Бүген Әдипләр: Альбина Бәширова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Альбина Бәширова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Абдулла Баттал
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Альбина Бәширова
Шәриф БИККОЛ
Фидания Бикмөхәммәтова
Клара Булатова
Альбина Бәширова Тулы исеме: Бәширова Альбина Ренатовна

Туган көне: 18 июнь, 1982 ел
Туган ягы: Тууын Зеленодольск шәһәрендә туганмын, тик 1,5 яшьтән Апас районының Карамасар авылына күчеп кайтканбыз. Шуңа күрә Карамасар кызы дип йөрим үземне.
Уку/эш: Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын бетердем. Югары белемем юк әлегә (бәлки киләчәктә). Хәзерге вакытта "АКЪЯР" дип аталган җыр театрыбыз бар, төрле күңел ачу чаралары оештырабыз. Нигездә татарча концертлар белән шөгыльләнәбез, күп вакытыбыз гастрольләрдә үтә.
Аны борчый: Кибеттәге гади куллану әйберләре, ашамлыклардан алып кешеләрнең эчке дөньясына кадәр бөтен нәрсә ясалмага әйләнде. Ялганга ияләнеп булмый.
Тормыш девизы: Бернәрсә дә очраклы түгел.
Иң яраткан сүзе яки гыйбарәсе: "Никогда не проси у тех, кто сильнее тебя - сами придут, сами дадут" (А.Пугачева)
Шигырьләрегезне кайларда бастырасыз, яки сез катнашкан бәйгеләр? Басылганым юк, кайбер шигырьләргә композиторлар көй язганы бар. Мәсьәлән, Фәрит Хатыйповның бер китабына минем шигырьгә язылган бер җыр керде.
 
***
Очабызмы? Очыйк әйдә 
Сынган канатларны ялгап, 
Түбәннәргә өстән карап... 

Хыялый без. Таш өстендә  
Үстерәбез матур гөлләр... 
Кайберәүләр "җүләр!" диләр. 

Артык гади. Шуңадырмы 
Кешегә дә санамыйлар. 
Нишләтәсең, аңламыйлар! 

Тырышабыз. Күп очракта  
Нәтиҗә дә мөһим түгел. 
Очабыз шул - "гәүдә җиңел". 

Ышанабыз. Бөтен нәрсә  
Бик тә әйбәт булыр төсле - 
Яшәүгә омтылыш көчле. 

Түзәбез без.. Кайчагында  
Үз-үзеңне көчкә тотып, 
Авыз тулы канны йотып... 

Ә шулай да без бәхетле - 
Шуышмаска насыйп булган! 
Очабызмы? Очыйк әйдә!!! 
Без очарга яратылган!  

Олы бер сер

"Сагынасыңмы?" - дисең, 
сагынамдыр шул... 
Исемнәрең гел телемдә булмас иде. 
Хыялдагы тавышыңны өндә ишетеп 
Озак итеп тынлык тыңлап тормас идем... 

"Көтәсеңме?" - дисең, 
ә көтмәсәм 
Һәр юк-барны син килүгә юрыйммыни? 
Һәр тавышка, "бәлки, синдер" - диеп 
Кабат-кабат чыгып карыйммыни? 

"Сөясеңме?" - дисең... 
(әй бәгырем,  
Мондый юләр сорау бирмәсәң...) 
Киләсеңне төгәл белмәсәм дә 
Көтәмме соң, әгәр сөймәсәм? 

Ачу катыш нәфрәт тулы күзләр, 
Гаепсезгә әйткән нахак сүзләр 
Күтәрәмме, әгәр сөймәсәм? 
"Нишләсә дә гафу итәм!" - диеп 
"Килсен генә, кабул итәм..." - диеп 
Сүз бирәмме, әгәр сөймәсәм?!!

Мәхәббәтсез, инде ничә еллар 
Өмет яшимени күңелдә?!!
Сөюемне, олы бер сер итеп 
Ялгыз саклыйм йөрәк түремдә....  

Әни

Бөтен эшләремне читкә куеп, 
Бөтен мәшәкатем онытып, 
Кайтып килим әле, күңелемне 
Синең назың белән җылытып. 

Сәбәпләрен кайчак әйтмәсәк тә, 
Төрле чаклар була күңелдә. 
Яннарыңда бары иркә кызың 
Булып торыйм әле бүгенгә. 

Белеп булмый, узар гомер юлы 
Кыска булыр микән, озынмы... 
Янымда бул. Бары шунда гына 
Бәхет эзләп табар кызыңны.  

 "Онытам әле"

"Көне-төне мине уйлап 
Бер шашар бу!" - дисеңме? 
Көн дә төшемә кермәсәң 
Онытыр идем мин сине. 

"Яратмавымны белсә дә 
Барыбер көтә " - дисеңме? 
Бөтен сабырлыгым җыеп 
Онытам әле мин сине! 

Аңлап бәяли белмәдең 
Изге сөю хисемне... 
Үзем яратмый башлагач 
Онытам ла мин сине...

* * *
Менә булды. Бар да бетте. 
Бөтен куллар куелган. 
Мин балалы ялгыз хатын, 
Синең  тамга - "аерылган". 

