Бүген Әдипләр: Зариф Бәшири
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зариф Бәшири


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Идрис Багданов
Локман Бадыйкшан
Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ
Госман Бакиров
Кәшфи Басыйров
Салих Баттал
Фәнзаман Баттал
Рабит Батулла
Рәүф БӘХТИЯР
Флер Баһманов
Марат Бәдретдинов
Фәүзия Бәйрәмова
Зариф Бәшири
Гомәр Бәширов
Рәшит Бәшәр
Заһир Бигиев
Инга Бикбулатовa
Бикмөхәммәд
Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд
Ирҗан Бикчәнтәев
Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин
Равил Бохараев
Бөтермиш
Дилбәр Булатова
Дилә Булгакова
Фәтхи Бурнаш
Флорид Бүләков
Зариф Бәшири

(1888—1962)

Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири 1888 елның 5 маенда элекке Казан губернасы Чивил өязе (хәзерге Татарстан АССРның Апас районы) Чути авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1898—1902 елларда Буа мәдрәсәсендә, аннан соң шул ук Чивил өязенә (хәзерге Зеленодольск районына) кергән Акъегет авылы мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәдә укыган чорда әдәбият белән кызыксына башлый, 1905 елгы революция нәтиҗәсендә барлыкка килгән татар көндәлек матбугатында шигырьләре һәм шәкертләр тормышыннан алып язылган мәкаләләре белән катнаша («Яшә хөррият!» исемле беренче шигыре «Казан мөхбире» газетасының 1906 ел, 20 январь санында басылып чыга). Бер үк вакытта ул, чуваш телен үзләштереп, чуваш халкының шул замандагы тормышы һәм гореф-гадәтләре турында «Шура» журналында берничә мәкалә бастыра.

Бер ел үз авылларында мөгаллимлек иткәннән соң, 3. Бәшири 1907 елның көзендә Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Шул елны Казанда «Милләт кайгысы» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1908 елның язында, «Мехәммәдия»нең игъдади (урта) сыйныфын тәмам иткәч, 3. Бәшири Оренбург шәһәренә китеп, Кәримев-Хөсәеневләр матбагасында корректор һәм берникадәр вакыт юмор-сатира журналы «Чүкеч» редакциясендә мөдир (секретарь) булып эшли. 1908—1910 еллар арасында Орск, Оренбург нәшриятларында шагыйрьнең «Язгы кояш», «Тутый тавышы», «Иртәнге азан», «Жуаткыч», «Яз тамчылары», «Хиссият баскычлары» исемле шигырь китаплары басылып чыга. Мәгърифәткә-яктылыкка өндәү, тормышта, көнкүрештә очрый торган тискәре якларны тәнкыйть итү, гади кешеләрнең бәхетсез язмышына офтану, табигать күренешләре, мәхәббәт — 3. Бәшири шигырьләренең төп тематикасын әнә шулар тәшкил итә. Әмма сан ягыннан күп язарга омтылу, ашыгу еш кына 3. Бәшири шигырьләренең сәнгатьчә эшләнешен түбәнәйтә. Шуңа күрә аның иҗа-ы үз заманында каты тәнкыйтькә дә очрый (мәсәлән, Г. Тукай тәнкыйтенә).

3. Бәшири проза әсәрләре дә язып бастыра. Алар арасында «Шаян Фәһим» исемле балалар хикәясе (1910) һәм «Чуваш кызы Әнисә» повесте (1910) әдипнең иҗатында күренекле урын тота. Революциягә кадәрге иске тормыш шартларында чуваш кызы белән татар егетенең фаҗигале мәхәббәтен реалистик буяулар белән сурәтләгән әлеге повесть соңыннан кат-кат басылып, чуваш теленә дә тәрҗемә ителә (1960). 1910—1917 елларда 3. Бәшири Пенза һәм Тамбов губерналарында, аннан соң Казакъстанның Капал шәһәрендә балалар укыта. Февраль революциясеннән сон Алма-Ата шәһәренә күчеп, анда уйгур газеталарында һәм татар телендә чыккан «Садат» исемле юмор-сатира журналы редакциясендә эшли. 1918—1919 елларда Казакъстанның Жарканат шәһәрендә мәгариф бүлеге мөдире була, соңыннан, 1930 елга кадәр, Ташкент шәһәренең мәгариф оешмаларында, газета-журнал редакцияләрендә эшли, Урта Азия дәүләт университеты каршындагы рабфакта үзбәк, уйгур телләрен һәм әдәбиятларын укыта. 1930—1932 елларда әдип — Донбасста татар шахтерлары өчен чыгарыла торган «Пролетар» газетасының әдәби хезмәткәре. 1933 елда ул Уфага күчеп килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (3. Бәшири 1962 елның 21 октябрендә вафат була) шунда яши.

