенең Дмитрий Крещенов исемендәге премиясенә лаек булган актив хәбәрче, шагыйрь.

Ялгыз торна каргышы

Июль кояшы, төшлеккә якынлашкач, чик-чаманы онытып кыздыра башлады. Борынгылар әйтмешли, өйләгә ясмык куырырга кереште. Каралты-кура тирәсендәге сузан күләгәләр бермә-бер кыскарды. Кайберләре бөтенләй юкка чыкты. Яшь юкә ябалдашы астында йокымсырап утырган Әхсән абзый, аркасы кыза башлагач, урындыгын алып, янәшәдәге учарлы шомырт агачы төбенә күченде. Җылы сөяк сындырмый дигәннәре хак булса да, күченми хәле юк. Онкология диспансерындагы табиб әнә бит нәрсә диде. Әгәр кояш нурлары тәэсиреннән саклансаң, ризыкны төрләндереп чама белән генә ашасаң, юкка-барга хафаланмасаң, әле син, абзый кеше, тагы дүрт-биш ел яшисең, диде. Алай да өметләндерүе ярый анысы. Шайтан гына өметсез, диләр бит. Хәйдәргә дә биш ел гомер вәгъдә иткән иде ул табиб. Хәйдәр ике ел да яши алмады, бичара. Өч ай авырып ятты да гүр иясе булды. Башыңа каргыш төшсә, кояш нурларыннан саклансаң да, көн саен җитмеш җиде төрле ризык тәгамласаң да, мантып булмый инде ул, булмый. Хәйдәр белән Әхсәнгә бер гөнаһсыз кош – ялгыз торна каргышы төште. Илле ел узгач, картлык көннәрендә...

1953 елның 5 марты иде. Алтынчы класста немец теле дәресе бара. Иң арттагы партада утыручы Әхсән, укытучы сөйләгәнне бөтенләй тыңламыйча, шома кәгазьдән очлы борынлы "карчыга" ясый. Әхсән аны әләкче Хәниягә төбәп очыртып җибәрәчәк. Билгеле инде, карчыга әләкченең пумала сыман кабарынкы чәче арасына чышт итеп килеп керәчәк. Тегесе сискәнеп кычкырып җибәрәчәк. Тик ул көнне Әхсәннең дорфа планы тормышка ашмады. Көтелмәгән хикмәти хәл килеп чыкты. "Карчыга" Хәниянең "пумала"сына тимичә узып китте дә, өскә күтәрелеп, очып йөри башлады. Укучылар, яшь укытучы кызны санламыйча, шау-гөр килеп әлеге тамашаны күзәтергә керештеләр. Карчыга мәгърур рәвештә очуын дәвам итте, ә класс "профессоры" Фәһим ул очыш хакында тәфсилләп аңлатып торды. Аңлатуынча, мич алдыннан чыккан җылы һава агымы карчыганы ачык форточкага таба юнәлтә икән, ә тыштан кергән салкын һава янә борылып очарга мәҗбүр итә... Фәһим аңлатып бетерә алмады. Көтмәгәндә завуч Сәмәрә Идрисовна килеп керде һәм еламсырап калтыравыклы тавыш белән: "Балалар, басыгыз, әле генә Мәскәүдән кайгылы хәбәр килде, даһи юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович Сталин вафат булган", – диде. Укучылар баскан көйгә башларын иеп тынып калдылар. Кирәк бит, шул мәлдә "карчыга" әлеге тынлыкны бозып, чыштырдап укытучы өстәленә килеп төште дә класс журналына борынын төртеп туктап калды. Сәмәрә Идрисовна сискәнеп дертләп куйды. Алланып торган йөзендә эреле-ваклы күгелҗем тимгелләр хасил булды. Нәфрәтләнүе соңгы чиккә җитеп тыны кысылды. Берара әйтәсе сүзен әйтә алмыйча торды. Ниһаять, иңрәүле кырыс тавышы яңгырады:

– Бөтен дөнья халкы кайгырып зар елаганда кайсы хәшәрәт җан эшләде бу этлекне?!

Шунда Хәниянең әләкче теленә эш табылды:

– Әхсән эшләде ул этлекне, Әхсән, – дип чәрелдәде...

