Бүген Әдипләр: Кәшфи Басыйров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кәшфи Басыйров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Идрис Багданов
Локман Бадыйкшан
Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ
Госман Бакиров
Кәшфи Басыйров
Салих Баттал
Фәнзаман Баттал
Рабит Батулла
Рәүф БӘХТИЯР
Равил Бохараев
Флер Баһманов
Марат Бәдретдинов
Фәүзия Бәйрәмова
Зариф Бәшири
Гомәр Бәширов
Рәшит Бәшәр
Заһир Бигиев
Инга Бикбулатовa
Бикмөхәммәд
Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд
Ирҗан Бикчәнтәев
Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин
Бөтермиш
Дилбәр Булатова
Дилә Булгакова
Фәтхи Бурнаш
Флорид Бүләков
Кәшфи Басыйров

(1906—1943)

Хикәяләр авторы һәм тәрҗемәче Кәшфи Басыйров (Кашшаф Хәбир улы Басыйров) 1906 елның 17 апрелендә Башкортстан АССРның хәзерге Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туган. 1917 — 1921 елларда Бәләбәй шәһәрендәге алты еллык рус-татар мәктәбендә, 1922 — 1927 елларда Бәләбәй педагогия техникумында укый. Аннан алты ел чамасы Дүртөйле (Башкортстан), Кукмара (Татарстан) авылларында һәм Казанда балалар укыта. 1934 елның көзеннән 1942 елга кадәр Татгосиздатның (атарстан китап нәшрияты) матур әдәбият бүлегендә корректор, техник редактор һәм тәрҗемәче булып эшли. 1942 елның 13 январенда К. Басыйров армиягә алына һәм 1943 елның 16 январенда фашист илбасарларына каршы сугышта батырларча һәлак була.

К. Басыйров әдәбиятка хикәяче булып килә. Аның «Сәлимҗан», «Алар онытылмыйлар», «Авылда» исемле беренче хикәяләре 1925 елда «Белем» журналында басылып чыга. Аннан «Безнең юл» журналында «Минем сөюем» дигән күләмле хикәясе басыла. Утызынчы елларда «Совет әдәбияты», «Азат хатын» журналларында аның «Ликвидаторлар» (1935), «Секретарь» (1939), «Көзге юллар буйлап» (1939) кебек авылдагы коллективлашу чоры вакыйгаларын тасвирлаган хикәяләре дөнья күрә. Соңыннан, 1958 елда, бу хикәяләр «Танышлар» исемле аерым җыентыкка тупланып, яңадан басылалар. К. Басыйровның хикәяләрендә утызынчы елларның реаль күренешләре, ныгып килгән яңа социалистик җәмгыять шартларында кешеләрнең хезмәткә, мәхәббәткә, бер-берсенә карашларындагы үзгәрешләр сүрәтләнә.

К. Басыйровның тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге аеруча мактауга лаек. Кыска гына иҗат гомере эчендә ул татар теленә шактый күп матур әдәбият әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Ю. Либединскийның «Неделя» («Бер атна», 1936), немец язучысы В. Бредельнең «Сыналу» (Г. Хәбиб белән уртак тәрҗемә, 1936), М. Лермонтовның «Герой нашего времени» («Безнең заман герое», беренче басмасы 1937 елда) романнары, В. Катаевның «Я — сын трудового народа» («Мин — хезмәт халкы улы», 1938), К. Паустовскийның «Колхида» (1938) повестьлары һәм Н. Гогольнең мәшһүр «Мертвые души» («Үле жаннар», беренче басмасы 1947 елда чыга) роман-поэмасы бар.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, К. Басыйровның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

БИБЛИОГРАФИЯ

Танышлар: (Сайланма хикәяләр). — Казан: Таткитнәшр., 1958. — 115 б.» портр. 5000. Рец.: Яхин А. Таныш хисләр. — Сов. әдәбияты, 1958, № 10, 121 — 123 б.

Житков Б. Фил турында /К. Басыйров тәрҗ. — Казан: Татгосиздат, 1935.— 21 б. 15000. О слоне.

Шул ук.— Казан: Татгосиздат, 1939.— 20 б. 4150. То же.

Бредель В. Сыналу: Роман /Г. Хәбиб һәм К. Басыйров тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1936.—363 б. 10000. Испытание.

Либединский Ю. Бер атна /К. Басыйров тәрҗ.—Казан: Татгосиз-лат, 1936.—160 б. 7000. Неделя.

Лермонтов М. Безнең заман герое /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1937.—215 б. 10000. Герой нашего времени.

Шул ук.—2-басма.—Казан: Татгосиздат, 1951.—167 б. 7065.

Катаев В. Мин —хезмәт халкы улы: Повесть /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1938.—136 б. 10000. Я — сын трудового народа.

Лермонтов М. Сайланма әсәрләр /К. Басыйров һәм Ш. Маннур ггәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1938.—59 б. 9000. Избранные произведения.

Паустовский К. Колхида /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1938.—127 б. 10145. Колхида.

Серафимович А. Ут эчендә: Хикәяләр/К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1939.—135 б. 10000. В огне.

Тульц Д. Индеец малае Синопа/К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгос-«здат, 1939.—80 б. 10000. Синопа — сын индейца.

Байдуков Г. Котып аша Америкага /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1940.—32 б. 10000. В Америку через Северный полюс.

Чехов А. Хикәяләр /И. Гази, К. Басыйров, Г. Бикбулатов һәм А. Камский тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1940.—198 б. Рассказы.

Водовозов Н. Миклухо-Маклай /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 174 б. 5070. Миклухо-Маклай.

Дубинский И. Михеевларнын танк экипажы /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 20 б. 3075. Танковый экипаж Михеевых.

Ильин М. Кичә һәм бүген. Ватан турында хикәяләр /К. Басыйров һәм X. Гафаров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1941.—23 б. 5000. Вчера и сегодня.

Короленко В. Елга шаяра /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1946.—40 б. 11157. Река играет.

Лермонтов М. Максим Максимыч /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1946.—16 б. 5159. Максим Максимыч.

Чехов А. Хикәяләр /С. Фәйзуллин, И. Гази, К- Басыйров, С. Әдһәмова һ. б. тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1946.—160 б. 10195. Рассказы.

Гоголь Н. Њле жаннар: Поэма /К. Басыйров тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1947.—296 б. 10000. Мертвые души.

Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1953.—267 б. 10000. То же.

Короленко В. Утлар: Хикәяләр /Г. Шамил һәм К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1947.—84 б. 10165. Огни.

Чехов А. Сайланма әсәрләр. Т. 1. /И. Гази, Г. Шамуков, М. Ђмир, К. Басыйров һ. б. тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1951.—384 б. 10000. Избранные произведения.

Чехов А. Сайланма әсәрләр /И. Гази, Г. Шамуков, М. Ђмир, К. Басыйров һ. б. тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1953.—232 б. 10000. Избранные произведения.

Лермонтов М. Сайланма әсәрләр /К. Басыйров, М. Ђмир, С. Урайский тәрҗ.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.—435 б. 4000. Избранные произведения.

Аның турында

Кәшфи Басыйров (1906—1943): [Биогр. белешмә].—Кит.: Алар сафта /Тез. С. Шакир. Казан, 1961, 93—94 б.

Гыйззәтуллин Н. Язучы истәлегенә.— Казан утлары, 1966, № 4, 145—147 б.

Гыйззәтуллин Н. Язучы һәм тәрҗемәче.— Соц. Татарстан, 1966, 16 апр.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013