Совет чорында әдип, шигъри әсәрләр язуын дәвам итү белән бергә (аларның бер өлеше 1927 һәм 1930 елларда чыккан «3. Бәшири шигырьләре», «Текә ташлар әйләнәсендә» исемле җыентыкларында һәм 1958 елгы «Сайланма әсәрләр»дә урын алганнар), әдәбият тарихына караган монографик хезмәт һәм мәкаләләр дә яза. Шулар арасында аның «Чуваш әдәбияты» (Казан, 1928), «Үзбәк әдәбияты» (1929), «Уйгур әдәбияты» (1931) исемле китаплары бай фактик материалы һәм халыклар дуслыгы рухында язылулары белән әһәмиятле.

Авторның совет чорында иҗат иткән проза әсәрләреннән үзбәк балалары тормышына багышланган «Ефәк кулмәк» һәм Башкортстандагы сәнәкчеләр хәрәкәтен яктырткан «Каракош явы» исемле повестьларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Гомеренең соңгы елларында ул башыннан кичергәннәре һәм күренекле замандашлары турында хатирәләр язуга күп көч сала. Аның бу хатирәләре «Замандашларым белән очрашулар» исеме белән 1968 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр. [М. Гайнуллинның кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1958.—196 б., портр. 6500. Рец.: Хаков В. Зариф Бәшири әсәрләре.— Сов. әдәбияты, 1959, № 6, 113—115 б.

Шаян Фәһим: Хикәя.— Казан: Борадәран Кәримовлар, 1919.— 15 б., ял.— (Балалар бакчасыннан, 2-кит).

Яз тамчылары: [Шигырьләр].— Казан: Бертуган Кәримевләр, 1919.— 36 б. (Шигырьләр мәжмугасыннан, 3-кит.).

3. Бәшири шигырьләре.— Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1927.—103 б.— (Татар әдәбияты к-ханәсе). 3000.

Ефәк күлмәк: (Үзбәк тормышыннан алынган балалар хикәясе).— Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1928.—60 б. 3000.

Кара тараканнар: Хикәя.— М.: Центриздат, 1930.—63 б. 4000.

Текә ташлар әйләнәсендә.— Казан: Татиздат, 1930.—119 б. 3000.

Шаян Фәһим: [Хикәя].—Казан: Таткитнәшр., 1960.—12 б., ил. 25000.

Ефәк корты. [Урта һәм олы яшьтәге мәкт. балалары өчен].— Казан: Таткитнәшр., 1962.—40 б., ил. 13000.

Замандашларым белән очрашулар: (Язучы истәлекләре).— Казан: Таткитнәшр., 1968.—292 б., портр. 7000.

Нашествие Карагуша: Повесть.— Уфа: Башкнигоиздат, 1958.— 122 с. 5000.— На башк. яз.

Чувашка Аниса: Повесть.— Чебоксары: Чувашкнигоиздат, 1960.—131 с. 3500.— на чуваш, яз.

Аның турында

Гайнуллин М. Зариф Бәшири.— Кит.: Гайнуллин М. Татар әдиплә-ре: (Иҗат портретлары). Казан, 1978, 183—187 б.

Гайнуллин М. Бай мирас.— Соц. Татарстан, 1968, 8 май. Гайнуллин М. Бай мирас.— Соц. Татарстан, 1978, 4 май. Зариф Бәшири.—Казан утлары, 1978, № 5, 170 б.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013