Кем гаепле булды икән? 
Кем җибәрде хатасын? 
Синең аңлыйсың килмәде, 
Ә минем - аңлатасым... 

Салкын бушлык кына калды 
Кайнар сүзләр урынына... 
Һәм ялгызлык мине кинәт 
Кысып алды куенына!... 

Ялгызлык һәм өметсезлек... 
Бу сүзләрнең асылы  
Миңа әле яңа гына 
Аңлашылды ахыры. 

Саф мәхәббәт тулы бәхет  
Бары уйдырма икән! 
Гыйшык бары уен икән, 
Соңрак туйдыра икән!!! 

Бернинди хис тә юк икән 
Яшәүгә көч алырлык! 
Бары салкын бушлык кына, 
Һәм өметсез ялгызлык... 

Күралмыйм!

Ә мин сине күрә алмыйм 
Бәхетемне тыйган өчен. 
Рәнҗеш булып төшсен сиңа 
Һәрбер тамган күз яшем. 

Җаным, тәнем белән сине  
Күрә алмыйм шулчаклы, 
Үзеңнеке иткән өчен 
Мин җылыткан кочакны. 

Бары нәфрәт күңелемдә, 
Тыя алмыйм хисемне. 
Урлап алган бәхетеңне 
Озакка барыр дисеңме? 

Язмыш явыз - әле син дә 
Бер тиешен алырсың. 
Бәхетсезлек бәхет бирми, 
Син дә ялгыз калырсың! 

Нурсыз иттең кояшымны, 
Сүнде соңгы өметем. 
Син, явыз юлбасар кебек, 
Җанымны талап киттең. 

Җан ярасыннан кан тама, 
Йөрәгем дөрләп яна... 
Югал Аның тормышыннан, 
Син лаек түгел Аңа! 

Куркыныч төш кебек хәзер 
Гомеремнең һәр көне... 
Яшәү мәгънәсен югалттым... 
Күрә алмыйм мин сине! 

Ялгыз канат

Ялгыз канат тиз тала, 
Ялгыз гөлләр тиз сула. 
Үзем җырлыйм, үзем елыйм -  
Ялгыз күңел тиз тула. 

Күл буйларыннан урыйм, 
Ялгыз хәлемне уйлыйм. 
Төштә сине күреп торсам, 
"Ник уяндым!"- дип елыйм. 

Чыгалмадык кырларга, 
Тургай тавышын тыңларга. 
Җырым гына моңлы иде, 
Башым салдың моңнарга.  

Уйларым - сагыш икән, 
Юлларым ялгыш микән?..
Сине миннән, мине синнән 
Аерган - язмыш микән? 

Сынатмам дигән идем дә, 
Сабырлар сына икән. 
Гомер узган саен йөрәк 
Көчлерәк яна икән... 

Ялгыз әнинең бишек җыры

Йокла, йокла бәгырькәем, 
Күзләреңне йом, иркәм. 
Ходай ялгыз әниләргә 
Сабырлык бирсен икән. 

"Әтиегез кайда?" - диеп 
Җанга яра салалар. 
Нишләтәсең, була җирдә 
Әтисе юк балалар. 

Хәзер инде еламыйм да, 
Күземдә яшьләр кипкән. 
Кайнар сүзләр диңгезендә 
Җаным өшеде микән?..

Гаеплене эзләмим мин 
Барысын да белә Ходай. 
Язмышыңа язганнарны 
Күрмичә булмый бугай. 

Йокла-йокла бәгырькәем, 
Ачкан юрганың ябам. 
Олыларның ялгышында 
Гаебең юк бит, балам....

Бушлык

Бетте бу көн.  
        Мин ялгызым   
Өйгә кайтам төнге юлдан.  
Әллә ниләр булды бүген -   
Җанга шыплап бушлык тулган.  

Күп йөрелгән көне буе -   
Әллә ниләр күрдем бүген.  
Белмәсәң яхшырак буласы,  
Әллә ниләр белдем бүген.  

"Сиңа гына әйтәм!" диеп  
Бик күп сүзләр сөйләделәр.  
"Без килгәнче генә..." диеп  
Бер каенга сөяделәр...  

Озак торгач кына белдем -   
Ул каен бит аумый икән!  
Алдаганнар.... Булса инде,   
Күнеккән без аңа күптән.  

Әллә ниләр булды бүген,  
Очрашулар, күрешүләр...  
Артык файдасы булмагач  
Сәлам бирми үтешүләр...  

Бик күп булды. Гадәттәге  
Ялган тулы бер көн узган.  
Буп-буш килеш өйгә кайтам...  
Җанга шыплап бушлык тулган.

Ак томан

(җыр)

Безнең язмышка язганны
Без күрмичә кем күрсен?
Сынауларда сынатмаска
Ходай сабырлык бирсен.

кушымта:           Юлларымда ак томан
                          Менгән атым ярсыган.
                          Тирә ягым кара урман,
                          Әмма өмет бар сыман!

Сөйгәнен сыный ди Ходай,
Безне ныграк сөйгәндер.
Сынавына өстәп янә,
Моңлы күңел биргәндер.

Һәркемнең дә үз тормышы,
Кайгы-хәсрәтсез сирәк.
Һәрвакытта кеше булып
Кала белергә кирәк!


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018