Әхсән, калкынып, уфтану катыш көлемсерәп куйды. Ул көнне аны дәрестән куып чыгардылар. Шул хәлдән соң киреләнеп унбер көн укырга бармады "егет". Инеш буйларында, су тегермәне тирәләрендә тулганып йөреп вакыт уздырды. Сәяхәтләренең берсендә аны тегермән мөшкәчесе Хәйдәр чакырып алды. Тикмәгә генә чакырмаган икән. Әхсәнгә, тегермән бусагасын атлап керүгә үк, йомыш кушты. Үзеннән өч яшькә олы авылдашына каршы килергә базмады Әхсән, риза булды. Тегермәнче карт куласа чарыкларын барларга аскы катка төшеп киткәч, Хәйдәр эшкә кереште. Ул, кабаланып, Әхсәннең култык астына борчак оны тутырылган асылмалы янчык урнаштырды. Аннары чыраена вәсвәсәле кыяфәт чыгарып: "Менә шуны, кеше-кара күзенә чалынмыйча, инеш бозы өслә­теп кенә авылга кайтып, Мәрфуга җиңгигә кертеп бир", – диде. Кертеп бирде Әхсән. Икенче көнне Мәликә, өченче көнне Шәмсия җиңгиләргә дә тапшырды. Дүртенче көнне үзенә дә өлеш чыкты. Шулай итеп, алтынчы класс укучысы Әхсән Баязитов тегермән "күсе"сенә әйләнде. Ә бервакыт, инде киек кошлар кайтып оя кора башлаган көннәрнең берсендә, Хәйдәр аңа тагын да хәтәррәк эш кушты. Кичке эңгер төшкәч, урман кордонында яшәүче Әләкси дәдәйгә ярты капчык бодай оны илтергә кушты. Әләкси дәдәй торган урын усак урманы бетеп нарат урманы башланган җирдә, "бүре чокыры" дип атала торган тирән ермак янында булганлыктан, Әхсән анда барудан катгый рәвештә баш тартты. Хәйдәрнең йөзе чытылды. "Котанның да котаны икәнсең", – дип, тегермән ишеген каты итеп ябып кереп китте. Аннары капылт кире чыгып: "Карале, синең чын мылтыктан атып караганың юк бит әле, әгәр кордонга барсаң, иртәгә үк атып карау бәхетенә ирешәчәксең", – диде. Мылтык дигән тылсымлы корал хакында сүз чыккач, Әхсән биреште. Он салып өстен чыпта белән каплаган киң табанлы карама чананы тартып урманга юнәлде. Ялан кырда карлы-сазлы юл буйлап йөкле чана тартып бару бик авыр булды. Әледән-әле тукталыш ясап, чыпта өстенә утырып хәл алырга мәҗбүр булды ул. Алай да үкенмәде. Ярый әле кичке эңгер төшкәнне көтеп тормыйча юлга чыктым, дип үзен-үзе юатып барды. Урманга кергәч юлчыбыз иркен сулап куйды. Юл такыр һәм тип-тигез иде...

Хәйдәр сүзендә торды. Икенче көнне тегермән артындагы таллыкка ике көпшәле мылтык алып килде. Әхсән хәйран калды. Мылтык өр-яңа иде. Аучы Шаммас абый мылтыгы сыман кыршылган көбәкле, күгәрек кунган көпшәле түгел инде. Шунда тегермән "күсе"ләре арасында әңгәмә башланып китте:

– Мондый шәп мылтыкны каян алдың?!

– Прокурор булма!

– Булмыйм, әйдә ничек итеп корасын, ничек итеп төзисен өйрәт.

...Мескен торна очып китәр өчен күпме генә талпынса да, ядрә чәрдәкләгән сыңар канатын җәеп җибәрә алмады. Тыпырчынды-тыпырчынды да, яралы канаты ягына авышып, күл кырыендагы тумпый керәшле камышларга таба йөзә башлады. Тик барып җитә алмады. Суга чалкан төшеп тынып калды. Ни гаҗәп!.. Мылтык тавышыннан куркып очып киткән икенче торна бераздан кире әйләнеп килде. Килде дә үлгән юлдашы янына төшеп кунды. Көн артыннан көннәр, атна артыннан атналар үтте. Үлгән торна таралып бетеп юкка чыкты. Ә исән калганы нигәдер башка җиргә китмәде. Көзгә тикле күл кырыендагы куе камышлыкта яшәде. Икенче елны да шул күлгә кайтты, өченче елны да... Ялгыз кайтты, ялгыз яшәде...

Әхсән абзыйны әлеге үкенечле авыр хатирәләрдән аерып, карчыгы дәшеп алды. Әйе, көнбагыш тамыры төнәтмәсе эчәргә тиешле вакыты узып бара икән ләса. Әмма төрледән-төрле төнәтмәләр эчеп кенә каргыш белән бергә иңгән яман чирдән котылып булыр микән соң, булыр микән?!

Ватаным Татарстан



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013